"Кышкы уеннар"
план-конспект урока (4 класс)

4нче сыйныфта "Кышкы уеннар" темасына дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4_syynyf._kyshky_uennar.docx24.85 КБ

Предварительный просмотр:

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен әдәби уку дәресе.

Тема: “Кышкы уеннар” .

Максат: 1.Белем бирү максаты: Кыш темасына караган лексиканы искә төшерү;

“Кышкы уен” тексты өстендә эшләү, кышкы уеннар турында сөйли белү күнекмәләрен булдыру;

2.Фикерләү сәләте үстерү максаты:Укучыларда әнгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый,аның белән аралашу,парларда  эшли белү,тема буенча диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру.

3.Тәрбияви максат:сәламәт яшәү рәвеше, дуслык хисе тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы:белем алуга мотивация формалаштыру,татар теленә карата кызыксыну уяту.

Метапредмет:

Танып-белү УУГ:укытучы ярдәмендә эшне планлаштыру,текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу. Төп төшенчәләрне аеру.

Коммуникатив УУГ:коммуникатив максатлардан чыгып сүзләрне дөрес куллана белү,үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү.

Регулятив УУГ:дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру; уку мәсьәләсен кую, бәяли алу, төзәтү.

Дәреснең тибы: яңа белемнәрне “ачу”

Төп төшенчәләр:дәрес темасына бәйле яңа сүзләр.

Җиһазлау: компьютер, мультимедиийный проектор, экран, презентация,сюжетлы рәсемнәр.

Предметара бәйләнеш

Татар теле, рус теле, әйләнә-тирә мохит.

Дәрес барышы:

Ι. Оештыру өлеше, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я,кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә?

Ә хәзер бер-беребезгә карап елмаеп алыйк.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

-Әйдәгез ребусны чишеп, дәресебезнең темасын белик. (Ребус чишү, 1 нче слайд)

- Дәресебезнең темасы ничек булды?

- “Кышкы уеннар”( 2 нче слайд).

-Без сезнең белән “Кышкы уен” текстын укырбыз, шул текст буенча күнегүләр эшләрбез, кышкы уеннар турында сөйләшербез.

III. Уку мәсьәләсен кую.

1. “Тәрҗемә” уены.(Укытучы сүзне әйтә, укучылар җавап бирәләр.)

Татарча әйтегез ( слайдтагы сүзләрне тәрҗемә итү 3,4 нче слайдлар): сани, лыжи, коньки, каток, снеговик.

Бу сүзләр безгә дәрестә кирәк булыр.Әйдәгез алар белән җөмләләр төзеп әйтик.(5нче сайд)

Кыш көне нинди уеннар уйнап була?Сорауга җавапны әзерлибез. Бер укучы сөйли башлый.

Рәхмәт. Димәк, укучылар сөйләве буенча, кыш көне нинди уеннар уйнап була? Санап китик әле:(6 нчы слайд)

чана шуарга;

чаңгы шуарга;

тимераякта шуарга;

хоккей уйнарга;

Дөрес. Ә менә без сезнең белән укыячак “Кышкы уен” хикәясендә балалар нинди уен уйныйлар икән? (Кар бабай ясыйлар)

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

Текстны игътибар белән тыңлагыз.

  Авазларның әйтелешенә игътибар итегез.

1.текстның аудиоязмасын тыңлыйк.

 Текстны чылбыр буенча  укыйбыз.

- Яхшы, текстны барыгыз да аңладыгызмы?

Текстта сүз нәрсә турында бара?

Уен турында.

Физкультминутка.

Кар, кар, кар ява, ( 5 нче слайд)

Бураннарны туздыра.

Кулларга төшеп эри,

Үзе бик тиз туңдыра.

Йомшак карны алабыз,

Аннан шарлар ясыйбыз.

Кар атышып уйныйбыз,

Бик күңелле яшибез.

2.Ә хәзер биремнәрне игътибар белән тыңлагыз һәм үтәгез.

Кайсы җөмлә текстта бар? Дөрес җавап булса, басабыз.Дөрес булмаса, утырабыз.(6нчы сайд)

1) Урамда ап-ак кар ява. Урамда яңгыр ява.

2) Урамда кызлар уйныйлар. Урамда малайлар уйныйлар.

3) Малайлар кардан ак аю һәм кар бабай ясыйлар.

Малайлар кардан кыш бабай ясыйлар.

4)Кар бабайга күмердән борын ясыйлар. Кар бабайга кишердән борын ясыйлар.

3.Текст буенча сораулар төзеп, бер-беребезгә сорау – җавап бирәбез:

Олег кая чыкты? – Олег урамга чыкты.

Урамда нәрсә ява? – Урамда ап-ак кар ява.

Кар бабайга нәрсәдән борын ясыйлар? – Кар бабайга кишердән борын ясыйлар. Һ.б.

Укучылар, балалар кардан нәрсә ясадылар? (Ак аю һәм кар бабай).

Ә кар бабайны ничек ясыйлар соң? ( 1 укучы сөйли, 7 нче слайд)

Рәхмәт.

4. Ә малайлар кар бабайны ничек ясадылар? Бирелгән текстка төшеп калган сүзләрне куеп укысак, белербез.( 8 нче слайд)

Урамда ап-ак ... ява. Малайлар кардан ... ясыйлар. Алар ... һәм ... ясыйлар. Кар бабайның күзенә ..., ә борынына ... куялар.

5.Ә хәзер үзегез кар бабай ясап карагыз әле. (Кисмә фигуралардан кар бабай ясау, пазлы җыю)

6. Ә хәзер кышкы уеннар турында диалоглар төзибез.( Укучылар парлап эшлиләр). Темалар: “Кар бабай ясау”,  “Шугалакка бару”, “Урамда уйнау”,  “Кышкы көн”.

7. Укучылар кыш көне урамда бик рәхәт.Менә бу рәсемнәргә карап сөйлик әле, балалар кыш көне вакытларын ничек үткәрәләр икән? ( Көчле укучыларга сюжетлы рәсемнәр таратыла, рәсем буенча текст төзиләр). Бу укучылар әзерләнә торалар, ә калганнар бер-беребезне уйнарга чакырыйк әле.( 9 нчы слайд) Спроси у друга:

- любит ли он кататься на лыжах;

- играет ли зимой на улице;

- играет ли он в хоккей;

- с кем он любит играть;

          - есть ли у него клюшка.

 Яхшы. Әйдәгез рәсем буенча хикәяләр тыңлыйк.( Укучылар сөйли).

- Укучылар, ә кыш көне нинди спорт төрләре белән шөгыльләнергә була? Рәсемнәргә карагыз һәм әйтегез. (10, 11 нче слайдлар)

Ә безнең Яшел Үзәндә кайда һәм нинди спорт төре белән шөгыльләнергә була?

 Спорт уеннарының нинди файдасы бар?

-Сәламәтлекне ныгыта; үзеңә дәрт, көч аласың.

V.Йомгаклау.

Укучылар,бүген дәрестә нинди теманы үттек?

 Кыш көне нинди уеннар уйнарга була? 

-Ә малайлар нинди кышкы уен уйнадылар?

Сезгә дәрес ошадымы?Смайлыкар күрсәтегез.

VI.Үзбәя.

VII.Өй эше.

“Боз сарае” комплексы турында сөйләргә әзерләнеп килергә.

“Кышкы уен” текстының эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.

Дәресебез тәмам. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урман җәнлекләренең кышкы тормышы

1 сыйныфта әйләнә - тирә дөнья дәресе конспекты...

Төрле хайваннар кышка ничек әзерләнәләр

Әйләнә-тирә дөнья фәненнән дәрес эшкәртмәсе,2 сыйныф....

"Кышкы кич"

Вышивка выполнена ученицей 4 класса в объединении "Хозяюшка"...

Кышкы матурлык

Кыш табигать фасыллары арасында нң салкыны....

Классный час в начальных классах по теме "Сочига- кышкы Олимпиадага сәяхәт"

Олимпиада уеннары тарихы, символикасы белән танышу. Кышкы спорт уеннары төрләрен ныгыту. Яңа уен исемнәрен өйрәнү. Спорт белән шөгыльләнү теләге, Олимпиада уеннары барышы белән кызыксыну тәрбияләү.Үтк...

Презентация к классному часу "Сочига- кышкы Олимпиадага сәяхәт".

Олимпиада уеннары тарихы, символикасы белән танышу. Кышкы спорт уеннары төрләрен ныгыту. Яңа уен исемнәрен өйрәнү. Спорт белән шөгыльләнү теләге, Олимпиада уеннары барышы белән кызыксыну тәрбияләү. Пр...

Әти-әниләр белән үткәрелгән кышкы поход.

Әти-әниләр белән балалар арасындагы мөнәсәбәтне ныгыту, коллективны бердәм, дус, тату итеп оештыру,  спортка мәхәббәт тәрбияләү, балаларның сәламәтлекләрен кайгырту, саф һавада хәрәкәтле уеннар у...