Башлангыч мәктәптә дәресләрне оештыруда эшчәнлекле якын килү
статья (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Шафикова Глюза Шарифьяновна

Башлангыч мәктәптә дәресләрне оештыруда  эшчәнлекле якын килү

Скачать:


Предварительный просмотр:

                      Башлангыч мәктәптә дәресләрне оештыруда

                                      эшчәнлекле якын килү

  Чын укытучы укучысына мең еллар хезмәт көче куелган әзер бинаны күрсәтми,  ә төзелеш материалын эшкәртүгә юнәлеш бирә, аның белән бергә бинаны төзи һәм төзергә өйрәтә.”     Адольф Дистерверг                                                          

Икенче буын федераль дәүләт стандартының мәктәп алдына куйган төп бурычларының берсе -  үз алдына максат куярга  һәм  аны тормышка ашыру юлларын үзе эзләп табарга сәләтле шәхес тәрбияләү. Бу яңа стандартта “эшлекле белем бирү” дип атала һәм аның нигезе булып тора. Димәк, укытучы  белем алуны ештыручы булырга тиеш.  Гади генә итеп әйткәндә, ул  балалар фикер эшчәнлеге белән идарә итүче дирижёр вазифасын үти.  

Эшчәнлекле метод технологиясе нәрсәдән гыйбарәт соң? Балага белемне әзер килеш биреп түгел, аңа уку, танып-белү эшчәнлегендә  белемнәрне үзләштерергә ярдәм итеп укыту методы эшчәнлекле метод дип атала.

Дәрестә укучы – белемне эзләп алучы. Без, укытучылар, баланы эшчәнлеккә тартучы шартлар тудыручы.

Без, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучылары, дәресләребездә әлеге технологияне актив кулланып, укучыларны  мөстәкыйль уйларга, иҗади фикер йөртергә, алган белемнәрен гамәлдә куллана белергә өйрәтәбез.Дәресләрдә уңай мотивация тудырырга тырышабыз, белем алырга теләк уятабыз, балаларны үз алларына максат куярга, аны тормышка ашыру юлларын таба белергә өйрәтәбез; үзләрен контрольдә тоту күнекмәләрен формалаштырырга тырышабыз.

Үзебезнең дәресләребез мисалында эшчәнлекле метод технологиясенең база нигезе булган яңа белем ачу дәресенең этапларына тукталып үтик.

1.Уку эшчәнлегенә мотивация тудыру. Бу этапта уку эшчәнлегенә караган таләпләр актуальләштерелә. Эшчәнлеккә кереп китү теләге уяту өчен шартлар тудырыла. Мәсәлән, әдәби уку дәресен Г. Тукайның “Туган тел” шигыре белән башлау телебезне өйрәнүгә зур теләк уята.

2.Белемнәрне актуальләштерү һәм эшләп карау вакытында авыр урыннарны билгеләү. Биредә укучылар яңа биремнәр үтәр өчен белемнәрнең җитеп бетмәвен ачыклый, проблеманы хәл итүнең үз вариантларын тәкъдим итә. 1сыйныфта яңа аваз өйрәнгәндә аваз анализлауда кыенлык тудыруны мисалга китерергә була.

3.Авыр очракның урынын һәм сәбәбен билгеләү.Укучы үзенең гамәлләрен элек кулланганнары  белән чагыштыра, нәкъ менә шушы типтагы биремнәрне үтәр өчен нинди белем һәм күнекмәләр җитмәвен әйтеп бирә.

4.Авырлыктан чыгуның проектын төзү.  Бу этапта  укучылар максат куялар, эшнең темасын хәл итәләр, эшчәнлек ысулын сайлыйлар, максатка ирешүнең планын төзиләр, нинди чаралар һәм ресурслар кулланачакларын, вакытны билгелиләр. Мәсәлән, [п]  авазын өйрәнгәндә түбәндәге табышмакны тәкдим итәргә мөмкин:

Апада бар, абыйда юк

Китапта бар, дәфтәрдә юк.

Балалар [п] авазы икәнен әйтәләр, үз алларына максат куялар.

 5. Проектны тормышка ашыру. Укучылар үзләре алгоритмнар, эталоннар , кагыйдәләр чыгаралар. Мисал итеп шушы ук [п]авазын ачыклау алгоритмын китерергә мөмкин.

  6. Әйтеп эшләп, беренчел ныгыту. Коммуникатив эшчәнлек формасында (парларда, төркемнәрдә, бергәләп) яңа эшчәнлек ысулына караган типик биремнәрне башкаралар, чишү ысулларын бер-берсенә сөйлиләр. Бу этапта песнәк сүзенә аваз-хәреф анализы, дәреслектәге кушылмаларны укыту, “Песнәк” дигән текст өстендә эшне тәкъдим итәргә була.

 7. Эталон буенча үз-үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль эшләү. Шәхси эш оештырыла: яңа типтагы биремнәр мөстәкыйль эшләнә,      белемнәр эталон ярдәмендә үзлектән тикшерелә, укучылар хаталарын ачыклыйлар, төзәтәләр.  Бу этапта түбәндәге бирем тәкъдим  ителде: иҗекләр язылган картокалардан сүзләр төзергә (песи, поши, керпе); бу сүзләрне нәрсәләр берләштерүен аңлатырга (хайван исемнәре, барысында да п хәрефе бар, барысы да ике иҗекле).

  8. Яңа белемнәрне үзләштерелгән белем системасына кушу һәм кабатлау. Яңа белемнәрне куллану чикләре ачыклана, ярым иҗади биремнәр башкарыла. Нәтиҗәдә өйрәнелгән нормалар буенча аң эшчәнлеге автоматлаштырыла һәм алда өйрәнеләчәк яңа материалга җирлек тудырыла.

  9. Рефлексия. Укучы үз эшчәнлеген бәяли, рефлексия оештырыла. Максат нәтиҗә белән чагыштырыла, туры килү дәрәҗәсе ачыклана, алдагы дәрескә максат куела.Укучыларның үз эшчәнлекләрен үсеш баскычы ярдәмендә бәяләүләрен бик отышлы дип саныйбыз, бигрәк тә беренче сыйныфта.

Технологиянең нәтиҗәлелеге нәрсәдә соң? Укучы уку эшчәнлегенең формасын да, эчтәлеген дә аның нормалар системасын да аңлап кабул итә, үз эшчәнлеген камилләштерүдә катнаша. Технология укучыда универсаль уку гамәлләрен һәм гомуммәдәни күнекмәләрне уңышлы формалаштырырга ярдәм итә. Белем бирү процессында стресс тудыручы барлык факторлар да юкка чыгарыла, мәктәптә һәм дәресләрдә үзара диалогка корылган дустанә мохит тудырыла. Сайлап алу ситуациясендә укучыларда, проблемалы ситуациядән чыгуның төрле вариантларын карап чыгып, адекват карар кабул итә белү күнекмәсе формалаша. Белем бирү процессында иҗади башлангычка, укучылар тарафыннан иҗади эшчәнлек тәҗрибәсе туплануга максималь юнәлеш бирелә.

Әлеге технология нинди мөмкинлекләр бирә?

  • Уку процессын кызыклы һәм иҗади итә.
  • Теләсә кайсы предметны өйрәнгәндә кулланыла ала.
  • Уку эшчәнлеген оештыруда балага сайлап алу мөмкинлеге бирә;
  • Төрле дәрәҗәдәге белем бирүгә уңайлы шартлар тудыра;
  • Баланың укуга кызыксынуын үстерә, иҗатка күнектерә, мөстәкыйль шәхес формалаштыруга ярдәм итә.

Эшчәнлекле укыту методын системалы кулланып эшләүнең уңай нәтиҗәләрен үзебезнең сыйныфларда ачык күрәбез. Соңгы өч еллык укыту нәтиҗәләре динамикасына күз салсак, өлгерешнең бермә-бер артуы сөендерә. Республика күләмендә үткәрелгән фән бәйгеләрендә укучыларыбыз призлы урыннар алалар.

Белем бирү процессында иҗади эшчәнлек тәҗрибәсе туплануга мисал итеп,  укучыларыбызның төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, югары уңышларга ирешүләрен билгеләп узасыбыз килә. “Фәндә дебют”, Бакый Урманче, С. Молодцов исемендәге конференцияләрдә мактаулы урыннар алган Гарифуллин Ильяс, Галиева Лилия, Гыйниятуллина Таңсылу кебек гимназистлар белән горурланабыз.

Язмабыз ахырында шуны җиткерәсебез килә: эшчәнлегебез матур нәтиҗәләр китерсен өчен, эзләнергә, билгеләнгән максатка кыю барырга кирәк.

Әдәбият

  1. Башлангыч белем бирүнең яңа федераль дәүләт белем стандартлары.
  2. “ФДББС ын тормышка ашыруга ничек күчәргә?” /Л.Г.Петерсон.М.,2010

Заһретдинова Н.М., Петрунина Н.Р., Шәфыйкова Г.Ш.

Түбән Кама шәһәре Бакый Урманче исемендәге 2 гимназиянең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучылары

 


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Башлангыч мәктәптә дәресләрне оештыруда эшчәнлекле якын килү Заһретдинова Н.М., Петрунина Н.Р., Шәфыйкова Г.Ш. Түбән Кама шәһәре Бакый Урманче исемендәге 2 гимназиянең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучылары

Слайд 2

ЭШ ЧӘНЛЕК БАРЛЫК БИРЕМНӘРНЕ ДӘ ТЕЛӘП ЭШЛИМ

Слайд 3

Нәрсә ул эшчәнлекле метод Балага белемне әзер килеш биреп түгел, аңа уку, танып-белү эшчәнлегендә белемнәрне үзләштерергә ярдәм итеп укыту методы эшчәнлекле метод дип атала. Чын укытучы укучысына мең еллар хезмәт көче куелган әзер бинаны күрсәтми, ә төзелеш материалын эшкәртүгә юнәлеш бирә, аның белән бергә бинаны төзи һәм төзергә өйрәтә. Адольф Дистервег

Слайд 4

Эшчәнлекле укыту технологиясе Людмила Георгиевна Петерсон Укытучының төп бурычы – баланы эшчәнлеккә тартучы шартлар тудыру.

Слайд 5

Яңа белем ачу дәресе Эшчәнлекле метод технологиясенең база нигезе

Слайд 6

Яңа белем ачу дәресе этаплары Уку эшчәнлегенә мотивация тудыру. у ку эшчәнлегенә караган таләпләр актуальләштерелә (“кирәк”). у ку эшчәнлегенә кереп китү теләге уяту өчен шартлар тудырыла (“телим”). т ематик рамкалар куела (“булдырам”).

Слайд 7

Яңа белем ачу дәресе этаплары II. Белемнәрне актуальләштерү һәм эшләп карау вакытында авыр урыннарны билгеләү. у кучылар яңа биремнәр үтәр өчен белемнәрнең җитеп бетмәвен ачыклый, проблеманы хәл итүнең үз вариантларын тәкъдим итә.

Слайд 8

Яңа белем ачу дәресе этаплары III. Авыр очракның урынын һәм сәбәбен билгеләү. укучы моңа кадәр башкарган гамәлләрен вербаль чаралар һәм шартлы тамгалар ярдәмендә торгыза (“авырлык кайчан һәм кайда туды – әйтеп күрсәт”); үзенең гамәлләрен элек кулланган гамәлләре белән чагыштыра, нәкъ менә шушы типтагы биремнәрне үтәр өчен нинди белем һәм күнекмәләр җитмәвен әйтеп бирә.

Слайд 9

Яңа белем ачу дәресе этаплары IV. Авырлыктан чыгуның проектын төзү. үзара аралашу процессында укучылар уку эшчәнлегенең проектын төзиләр: максат куялар, эшнең темасын хәл итәләр, эшчәнлек ысулын сайлыйлар, максатка ирешүнең планын төзиләр, нинди чаралар һәм ресурслар кулланачакларын, вакытны билгелиләр .

Слайд 10

Яңа белем ачу дәресе этаплары V. Проектны тормышка ашыру. Укучылар фаразлар чыгаралар, беренчел проблемалы ситуациядән чыгу юлының моделен төзиләр. Укучылар тәкъдим иткән төрле вариантлар бергәләп тикшерелә, уңышлысы сайлап алына. Бу вариант вербаль чаралар һәм тамгалар ярдәмендә ныгытыла . Проблемалы ситуация бергәләп сайлап алынган ысул ярдәмендә чишелә. Соңыннан яңа белемнең гомуми билгеләре тәгаенләнә, проблеманы хәл итү ысулы истә калдырыла.

Слайд 11

Яңа белем ачу дәресе этаплары VI. Әйтеп эшләп, беренчел ныгыту. Коммуникатив эшчәнлек формасында (парларда, төркемнәрдә, бергәләп) яңа эшчәнлек ысулына караган типик биремнәрне башкаралар, чишү ысулларын бер-берсенә сөйлиләр.

Слайд 12

Яңа белем ачу дәресе этаплары VII . Эталон буенча үз-үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль эшләү. Индивидуаль эш оештырыла: яңа типтагы биремнәр мөстәкыйль эшләнә, белемнәр эталон ярдәмендә үзлектән тикшерелә, укучылар хаталарын ачыклыйлар, төзәтәләр. Авырлык туган урыннар билгеләнә, хаталарны кисәтү юллары тәгаенләнә. Укытучының максаты – һәр укучы эшчәнлегендә уңыш ситауциясе тудыру.

Слайд 13

Яңа белем ачу дәресе этаплары VIII . Яңа белемнәрне үзләштерелгән белем системасына кушу һәм кабатлау. Яңа белемнәрне куллану чикләре ачыклана, ярым иҗади биремнәр башкарыла. Нәтиҗәдә өйрәнелгән нормалар буенча аң эшчәнлеге автоматлаштырыла һәм алда өйрәнеләчәк яңа материалга җирлек тудырыла.

Слайд 14

Яңа белем ачу дәресе этаплары I Х. Дәрестә уку эшчәнлегенә рефлексия. Дәрестә өйрәнелгән яңа эчтәлек ныгытыла, билгеләп куела, укучы үз эшчәнлеген бәяли, рефлексия оештырыла. Максат нәтиҗә белән чагыштырыла, туры килү дәрәҗәсе ачыклана, алдагы дәрескә максат куела.

Слайд 15

Яңа белем ачу дәресе этаплары I Х. Дәрестә уку эшчәнлегенә рефлексия. Әлеге этапта куелачак сораулар: Нәрсәгә өйрәндек? Нинди яңалык белдек? Нинди ысуллар белән өйрәндек? Белемнәрне кайларда кулландык? Тагын кайларда кулланырга мөмкин? Яңа ситуация алдагысыннан ничек аерыла? А вырлык кайда очрады? Сыйныфның (синең) эш нәтиҗәсе нинди? Кемне мактый алабыз? Тагын нәрсә буенча әле эшләргә кирәк?)

Слайд 16

“Үсеш баскычы”

Слайд 17

Технологиянең нәтиҗәлелеге нидән гыйбарәт? Укучы әзер белемне кабул итүче түгел, аны эзләп алучы буларак карала. Ул уку эшчәнлегенең формасын да, эчтәлеген дә аның нормалар системасын да аңлап кабул итә, үз эшчәнлеген камилләштерүдә катнаша. Технология укучыда универсаль уку гамәлләрен һәм гомуммәдәни күнекмәләрне уңышлы формалаштырырга ярдәм итә.

Слайд 18

Технологиянең нәтиҗәлелеге нидән гыйбарәт? Эзлеклелек һәм дәвамчанлык принцибы балаларның яшь һәм психологик үзенчәлекләрен истә тоткан технология, эчтәлек һәм методикалар дәрәҗәсендә тәкъдим ителә. Укучыларда дөнья (табигать, җәмгыять, үзе турында, социомәдәни дөнья, эшчәнлек дөньясы, фәннең башка фәннәр арасындагы урыны) турында гомуми күзаллау формалаша.

Слайд 19

Технологиянең нәтиҗәлелеге нидән гыйбарәт? Белем бирү процессында стресс тудыручы барлык факторлар да юкка чыгарыла, мәктәптә һәм дәресләрдә үзара диалогка корылган дустанә мохит тудырыла. Сайлап алу ситуациясендә укучыларда, проблемалы ситуациядән чыгуның төрле вариантларын карап чыгып, адекват карар кабул итә белү күнекмәсе формалаша.

Слайд 20

Технологиянең нәтиҗәлелеге нидән гыйбарәт? Белем бирү процессында иҗади башлангычка, укучылар тарафыннан иҗади эшчәнлек тәҗрибәсе туплануга максималь юнәлеш бирелә.

Слайд 21

Технология нинди мөмкинлекләр бирә? Уку процессын кызыклы һәм иҗади итә; Теләсә кайсы предметны өйрәнгәндә кулланыла ала; Уку эшчәнлеген оештыруда балага сайлап алу мөмкинлеге бирә; Төрле дәрәҗәдәге белем бирүгә уңайлы шартлар тудыра; Төшенчәләр үзләштерүнең барлык кирәкле этапларын үтәргә мөмкинлек бирә; Баланың укуга кызыксынуын үстерә, иҗатка күнектерә, мөстәкыйль шәхес формалаштыруга ярдәм итә.

Слайд 22

Эшчәнлегегез матур нәтиҗәләргә китерсен өчен, эзләнергә, кыю атларга кирәк! Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы Р.Х. Ягъфәрова...

Әдәби уку дәресләре өчен эш программасы. 1 класс. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп". И.Х.Мияссарова.

Әдәби уку дәресләре өчен эш программасы. 1 класс. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп". И.Х.Мияссарова....

Башлангыч мәктәптә дәресләрне оештыруда эшчәнлекле якын килү

Эшчәнлекле якын килүгә багышланган статья...

Башлангыч мәктәптә дәресләрне оештыруда эшчәнлекле якын килү

Башлангыч мәктәптә дәресләрне оештыруда эшчәнлекле якын килү дип аталган статья....

Башлангыч мәктәптә дәресләрне оештыруда эшчәнлекле якын килү

Башлангыч мәктәптә дәресләрне оештыруда эшчәнлекле  якын килү дигән темага презентация                            ...