Урман җәнлекләренең кышкы тормышы
план-конспект урока по окружающему миру (1 класс) по теме

Хайруллина Фирая Зиннатулловна

1 сыйныфта әйләнә - тирә дөнья дәресе конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yln-tir_donya_dres_plany.docx18.22 КБ

Предварительный просмотр:

БАЛТАЧ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ЯҢГУЛ УРТА МӘКТӘБЕ

Әйләнә-тирә дөньядан

1 сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Тема: Урман җәнлекләренең кышкы тормышы.

Үткәрде: югары  категорияле

укытучы

Хайруллина Ф.З.

    Тема: Урман җәнлекләренең кышкы тормышы.

     Максат:1) Җәнлекләрнең кышны ничек үткәрүләре турында белгәннәрен ачыклау, тирәнәйтү.

2)Укучыларны анализ һәм нәтиҗә ясарга ,бирелгән сорауга тулы җавап бирергә өйрәтү.

3)Кыш көне җәнлекләргә кешеләр ярдәмен аңлату, кызыксыну уяту.

      Материал:О. Н. Федотова, Г. В. Трафимова, С. А. Трафимов. “ Давай знакомиться мир»,  « Наш мир», « Мөстәкыйль эшләр дәфтәре”.

       Җиһазлау: Җәнлек макетлары, яшелчә рәсемнәре, слайд №1, №2, №3.

       Дәреснең төре: эзләнүле дәрес.

       Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү.

                                              Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.
  1. Дәрескә әзерлекне карау.
  1. Яңа материалны өйрәнү.

А)  “ Үткен кыз “ уены уйнау. (Укытучы өстәлендә 10 җәнлек рәсеме һәм 2 артык рәсем бар(кара карга, каз)). Укучылар бер-бер артлы өстәл тирәли үтәләр 3-4 секунд карап торалар, рәсемдәге хайваннарны истә калдыралар. Барысы да карап бетергәч, нәрсәләрне истә калдырулары сорала. Әйтелгән рәсемнәр тактага эленә. – Ә кайсы рәсем артык? соравы бирелә. Кара карга һәм каз рәсеме алына. Ә калган җәнлекләрнең уртак билгеләре ачыклана(гәүдәләре йон белән капланган, 4 аяклары бар, тешле Һ. б.)

Б) Укучылар, кайда яшиләр соң бу җәнлекләр?

    - Урманда.

    - Әйе. Без сезнең белән бүгенге дәрестә, урман җәнлекләренең кышкы тормышы турында сөйләшербез. (слайд №1). Урман җәлекләренең кышкы тормышын белү өчен, вертолётка утырып урманга кунакка барырбыз. Барганчы үзебез белә күчтәнәчләр дә алырбыз. Музыка уйный. Менә урмага килеп тә җиттек. Урман шундый матур! Тып-тын! Ул мамык шәлләрен ябынып сихри йокыга талган кебек. Әллә урманда берәү дә юк инде? (укучылар китапларын ачып 24-25 нче биттәге рәсем-панораманы карыйлар, нинди җәнлекләр барлыгын карыйлар һәм әйтәләр (куян, тиен, поши, төлке)).Слайд№2.

- Укучылар куян турында сөйләшеп китик әле.(укучыларның куян турында белгәннәрен тыңлау: куян куркак җәнлек,кыш көне аның туны калыная, агач кайрылары белән туклана) Укучылар куянга кишер бирәләр.

- Төлке турында белгәннәрен тыңлау.(төлке хәйләкәр җәнлек, ул кырда тычкан табып туклана, аныңколагы тавышны тиз ишетә, борыны исне тиз сизә, койрыгы салкыннан саклый) Төлкегә тычкан куялар.

-Ә тиен кыш көне үзенең әзерләп куйган азыкларын табып ашый.Ул бик тырыш, чиста җәнлек. Үзенең оясын, көздән үк ,кышка җылы итеп әзерләп куя.Дошманнарыннан тиз генә агачка үрмәләп, яки бер агачтан икенче агачка сикереп кача. Тиен дуска киптерелгән гөмбә салалар.

-Укучылар, еракта нинди зур җәнлек күренә. Поши ул. Поши зур урман  җәнлеге. Аның аяклары озын, тояклары көчле, зур мөгезе бар.Ул мөгезе ярдәмендә дошманнарыннан саклана. Поши агач ботаклары белән туклана. Кешеләр әзерләп куйган печән һәм миллек белән дә туклана. Пошига миллек бирәләр.

-Укучылар минем кәрзиндә тагын бер әйбер калган бит. Нәрсә ул? Бал. Кайсы җәнлек ярата бу ашамлыкны? Аю.Ә аю бармы соң урманда? Ул кыш көне йоклый. Алайса нишлик икән инде. Аюны уятабызмы соң? Юк аю йокласын. Укучылар бал бозылмый ул, яз көне йокыдан уянгач бирербез.

 -Урманда сезгә кызык булдымы? Әнә күрәсезме, җәнлекләр сезгә рәхмәт әйтәләр. Ә хәзер шушы  урман җәнлекләренең эзләрен карап китәрбез.(слайд №3)  Урман җәнлекләренең эзләрен тану буенча уен уйнау.(эзләрне җәнлекләргә тоташтыру)

 В) Эш дәфтәрләренең 27 нче битен ачып андагы биремне укыйбыз.(кышка үзләренә запас азык тупламаучы җәнлекләрнең рәсемнәрен табып + тамгасы белән билгелибез). 28 нче биттәге 27 нче күнегүне дә эшләрбез.(әле генә караган эзләрнең берсен ясап куярбыз)

3. Йомгаклау.

- Укучылар без бүген нинди җәнлекләр турында сөйләштек? Алар кайсы яклары белән бер-берсенә охшаганнар?Кыш көне алар ничек тукланалар? Кешеләр җәнлекләргә ярдәм итәләрме? Ничек итеп ярдәм итәләр?Сез аларны яратасызмы?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Төрле хайваннар кышка ничек әзерләнәләр

Әйләнә-тирә дөнья фәненнән дәрес эшкәртмәсе,2 сыйныф....

"Кышкы кич"

Вышивка выполнена ученицей 4 класса в объединении "Хозяюшка"...

Кышкы матурлык

Кыш табигать фасыллары арасында нң салкыны....

Классный час в начальных классах по теме "Сочига- кышкы Олимпиадага сәяхәт"

Олимпиада уеннары тарихы, символикасы белән танышу. Кышкы спорт уеннары төрләрен ныгыту. Яңа уен исемнәрен өйрәнү. Спорт белән шөгыльләнү теләге, Олимпиада уеннары барышы белән кызыксыну тәрбияләү.Үтк...

Презентация к классному часу "Сочига- кышкы Олимпиадага сәяхәт".

Олимпиада уеннары тарихы, символикасы белән танышу. Кышкы спорт уеннары төрләрен ныгыту. Яңа уен исемнәрен өйрәнү. Спорт белән шөгыльләнү теләге, Олимпиада уеннары барышы белән кызыксыну тәрбияләү. Пр...

Әти-әниләр белән үткәрелгән кышкы поход.

Әти-әниләр белән балалар арасындагы мөнәсәбәтне ныгыту, коллективны бердәм, дус, тату итеп оештыру,  спортка мәхәббәт тәрбияләү, балаларның сәламәтлекләрен кайгырту, саф һавада хәрәкәтле уеннар у...

"Кышкы уеннар"

4нче сыйныфта "Кышкы уеннар" темасына дәрес планы...