1 сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп".
рабочая программа (1 класс) по теме

Зарипова Лидия Азгатовна

1 нче сыйныфлар өчен татар теле дәресеннән эш программасы. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele.docx49.39 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                                   АҢЛАТМА ЯЗУЫ

      Фән – техника кызу темплар белән алга барган заманда һәр укучыны мөмкин кадәр кыска вакытта һәм нәтиҗәле итеп тиз укый, тиз яза, мөстәкыйль уйлап, тиз  эшли белергә өйрәтү бүгенге көндә татар теле дәресләре алдына куелган төп максатларның берсенә әйләнде. Бары тик мөстәкыйль уйлап тиз эшли алган укучы гына дәрестәге һәр биремне үз вакытында үтәп өлгерә; югары классларда төрле фәннәрдән бирелгән белемнәрне җиңел үзләштерә, ныклы күнекмәләр алуга ирешә.

           Татар теленнән эш программасы ТРсы Мәгариф Министрлыгы тарафыннан расланган “Татар урта гомуми белем мәктәбенең 1-4нче сыйныфлары өчен”   (Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2001 нче ел) программасына нигезләнеп төзелде

      Дәреслекләр:

  Дәреслек -               1. Урта мәктәп  программалары. Башлангыч класс.  Казан  “Мәгариф”-2001

                                      2. И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина ,Р.Р.Шәмсетдинова. Әлифба   Казан   “Мәгариф-                     Вакыт”нәшрияты—2011

                                    3. Язарга өйрәнү дәфтәре №1,№2,№3.    И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина ,Р.Р.Шәмсетдинова. Әлифба   Казан   “Мәгариф-                     Вакыт”нәшрияты—2011

Татар теле.

           Эш программасы   атнага  2 сәгать исәбеннән төзелде. Барысы 66  сәгать.

Балаларны укый –яза белергә өйрәтү  ике чорга бүленә: 1) грамотага әзерлек чоры – 4сәг.; 2) әлифба чоры – 41 сәг.;

       Грамотага өйрәтү үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч процессыннан гыйбәрәт аналитик – синтетик аваз – хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һәм хәрефләр, иҗекләр һәм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла. Аваз, хәреф — тану берәмлеге, иҗек — уку берәмлеге, сүз — аңлау берәмлеге, җөмлә — мәгълүмат-хәбәрлек берәмлеге (Кош оча. Балык йөзә.) икәнен гамәли аңлап, «чын уку һәм чын язу»ның җөмлә укудан һәм җөмлә язудан башланганын белеп эшләүләренә ирешелә.

Грамотага әзерлек чоры  ике төп максатка ия:

- укучыларны гомумән уку процессын аңлап үзләштерүгә һәм аеруча уку техникасына (басма сүзне авазландыра белүгә) хәзерләү;

- язу процессын (сөйләмне язма билгеләр белән күрсәтүне) аңлап үзләштерүгә әзерләү.

Әлифба чоры түбәндәге максатларга ия:

  • балаларны укырга һәм язарга өйрәтү;
  • дөрес язу күнекмәләрен үзләштерүгә нигез салу;
  • элементар орфографик мәгълүматлар бирү;

Дәресләрне оештырганда уен элементлары кергән алымнар куллану отышлы. Интеграл дәресләр уздыру вакытны экономияләргә, дәрестә күп эш башкарыррга мөмкинлек бирә. Әлифба чорында ук укучыларны ишетеп язарга күнектерә башларга кирәк.

Әзерлек чоры (4 сәгать)

Язу гигиенасы кагыйдәләре белән таныштыру, кагыйдәләрне даими үтәү гадәте тәрбияләү. Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гомуми күзаллау. Матур итеп сөйләшә, укый һәм яза белү кирәклеген аңлау.

 График схемалар ярдәмендә сөйләмне — җөмләләргә, җөмләне сүзләргә аеру, сүзләрне иҗек һәм авазларга таркату.

                                                                                                Әлифба чоры, яки төп чор (41 сәгать) 

Барлык баш һәм юл хәрефләренең язылышы һәм аларның тоташтыруның төп сызыклары белән таныштыру һәм каллиграфик дөрес язарга өйрәтү.Авазларны сүздә тиешле язма хәрефләр белән күрсәтү.Сүздәге хәрефләрне, аларны тоташтырган сузыкларын өзмичә ритмик язуны(ас-ос) булдыру , дәфтәр юлларына хәрефләрне һәм сүзләрне, тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру.Башта укытучы белән иҗек –аваз  анализы ясаганнан соң, тора бара мөстәкыйль рәвештә сүзләр, җөмләләр язу.

Башта язмача, аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу. Үрнәк текст белән чагыштырып карау һәм сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүзләрне, шундый өч-дүрт сүздән торган җөмләләрне әйтеп яздыру.

              Әлифбаны (грамотага өйрәтү) бетергәндә укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:

  • укырга – язарга өйрәтү барышында гамәли алынган белемнәрне, эш осталыгын һәм күнекмәләрне гомумиләштерү, системалаштыру;
  • сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан юлга күчерү;
  • язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү;
  • хәрефләрнең график яктан дөрес язылышын, сүздә аларны тоташтыру ысулларын;
  • хәрефләрне дөрестоташтырып, ритмлап иҗекләр, сүзләр, кечкенә җөмләләр язу;
  • кечкенә текстларны тактадан, дәреслектән дөрес итеп (иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмыйча), сүзләп күчереп язу;
  • әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрдән төзелгән җөмләләрне ишетеп язу (диктант);
  • э,о,ө,й,е,ю,я хәрефләре, йө,йо кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу; кеше исем, фамилияләрен, хайван кушаматларын, җөмлә башындагы сүзләрне баш хәрефтән язу;
  • җөмлә ахырында нокта кую;
  • билгеле бер темага һәм рәсемнәргә карата җөмләләр уйлау;

сюжетлы рәсемнәр, балаларның күзәтүләре буенча укытучы куйган сораулар ярдәмендә телдән кечкенә хәкәяләр төзү.

Татар теле дәресләре   Әлифба курсы тәмамланганнан соң атнага 2 дәрес хисабыннан барлыгы 20 дәрес укытыла. Ул  түбәндәге таблица буенча чагылыш таба.

              Һәр тема түбәндәге эзлеклелектә өйрәтелә:

  • сөйләмне, текстны тикшереп, өйрәнеләчәк теманың әһәмияте күрсәтелә, проблема куела;
  • укучылар үзләре ачкан кагыйдәне, төшенчәне, эш алымын мөстәкыйль рәвештә әйтәләр;
  • дәреслекләргә таянып, укучылар тарафыннан ясалган ачышларга төгәллек һәм тулылык кертелә;
  • тема буенча алган белемнәрне куллануга күнегүләр үткәрелә.

1  сыйныфта ел дәвамында 2-3 юл һәм баш хәреф, 2-3 иҗек, 2-3 сүз яки 2-3 сүздән торган җөмлә әйтеп яздырыла.Ел азагында15-17 сүздән торган сүзлек текст я диктант яздырыла. Эш телдән әйтеп бәяләнә,нәтиҗәләрнең программа тәлапләренә туры килү-килмәве ачыклана.Ишетеп яки күреп язган текста хатталар саны 5 тән артмаса, эш канэгатьләнерлек дип санала.Уку елы ахырында алган белем һәм күнекмәләр контроль диктант формасында тикшерелә.

Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр:

  • 1 классны тәмамлаганда, укучылар татар телендәге барлык аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белергә, аваз белән  хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешергә тиеш;
  • сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү;
  • сүзык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү;
  • сүздән тыш та калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү;
  • сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану;
  • сүзләрне иҗекләргә бүлү;
  • җөмләләрне сүзләргә таркату;
  • баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу;
  • басма, язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу;
  • әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне, шундый  сүзләрдән төзелгән 3-5 сүзле җөмләләрне ишетеп дөрес язу;
  • җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч, нокта куеп язу;
  • телдән 4-5 җөмләле кечкенә хикәяләр төзү;
  • сыйныфта телдән җыр, шигъри куплетлар, мәзәк , әкиятләр уйлап чыгаручыларны хуплау.

п/п

Дәреснең темасы

  Сә

гать

саны

Дәрес тибы

Укыту эшчәнлегенне төрләре

Белем күнекмәләрне тикшерү төрләре

Материал үзләүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Җиһазлау,өстәмә материал

Үткәрү вакыты

срок

Ф

1.

ӘЗЕРЛЕК ЧОРЫ.

Язу юлы белән танышу.

 Җөмлә, сүз схемаларын сызу.

1

Яңа  материалны аңлату

Сүз турында төшенчә бирү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү,  сүз схемаларын сызарга өйрәтү

   Язганда,рәсем ясаганда дөрес утырырга, гәүдәне дөрес тотарга, парта өстенә дәфтәрне сулга авыш итеп куярга, карандаш һәм ручканы дөрес тотарга гадәтләндерү, язганда-сызганда дөрес координацияләү өчен әзерлек күнегүләре ясау,буяу

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, штрихлау өчен фигуралар,4-5 .

03.09

2.

Иҗек схемасын сызу.

 Предмет рәсемнәрен ясау.

1

Катнаш дәрес

График схемалар ярдәмендә сүзләрне иҗекләргә бүлергә өйрәтү

   Язганда,рәсем ясаганда дөрес утырырга, гәүдәне дөрес тотарга, парта өстенә дәфтәрне сулга авыш итеп куярга, карандаш һәм ручканы дөрес тотарга гадәтләндерү, язганда-сызганда дөрес координацияләү өчен әзерлек күнегүләре ясау,буяу

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, штрихлау өчен фигуралар.6—7 бит

04.09

3.

Овал  һәм ярымоваллардан торган хәреф элементлары язу.

1

Катнаш дәрес

Сүз турында төшенчә бирү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, овал һәм ярымоваллардан торган хәреф элементлары язуны өйрәтү, хезмәт тәрбиясе бирү

Язганда –сызганда дөрес координацияләү өчен әзерлек күнегүләре: овал һәм ярымоваллардан торган хәреф элементлары язу, кулны дәфтәрдән алмыйча хәрәкәтләндерү

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр.

05.09

4.

Озын туры сызык, астан элмәкле туры сызыклар һәм аларны тоташтыру

1

Катнаш дәрес

Сүз турында төшенчә бирү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү,

Озын һәм туры сызык, астан элмәкле туры сызык язарга ,аларны тоташтырырга өйрәтү, хезмәт тәрбиясе бирү

Язганда –сызганда дөрес координацияләү өчен әзерлек күнегүләре: озын туры сызык, астан элмәкле туры сызыклар һәм аларны тоташтыру,

 кулны дәфтәрдән алмыйча хәрәкәтләндерү

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар.

10.09

ӘЛИФБА ЧОРЫ.

11.09

5.

А,а     Ә,ә хәрефләрен язу.

      1

Катнаш дәрес

А,а  аваз,хәрефе б/н таныштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; А,а  хәрефен язарга өйрәтү

Татар телендәге барлык  аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белү,аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү,баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу, дәфтәр юлларына хәрефләрне һәм сүзләрне, тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар. 15-16 бит

17.09

6.

Сузык [ы]авазы һәм ы,Ы   (э) авазы э(е) хәрефләре.

1

Теманы ныгыту

Иҗек турында төшенчә бирү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, А ,а, Ә, ә Ы,ы хәрефләрен язуны ныгыту,көзге табигатькә мәхәббәт тәрбияләү

Татар телендәге барлык  аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белү,аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу, дәфтәр юлларына хәрефләрне һәм сүзләрне, тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар.-18,19 бит

18.09

7

Сузык (и)  авазы

И,и   хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

И,и аваз,хәрефе б/н таныштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; И,и хәрефен язарга өйрәтү

 Татар телендәге барлык  аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белү,аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу, дәфтәр юлларына хәрефләрне һәм сүзләрне, тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, күчерү өчен сүзләр, җөмләләр.

24.09

8

У,у Үү   хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

У.у аваз,хәрефе б/н таныштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; У,у хәрефен язарга өйрәтү

Татар телендәге барлык  аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белү,аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу, дәфтәр юлларына хәрефләрне һәм сүзләрне, тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, күчерү өчен сүзләр, җөмләләр.

22-25 биләр

25.09

9.

У у, Ү,ү  хәрефләрен  язу.

         1

Катнаш дәрес

Ү,ү аваз,хәрефе б/н таныштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; У,у-Ү,ү  хәрефен язарга өйрәтү

Татар телендәге барлык  аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белү,аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу, дәфтәр юлларына хәрефләрне һәм сүзләрне, тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә 1хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, күчерү өчен сүзләр, җөмләләр.

01.10

10.

Сузык [о,ө]  авазы һәм о,О Ө,ө хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

О,о  хәрефләрен язарга өйрәтү, әдәби китаплар белән таныштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Татар телендәге барлык  аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белү,аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу, дәфтәр юлларына хәрефләрне һәм сүзләрне, тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал., 28-29 бит

02.10

11.

Сузык [ө] авазы һәм ө,Ө хәрефләре. (о)-о,ы.  (ө) –ө,е кагыйдәсе.

1

Катнаш дәрес

Ө,ө хәрефен язарга өйрәтү

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст  күчереп язу, язмача , аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал.

08.10

12.

09.10

13.

Тартык,яңгырау  [н] авазы . н,Н хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

Баш  Н юл н  хәрефен  язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту кушылмалар язу

На,нә,ни, ну, нү,но,нө

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст  күчереп язу, язмача , аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал.-4

15.10

14.

Тартык,яңгырау  [л] авазы , л,Л хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

Л,л хәрефен язарга өйрәтү\кушылмалар язу

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст  күчереп язу, язмача , аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

“Дөрес утыр” таблицасы, язу

үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал

16.10

15.

Тартык, яңгырау [м]авазы, м,М хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

Юл м һәм баш М хәрефен язарга өйрәтү

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст  күчереп язу, язмача , аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал.

22.10

16.

Тартык, яңгырау  [р] авазы ,

Р ,р хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

Баш Р, юл р  хәрефен  язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст  күчереп язу, язмача , аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал.

23.10

17

Тартык, яңгырау [й] авазы һәм Й, й хәрефе.

1

Катнаш дәрес

Й,й хәрефен язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал11-.

29.10

18.

Тартык, яңгырау [й] авазы һәм Й, й хәрефе.

1

Катнаш дәрес

Й,й хәрефен язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст  күчереп язу, язмача , аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал.

30.10

19.

Яңгырау, тартык  [ң] авазы һәм ң хәрефе.

1

Катнаш дәрес

Е.,е хәрефен  язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст  күчереп язу, язмача , аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал.

12.11

20.

Сузык Я,я хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

Я  хәрефен  язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

(йа)  (йә)

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст  күчереп язу, язмача , аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал.

13.11

21.

Баш һәм юл хәрефләрен дөрес язу күнегүләре.

1

Теманы ныгыту

Баш һәм юл хәрефләрен дөрес язу күнегүләрен ныгыту

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст  күчереп язу, язмача , аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал.

19.11

22.

Сузык Ю,ю хәрефләрен язу. 

1

Катнаш дәрес

Ю  хәрефен  язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

(йу) (йү)

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст  күчереп язу, язмача , аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал.

20.11

23.

Сузык Е е хәрефенең [йы]  [йэ] авазын белдерүе.

1

Катнаш дәрес

Е,е хәрефен  язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

(йы) (йэ)

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст  күчереп язу, язмача , аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал.-19

26.11

24.

Яңгырау тартык [д]авазы

һәм Д , д хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

Д,д хәрефен  язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу,басма,язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу.

Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал.

27.11

25.

Саңгырау тартык [т] авазы ,

 Һәм Т,т хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

Т,т  хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст  күчереп язу, язмача , аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге,  күчерү өчен сүзләр, җөмләләр.

03.12

26.

Яңгырау тартык [з] авазы һәм һәм,З,з хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

 З,з хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга уйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу,басма,язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу.

Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал.

04.12

27.

Саңгырау тартык [с]авазы һәм һәм С,с  хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

С,с хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу,басма,язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу.

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге,  күчерү өчен сүзләр, җөмләләр 26-27 бит

10.12

28.

Яңгырау тартык [гъ],[г] авазлары Г,г хәрефе

       1

Катнаш дәрес

Г.г хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу,басма,язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу.

Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал.28-29 бит.

11.12

29.

Саңгырау тартык [къ],[к] авазлары,К,к хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

К,к хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу,басма,язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу.

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге,  күчерү өчен сүзләр, җөмләләр.Д.№3. 3 бит

17.12

30.

Ирен-ирен [w] һәм ирен-ирен [в] авазлары һәм В,в хәрефләре

1

Катнаш дәрес

В ,в хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу,басма,язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал.5-6 бит

18.12

31.

Саңгырау тартык [ф] авазы,һәм Ф, ф  хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

Ф,ф  хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

 Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу,басма,язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал.7-8 бит

24.12

32.

Яңгырау тартык [б] авазы

һәм Б,б  хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Б,б  хәрефен , иҗекләр, сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал.9-10 бит

25.12

33.

Саңгырау тартык [п] авазы,

П ,п хәрефләре

1

Катнаш дәрес

П,п хәрефләре, аларның аваз мәгънәләре белән таныштыру, сүзләр укырга өйрәтү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү,

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал. 11-12 бит

14.01

34

Яңгырау  тартык [ж] авазы , һәм Ж, ж  хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

Җ  хәрефләрен язу

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал. 13-14 бит

15.01

35.

Саңгырау тартык [ш] авазы ,

Ш , ш хәрефләре.

1

Теманы ныгыту

 Әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту, грамоталы язу күнекмәләре булдыру

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал.15-16 бит

22.01

36.

Яңгырау тартык [җ] авазы һәм җ,Җ хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

 Җ хәрефен , сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту, грамоталы язу күнекмәләре булдыра башлау

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал.17-18 бит

23.01

37.

28.01

38

Саңгырау тартык [ч] авазы,

Ч ,ч хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

 Ч,ч  хәрефен , сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту, грамоталы язу күнекмәләре булдыра башлау

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал.19-20 бит

29.01

39

Саңгырау тартык [х] авазы

Х,х  хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

Х хәрефен , сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту, грамоталы язу күнекмәләре булдыра башлау

Нечкә аеру билгеләре булган сүзләрне дөрес язу

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал.21-22 бит

04.02

40

Саңгырау тартык [һ] авазы

 һ,Һ хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

Һ хәрефен , сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту, грамоталы язу күнекмәләре булдыра башлау

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал. 23-24 бит

05.02

41

Сузык (йо) авазы, Ё, ё хәрефләре

1

Катнаш дәрес

Сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту, грамоталы язу күнекмәләре булдыра башлау

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге, трафарет, кисмә хәрефләр, штрихлау өчен фигуралар, дидактик материал.

11.02

42

Саңгырау тартык (щ) авазы  һәм Щ,щ хәрефләре.  

1

Катнаш дәрес

Щ  хәрефен , сүзләр язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту, грамоталы язу күнекмәләре булдыра башлау

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге,  күчерү өчен сүзләр, җөмләләр.25бит

12.02

43

Ц, ц хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Ц авазы һәм Цц хәрефләре белән таныштыру, сүзләр укырга өйрәтү. Ц,ц хәрефләрен язарга өйрәтү, грамоталы язу күнекмәләрен булдыруны дәвам итү

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге,  күчерү өчен сүзләр, җөмләләр. 26 бит.

18.02

44

Ь билгесе булган сүзләр язу.

1

Катнаш дәрес

Ь  хәрефләре белән таныштыру, сүзләр укырга өйрәтү. Ь хәрефләрен язарга өйрәтү, грамоталы язу күнекмәләрен булдыруны дәвам итү

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу

“Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге,  күчерү өчен сүзләр, җөмләләр. 27 бит.

19.02

45

ъ билгесе булган сүзләр язу.

       1

Катнаш дәрес

йөгерек йөзмә уку күнекмәләрен ныгыту; ъ элементлары язуны ныгыту

Калын аеру билгеләре булган сүзләрне дөрес язу

Дөрес утыр” таблицасы, язу үрнәге,  күчерү өчен сүзләр, җөмләләр.28 бит

04.03

46

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язу. Басмачадан күчерү.

1

Теманы ныгыту

йөгерек йөзмә уку күнекмәләрен ныгыту; ъ элементлары язуны ныгыту

Басма һәм язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу

Күчереп язу өчен текстлар. 29 бит 30-31 җитләр

05.03

47

 ТАТАР ТЕЛЕ.

Китаплар ярдәм көтә.Алфавит.

1

Дөрес каллиграфия өстендә эш. Күнекмәләр эшләү.

Басма һәм язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу

Күчереп язу өчен текстлар. 5-11 бит

11.03

48

Җөмлә.Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.

1

Катнаш дәрес

Җөмлә турында белгәннәрне ныгыту.Модельләштерү.Тыныш билгесен куярга өйрәнү.Җөмлә башын аеру.

Модельләштерү. Җөмлә башын һәм ахырын билгеләү.

Дәреслек14-17 битләр

12.03

49

Сүз төркемнәре.

1

Яңа тема

Мәгънәләре буенча сүзләрне төркемләргә бүлү

Претметны, аның эшен,билгесен белдергән сүзләрне сорау кую аша аера белүюМодельләштерү.

Дәреслек 18-21 бит

18.03

50

Сүз төркемнәре.

1

Катнаш дәрес

Мәгънәләре буенча сүзләрне төркемләргә бүлү

Претметны, аның эшен,билгесен белдергән сүзләрне сорау кую аша аера белүюМодельләштерү.

Дәреслек 22-23 битләр

таблица

19.03

51

Сүз төркемнәре.

1

Катнаш дәрес

Мәгънәләре буенча сүзләрне төркемләргә бүлү

Претметны, аның эшен,билгесен белдергән сүзләрне сорау кую аша аера белүюМодельләштерү.

Дәреслек 24-25 бит

01.04

52

Язма һәм телдән сөйләм серлре

1

Катнаш дәрес

Әйтү максаты буенча җөмләләрнең төрле булуына төшендерү.

.?! җөмләләр турында белү Күнекмәләр эәшләү.

Дәреслек 28-33 бит.

02.04

53

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

Яңа тема

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр турында төшенчә бирү.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне дөрес язу күнекмәләре булдыру.

Дәреслек 34-36 бит.

08.04

54

Сузык аваз хәрефләре.

Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

1

Яңа тема

Сузык аваз хәрефләре,калын һәм нечкә сузыклар белән танышу. Сүзләрне юлдан юлга күчерхү серләре белән танышу.

Сузык аваз хәрефләре,калын һәм нечкә сузыклар белән танышу,дөрес язу күнекмәләре булдыру.

Дәреслек 37-38 бит.

43-46 битләр

09.04

55

Тартык аваз хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

Тартык аваз хәрефләре- яңгырау һәм саңгырау тартык ларны аера белергә өйрәтү.

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны дөрес язу күнекмәләре булдыру.

 Дэреслек47-50 битләр

15.04

56

Э-е хәрефләре

1

Катнаш дәрес

Сүз башында һәм сүз уртасында  э-е хәрефләренең язылышы белән танышу.

Сүз башында һәм сүз уртасында  э-е хәрефләренең язылышы белән танышу,дөрес язу күнекмәләре.

Дәреслек 52-54  бит.

таблица

16.04

57

Ө-е хәрефләре

1

Катнаш дәрес

Сүз башында Ө һәм сүз уртасында  е хәрефләренең язылышы белән танышу.

Сүз башында һәм сүз уртасында  ө-е хәрефләренең язылышы белән танышу,дөрес язу күнекмәләре.

Дәреслек54-55бит.

таблица

22.04

58

О-ы хәрефләре

1

Катнаш дәрес

Сүз башында һәм сүз уртасында  о-ы хәрефләренең язылышы белән танышу.

Сүз башында һәм сүз уртасында  о-ыхәрефләренең язылышы белән танышу,дөрес язу күнекмәләре формалаштыру.

Дәреслек56-58бит

таблица.

23.04

59

Я хәрефе

1

Катнаш дәрес

Ике авазга билге буларак Я хәрефенең дөрес язылышы белән танышу.

Калын һәм нечкә укылышлы Я хәрефен  язу күнекмәләре.

Дәреслек 59-60 бит

таблица

29.04

60

Ю хәрефе

1

Катнаш дәрес

Ике авазга билге буларак Ю хәрефенең дөрес язылышы белән танышу.

Калын һәм нечкә укылышлы Ю хәрефен  язу күнекмәләре.

Дәреслек 61-62 бит

таблица

30.04

61

Е хәрефе

1

Ике авазга билге буларак Е хәрефенең дөрес язылышы белән танышу.

Калын һәм нечкә укылышлы Е хәрефен язу күнекмәләре.

Дәреслек 62-64 бит

таблица

06.05

62

Й хәрефе

1

Катнаш дәрес

Й хәрефенең сүз башында, сүз уртасында язылышы белән танышу.

Йо-Йө кушылмалары кергән сүзләрне дөрес азу күнемәләре формалаштыру.

Дәреслек 65-67 бит

таблица

07.05

63

В хәрефе

1

Катнаш дәрес

В хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре белән танышу

Татар һәм алынма сүзләрдә в хәрефен дөрес язу күнекмәләре формалаштыру.

 Дәреслек 68-69 бит

таблица

13.05

64

К-Г хәрефләре

1

Катнаш дәрес

К-г хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре белән танышу

К-г хәрефе кергән калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне дөрес язу

Дәреслек70-73 бит

таблица

14.05

65

М.н.ң.хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

Борын аваз тартыклары кергән сүзләрне язу кагыйдәләре белән танышу.

Борын аваз тартыклары кергән сүзләрне язу кагыйдәләре белән танышу,дөрес язу күнекмәләре формалаштыру.

Дәреслек 74-76 бит

таблица

20.05

66

Ел буе өйрәнгәннәрне кабатлау. Белемнәрне тикшерү

1

Ел буе өйрәнгәннәрне кабатлау. Белемнәрне тикшерү

Тикшерү һәм бәяләү.

21.05

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Татар теленнән эш программасы. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп". 3 нче сыйныф

Татар теленнән эш программасы. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп". 3 нче сыйныф....

3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы (рус төркеме)

"Күңелле татар теле" дәреслегенә эш программасы...

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән күнегүләр җыентыгы.

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән күнегүләр җыентыгы.  Якташ - язучы Фәнис Яруллинның истәлегенә багышлана....

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән тестлар

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән тестлар укытучыларга укучыларның белемен тикшерү өчен материал...

Татар теленнән эш программасы 1-4 сыйныфлар.

Татар теленнән 1-4 сыйныфлар өчен эш программасы рус телле балалар өчен Хайдарова авторлыгында...