«Урман җәнлекләре” ачык дәрес
план-конспект урока (4 класс) на тему

Дәрес барышында укучылар урман җәнлекләренең холкын,  эш-хәрәкәтләрен тасвирлый  белү күнекмәләрен алалар.Өйрәнелгән лексик, грамматик материалны сөйләмдә куллана белүне камилләштерелә, тыңлап аңлау, диалогик  сөйләм күнекмәләре  үстерелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urman_zhnleklre.docx24.59 КБ

Предварительный просмотр:

                                 

Елабужская специальная (коррекционная) школа №7

Название: «Урман җәнлекләре»

                  (4 нче сыйныфта ачык дәрес)

 

Автор: Ванюшева З.И.

                                                                учитель татарского языка и литературы

                                                     

.

   

2013 ел

 Максат:

      1.Урман җәнлекләренең холкын һәм эш-хәрәкәтләрен тасвирлый белү.

  1. Өйрәнелгән лексик, грамматик материалны сөйләмдә куллана белүне камилләштерү.
  2. Укучыларның тыңлап аңлау, диалогик  сөйләм күнекмәләрен үстерү.
  3. Татар телен өйрәнүгә кызыксыну  уяту,җәнлекләргә,табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

     Дәрес тибы: ЛГКК.

        Җиһазлау:  компьютер, презентация.

                                                   Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше. ( уңай психологик халәт тудыру).

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез.

- Кәефләрегез ничек?   2 слайд

- Рәхмәт, яхшы. Ә сезнең хәлләр ничек?

- Рәхмәт, укучылар, яхшы утырыгыз.

Укытучы: Бүген дәрестә кем дежур?    3 слайд

Укучы: Бүген дәрестә мин дежур. Сыйныфта барыбыз да. Бүген  унсигезенче февраль, сишәмбе  көн.

Укытучы: Рәхмәт. Хәзер елның кайсы фасылы?   4 слайд

Укучы:  Хәзер кыш.

Укытучы: Әйе, кыш укучылар.

Укытучы: Кыш айларын сана.   5 слайд

Укучы: Кыш айлары: декабрь, гыйнвар, февраль.

Укытучы: Булдырдыгыз балалар , бик яхшы.

  1. Укучыларның белемнәрен тикшерү.

Укытучы:  Спроси у друга о том, какие животные живут в лесу.   6 слайд

  • Урманда нинди җәнлекләр яши?

Укучы: Урманда  бүреләр, аюлар, пошиләр, куяннар, төлкеләр һәм башка җәнлекләр яши.   7 слайд

  1. Диалогик сөйләм
  • Урман нинди? Урман бик зур, ак, матур.  8 слайд
  • Урманда нәрсәләр яши?    Урманда кыргый хайваннар яши. (кыргый хайван –  дикое животное) 9 слайд

Бу нәрсә? (Бу тиен)  10 слайд

Бу аюмы?  - Юк, бу аю түгел, бу куян. 11 слайд

IV Ял минуты  “Кышкы урманга килдек”  12 слайд

Кышкы урманга килдек (бүлмә буйлап йөриләр)

Матур урыннар күрдек.  (кулларын җәяләр)

Тун кигән каен уңда (күрсәтү)

Ямь-яшел чыршы сулда. (күрсәтү)

Кар бөртекләре оча (фонарь ясап күрсәтү)

Әйләнеп, җирне коча.

Әнә куян сикерә (сикерәләр)

Ул бүредән элдертә. (урында йөгерү)

Без дә аннан качабыз (иеләләр)

Тапмас безне ул явыз.

Аю бабай ял итә. (йоклыйлар)

Кызылтүшләр очалар (очалар)

Бигрәк матур алар.

Урманда рәхәт булса да,

Дәрес көтә , балалар. (утыралар)

V Яңа материалны аңлату.

  1. Укытучы: Урманда кыргый хайваннар белән таныштык. Ял иттек. Дәресебезне дәвам итәбез.

Яңа сүзләр:   13 слайд

җәнлекләрнең холкы – повадки зверей

усал- злой

куркак – трусливый

хәйләкәр – хитрый  

Сорауларга җавап бир:

Төлке нинди?

Бүре нинди?

Куян нинди?

  1. Ситуатив күнегүләр.

Скажи, что:

- злой волк живёт в лесу;  14 слайд

- трусливый заяц быстро бегает;   15 слайд

- у хитрой лисы хвост пушистый; (койрык – хвост, йомшак – пушистый)  

 16 слайд

  • Как скажешь  о том, что:   17 слайд

- в лесу есть волк;

- волк большой, злой;

- он не трусливый.

3. Укы, тәрҗемә ит.

Урман – кыргый    хайваннарының йорты.  

18 слайд

VI. Өй эшен бирү. Сүзләрне ятларга

VII.  Дәресне йомгаклау.   19 слайд

  • Урманга бардык.
  • Җәнлекләрнең холыкларын белдек.
  • Над чем надо ещё поработать?

- Рәхмәт! Укучылар, сау булыгыз!   20 слайд


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урман җәнлекләре кышын

Перспективалы башлангыч мәктәп программасы буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе....

Урман җәнлекләренең кышкы тормышы

1 сыйныфта әйләнә - тирә дөнья дәресе конспекты...

Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары

презентация по окружающему миру...

Җәнлекләр кышын. Проект

Максат. Бездә кышлаучы җәнлекләр белән танышу. Күзаллауны арттыру, нәрсә белән туеналар, ничек сакланалар, анализ, нәтиҗә ясау. Сөйләм күнекмәләрен арттыру, укучыларны белем алуга тарту. 1....

Башлангыч мәктәптә дәресләрне оештыруда эшчәнлекле якын килү

Башлангыч мәктәптә дәресләрне оештыруда  эшчәнлекле якын килү...

Башлангыч мәктәптә дәресләрне оештыруда эшчәнлекле якын килү

Эшчәнлекле якын килүгә багышланган статья...