Әдәби уку дәресләре өчен эш программасы. 1 класс. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп". И.Х.Мияссарова.
рабочая программа (1 класс) на тему

Зарипова Лидия Азгатовна

Әдәби уку дәресләре өчен эш программасы. 1 класс. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп". И.Х.Мияссарова.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon liter._chtenie_tat.doc258.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                   АҢЛАТМА ЯЗУЫ

         Грамотага (укырга) өйрәтү чоры һәм укудан эш программасы  “башлангыч сыйныфлар” программасына нигезләнеп төзелде.

 Дәреслекләр:

              И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина ,Р.Р.Шәмсетдинова. Әлифба   Казан   “Мәгариф-Вакыт”нәшрияты—2011

               Г.М. Сафиуллина, М.Я  Гарифуллина, Ф.Ф.Хәсәнова.  Әдәби уку  Казан  “Мәгариф-Вакыт”нәшрияты—2011

    Эш программасы   атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде. Барысы 66 сәгать.

Уку — сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Процесс буларак ул барлык телләрдә дә бертөрле: сүзнең график формасын аваз формасына күчерү. Уку — шул ук вакытта танып белү эшчәнлегенең нигезе, аның төп ысулы. Шуңа күрә уку дәресләренең төп бурычы — укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү. Уку тизлеге — укучыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор. Уку процессында оператив хәтер һәм тотрыклы игътибар үсеш ала, баланың акыл хезмәтенә сәләте исә шушы ике күрсәткечкә бәйле.

Күп укыган бала тиз укый. Шуңа күрә башлангыч сыйныфларда китап укуга һәвәслек тәрбияләү, әдәбиятны сүз сәнгате буларак кабул итәргә өйрәтү мөһим мәсьәлә булып тора. Уку күнекмәләре укуга һәвәслек белән бергә генә үсеш алырга мөмкин.

Моңа бәйле рәвештә II—IV сыйныфларда уку дәресләренә мондый бурычлар өстәлә:

  • баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлылыгын аңларга өйрәтү;
  • төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән таныштыру;
  • яңа китаплар белән танышуга, элеккеләрен кабат укуга теләк тәрбияләү, китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү;
  • әсәрне уку — аның «серенә» төшенү икәнлеген аңлату, авторның* позициясен, язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү, автор белән аралашу өчен уку;
  • әсәрдәге сүзне укучының игътибар үзәгенә кую; аны образлар тудыру алымы, авторның фикерен, уйларын, хисләрен белдерүче чара, автор ачкан могҗиза буларак кабул Итәргә өйрәтү;
  • укучыларның әсәрне эмоциональ-эстетик кабул итүенә ирешү; хисләр сферасын әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету;

— әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыя.рын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.

Башлангыч сыйныфларда уку һәм югары сыйныфларда әдәбият дәресләре нигездә охшаш, ләкин һәркайсында әдәби әсәр белән таныштыру балаларның яшь үзенчәлекләренә карап оештырылырга тиеш. Түбән сыйныфларда уку дәресе әдәбият дәресе түгел, уку дәресе булып кала — беренче урында уку техникасын үстерү бурычы куела.

Сүз сәнгате белән таныштыру максатыннан, II—IV сыйныфларда әдәбият белеменнән мәгълүматлар бирелә: автор турында белешмә, әдәбиятның төрле жанрлары һәм аларның үзенчәлекләре, әсәрнең темасы, төп фикере, фольклорның кече жанрлары үзенчәлекләре, чагыштыру, эпитет, метафора, җанландыру, рифма, строфа. Ләкин бу терминнарны үзләштерү һәм аларны тексттан таба белү төп максат түгел, алар әсәрне тирәнрәк аңлау өчен кулланылалар.

Әдәби әсәрне тиешенчә кабул итү укучының тормыш тәҗрибәсенә бәйле. Укылганны бала үзенә үлчәп карый, үз фикерен, эш-кыланышларын әсәр героеныкы белән чагыштыра, дөньяны ничек аңлавына карап, образ тудыра, барысын үз аңы, үз тәҗрибәсе аша уздыра. Әсәрне кабул итү, аңлау өчен вакыт таләп ителә. Укучыга әсәрнең сәнгать тирәнлеге беренче тапкыр укыганда ачылмый, кабат укыганда гына яңа ассоциатив бәйләнешләр туа. Кабат укуны оештырганда, биремнәр катлаулана барырга тиеш. Шул очракта гына балалар әдәби әсәрне кабул итү һәм аңлау ягыннан сыйныфтан сыйныфка үсәләр.

Сәнгатьле уку — әсәрне аңлату ысулы. Ул — әсәрне (геройларның халәтен, аларның кичерешләрен, авторның темага, эчтәлеккә мөнәсәбәтен, язылганның матурлыгын) тирәнтен аңлау нәтиҗәсе. Башта сәнгатьле укырга балалар укытучыга охшатып кабатлап өйрәнәләр, соңыннан кайбер әсәрләрне мөстәкыйль рәвештә сәнгатьле укый алалар.

Программаны нәтиҗәле үтәү дә балаларның тормыш тәҗрибәсе туплавына бәйле. Дәресләрдә балалар күңел үсү һәм кәеф китү, ярсу һәм өметсезлек, канәгатьлек хисе һәм кызыклы фикер яки әсәр героеның эшләнгән эшеннән күңел булу тойгыларын кичерергә тиеш.

Шуңа күрә укытучыларның да, ата-аналарның да балаларны карарга һәм күрергә, тыңларга һәм ишетергә — тирә-юньнән тәэсир һәм күзаллау тупларга өйрәтүе мөһим. Хисләр һәм фикер белән бергә сөйләм үсә, балалар тирән фикерле, көчле образлы әдәби әсәрләрне тормышның үзенчәлекле гәүдәләнеше итеп кабул итәргә өйрәнәләр.

Дәрестән тыш уку программада аерып күрсәтелми. Мөстәкыйль уку өчен биремнәр дәреслекләрдә өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә куелырга тиеш. Алар сыйныфта укылганны тулыландыра, укучыны үзе теләп китап укырга һәм төрле чыганаклардан мәгълүматлар табарга өйрәтә.

                                               Кычкырып, аңлап, дөрес һәм сәнгатьле уку тизлеге (1 минутка)

сыйныфлар

I ярты ел ахырында

Уку елы ахырында

I

30 сүз

II

40 сүз

50 сүз

III

60 сүз

75 сүз

IV

85 сүз

95 сүз

1   нче   сыйныф

ГРАМОТАГА ӨЙРӘТҮ .  УКЫРГА ӨЙРӘТҮ

Грамотага өйрәтү ике чорга бүленә: укый-яза белергә әзерләү чоры һәм укый-яза белергә өйрәтү чоры (төп чор).

Грамотага өйрәтү үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч процессыннан гыйбарәт аналитик-синтетик аваз-хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һәм хәрефләр, иҗекләр һәм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла.

Шул ук вакытта нәниләр өчен басылган китаплар белән кызыксыну да уятыла, мөстәкыйль укырга омтылыш тудырыла. Тора-бара кечкенәләр өчен чыгарылган журналлар белән дә таныштырырга мөмкин. Бу эштә укытучы дәрестән тыш укыганны тыңларга гадәтләндерү, рәсемнәргә карап, әсәр эчтәлеген сөйләп күрсәтү, китап, журнал, әсәр исемнәрен уку кебек гамәлләр төп ысул булып тора.

Аваз, хәреф — тану берәмлеге, иҗек — уку берәмлеге, сүз — аңлау берәмлеге, җөмлә — мәгълүмат-хәбәрлек берәмлеге (Кош оча. Балык йөзә.) икәнен гамәли аңлап, «чын уку һәм чын язу»ның җөмлә укудан һәм җөмлә язудан башланганын белеп эшләүләренә ирешелә.

Әзерлек чоры (9 сәгать)

Сөйләм. Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гомуми күзаллау. Матур итеп сөйләшә, укый һәм яза белү кирәклеген аңлау.

Җөмлә һәм сүз. График схемалар ярдәмендә сөйләмне — Җөмләләргә, җөмләне сүзләргә аеру, сүзләрне иҗек һәм авазларга таркату.

Иҗекләр. Сузык аваздан торган һәм сузык аваздан башланган иҗекләр (уа, ил, ант), кушылмадан торган һәм кУШылма авазлардан башланган иҗекләр (чабу, күл-мәк, сирт-•Нэ> шомырт). Сузык авазларга басым ясап (умарта) яки суза төшеп (әә-реек-мәән), сүзләрне иҗекләргә бүлеп әйтү һәм сүздәге иҗекләр санын сузык авазларга карап билгеләү.

Авазлар һәм хәрефләр. Аваз турында күзаллау тудыру. Сузык һәм тартык авазларны, калын һәм нечкә сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны әйтеп һәм ишетеп, ягъни конкрет авазны әйткәндә авыз эчендә сулышның тоткарлануы яки тоткарланмавына а), калын яки нечкә әйтелүенә ә), яңгырап яки пышылдап ишетелүенә с) карап аера белү. Авазларны әдәби дөрес әйтү.

Аерым (сузык яки тартык) авазны сүздән аерып алу, сүзләргә иҗек-аваз анализы ясау (сүзләрдәге авазлар санын, аларның характерлы билгеләрен, сүздәге тәртибен күрсәтү), әйтелгән һәм ишетелгән сүзләрне аларның иҗек-аваз төзелешен күрсәткән схема-модельләр белән бәйләү, ягъни конкрет сүзнең иҗек һәм авазларын сүздәге тәртиптә схемада күрә белү.

Укытучы тәкъдим иткән аваз кергән сүзләрне мөстәкыйль уйлап табу (ш: таш, шар, шешә...); сүзләрнең әзер иҗек-аваз схемаларын эзләп табу.

Калын сузык авазларны белдергән, а, у, ы һәм нечкә сузык авазларны белдергән ә, ү, и хәрефләре белән таныштыру; сузык аваз хәрефләрен, шул хәрефләрдән төзелгән сүзләрне укырга өйрәтү (ә, әү, у, и, иа!, ау!)

                               Әлифба чоры, яки төп чор (33 сәгать) Укырга өйрәтү

Сузык һәм тартык авазлар һәм аларның хәрефләре белән, сүзләрнең калын һәм нечкә әйтелешен билгеләүче калын һәм нечкә сузык авазлар белән танышу. Сузык аваз хәрефләренә карап, сүзләрнең калын һәм нечкә әйтеп укылуын күзәтү (урыла үрелә).

Сузык аваз хәрефләренә карап, кушылмадан торган (ике хәрефле ачык) иҗекләрне, өйрәнелгән хәрефләрдән төзелгән иҗекләрне телдән аваз анализы һәм синтезы ясалганнан соң

уку.

Башта — аваз анализы ясап, алга таба анализ ясамыйча гына күңелдән әйтеп, кисмә хәрефләрдән һәм кисмә кушылмалардан (та, ла, тә, ти) сүзләр төзү һәм төзелгән сүзләрне кычкырып уку.

Хәрефләрне дөрес һәм чагыштырмача тиз танып, җанлы сүздәге авазлар мәгънәсендә уку (эре — [эрә], тиен — [тийэн], юкә — [йүкә], юка — [йукъа] һ. б.). Сузыктан башланган ике хәрефле (ал, ит, үт), сузыктан һәм кушылмалардан торган ике иҗекле (а/ла, тә/ти, ә/ти) сүзләрне уку; аннары артикуляцион берәмлекләр буенча кушылмалардан башланган иҗекләрдән төзелгән сүзләрне уку (мә,

мә:к тә:п, кө:р:т ле:к, ба:л ты:р га:н); ахырдан сүзләрне турыдан-туры иҗекләп, кыска һәм гади сүзләрне бөтен килеш әйтеп уку. Сүзләрне, кыска гади җөмләләрне, балаларга аңлаешлы кечкенә текстларны аңлап, әдәби дөрес һәм салмак итеп, сүзләп кычкырып укырга эзлекле күнектерү.

Гади җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә (нокта, сорау, өндәү), җөмлә эчендәге тиңдәш кисәкләргә, эндәш сүзләргә туры килгән интонация һәм паузаларга игътибар итеп, укытучы үрнәгендә укырга өйрәнү.

Уку гигиенасы кагыйдәләре белән балаларны таныштыру, кагыйдәләрне даими үтәү гадәте тәрбияләү.

Кычкырып укырга тәкъдим ителгән балалар әдәбияты тематикасы

Туган илем, туган телем, Ватаным Татарстан, гомумкеше-лек әдәп-әхлагы, гаилә тормышы, уку һәм хезмәт сөю, халкыбыз тарихында милли азатлык өчен көрәш сәхифәләре, халыклар дуслыгы, тереклек һәм үсемлекләр дөньясында кеше, ел фасыллары, маҗаралар, тылсымнар турында язучылар һәм халык иҗат иткән, хис һәм кичерешләргә бай әсәрләр (хикәя, әкият, җыр, шигырь, мәзәк, табышмак, мәкаль).

Балалар китабы белән эшләү

Китап уку даирәсен формалаштыру (һәр дәрескә — бер китап). Балалар өчен басылган китаплар белән кызыксындыру, китапларны эчтәлегенә карап аера белергә өйрәтү, китап, әсәр исемнәрен дөрес әйтү, китапны язган кешенең (авторның) исемен укып күрсәтү. Дәрестә, дәрестән тыш укылган китап, әсәр буенча гади генә уеннар оештыру. Сөйләгәндә, әсәрдән алынган әдәби сөйләм үрнәкләреннән файдалану (сүзләр, сүзтезмәләр, әйтемнәр, мәкальләр, җор җөмләләр һ. б.).

Уку гигиенасы һәм китапны саклап тоту кагыйдәләрен үтәү.

Әйтмә сөйләмне үстерү

Сөйләмнең аваз культурасы. Балаларда үз сөйләменең, шулай ук башка кешеләр сөйләменең авазларына игътибарны көчәйтү; ишетү сизгерлеген һәм хәтерен, сөйләм органнары хәрәкәтен үстерү, шомарту. Сөйләмнең гомуми күнекмәләрен камилләштерү, сөйләмнең салмак темпы һәм ритмына, сөйләм сулышына һәм агышына, уртача тавышка (көчәнмичә кычкырып сөйләүгә) һәм дөрес интонациягә (тавышны күтәрә, түбәнәйтә белергә) өйрәтү.

Сүзләрне (аеруча иҗек-аваз төзелеше катлаулы булганнарын) орфоэпия нормаларына туры китереп, басымнарны

саклап әйтүне эзлекле камилләштерә бару. Туган телдәге парлы авазларны әдәби дөрес әйтү, аеруча балалар еш бутый, бозып әйтә торган з с, ч с, н ц, х һ, ш ж, ж й, п б, хю в һ.б. авазларны ишетеп аера, дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү (сүзләрдә, җөмләләрдә, тизәйткеч, тел чәбәләндергечләрдә анык итеп әйтү).

Кайбер сөйләшләрдә әдәби нормадан читкә чыккан кимчелекләрне бетерү өстендә эшләү (туйган, боДау, баргаЛЛар, әйтсәңДӘГЕН, Йомга, СҮли һ. б.).

Сүз өстендә эшләү. Балаларның сүзлеген (сүзлек хәзинәсен) ачыклау, аныклау, баету һәм активлаштыру. Предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдергән, хәрәкәт вакытын һәм урынын күрсәткән (кичә, бүген, иртә, иртән, иртәгә, ары, бире, монда, алда, читтә, өстә, югары, эчтә, тышта, түбән, аста һ. б.) сүзләрне дөрес (урынлы) куллану һәм аларның мәгънәләрен аңлату. Мөһим билгеләре буенча предметларны берләштерү һәм аеру, төркемне һәм төрне атаган сүзләрне дөрес куллану {хайван, кош, җәнлек, сыер, болан, тавык, көртлек һ. б.). Уйны төгәл белдерү өчен кирәк булган сүзләрне таба һәм аларны дөрес грамматик бәйләнешкә кертә белү (кичә кич, иртәгә иртән..., чибәр йөз, зифа буй, матур гөл..., тактага яза, тактада чишә, сузык аваздан башлана, тартык авазга бетә, күргәзмә оештыра, күрсәтмә әсбап ясый һ. б.). Сүзләрнең мәгънә төсмерләренә сизгерлек сыйфатын үстерү, күп мәгънәле, мәгънәдәш, капма-каршы мәгънәле сүзләрне иң гади мисалларда тану, аеру. Әдәби әсәрләрдәге күчерелмә мәгънәдә (образлы итеп) кулланылган сүзләрне, әйтелмәләрне балаларның үз сөйләмендә кулланырга өйрәтү.

Сүзләрне грамматик дөрес формада куллану, сөйләмне әдәби дөрес булмаган сүзләрдән арындыру.

Җөмлә төзү һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү.

Балаларның мәктәпкәчә яшьтә ирешкән сөйләү осталыгын камилләштерү. Укытучы соравына биреләчәк җавапны яхшылап уйлап җиткерү, анык, төзек һәм кыска гына төгәл итеп әйтү. Җавапта төрле тип җөмләләр куллану.

Текст кисәкләрен төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, таныш әкият яки хикәя эчтәлеген укытучы сораулары буенча сөйләү.

Рәсем яки рәсемнәр сериясе буенча гомуми бер темага берләштерелгән җөмләләр яки сюжет логикасы сакланган кечкенә хикәяләр төзеп сөйләү.

Укылган җөмләләргә яки текстларга карата куелган сорауларга телдән җавап бирү.

Әдәби әсәрдәге хәлләргә бәйле сүзләрне кулланып, төрле күренешләрне укытучы ярдәмендә телдән сурәтләү. Сюжетны тулыландыру, кечкенә хикәя башына, аеруча ахырына, мөстәкыйль рәвештә төрле күренеш һәм хәлләр уйлап чыгарып өстәү.

Укыган хикәядәге вакыйгаларга охшашлык буенча яки укытучы тәкъдим иткән сюжет буенча балаларның үз тормышында булган хәлләр турында телдән кечкенә хикәяләр төзеп сөйләүләрен оештыру.

Табышмакларны җентекләп аңлату; шигырь, җыр, такмак, такмаза, сынамыш, тизәйткеч һәм мәзәкләрне ятлау, эчтәлек таләп иткән дәрәҗәдә аларны төрле интонациядә сөйләү.

Үз хикәяләрен телдән иншалаганда һәм укыган текст эчтәлеген сөйләгәндә, балалар сөйләменең грамматик дөреслеген, төгәллеген, тулылыгын, хисләргә, кичерешләргә бай, эзлекле, эчтәлекле һәм нәфис булуын үстерү.

Башка укучыларның җавапларына һәм сөйләмнәренә игътибарлы һәм теләктәш мөнәсәбәттә булу сыйфатын һәр укучыда тәрбияләү.

          Әлифбадан соңгы чор Уку. Сөйләм үстерү (24 сәгать)

Дәрестә уку

Уку тематикасы. Туган ил, уку һәм хезмәт, әдәп-әхлак, табигать һәм җәмгыять тормышында кеше; мәкальләр, табышмаклар, җырлар, әкиятләр; Г. Тукай, Г. Ибра-һимов, М. Җәлил һәм аларның әсәрләре.

Ятлау өчен әсәрләр. Уку елы дәвамында 5—6 шигырьне яттан сөйләргә өйрәнү.

Уку күнекмәләре. Беренче ярты елда өйрәнелгән хәрефләрдән торган сүзләр, җөмләләр һәм кыска текстларны иҗекләп салмак уку.

Икенче ярты елда алфавитның барлык хәрефләре булган кечкенә текстларны дөрес һәм салмак итеп иҗекләп, кыска сүзләрне бөтен килеш уку. Таныш булмаган текстны уку темпы — минутына 30 сүз. Җөмләләр арасында пауза ясау.

Текст өстендә эшләү, бәйләнешле итеп сөйләү. Укыган текстларга карата куелган сорауларга җавап бирү; рәсемгә карап, текст эчтәлеген сөйләү, укыган әсәрнең исемен аңлату, дәлилләү, әсәрне гади генә итеп бәяли белү, мисаллар китерү, рәсемнәргә карап, телдән хикәя төзеп сөйләү.

Балалар китабы белән эшләү. Таныш китапларны таныш булмаганнарыннан аера-таный белү; таныш китапларның исемнәрен әйтү; китап исемен, авторын укып күрсәтү. Китапханәдән мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен чыгарылган китапларны алып уку. Китап кибетләреннән нәниләр өчен чыгарылган китапларны сатып алу.

Дәрестән тыш күмәкләп китап укыганда, дәрестә текст өстендә эшләгәндә алынган күнекмәләрдән, алымнардан, эш төрләреннән киң файдалану.

1 нче сыйныфта программа бүленеше. Тематик планлаштыру.

                                           Грамотага өйрәтү  чоры һәм  уку

Тема

Сәгать саны

1

Әзерлек чоры

9

2

Төп чор (Хәрефләр һәм авазлар )

33

3

Уку

24

Барысы

66

 

                                                                                                           “ Әлифба” 42 дәрес

Тема

С а

н

Дәрес

 тибы

Укыту эшчәнлегенең

төрләре

Белем күнекмә

ләрне тикшерү төрләре

       Материал үзләүнең

планлаштырылган нәтиҗәләре

Үткәрү вакыты

План        факти

буенча      чески

1

Сөйләм. Җөмлә.

“Өч кыз””Куян кызы” әкиятләре.

4-7 бит

1

Яңа теманы аңлату

Сөйләм турында искә төшерү. Җөмлә турында төшенчә бирү.График  схемалар ярдәмендә сөйләмне җөмләләргә, җөмләне сүзләргә  аеру.

Сорауларга җавап бирү.

 Сузык авазларның билгеләрен, җөмләне сүздән аера белергә,кисмә хәрефләр белән эшләү күнекмәләре булдырырга тиешләр.

02.09

2

Предметны белдерүче сүзләр.Предметның билгесен белдерүче сүзләр.

8-9 бит.

1

Яңа тема

Предмет турында,предметның билгесе турында төшенчә.

Схема рәвешендә аңлату

Рәсем буенча предметларны билеләрен табу

Сузык авазларның билгеләрен, җөмләне сүздән аера белергә,кисмә хәрефләр белән эшләү күнекмәләре булдырырга тиешләр.

05.09

3

Хәрәкәтне белдерүче сүзләр.Текст.Кыш.Җимлек.

10-12 бит

1

Яңа тема

Хәрәкәт турында төшенчә.Схема рәвешендә аңлату.

Шартлы билгеләр белән эш

Калын һәм нечкә сузык аваз хәрефләрен таба белергә, кеше исемнәренең баш хәреф белән язылуын белергә тиешләр.

        

09.09

4

Сузык[а] [ә],авазы һәм А,а Ә.ә хәрефләре.

13-14 бит

1

Яңа

тема

Сузык (А) авазы һәм А, а хәрефләре белән таныштыру.

Кисмә хәрефләр белән эш.

Сузык (Ә) авазы һәм Ә,Ә хәрефләре белән танышу.

(А) – калын сузык, (Ә) – нечкә сузык булуын төшендерү.

Кисмә хәрефләр белән эшләү.

“Ә “ хәрефеннән башланган сүзләрне

кем күбрәк белә?”

уены

Калын һәм нечкә сузык аваз хәрефләрен таба белергә тиеш у-ү . Схема буенча эшли белергә

Үрдәк, чүлмәк, бүре үлән, күмәч, күзлек

12.09

5

Сузык [ы]авазы һәм ы,Ы хәрефләре.

15 бит

1

Яңа тема

Сузык (Ы) авазы һәм Ы,ы хәрефләре белән  таныштыру. Сүзләргә иҗек – аваз анализы ясау.

Схемалар белән сүзләр төзү.“Калын сузык, нечкә сузык “уены.

Рәсемнәрдән Ы авазы кергән сүзләрне табу

Рус теленнән кергән сүзләрдәге  киң әйтелешле  (о) авазын дөрес әйтә белергә тиеш

торт, вагон

О хәрефенең сүз башында яки сүзнең беренче иҗегендә генә булуын белергә тиеш

Болыт (болот)  борыч (бороч)  колын (колон)

16.09

6

Сузык (э) (е)авазы Э,э хәрефләре.

16-17 бит

1

Яңа тема

Сузык э авазы белән танышу.

Схема буенча сүзләрне әйтү күнегүләре эт,элгеч,эшләпә,энә

Рәсемнәрдән э (е) авазы булган сүзләрне табу

Чеби (чэби)

Ө хәрефле сүзләрне дөрес әйтә белергә, ө хәрефенең сүзнең беренче иҗегендә генә булуын белергә тиешләр.өрек (өрөк) төлке(төлкө)  

19.09

7

Сузык (и) һәм (у) авазы

И,и һәм У,у хәрефләре.

18-19 бит

1

Яңа тема

Сузык (И) авазы һәм И, и хәрефләре белән таныштыру.

Сузык (У) авазы һәм У,у хәрефләре белән таныштыру

Схема өстендә эш

И-нечкә сузык аваз

У-калын әйтелешле аваз

Сузык авазларга басым ясап, сүзләрне иҗекләргә бүлеп әйтүне  һәм сүздәге иҗекләр санын сузык авазларга карап билгели  белергә тиеш.

Ач-кыч,үл-чәү,эш-че,а-рыш,у-рам,ы-лыс,оч-кыч,

ө-леш,а-ла-бу-га,әф-ли-сун,э-рем-чек,ыш-кы,ор-чык,ө-тер-геүл-чәү,у-рын-дык,и-тәк

23.09

8

Сузык (ү) авазы.Ү,ү хәрефләре.

У авазын ныгыту. 20-21 бит

1

Яңа тема

Сузык (ү) авазы һәм хәрефләре белән танышу.

Калын әйтелешле у авазы белән чагыштыру

Шартлы билгеләр ярдәмендә сүзләрне әйтү

Тартык (н) авазын анык итеп әйтә белергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә,н хәрефе белән булган сүзләрне укый белергә тиешләр.

Схема ярдәмендә кушылмалар төзү.Сүзләрне иҗеккә бүлә белергә тиешләр.

 

26.09

9

Сузык [о] авазы һәм о,О хәрефләре.

22-23 бит

1

Яңа теманы өйрәнү.

Сузык (о) авазын хор белән әйтү, характеристика бирү.

(О), (у) авазларын чагыштырып әйтү.О,о хәрефләрен күрсәтү.

О хәрефенең сүз башында яки сүзнең беренче иҗегендә генә булуын күзәтү.“Очты, очты..”уены

Мөстәкыйль схема буенча сүзне табу.

Тартык (л) авазын һәм аны белдергән эль хәрефен төрле сузыклар белән, сузыкта тавыш биреп,кушып әйтергә, берьюлы тоташ укый белергә тиешләр.

30/10

10

Сузык [ө] авазы һәм ө,Ө хәрефләре. (о)-о,ы.  (ө) –ө,е кагыйдәсе.

24-25 бит

1

Яңа теманы өйрәнү.

Сузык (ө) авазына характеристика бирү.

(ө) авазын дөрес әйтү өчен шигырь өйрәнү.

Ө,ө хәрефләре белән таныштыру, о хәрефе белән чагыштыру.

Мөстәкыйль  схема бенча сүзләрне табу.

Иҗеккә бүлү

Тартык (м) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, м хәрефе булган сүзләрен дөрес итеп укый белергә тиешләр.Кисмә хәрефләрдән сүзләр, җөмләләр төзи белергә тиешләр.

03.10

11

Сузык авазлар (а), (ә) (ы) (э) (и) (у) (ү) (о) (ө)

26-27 бит

1

Яңа тема

Калын һәм нечкә сузыкларны парлап кабатлау.Схема.

Иҗек төшенчәсе .

Схема буенча сүзләрне иҗеккә бүлү.

Тартык (р) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, Р хәрефе булган сүзләрен дөрес итеп укый белергә тиешләр.

07.10

12

Тартык,яңгырау  [н] авазы . н,Н хәрефләре.

28-29 бит

1

Яңа теманы аңлату.

Кушылмалардан сүзләр төзетеп укыту.

Тартык (н) авазын ишетеп таный һәм әйтә белергә өйрәтү

Рәсем буенча җөмләләр төзү, сүзләргә анализ ясау. Парларда эш.

Н,н хәрефләре белән таныштыру.

Кисмә хәреф һәм иҗекләрдән полотнода әйтелгән сүзләрне төзү.

Дәреслектәге сүзләрне, таблицадагы кушылмаларны, аннары җөмләләрне уку.

Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Ана-әнә

Он-өн-ун

Тартык (й) авазы белән сүзләр, җөмләләрне дөрес итеп укый белергә тиешләр.Сорауларга тулы җаваплар бирергә һәм кыскача эчтәлек сөйли белергә тиешләр.

14.10

13

Тартык,яңгырау  [л] авазы , л,Л хәрефләре.

30-31 бит

1

Яңа теманы аңлату.

Таблицадан сузык аваз хәрефләрен укып искә төшерү.

Тартык (Л) авазы һәм Л,л хәрефләре белән таныштыру,(Эль)хәрефен дөрес итеп укырга  өйрәтү.

Авазны дөрес әйтү күнегүләре.

Рәсем буенча эш.

Сузыктан башланган ике хрефле сүзләрне укырга өйрәтү.Тартык белән сузык кушылмаларын укырга өйрәтү.

Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Ләлә-лалә

Ң хәрефле сүзләрне дөрес итеп укый белергэ тиеш

Схема буенча җөмлә төзи белергә тиеш.

17.10

14

Тартык, яңгырау [м]авазы, м,М хәрефләре.

32-33 бит

1

Яңа тема.

(М) авазын дөрес әйтү күнегүләре.

М,м хәрефләре белән таныштыру.

Кушылмалар уку. ам, ма Баганалап бирелгән сүзләр һәм текст фронталь укытыла. Полотнода эшләү.“Кем күбрәк сүз төзи?” уены группаларда эш.

Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

мал-мәл

имә-инә-илә

Я,хәрефенең ике авазга тамга булып йөрүен белергә,

 я хәрефле сүзләрне дөрес итеп укый белергә , текст 22.10өстендә эшли белергә тиешләр.

Яр (йар)  оя (ойа)  лилия (лилийә)

21.10

15

Тартык, яңгырау  [р] авазы ,

Р ,р хәрефләре.

1

Яңа тема.

Тартык (р) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп танырга өйрәтү.

(Карга ничек кычкыра?  Эт ничек ырылдый?) (Р)авазы кабатланган шигырь өйрәнү Р хәрефеннән башланган кушылмалар укыту. Рәсем эчтәлегенә карата бирелгән текстны мөстәкыйль уку.

Мөстәкыйль уку

Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Ур-үр,  ор-өр

Сузык (ю) авазын дөрес итеп әйтә, ю хәрефе белән

дөрес укый  белергә, текст өстендә эшли белергә тиешләр.

Ю авазының   ике авазга тамга булып йөрүләрен белергә

24.10

16

Тартык, яңгырау [й] авазы һәм Й, й хәрефе.

36-37 бит

1

Яңа тема

Рәсем буенча эш. Рәсем һәм схема ярдәмендә сүзләргә анализ ясау.

Кисмә хәрефләр белән эш.Текстны уку.

Җөмләләр  укырга өйрәнү күнегүләре.

Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Ай-әй, өр-йөр

  Калын сузыклы сүзләрдә е хәрефенең “йы” булып укылуын белергә ,сүзләрне дөрес укый белергә тиешләр, сүзләргә иҗек – аваз анализы ясый белергә тиешләр.

  Нечкә сузыклы сүзләрдә е хәрефенең “йэ” булып укылуын белергә ,сүзләрне дөрес укый белергә тиешләр, сүзләргә иҗек – аваз анализы ясый белергә тиешләр.

28.10

17

Яңгырау, тартык  [ң] авазы һәм ң хәрефе.

38-39 бит

1

Яңа тема

Тартык (ң) авазын әйттерү, сүздә ишетеп танырга өйрәтү.(ң) авазын дөрес әйтү күнегүләре.

(Таң, таң, таң! Чаң, чаң,чаң!)

Тартык ң хәрефе белән таныштыру.

Дәреслектән сүз һәм кушылмаларны, баганалап бирелгән сүзләрне дөрес әйтеп уку күнегүләре.

Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Ана-аңа

Мин-миң

Тартык (д) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, д хәрефе булган сүзләрне иҗекләп уку, җөмләләрне , текстны  дөрес итеп укый белергә тиешләр.

31.10

18

Сузык Я,я хәрефләре.

40-41 бит

1

Яңа тема.

Сузык Я, я хәрефләре белән таныштыру.

Хәреф һәм аваз составын билгеләү.

Иҗек һәм кушылмаларга бүленгән сүзләрне уку(Я хәрефе ике авазны белдерә). Хәреф һәм аваз составын билгеләү.Иҗек һәм кушылмаларга бүленгән сүзләрне уку

(Я хәрефе ике авазны белдерә).

Текст өстендә эш.

Төркемдә эш.

Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Ян-ял-яр

Оя-ия-өя

Тартык (т) авазын анык итеп әйтә белергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергәсүзләргә иҗек – аваз анализы ясый белергә тиешләр.

11.11

19

Сузык Ю,ю хәрефләре.

42 бит

1

Яңа тема.

Сузык Ю,ю хәрефләре белән таныштыру.

Аю, юл,юкә сүзләрен төзеп уку.

 ю хәрефләреннән башланган сүзләрне укыту. Хәреф – аваз анализы ясату.

Чисталык турында әңгәмә оештыру.

Шигырь өйрәнү.

Сорауларга җавап бирү.

Тартык (з) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, з  хәрефе булган сүзләрне дөрес итеп укый белергә тиешләр.

14.11

20

Сузык Е е хәрефенең [йы]  [йэ] авазын белдерүе.

43 бит

1

Яңа теманы аңлату.

Е,е хәрефләре белән таныштыру.

“йы” хәрефе дип аталганын әйтү.

Е,е хәрефләре булган сүзләр төзеп укыту.

Предмет рәсемнәре астындагы схема буенча сүзләргә иҗек – аваз анализы ясату

Дәреслектән баганалап бирелгән сүзләр һәм текст укытыла.

Калын укылган һәм нечкә укылган сүзләрне табу.

Парларда эш.

Сорауларга җавап бирү

Тартык (с) авазын дөрес итеп әйтә белергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә,кушылмалар һәм кушылмага кермәгән аваз хәрефләре таба белегә, рәсемнәр буенча сөйли    белергә тиешләр.

Калын һәм нечкә сузык хәрефләре белән с  хәрефен дөрес укый белергә тиешләр.

18.11

21

Яңгырау тартык [д]авазы

һәм Д , дхәрефләре.

44-45 бит

1

Яңа теманы өйрәнү.

Яңгырау тартык (д) авазын һәм Д,д хәрефләребелән таныштыру.

(Д) авазын дөрес әйтү күнегүләре.(Сәгать ничек суга?) Сөйләмдә (д), (т) авазларын дөрес әйтү өчен табышмак–шигырь өйрәнү.

Схема буенча ад,   да кушылмалары укытыла. Дала турынды әңгәмә Дәү әни, текстны уку.

Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Дан-дин,

ары-дары

Тартык (гъ) ,(г) авазларын сүздә ишетеп таный һәм дөрес әйтә белергә. Калын сүзләрдә алар “гъ”, дип, нечкә су

зыклы сүзләрдә “г” дип укылуын белергә тиешләр.

21.11

22

Саңгырау тартык [т] авазы ,

 Һәм Т,т хәрефләре.

46-48 бит

1

Яңа теманы өйрәтү.

Рәсем буенча җөмлә төзү..Саңгырау тартык (т) авазын ачык итеп әйтә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә өйрәтү.

Полотнода эш. Т хәрефе артына сузыклар куеп, кушылмалар төзеп уку.

Кисмә хәрефләр һәм иҗекләрдән сүзләр төзетү.Схема белән эш.(калын һәм нечкә)

“Адашкан хәрефләр” уены.

Рәсем буенча әңгәмә.” Минем этем”

”Татарлар” Текстны башта эчтән уку, аннары кычкырып уку.

Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

д-т дула-тула

дары-тары

Дания-Ания,ула-дула,торма -тырма

К хәрефе белән булган сүзләрне дөрес итеп укый , рәсемнәр тәртибендә эзлекле итеп сөйли белергә, уку гигиенасы кагыйдәләрен, текстның аерым җөмләләрдән аермасын белергә тиешләр.

Тизләтелгән темпта укый белергә тиеш 58 бит

25.11

23

Яңгырау тартык [з] авазы һәм һәм,З,з хәрефләре.

49-51 бит

1

Яңа теманы өйрәнү.

Тартык (з) авазына характеристика бирү.

Дөрес әйтү күнегүләре.

З хәрефенә башланган сүзләр уйлау.

Дәреслектәге “Без” тексты өстендә эш.

“Без, без, без идек, без унике кыз идек “уены. Алмаз сүзендә яшеренгән сүзне табу. Парларда эш.

Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Аз-әз уз-үз

Туза-түзә

Ирен – ирен (W) һәм ирен – ирен (в) авазларын дөрес әйтә һәм в хәрефле сүзләрне дөрес укый белергә тиешләр.

Сүзгә иҗек – аваз анализы ясый белергә, текст өстендә эшли  белергә тиешләр.

28.11

24

Саңгырау тартык [с]авазы һәм һәм С,с  хәрефләре.

52-53 бит

1

Яңа теманы аңлату.

Тартык (с) авазы һәм С,с хәрефләре белән таныштыру.Калын сузыклы , нечкә сузыклы кушылмаларны парлап уку.

Таблица буенча кушылмаларны сүз итеп уку.Кисмә хәрефләрдән иҗек, сүз төзү эшләре.Рәсем буенча әңгәмә үткәрү.

“Дусларым” текстын уку

Төркемдә эш.

Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Дус-туз, аз-ас

Үс-үз, үсә-уза

Тартык (ф) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, ф хәрефе булган сүзләрне  дөрес итеп укый белергә тиешләр.

Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыра белергә тиешләр.Сафа-Вафа, Фәрит-Фәридә

02/12

25

Яңгырау тартык [гъ],[г] авазлары Г,г хәрефе

54-55 бит

1

Яңа теманы өйрәнү

Тартык (Гъ),(г) авазларын сүздә ишетеп танырга һәм дөрес әйтә белергә өйрәтү.

(Гъ) авазын дөрес әйтү өчен, хор белән тактлап шигырь өйрәнү.Парларда эш.

Рәсемнәргә карап җөмләләр төзелә, сүзләргә схемалар ярдәмендә анализ ясатыла.Рәсемнәр эчтәлегенә карата бирелгән сүз һәм җөмләләр уку.

”Яран гөл” “ Идел елгасы”

Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Агар-әгәр,сызган-сизгән,дага-тага,

суган-туган

Газизә сүзендәге яшеренгән сүзне табу

Тартык (б) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, б хәрефе булган сүзләрен дөрес итеп укый белергә

 Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыра белергә тиешләр .бул-бүл, бар-бор,балан-болан

05.12

26

Саңгырау тартык [къ],[к] авазлары,К,к хәрефләре.

56-58 бит

.

1

Яңа теманы аңлату.

Тартык (къ),(к) авазларын дөрес әйтү күнегүләре.

Калын һәм нечкә сузык хәрефләре белән к хәрефен дөрес итеп укырга өйрәтү.

Рәсем эчтәлегенә бәйле текстларны уку, сөйләү.”Туган ягым”

“Колак” сүзендә яшеренгән сүзне табу.

Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Кул-күл, кыса-кесә,калак-кадак

Сөйләмдә (п) авазын дөрес әйтә, ишетеп таный, п хәрефле сүзләрне, җөмләләрне дөрес укый белергә , текст өстендә эшли белергә тиешләр.

09.12

27

Ирен-ирен [w] һәм ирен-ирен [в] авазлары һәм В,в хәрефләре.

1

Яңа теманы өйрәнү.

Кайсы сүздә (W) авазы барлыгын билгеләү.Тавык сүзенә анализ ясау.

В,в хәрефләре белән таныштыру.

Кушылмалар , сүзләрне уку.

Ирен – теш (в) авазын әйтергә өйрәнү.

( Венера,самовар,слива, электровоз, врач)

Кайтаваз сүзендә яшеренгән сүзне табу

Авылда хикәясен

Мөстәкыйль  уку

Тартык (ж) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, ж хәрефе булган сүзләрен дөрес итеп укый белергә тиешләр.

12.12

28

Саңгырау тартык [ф] авазы,һәм Ф, ф  хәрефләре.

62-64 бит

1

Яңа тема ны өйрәнү.

Тартык (ф) авазын әйтергә өйрәтү.

Ф,ф хәрефләре белән таныштыру.

Таблицадагы кушылмаларны уку.

Баганалап бирелгән сүзләрне уку.

Фи-фин-дельфин

Дельфин турында әңгәмә.

Уфа-Казан хикәясен  Мөстәкыйль  уку

Тизләтелгән темпта уку

Тартык (ш) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, ш хәрефе булган сүзләрне , җөмләләрне ,текстны  тулы сүзләр белән укый белергә тиешләр.

16.12

29

Яңгырау тартык [б] авазы

һәм Б,б  хәрефләре.

65-67 бит

1

Яңа тема өстендә эшләү.

Тартык (б) авазын әйтә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә өйрәтү.

Сүзләргә анализ ясау.балан, банка, бүрек

Б,б хәрефләре белән таныштыру.

Кушылмалар укыту.

Сабантуй бәйрәме турында әңгәмә

Парларда эш.

Мөстәкыйль уку

Р.Миңнуллин шигыре

”Сабантуй”

Тартык (җ) авазын ишетеп таный һәм әйтә белергә , җ хәрефле сүзләрне дөрес  итеп укый белергә, эчтәлек сөйли белергә тиешләр.

19.12

30

Саңгырау тартык [п] авазы,

П ,п хәрефләре

68-69 бит

1

Яңа тема ны өйрәнү.

(П) авазын дөрес әйтү күнегүләре.

П,п хәрефләре белән таныштыру.

Парлы кушылмаларны укыту.

(Б),(п) авазларын чагыштырып дөрес әйтү күнегүләре бар-пар,арба-арпа

“Кап та коп” уены. Песнәк турында әңгәмә. Текст өстендә эшләү.

Төркемнәрдә эш.

“Рәсем эчтәлеген иң матур сөйләүче”

Конкурсы.

Тартык (ч) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, ч хәрефе булган сүзләрен дөрес итеп укый белергә тиешләр,сорауларга матур итеп җавап бирә   белергә тиешләр.

23.12

31

Яңгырау  тартык [ж] авазы , һәм Ж, ж  хәрефләре.

70-71 бит

1

Яңа теманы өйрәнү.

Көньякта яшәүче кыргый хайваннарны искә төшерү.(арыслан, зебра, фил, жираф).Яңгырау тартык (ж) авазын сүздә ишетеп танырга өйрәтү. Схема буенча уку.

 

Мөстәкыйль  уку

Тизләтелгән темпта уку

Журнал хикәясе

Бирелгән тектны иҗекләп  укый белергә тиешләр.

26.12

32

Саңгырау тартык [ш] авазы ,

Ш , ш хәрефләре.

1

Яңа теманы өйрәнү.

Сөйләмдә (ш) авазын дөрес әйтергә һәм ишетеп таный белергә өйрәтү.

 (ш) авазы белән кушылмалар төзетү.

Тартык(с), (ч), (ш) авазлары белән генә бер – берсеннән аерылган сүзләр әйттерү.

Тел чәбәләндергеч өйрәнү.(Мич башында биш мәче...)Ш,ш хәрефләре   белән  кушылмалар, җөмләләр, текст уку өстендә эшләү. “Ташбака белән куян “

Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Баш-каш,куш-буш,таш-тиш-түш-тыш

Тартык (х) авазын ишетеп таный  һәм дөрес итеп әйтә белергә , х хәрефе булган сүзләрне дөрес укый белергә тиешләр.

13/01

33

Яңгырау тартык [җ] авазы һәм җ,Җ хәрефләре.

1

Яңа теманы өйрәнү.

Схема буенча җиләк сүзен анализлау һәм (җ) авазын табу .

Тартык (Җ) авазын ишетеп танырга һәм әйтә белергә өйрәтү.таҗ, җиде, морҗа

Җ,җ хәрефләре белән таныштыру.

Ж,ж хәрефләре белән чагыштыру.

Кушылмалар, иҗекле сүзләр уку.

Җиләк җыю турында уку.

Табышмакның җавабын табу.

Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Җый-җөй-җәй-җай-җим-җиң

Җил-җир

Җай-җәй

Тартык  (Һ) авазы ишетеп таный белергә, дөрес укырга, сүзләрне иҗеккә бүлә; җөмләләрне сүзләргә тарката,текст белән эшли ; авазларга характеристика бирә; сүзләргә иҗек –аваз анализы ясый белергә тиешләр.

16.01

34

Саңгырау тартык [ч] авазы,

Ч ,ч хәрефләре.

76-77 бит

1

Яңа теманы аңлату.

Тартык(Ч)авазы һәм Ч,ч хәрефләрен өйрәнү.(Ч) авазын дөрес әйтү күнегүләре.

Ч,ч хәрефләре белән кушылмалар уку.

Чә-чәч-чәчәк-чәчәкле

Табышмакка җавап табу.

Тизләтелгән темпта уку.

Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Ач-уч,оч-үч,

чор-чир

Сузык  (йо) авазын ишетеп таный белергә,сүзләрне дөрес укый белергә тиеш.

20.01

35

Текст өстендә эш. Берлектә көч

Яшелчә бакчасында.

78 бит

1

ныгыту

Өйрәнгән хәрефләр белән текстны тизләтелгән темпта уку.Төркемнәрдә эш.

Парларда эш.

Сыерчык сүзендә яшеренгән сүзне табу

Тартык (Щ) авазын дөрес әйтә белергә, щ, хәрефле сүзләрне дөрес укырга  тиешләр.Алфавитны белергә, уку гигиенасы кагыйдәләренүтәргә тиешләр.

23.01

36

Саңгырау тартык [х] авазы

Х,х  хәрефләре.

79-81 бит

1

Яңа тема.

Тартык (х) авазын ишетеп тану һәм дөрес итеп әйтә белү.Х хәрефе белән таныштыру һәм шул хәреф булган иҗек һәм сүзләрне укырга өйрәтү.

Китап турында әңгәмә

Хәлимә сүзендә яшеренгән сүзне табу

Табышмакның җавабын табу.

Парларда эш.

Мөстәкыйль  уку

Х.Халиков

Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Хас-хис, хат-хак,

хуш-куш

Тартык (Ц) авазын ишетеп таный белергә ,дөрес итеп укый, сөйли , сорауларга җавап бирә белергә тиешләр.

27.01

37

Саңгырау тартык [һ] авазы

 һ,Һ хәрефләре.

82-84 бит

1

Яңа тема.

Казан шәһәре турында әңгәмә.

Слайдлар карау.Тартык (һ) авазы һәм Һ,һ хәрефләре белән таныштыру.

Һәйкәл сүзен анализлау, (һ) авазының урынын табу.Тартык (һ)авазын дөрес әйтү күнегүләре.Кисмә хәрефләрдән полотнода кушылмалар төзү

Шигырьләрне тизләтелгән темпта уку.

Сүзләрне яңгырашы яки мәгънәсе ягыннан чагыштыру

Һәм-һәр, һуш-хуш

ава-һава

 ь , ъ хәрефләренең аваз белдермәгәнен

белергә тиеш. Ь хәрефе белән дөрес итеп укый белергә ,

текст өстендә эшли белергә тиеш.

30.01

38

Сузык (йо) авазы, Ё, ё хәрефләре

1

Яңа тема.

(йо) авазы белән таныштыру

Шофёр,боксёр,самолёт,вертолёт сүзләрен уку.Текст өстендә эш.

Тексның эчтәлеген сөйләтү

Текст өстендә эшли белергә тиеш.

Алфавитны белергә, уку гигиенасы кагыйдәләрен үтәргә тиешләр.

03/02

39

Саңгырау тартык (щ) авазы  һәм Щ,щ хәрефләре.  

86 бит

1

Яңа тема.

Тартык (щ) авазын әйтергә һәм ишетеп танырга өйрәтү. борщ сүзен анализлау.

Тартык (щ) авазына характеристика бирү.

Щ хәрефе белән сүзләр төзү.Дөрес укырга өйрәтү.Рәсем буенча яшелчәләрнең исемнәрен әйтү.

“Борщ” тексты өстендә эшләү.

Мөстәкыйль  уку

06.02

40

Тартык [ц] авазы , Ц,ц   хәрефләре.

87 бит

1

Яңа тема.

Тартык(ц)авазын ишетеп танырга һәм әйтә белергә өйрәтү.

Циркуль  сүзенә анализ ясау.

Уен:”(Ц) авазы кайда ишетелә?”

(Цирк, концерт, цемент, мотоцикл, станция).Полотнода Ц,ц хәрефләре белән кушылмалар төзү.Рәсем буенча цирк турында  сөйләү.

        Тест

 “Сузыклар һәм тартыклар”.

10.02

41

Ь (нечкәлек һәм аеру билгесе)

Ъ (калынлык һәм аеру билгесе)  

1

Яңа тема.

Ь (нечкәлек һәм аеру билгесе) ъ хәрефе белән таныштыру.

Ъ,ь билгесе белән сүзләрне иҗекләп әйтеп уку һәм ь, ъ билгесенең иҗек яки сүз ахырында булганлыгын күзәтү

Мөстәкыйль  уку күнегүләре

Тизләтелгән темпта

13.02

42

Текст өстендә эш “Универсиада авылы”, “Батыр”” Татарлар”

92-95 бит

1

ныгыту

Өйрәнгән хәрефләр ярдәмендә текстны, шигырьне тизләтелгән темпта уку

Төркемнәрдә эш.

Мөстәкыйль  уку күнегүләре

17.02

Әдәби уку 1 класс Г.М. Сафиуллина М.Я  Гарифуллина Ф.Ф.Хәсәнова “Перспектив башлангыч мәктәп”  25 дәрес

                                                   Төп бурыч -  укучыларны укырга һәм әдәби сөйләмгә өйрәтү.

Тема

с а

н

Дәрес

 тибы

Укыту эшчәнлегенең    төрләре

Белем күнекмә

ләрне тикшерү төрләре

Материал үзләүнең

планлаштырылган нәтиҗәләре

Үткәрү вакыты

1

1 бүлек

Әкиятләр, санамышлар, табышмаклар иленә сәяхәткә чыгу.

1

Белем.

ныгы

ту

3-15 бит

Халык авыз иҗаты төрләре – санамышлар, табышмаклар

Үртәвечләр, эндәшләр тизәйткечләр белән таныштыру.

 Табышмакларны дөрес итеп, аңлап укырга өйрәнү өстендә эшләү күнегүләре.

16-20 бит

Мөстәкыль уку

Табышмакларга җаваплар табу.

Белергә тиеш: халык авыз иҗаты һәм аның жанрлары турында .

Башкара алырга тиеш: әкиятне хикәядән аера белергә, сәнгатьле  укый белергә, сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, иллюстрациялар белән эшли белергә, иҗекләп  укый белергә.

20.02

2

Үртәвечләр, эндәшләр, тизәйткечләр илендә.

1

Тизәйткечләрне хәтердән сөйләү

03/03

3

2 бүлек

Кайтаваз мәгарәсе.

М.Галиев” Кайтаваз”

1

Яңа теманы өйрәнү.

21-23 бит

Сүзлек өстендә эш

Төркемнәрдә эш

Хрестоматия белән эш

Сорауларга җавап эзләү

Сүзнең мәгънәсен аңлату

Белергә тиеш: укылган әсәрнең исемен, эчтәлеген, авторларын.

Башкара алырга тиеш: укылган әсәр турында үзенең тәэсирләрен әйтә белергә, әдәби әсәр белән эшләргә, рәсемгә таянып текстның эчтәлеген сөйләргә.

Рифма, ритм төшенчәсен белергә тиеш.

06.03

4

Ш.Галиев

Рифма.

1

Яңа теманы өйрәнү.

24 бит- 25 бит

Рифма төшенчәсен аңлату.

Охшаш яңгырашлы сүзләр табу.

Төркемнәрдә эш.

Яңа сүз табу

Таяк-аяк, чагу-агу

Кара- бара, тала-кала

тарак-карак

10.03

5

Рафис  Корбан шигырьләре

1

Яңа теманы өйрәнү.

26-27 бит

Уйлау сәләтләрен үстерү

Парларда эш

“Баю” сүзенә рифма табу

Белергә тиеш:үтелгән язучыларның әсәрләрен белергә.

Башкара алырга тиеш: әдәби шигырьләр белән эшли белергә, иҗекләп уку элементы белән  тулы сүзләр уку, шигырь һәм хикәянең аермасын аңларга.

13.03

6

Ләбиб Лерон шигырьләрен уку.

1

Яңа теманы өйрәнү.

27-29 бит

Парлашып эшләү.

Рольләргә бүленеп уку.

Чылбыр тәртибендә уку

Төркемнәрдә эш.( Дөрес түгел дип санаган урыннарын төзәтеп сөйләү.)

Хрестоматия белән эш.

Хрестоматиядән

Ләбиб Лерон  шигырен табып уку.

17.03

7

3 бүлек Аю өне янында.

Х.Халиков

“ Бии  белмәгән аю”

1

Яңа теманы өйрәнү.

30-31 бит

Кайтаваздан сүз табу “ баю”- аю

Аю турында белешмә алу.

Хикәяне аңлап, сәнгатьле, дөрес уку өстендә эшләү.

Сорауларга җавап бирү.

Вакытка укытып карау

Белергә тиеш:укылган әсәрнең исемен, эчтәлеген, авторларын.

Башкара алырга тиеш: укылган әсәр турында үзенең тәэсирләрен әйтә белергә, әдәби әсәр белән эшләргә, рәсемгә таянып текстның эчтәлеген сөйләргә.

20.03

8

Татар халык әкияте

“ Аю белән өч кыз”

1

Белем. ныгыту

31-35 бит  Чылбыр тәртибендә уку.

Сорауларга җавап бирү.

Рәсем буенча парларда эш

Уйлап сорауларга төгәл җавап табу. Әкият геройларын табу.

Татар халык әкиятләрен атый белергә

Рәсемгә карап эчтәлеген сөйләргә тиеш

24.03

9

4 бүлек Чәчәкле аланда.

Рәшит Бәшәр.

”Авылга кайту”.

1

Яңа теманы өйрәнү.

Сүзлек өстендә эш.

Төркемнәрдә эш.

Хрестоматия белән эш

Сорауларга җавап табу

Шигырьләрнең охшаш якларын табу.

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле  укый белергә, сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, иллюстрациялар белән эшли белергә., әсәрнең авторын  атарга, тулы сүзләр белән укырга.

03.04

10

Фәнис Яруллин

“ Черкиләр җыры”

Р.Бәшәр “Авазлар” шигыре

1

Яңа теманы өйрәнү

Хрестоматия белән эш.

Сорауларга җавап табу.

Ф.Яруллин шигырьләрен сәнгатле уку күнекмәсе булдыру.

Табышмакларга җавап табу.

Хрестоматия белән эш.

07.04

11

Эльмира Шәрифуллина әкиятен уку

“Бәйрәм ашы- кара –каршы “

1 бүлек

1

Яңа теманы өйрәнү

Әкиятне аңлап уку күнекмәсе үстерү

Сорауларга тулы җавап бирү

Парларда эш.

Төркемнәрдә эш.

Сүзләрнең мәгънәсен аңлата белү, эчтәлекне сөйләү

Белергә тиеш: укылган әсәрнең исемен, эчтәлеген, авторларын, язучыларның әсәрләрен.

Башкара алырга тиеш: текстның исемен табарга, әсәрнең авторын атарга, текстны кисәкләргә бүлергә, телдән план төзергә.

10.04

12

Эльмира Шәрифуллина

“Бәйрәм ашы- кара –каршы”

 2 бүлек

1

Яңа теманы өйрәнү

14.04

13

5 бүлек Урман мәктәбендә

Х.Халиков “Әллә ул да белә микән?”

1

ныгыту

43-44 бит

Парларда эш.

Сорауларга җавап табу.

Әсәрнең төрен билгеләү.

Дөрес, йөгерек укый белергә тиеш.

Сәнгатьле уку күнекмәсен булдыру.

17.04

14

Дару үләннәре.

Х.Халиков

1

Яңа теманы өйрәнү

Парларда эш

Ярдәм кулы сузу сүзенең мәгънәсен аңлату.

Дару үләннәрен тану.

21.04

15

Р.Миңнуллин, Ш.Галиев шигырьләрен уку

1

Яңа теманы өйрәнү

46-50 бит

Сүзлек өстендә эш.

Парларда эш.

Чылбыр тәртибендә уку.

Уйлап сорауга җавап табу.

Чылбыр тәртибендә уку

Сорауга җавап табу.

Дөрес, йөгерек укый белергә тиеш.

Сәнгатьле уку күнекмәсен булдыру.

24.04

16

Өтер, нокта, сорау.

“Өтерне кая куярга?”  шигырен уку

1

ныгыту

50-51 бит

Дәреслек белән эшләү күнекмәсе булдыру.

Парларда эш.

Шигырьдән  дөрес урнашканын өтер урынын табу.

Дәреслек белән эшли , төп сорауларга җавап таба белергә тиеш

28.04

17

6 бүлек Шүрәледә кунакта

Р.Кутуй. “ Төнге әкият”

1

Яңа тема

52- 54 бит

Әкиятне аңлап уку күнекмәсе булдыру.

Әкиятттәге серләрне табу.

Парларда эш.

Шүрәле әкиятен искә төшерү, эчтәлеген сөйләтү

Әсәрнең исемнәрен, төп эчтәлеген, аларның авторларын.

Башкара алырга тиеш: йөгерек  укый белергә, сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, әсәрнең авторын  атарга, тулы сүзләр белән укырга.

01/04

18

Р.Миңнуллин “ Шүрәлесез урман” Р.Хисмәтуллин “ “Хәерле иртә”

1

ныгыту

54-55 бит

Сүзлек өстендә эш

Чылбыр тәртибендә сәнгатҗле уку

Яхшылык төшенчәсен аңлату.

05.05

19

Х.Халиков

“ Әгәр күрә белсәгез....”

1

Яңа тема

56 бит

Төркемнәрдә эш.

Чылбыр тәртибендә уку.

Сорауларга җавап табу.

Рифмаларны табу.

Автор турында белү

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле  укый белергә, сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, иллюстрациялар белән эшли белергә., әсәрнең авторын  атарга, тулы сүзләр белән укырга.

08.05

20

Резеда Вәлиева

“ Кыңгырау чәчәк” хикәясе

Х.Халиков. шигырьләрен уку

1

Яңа тема

57-60 бит

Хикәяне аңлап уку, сорауларга җавап табу

Чылбыр тәртибендә уку.

Дуслык турында тәрбия.

Төркемнәрдә эш.

Ролләргә бүлеп уку.

Өндәү җөмләләрне табу.

Башта акрын аннан соң тизләтеп укып карау.

Эчтәлек сөйләү.Вакытка уку.

Әсәрнең исемнәрен, төп эчтәлеген, аларның авторларын.

Башкара алырга тиеш: тизләтелгән темпта укый белергә, сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, иллюстрациялар белән эшли белергә., әсәрнең авторын  атарга, тулы сүзләр белән укырга.

12.05

21

Сәяхәт дәрес

     “ Г.Тукай иҗаты” 

1

Яңа тема

дәрес   презентация

Г.Тукай   иҗаты белән таныштыру

Тест сорауларына җавап табу.

Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләү.

Г.Тукай иҗатыннан берничә шигырьне, әкиятне таный  белергә тиеш.

15.05

22

7 бүлек.

Китап  рәссамы күргәзмәсендә.

1

Яңа тема

61 -63 бит

Иллюстрация төшенчәсен аңлату

Төркемнәрдә эш.

Чылбыр тәртибендә уку.

Күргәзмәдән

такмазага туры килгән иллюстрацияне табу(арттагы бит)

Дәреслек белән эшли, төп сорауларга җавап таба белергә тиеш

19.05

23

Р.Харис. “Сине көтә тыныч таң”   Бишек җырлары.

М.Әгъләм шигыре.

1

ныгыту

64-65 бит

Бишек җырлары турында белемнәрне тирәнәйтү.Сәнгатьле уку күнекмәсе булдыру.

Чылбыр тәртибендә уку.

Төркемнәрдә эш.

Иллюстрация буенча эш, сорауларга җавап.

Төп геройларны табу.

Белергә тиеш: халык авыз иҗаты жанрлары: җыр, табышмак, мәкальләр турында.

Башкара алырга тиеш: сәнгатьле  укый белергә, сорауларга җавап бирергә, әсәрнең төзелешен билгеләргә, әсәрнең авторын  атарга, тулы сүзләр белән укырга.

22.05

24

Хәсән Туфан.

 “ Юкмыш бабай малае” шигыре. Буталмыш әкият. Шүрәле. Дөньяда булмаган әкият.Йомгаклау.

1

Яңа тема

68-71 бит

Төркемнәрдә эш.

Чылбыр тәртибендә уку.

71-75 битләр.Сүзлек өстендә эш.

Кеше исемнәрен табу.

Тиеш рәсемне табу.

Җавапны дәлилләү.

Әкиятнең эчтәлеген сөйләтү. Вакытка уку.

23.05

                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математика 2 класс "Перспективалы башлангыч мәктәп"

2 сыйныф өчен эш программасы." Перспективалы башлангыч мәктәп"...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы Р.Х. Ягъфәрова...

1 сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп".

1 нче сыйныфлар өчен татар теле дәресеннән эш программасы. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп"....

Татар теленнән эш программасы. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп". 3 нче сыйныф

Татар теленнән эш программасы. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп". 3 нче сыйныф....

Әдәби уку дәресләре өчен эш программасы. 3 класс. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп".

Әдәби уку дәресләре өчен эш программасы. 3 класс. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп"....

4сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова.

4сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.УМК."Перспективная начальная школа"И.Х.Мияссарова....