Җәнлекләр кышын. Проект
проект по чтению (4 класс) по теме

Яруллина Ильсия Наилевна

 

Максат. Бездә кышлаучы җәнлекләр белән танышу. Күзаллауны арттыру, нәрсә белән туеналар, ничек сакланалар, анализ, нәтиҗә ясау. Сөйләм күнекмәләрен арттыру, укучыларны белем алуга тарту.

 

1.Башлангыч этап.

1 әңгәмә, темага караган сүзләр белән таныштыру

2 рәсемнәр карау

3 китаплар карау

4 шигырләр, табышмаклар табып уку.

5.Хайваннарның азык табу һәм дошманнарыннан саклану өчен яраклашуын күзәтү.

Уку мәсьәләсен кую.

2 Эшчәнлекне тормышка ашыру этабы.

Проектны төзү алгоритмы бирү.

  • Тема сайлау
  • Эшләү ысулын уйлау
  • Эчтәлеген төзү
  • Бизәлеше, тышкы күренеше
  • Проектның презентаиясе
  • Презентаия ясау
  • Проект нәтиҗәсенә, үз эшеңә бәя бирү

 3 Эшчәнлекне тормышка ашыру.

Эшнең сыйфатын ачыклау өчен критерийлар  күрсәтү

  • Эчтәлекнең темага туры килүе
  • Укучыларга аңлаешлы булуы
  • Бизәлеше оригиналь булуы

4. Презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Проект.Җәнлекләр кышын.47 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Идел буе районы 68 нче татар-рус мәктәбенең

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы Яруллина Илсөя Наил кызының

4 Б сыйныфының рус төркемендә үткәрелгән проек- дәрес

Тема. Җәнлекләр кышын.

Максат. Бездә кышлаучы җәнлекләр белән танышу. Күзаллауны арттыру, нәрсә белән туеналар, ничек сакланалар, анализ, нәтиҗә ясау. Сөйләм күнекмәләрен арттыру, укучыларны белем алуга тарту.

1.Башлангыч этап.

1 әңгәмә, темага караган сүзләр белән таныштыру

2 рәсемнәр карау

3 китаплар карау

4 шигырләр, табышмаклар табып уку.

5.Хайваннарның азык табу һәм дошманнарыннан саклану өчен яраклашуын күзәтү.

Уку мәсьәләсен кую.

Хайваннарның үсүе һәм яшәве өчен нинди шартлар кирәк? ( туклану)

Аларга тереклек итү өчен нәрсәләр кирәк?

Үзбәя.

Уку мәсьәләсен чишү. Кем нәрсә ашый? Шул сорауга җавап бирер өчен бер уен уйнап алыйк. ( тартма чыгарыла) бу тартмада төрле ашамлык исемнәре язылган  кәгазьләр бар. Кайсы ашамлык кайсы хайванга кирәк икән? Хайван һәм ашамлыкларны дөрес итеп парларга кирәк.

-пошилар, куяннар, тиеннәр нәрсә белән туклана?( үсемлекләр белән)

- бу хайваннарны ничек атарбыз?( үсемлекләр белән тукланучы хайваннар)

- тагын нәрсә белән туклананучы хайваннарны беләсез?( хайваннар һәм кош-кортлар белән тукланучылар)

-башка хайваннар белән тукланучы хайваннарны ничек атыйлар? (ерткыч җәнлекләр)

-тагын нәрсә белән тукланучы хайваннар бар? (бөҗәк ашаучылар)

-дуңгыз, елан, юлбарыс нәрсә белән туклана? (үсемлек, бөҗәк һәм хайваннар белән)

-алар нинди төркемгә керерләр?(төрле азык белән тукланучылар)

Белемнәрне моделләштерү.

Үзбәя.

2 Эшчәнлекне тормышка ашыру этабы.

Проектны төзү алгоритмы бирү.

  • Тема сайлау
  • Эшләү ысулын уйлау
  • Эчтәлеген төзү
  • Бизәлеше, тышкы күренеше
  • Проектның презентаиясе
  • Презентаия ясау
  • Проект нәтиҗәсенә, үз эшеңә бәя бирү

 3 Эшчәнлекне тормышка ашыру.

Эшнең сыйфатын ачыклау өчен критерийлар  күрсәтү

  • Эчтәлекнең темага туры килүе
  • Укучыларга аңлаешлы булуы
  • Бизәлеше оригиналь булуы

4. Презентация

Проект – дәрес барышы

Укытучы. Кыш  көне ачы суыклар, бураннар хайваннарга авырлык китерә. Бүгенге дәресебезнең максаты- бездә кышлаучы җәнлекләр турында сөйләшү, аларның кышка ничек җайлашуларын ачыклау.

Сүзне 1нче укучыга бирәбез.

Ш Галиев “Салкын хәбәр”

Кыш бабай килү хәбәрен ,

Беләмсең , кем китергән-

Озын колак ишеткән,

 Җитез аяк китергән!

Колаклары тойгандыр,

Аяклары туңгандыр,

Йөгереп тә сикереп

Җылынмакчы булгандыр!

Укытучы. Монда нинди җәнлек турында сүз бара?(куян)

2 укучы куян турында сөйли, 3нчесе үзенең презентациясен күрсәтә бара

Январ ае куян өчен бик авыр вакыт, чөнки бик суык, ачлык та. Ерткыч җәнлекләр дә тынгы бирми. Әле, ярый, куянныңаяклары йөгерек.Артыннан берәрсе җитә башласа, ул тизрәк олы юлга чыгу ягын карый, такыр юлдан бик тиз йөгерә ул. Юлда салам, печән, агач ботаклары табып ашый. Туңса, юл буйлап чабып йөри, башка куяннарны очратып уйнап та ала. Йокларга карны ерып чокыр ясый, яки якындагы куак төбендә ятып йоклый. Ятар алдыннан эзләрен яшерер өчен чуалтып бетерә.

Кар тирән булганда,куян оясында кала,чыкмыйча озак тора. Аяклары “чаңгы кебек” булсалар да, колакларына хәтле баталар да шуннан чыга алмыйча азапланып бетәләр. Кар күп булу аркасында,, куяннар бер тирәдәрәк җыелалар,шуңа эзләре карда әзрәк кала. Яшеренгән урыннарыннан чыкмагач, энергияләре сарыф ителми, ашамыйча түзәләр, кәчләре туплана, дошманнарыннан саклану өчен дә җайлы.

Укытучы. (Укучы ясаган рәсемне күрсәтә) Бу-нәрсә?(бүре)

6нчы, 7 нче укучы бүре турында сөйли

Бүре

Озын көчле аяклары бар, шуңа озак йөгерә алалар. Көтүләре белән ауга чыгалар. Кар өстендә йоклыйлар, койрыклары белән борын һәм аякларын каплыйлар. Иң көчлесе- атаман була, калганнары аңа буйсына.

Табигатьнең мөһим ярдәмчесе булып тора. Кышкы суыкларда ул күп хайваннарның ашатучысы булып санала. Ул ашап калдырган калдыклар беләнбөркетләр, тукраннар, ябалаклар, чыпчыклар туклана.

Бүрене “урманның санитары” дип тә атыйлар, чөнки ул күбрәк авыру яки картайган хайваннарны тота.

Бүрене әле “тренер” дип тә атыйлар. Чөнки ул хайваннарны йөгерергә, хәрәкәтләнергә мәҗбүр итә.

8 нче укучы кеш турында сөйләп уза.

Кеш

Җитез һәм бик көчле. Гәүдә озынлыгы-56 см, койрыгы-20 см . Сикереп хәрәкәт итә.  Сикерү озынлыгы-30-70 см. Агачларга яхшы менә. әйбәт ишетә, ис сизә, ләкин күрүе йомшак. Кар өстеннән җиңел йөри.

Туклану ризыгы-тычкан кебек кимерүчеләр. Еш  тиеннәрне ашый, куяннарга ташлана. Бик сирәк кошларны тота.

Үсемлекләрне дә бик теләп ашый. Яраткан ризыгы- кедр чикләвеге, миләш. Җиләк-җимешләрне дә бик теләп ашый.

Табигать өчен файдасы-тиеннәрнең үрчүеннән саклый.

9 нчы укучы.

Поши агач ботакларын ашый. Кар күп яуганда, алар кар астында кала. Бу очракта урманчылар булыша : каен, усак ботаклары, печән салып китәләр.

 Бер укучы әдәби әсәрләрдә җәнлекләрнең кыш көне ничек яшәгәннәрен тапкан.

Кышкы табигать матурлыгы , гүзәл һәм сихри күренешләре белән үзенә тарта. Җир өстен ак келәм каплаган. Хәзер урманга чаңгысыз керәм димә. Пошилар күкрәкләре белән кар яра. Куяннар алай җәфа чикми, гәүдәсе җиңел булгач, кар өстеннән генә өлдерә.(Касыйм Тәхау “Кышкы төсләр”)

Урман каравылчысы агачлар арасына азык савытлары куеп, анда хуш исле кипкән печән, имән чикләвекләре, бөртекләр салып йөри- мөгезле пошилар, кабан дуңгызлары бөтен гаиләләре белән шуларны килеп ашый.. (Хәләф  Гарданов “Урман дуслары”)

Укытучы. Рәхмәт. Бик кызыклы материаллар тапкансыз.Хәзер сүзне иҗади эшләүчеләргә сүз бирик. Алар безгә үзләренең табышмаклары, кроссвордларын тәкъдим итәчәк.

(2 укучы табышмак сөйли, 2се кроссворд төзегән)

1  укучы табышмакларны үзе язган.

Үзе куркак, сикерүчән, кыска койрыклы, күзләр толымлы, колаклары арка буйлап, киеме ике төсле- кышкы һәм җәйге.(куян)

Зур нарат төбендә өнендә йоклый кышын, татлы йокысыннан уяна язын (аю)

Укытучы.Әйтегез әле, нинди  җәнлекләр кышын йоклый?

15 нче  укучы кышын ояларында йоклаучылар турында аңлата.

Керпегә кыш көне ашарга ризык юк. Шуңа ул көзен тазара, ә кышын йокыга тала . көзге аяз көннәрне ул җылы оя ясый. Агач төбе астындагы тирән чокырны сайлый һәм  анда коры яфраклар ташый. Кышын кар астында керпегә җылы.

Сурок кышкы суыкны яратмый, язга кадәр тирән ояда, киң тугай уртасында йоклап ята.

Нәтиҗә. Хайваннар   төрле юллар белән кышка яраклаша.

1)салкынга  

Кышын куе һәм озын йон үсә. Кар өеме астында кайберләре вакытлыча яшәү урыны төзи. Мәсәлән, куян  төнлә карга чумып йоклый, ә бик салкыннарда көннәр буе шунда ята.

2) тирән карга

 куян, рыснең аяклары киң булуы йөрергә булыша. өстәвенә аякларында каты чәчләр үсеп чыга – бата алмыйлар.

3)азык булмаганга

Җир өстендә күп азык кала. Пошилар карны казып лишайник табып ашыйлар. Куян агач һәм куак кайрылары белән туклана. Иң төп ризыклары- ылыслы агачлар, кедр чикләвеге

 Кыш азык табарга кыен булганга, тиеннәр запас җыя, ә аю, бурундук,барсук язга кадәр йоклый.

         Укытучы. Димәк, һәрбер хайван табигатьтә үзенчә яраклаша.  Куркыныч янаганда куян тиз йөгерә, ,кәлтә койрыгын ташлап калдыра, кошларның каурыйлары чуар булу коткара, төлкенең койрыгы зур булу ярдәм итә. Аларны ни өчен сакларга кирәк? Ерткыч хайваннар санитар ролен үтиләр, табигатнең тигезлеген саклыйлар

        Йомгаклау

Укучылар эш барышын  һәм нәтиҗәсен үзләре бәялиләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урман җәнлекләре кышын

Перспективалы башлангыч мәктәп программасы буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе....

Урман җәнлекләренең кышкы тормышы

1 сыйныфта әйләнә - тирә дөнья дәресе конспекты...

Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары

презентация по окружающему миру...

«Урман җәнлекләре” ачык дәрес

Дәрес барышында укучылар урман җәнлекләренең холкын,  эш-хәрәкәтләрен тасвирлый  белү күнекмәләрен алалар.Өйрәнелгән лексик, грамматик материалны сөйләмдә куллана белүне камилләштерелә, тыңл...

Башлангыч мәктәптә дәресләрне оештыруда эшчәнлекле якын килү

Башлангыч мәктәптә дәресләрне оештыруда  эшчәнлекле якын килү...

Башлангыч мәктәптә дәресләрне оештыруда эшчәнлекле якын килү

Эшчәнлекле якын килүгә багышланган статья...