Кышкы матурлык
план-конспект урока (3 класс) по теме

Галимова Разима Назиповна

Кыш табигать фасыллары арасында нң салкыны. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyshky_maturlyk.docx23.05 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф: 3-а

Дәреслек:

Тема: А.Әхмәт  "Кышкы матурлык"

Максат: 1. Текстның эчтәлеге белән танышу, текст буенча бирелгән сорауларга      җавап бирү;

2. Куелган ситуациядән чыга  белү; уйлау  сәләтен , сүзлек байлыгын   һәм бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү;

        3. Матурлыкны тоярга өйрәтү

        Җиһаз: дәреслек, күрсәтмә материаллар, проектор.        

        Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

I   Оештыру моменты: Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

Wi-Fi сигналы белән балаларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

 II  Өй эшен тикшерү:

Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.

Укучылар өчен максат: Өй эше

дөреслеген тикшерү.

Алымнар:

1.Өй эшен тикшерү.

2.Хаталарны ачыклау, төзәтү

3.Дөрес итеп уку һәм сөйләү.

Безнең өй эше “Куян, көртлек, аю һәм Кыш Бабай”  әкиятен укып, эчтәлеген сөйләү, сорауларга җавап эзләү иде.

Балалар әкиятнең эчтәлеген сөйләп чыгалар.

-Урманда тагын нинди җәнлекләр кала әле? (Поши, тычканнар, төлке, тиен, бүре һ.б.). (рәсемнәр тезү)

-Урмандагы башка җәнлекләр кышын ничек яшиләр икән?

(Континиус раунд робин)

Ял минуты. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР (следуем за лидером) структурасы.

- Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз. Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР  следуем за лидером структурасын кулланабыз. Сез хәзер  бер-берегез артыннан басасыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы ,ул лидер,нәрсә эшли сез дә шуны эшләргә тиеш буласыз. Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлибез. Музыка бетүгә лидер алышына .Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була, һәм шулай дәвам итәбез ,бар укучы да лидер булганчы.

III  Яңа теманы аңлату

Укытучы өчен максат: Кыш билгеләре белән таныштыру, матурлыкны  күрә һәм чагыштыра белергә өйрәтү. Укучы өчен максат: Табигатьтәге үзгәрешләрне, күренешләрне

өйрәнү.

Кыш − табигать фасыллары арасында иң салкыны. Алтын көз үтүгә, таягына таянып, ап-ак сакалын җирдән сөйрәп, кунакка кыш килә. Килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк карлар яудыра. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, Җир-анага коелалар. Кыш, шулай итеп, үзенең ак келәмен җәя.
Кыш ул битләрне өшетердәй   салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бик бай.   Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур.
 Кырлар,  яз җиткәнче ял итәргә уйлап, ап-ак юрганга төренәләр дә тыныч кына тирән йокыга талалар.  Салкын көннәрдә агачлар бәс белән каплана. Әйтерсең агачларны үтә күренмәле ап-ак ефәк белән чорнап чыкканнар. Урман эчендә сузылып киткән чаңгы эзеннән барганда, чаңгы таягы белән агачка кагыласың, йомшак кына энҗе бөртекләре коела. Агачларның кышкы салкыннарда шартлаулары ишетелә. Пышылдап кына әйтелгән сүзләр дә еракларга яңгырый. Бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык. Бөтен дөньяга яшәү матурлыгы турында кычкырасы килә. Тик тукталып каласың. Синең тавышыңнан агачлардагы аклык коелыр да, матурлыкка зыян килер кебек.Кыш гаҗәеп матур шул!  

           Бүген сезнең белән А.Әхмәтнең “Кышкы матурлык” дигән әсәрен укырбыз. Ни өчен әсәр “Кышкы матурлык” дип атала?

-Сүзлек өстендә эш.

-Әсәрне уку.

 -Куелган сорауга җавап бирү. Фикерләрне текст сүзләре белән дәлилләргә мөмкин

IV Ныгыту

Укытучы өчен максат: яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәнү .

 

5. Ныгыту

 Күз алдыгызга китерегез: кышның җилсез бер көне, ябалак-ябалак кар ява.    Без урамга чыктык.Бияләйләребезне суздык.Кар бөртеге килеп кунды. Әйдәгез шуның рәсемен ясап карыйбыз. 

-Балаларның рәсем ясавы (робин раунд). Кар бөртеге турында табышмаклар уйлау.

V. Өй эше бирү.

Укытучы өчен максат: яңа материалны ныгыту, үзләштерү.

Укучылар өчен максат: яңа теманы мөстәкыйль куллана, аера белү.

 6. Өй эше бирү

Г.Тукайның “Җир йокысышигырен сәнгатьле укырга, кыш билгеләрен табарга.

7.  Йомгаклау

- Балалар, кем әйтә ала, без бүген нәрсә белдек?

 - Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам.

 Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урман җәнлекләренең кышкы тормышы

1 сыйныфта әйләнә - тирә дөнья дәресе конспекты...

Төрле хайваннар кышка ничек әзерләнәләр

Әйләнә-тирә дөнья фәненнән дәрес эшкәртмәсе,2 сыйныф....

"Кышкы кич"

Вышивка выполнена ученицей 4 класса в объединении "Хозяюшка"...

Классный час в начальных классах по теме "Сочига- кышкы Олимпиадага сәяхәт"

Олимпиада уеннары тарихы, символикасы белән танышу. Кышкы спорт уеннары төрләрен ныгыту. Яңа уен исемнәрен өйрәнү. Спорт белән шөгыльләнү теләге, Олимпиада уеннары барышы белән кызыксыну тәрбияләү.Үтк...

Презентация к классному часу "Сочига- кышкы Олимпиадага сәяхәт".

Олимпиада уеннары тарихы, символикасы белән танышу. Кышкы спорт уеннары төрләрен ныгыту. Яңа уен исемнәрен өйрәнү. Спорт белән шөгыльләнү теләге, Олимпиада уеннары барышы белән кызыксыну тәрбияләү. Пр...

Әти-әниләр белән үткәрелгән кышкы поход.

Әти-әниләр белән балалар арасындагы мөнәсәбәтне ныгыту, коллективны бердәм, дус, тату итеп оештыру,  спортка мәхәббәт тәрбияләү, балаларның сәламәтлекләрен кайгырту, саф һавада хәрәкәтле уеннар у...

"Кышкы уеннар"

4нче сыйныфта "Кышкы уеннар" темасына дәрес планы...