Татар теленнән эш программасы. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп". 3 нче сыйныф
рабочая программа (3 класс) на тему

Зарипова Лидия Азгатовна

Татар теленнән эш программасы. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп". 3 нче сыйныф.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele.docx86.62 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение

«Чертушкинская начальная  школа-детский сад

 Новошешминского муниципального района РТ»

«Принято»

Руководитель ШМО учителей

 начальных классов

________Зарипова.Л.А.

Протокол № 1 от «1»      сентября      2012 г.

«Рассмотрено»

на заседании педагогического совета Протокол №36

«Утверждаю»

Директор МБОУ  Чертушкинская НОШ

_____________ И.Г. Гаризов

Приказ №49   от «03» сентября 2012г.

Рабочая программа

по предмету «Татар теле»

учителя начальных классов

Зариповой Лидии Азгатовны

(1  квалификационная категория)

3 класс

                                                                                             Татар теле фәнен тематик планлаштыруга аңлатма язуы.

3 сыйныф

    Бу   программа ТР Дәүләт стандартының федераль компонентына нигезләнеп төзелде. Программа  атнага 3 сәгатьтән исәпләнгән. Уку елына барысы 102 сәгать. Шулардан контроль диктантлар – 6, контроль күчереп язу – 4, контроль изложение – 2 сәгать.

   Укыту-тәрбия бирү методлары, алым, форма һәм технологияләре ничаклы һәм ничә тапкыр үзгәрсә дә, аларның нигезе – ту-ган тел үзгәрешсез, универсаль чара булып кала. Гасырлар уза, буыннар алмашына , ә тел һаман  мәгърифәткә һәм кешенең рухи үсешенә хезмәт итә. Кеше шул эшчәнлектә һәм мохитта катнашып, аралашып тәрбияләнә, аң- белем үстерә һәм үзендә чын кеше сыйфатлары булдыра.

  Укытуның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурыч-максатларны хәл итүгә юнәлтелә:

-  укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кул-ланырга өйрәтү;

-  аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә, сөйләм телләрен камилләштерүгә омтылыш тәрбияләү;

- фонетика, лексика, синтаксис, грамматика буенча беренчел белемнәрне үзләштерү;

- өйрәнелгән тел күренешләрен анализлый белү;

- балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;

- коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;

 - укучыларның образлы, логик фикерләвен, күзаллавын үстерү,аларда аралашу культурасы күнекмәләре тәрбияләү.

Укыту курсы темалары эчтәлеге:

  1. 2 нче сыйныфта үкәннәрне кабатлау – 13сәг.

Аваз һәм хәреф.

Сузык һәм тартык авазлар.

Иҗек.Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

Алфавит.

Тамыр һәм кушымча. Тамырдаш сүзләр.

Сүз төркемнәре.

Баш хәрефтән язылучы исемнәр.

  1. Сүз. Телнең сүзлек байлыгы. – 11сәг.

Лексик мәгънә.

Алынма сүзләр.

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр.

Синонимнар.

Антонимнар.

Омонимнар.

Искергән һәм яңа сүзләр.

  1. Сүз төзелеше. – 2 сәг.

Тамыр һәм кушымча.

  1. Сүз ясалышы – 8 сәг.

Кушымча төрләре.

Кушма сүзләр.

Парлы сүзләр.

  1. Сүз төркемнәре – 49сәг.

Сүзләрнең төркемнәргә бүленеше:

Исем. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Фигыль. Фигыльләрнең заман формалары.

Сыйфат.

Зат алмашлыклары.

Кисәкчәләр.

Бәйлек.

  1. Җөмлә.- 14 сәг.

Нәрсә ул җөмлә?

Хикәя җөмлә.

Сорау җөмлә.

Өндәү җөмлә.

Җыйнак һәм җәенке җөмлә. Баш һәм иярчен кисәкләр.

Сүзтезмә.

  1. Текст.Тема.План -5 сәг.

Текст.

План.

Тема.

Автобиография.

  1. Кабатлау-3 сәг.

Укучылар белергә тиеш:

- сөйләмдәге авазлар;

- исем, фигыль, сыйфат, алмашлык, кисәкчәләрнең лексик һәм грамматик билгеләре;

- сүзнең мәгънәле кисәкләре;

- гади җөмлә, җөмләдә баш һәм иярчен кисәкләрнең билгеләре;

- сүзтезмә билгеләре.

Укучылар чагыштыра һәм аера белергә тиеш:

- аваз һәм хәреф;

- сузык һәм тартык авазлар;

- калын һәм нечкә сузыклар;

- яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парлы һәм парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар;

- исем, фигыль, сыйфат, зат алмашлыклары, кисәкчә;

- тамыр һәм кушымча, сүз ясагыч һәм бәйләгеч кушымчалар;

- җөмләләрнең әйтелү максаты буенча төрләре;

- җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре;

- җөмлә белән сүзтезмәнең аермасы.

Укучылар эшли белергә тиеш:

  • сүзләрне иҗеккә бүлү;
  • сүздә аваз һәм хәреф санын чагыштыру;
  • еш кулланылышлы сүзләрне орфоэпия кагыйдәләренә туры китереп әйтү;
  • алфавитны куллана белү (сүзлек белән эш);
  • сүзләрне юлдан-юлга күчерү;
  • өйрәнелгән сүз төркемнәренең җөмләдәге ролен күрсәтү;
  • сүзнең мәгънәле кисәкләрен һәм ясалышын билгеләү;
  • сүздәге ясагыч һәм бәйләгеч кушымчаларны билгеләү;
  • фигыльдәге заман, зат-сан кушымчаларын аеру;
  • җөмләдәге сүзләр бәйләнешен ачыклау;
  • 75-80 сүзлек текстны ачык һәм төгәл итеп күчереп һәм ишетеп язу;

Түбәндәге орфограмма һәм пунктограммалар кертелә:

  • җөмлә башында һәм ялгызлык исемнәрдә баш хәреф;
  • сүзләрдә о-ы, ө-е сузыклары;
  • ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләр;
  • кушма һәм парлы сүзләр;
  • саңгырау яки б, в, г, д тартыкларына беткән исемнәрдә килеш кушымчалары;
  • борын авазларына беткән сүзләрдә килеш кушымчалары;
  • җөмлә ахырында тыныш билгеләре (нокта, сорау, өндәү).

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганагы

  1. А.Х.Нуриева “ Татар теле” 3 кл. Казан: Мәгариф, 2009.
  2. “ Мәгариф” журналлары.  
  3. Дидактик материаллар.
  4. Татар теленнән эш дәфтәре. Төзүче авторлары: В.Мусина, А.Якупова, Р.Галләмова.
  5. Татар теленнән диктантлар. Казан. Мәгариф,2006. Төзүче авторлары: М.Х.Хәсәнова, Л.И.Галиева, С.С.Мөхәммәтшина, Т.Н.Садыйкова.

                                                                                                         

                                                 Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен язмача тикшерү һәм бәяләү

  «5» — диктантта хаталар һәм төзәтүләр юк, эш пөхтә ачык язылган. Язу каллиграфия таләпләренә туры килә (хәрефләрнең формалары дөрес, бертөрле биеклектә, хәрефләр арасында тигез ара һ.б.). Каллиграфия нормаларыннан бер генә чигенеш яки бер төзәтү булырга мөмкин (төшеп калган хәрефне өстәү, төгәг язылмаган хәрефне төзәтү һ.б.).

«4» — диктантта 2 орфографик, 1 пунктуа-цион хата яисә 1 орфографик, 2 пунктуацион хата. Эш пөхтә башкарылган, ләкин каллиграфия таләпләре үтәлмәгән. Шуңа өстәп, берәр «5» билгесендә күрсәтелгән төзәтүләр булырга мөмкин.

«3» — диктантта 3 тән 5 кә хәтле орфографик хата (3 орфографик, 2 пунктуацион яисә 5 орфографик һәм бер пунктуацион хата). Эш җиренә җиткереп башкарылмаган, каллиграфия нормаларыннан җитди тайпылышлар. Төрле характердагы төзәтүләр булырга мөмкин.

«2» — диктантта 6 — 7 орфографик хата. Эш тырышып башкарылмаган, каллиграфия нормалары үтәлмәгән.

Диктантта хата итеп исәпләнә: сүзне язганда, орфография кагыйдәсен сакламау, сүздәге хәрефне төшереп калдыру, бозып язу, сүзләрне алмаштыру, тыныш билгеләре булмау (программа таләпләренә бәйле рәвештә), программада күрсәтелгән сүзләрне хаталы язу.

Диктантта хата итеп исәпләнми: кагыйдәсе өйрәнелмәгән сүзләрдәге хата, яңа җөмлә баш хәрефтән башланып та, алдагы җөмлә азагында нокта булмау, мәгънәгә зыян китермичә, 1 генә сүзне башка сүз белән алмаштыру.

Диктантта 1 хата булып исәпләнә: 2 хатаны төзәтү, бер типтагы 2 пунктуацион хата, бер үк сүздә хатаны кабатлау.Тупас хата булып исәпләнми: бер үк сүздә хәрефне 2 тапкыр язу, сүзне юлдан юлга күчергәндә, юл азагында сүзнең башлангыч өлеше язылып, икенче өлешен төшереп калдыру, җөмләдә сүзне ике тапкыр язу. (53 нче биттәге таблицаны карагыз.)

Эштә булган һәрбер орфографик һәм пунктуацион хата исәпкә алына. Бер хата итеп, контроль диктантлар өчен күрсәтелгән очраклар исәпләнә.

Грамматик биремле (2 бирем) диктант (күчереп язу) тексты, өйрәнелгән грамматик материал белән бәйле булырга тиеш, чөнки алар шул материалның үзләштерелү дәрәҗәсен һәм укучыларның аны телдән һәм язма сөйләмдә куллана белүен ачыклый.

Грамматик биремнәрне тикшерү һәм бәяләү:

«5» — биремнәр хатасыз үтәлгән, кагыйдәләрнең һәм билгеләмәләрнең аңлы үзләш

терелгәнлеге күренә, алар мөстәкыйль кулланылган.

«4» — кагыйдәләр һәм билгеләмәләр аңлы үзләштерелгән, биремнәрне үтәгәндә белеп кулланылган.

«3» — билгеле күләмдә өйрәнелгән материал үзләштерелгән, биремнәрнең яртысыннан азрагы дөрес үтәлгән.

«2» — материалның начар үзләштерелгәнлеге күренә, грамматик биремнәрнең күпчелеге үтәлмәгән.

Сүзлек диктантлары да контроль эш рәвешендә үткәрелергә мөмкин. Диктант материалы итеп язылышы үзләштерелергә тиешле программада күрсәтелгән сүзләр алына. Күләме — II сыйныф —8—10 сүз, III сыйныф — 10—12 сүз, IV сыйныф —12— 15 сүз.

Бәяләү нормалары

«5» — хатасыз эш.        

 «4» — 1 хата, 1 төзәтү.

«3» — 2 хата, 1 төзәтү.

 «2» — 3 — 4 хата.

Контроль күчереп язуны бәяләү

Билге

Хаталар саны

«5»

IV сыйныфта

Хатасы юк

«4»

1 хата, 1 төзәтү

«3»

2 хата, 1 төзәтү

«2»

3 хата, 1 – 2 төзәтү

Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләрен өйрәтү рәвешендәге изложениеләр һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшереп була. Алар l сәгать дәвамында башкарыла. Контроль эш итеп изложение 3 сыйныфның азагында l тапкыр, lVсыйныфта 2 тапкыр уздырыла:        

Изложение текстының күләме һәр сыйныф өчен күрсәтелгән диктант тексты күләменнән 15 — 20 сүзгә артык булырга тиеш.

Изложение өчен хикәяләү рәвешендәге текстлар алына, III сыйныфта тасвирлау һәм фикер йөртү элементлары кертергә мөмкин. Текстларның эчтәлеге тәрбияви юнәлешле һәм балаларга аңлаешлы булырга тиеш.

Сочинениеләрнең күләме  III — l V сыйныфларда 0.5 биттән 1 биткә кадәр; бу якынча  lll сыйныфта 9 — 10 җөмлә (50 — 60 сүз), IV сыйныфта 11 — 12 җөмлә (70 — 80 суз).

Сочинениеләрнең темасы балаларның тормыш тәҗрибәсенә, мәнфәгатенә якын, сүзлек составы һәм төзелеше ягыннан укучылар башкара алырлык булырга тиеш.

Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү   критерийлары: текст эчтәлегенең тулы һәм
эзлекле язып бирелүе (изложениедә), текст төзү (сочинениедә), сөйләм ягыннан оештыру, грамоталылык.        

ll-IV сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен 1билге куела. Хаталар  исәбе диктанттагы кебек алып барыла. Аларның эчтәлек һәм сөйләм ягыннан оештырылуы түбәндәгечә тикшерелә:

-кирәге булмаган фактлар кертү, текстның өлешләре арасында бәйләнеш булмау, җөмләләрнең бер-бер артлы уңышсыз тезелүе, бер үк сүзне кирәксезгә кабатлау, сүзне тиеш булмаган мәгънәдә куллану.

Иҗади эшләр түбәндәгечә бәяләнә:

«5» — автор текстын дөрес һәм эзлекле итеп чагылдыру (изложениедә), теманы логик эзлеклелектә ачып бирү, фактик хаталарның булмавы, сүзлекнең бай булуы һәм эшнең сөйләм ягыннан дөрес оештырылуы.

1 сөйләм төгәлсезлеге булырга мөмкин. Өйрәнелгән кагыйдәләргә орфографик һәм пунктуацион хаталар юк, 1 — 2 төзәтү бар.

«4» — автор тексты җитәрлек дәрәҗәдә тулы бирелгән (изложениедә), тема ачылган, ләкин эчтәлекне биргәндә, сизелмәслек кенә булса да, эзлеклелек бозылган, аерым фактик һәм сөйләм төгәлсезлекләре бар. Тулаем алганда, сөйләм, шулай ук текстның эчтәлегендә, төзелешендә 3 төгәлсезлек булырга мөмкин. 2 орфографик һәм 1 пунктуацион хата, 1 — 2 төзәтү бар.

«3» — автор текстыннан бераз читкә китү күзәтелә (изложениедә), темадан читкә тайпылыш, нигездә дөрес, тик эчтәлекне язганда эзлеклелек юк, 2 — 3 җөмлә дөрес төзелмәгән, сүзлек ярлы, сөйләм төгәлсезлекләре бар. Текстның эчтәлегендә һәм төзелешендәге җитешсезлекләр саны 5 тән артмаска тиеш. 3 — 5 орфографик, 1 — 2 пунктуацион хата, 1 — 2 төзәтү бар.

«2» — темага туры килсә дә, автор текстыннан сизелерлек чигенеш бар (изложениедә), күпсанлы фактик хата җибәрелгән, эчтәлекне язып бирүдә эзлеклелек югалган. Эшнең аерым кисәкләре арасында бәйләнеш юк, сүзлек ярлы. Сөйләм төгәлсезлекләре һәм эчтәлекне язып бирүдә һәм эшнең төзелешендә 6 дан артык хата. Орфографик хаталар саны — 6 һәм анннан да артык, 3 — 4 пунктуацион хата, 3 — 5 төзәтү бар.

Иҗади эшләргә билге куйганда, шулай ук аның пөхтә, ачык башкарылганлыгы да исәпкә алына. Таләпләр диктанттагы кебек.

Белем, осталык һәм күнекмәләргә йомгаклау билгеләре

Йомгаклау билгесе һәр чирек һәм уку елы азагында куела. Ул грамоталылыкны, грамматика элементларының үзләштерелү дәрәҗәсен, материалны бәйләнешле итеп сөйли алу осталыгын телдән җавап сорап һәм язмача тикшерү нәтиҗәләрен исәпкә алып куела. Язма эшләрнең нәтиҗәсенә өстенлек бирелә. Әгәр дә укучының чирек дәвамында язма эшләр өчен уңай билгеләре булмаса, аңа татар теленнән уңай билге чыгарылмый. Йомгаклау билгесе укучының барлык күрсәткечләр буенча фактик әзерлеген бәяли, ул барлык билгеләрнең уртача саны була алмый.  

                                                                                                             Татар теле

Программа бүлегенең аталышы

Дәреснең темасы

Сәг. саны

Дәрес тибы

Дәреснең эчтәлеге

Укучыларның әзерлегенә таләпләр

Контроль һәм бәя төрләре

Өй эше

Үтәлү вакыты

план

факт

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

1

2 нче сый-ныфта үт-кәннәрне кабатлау.

   1 кисәк

Авазлар һәм хәрефләр.

1

кереш

аваз һәм хәреф, әйтеле-ше, язылышы;  ике аваз-га билге булып йөргән хәрефләр

белергә тиеш: аваз һәм хәреф, аларның әйтелеше һәм язылы-шын, калын һәм неч-кә сузыкларны, яңгы-рау һәм саңгырау тартыкларны, иҗек чикләрен

эшли белергә тиеш:

әйтелеш һәм язы-лышка караган орфо-граммаларны кулла-на, сүзләрне иҗеккә бүлә, юлдан-юлга күчерә

фронталь

Д. 6б., 7 нче күне-гү-хәреф-ләр куярга

03.09

2012

2

Сузык авазлар.

1

катнаш

сузык   авазлар, калын һәм нечкә сузыкларны әйтү, аеру; орфограмма-лар

фронталь, индивиду-аль

бүленешен; 7б.  13 нче күнегү-хи-кәя язарга

06.09

3

Тартык аваз-лар.

1

катнаш

тартык авазлар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар-ны аеру, парлау

карточка-лар буен-ча эш  

бүленешен; дәреслек 9б., 18 нче күнегү (3 мәкаль)

08.09

4

Иҗек.

1

катнаш

иҗек төзелеше, саны, аваз һәм иҗек анализы

фронталь, индивиду-аль

Д.9б., 19нчы күнегү-язып бетер

10.09

5

Сүзләрне бер юлдан икенче юлга күчерү.  

1

  катнаш

иҗеккә бүлү, юлдан-юлга күчерү кагыйдәлә-ре

 мөстә-кыйль эш  

13.09

6

Ъ, ь хәрефлә-ре . Сүзлек диктанты.  

1

белем  һәм күнекмә-ләрне кор-рекцияләү һәм кон-трольдә  тоту

нечкәлек һәм аеру, ка-лынлык һәм аеру билге-ләре; дөрес язылыш

белергә тиеш: ь,ъ хә-рефләреның язылы-шына караган кагый-дәләрне; я,ю,е хәреф-ләренең аваз белдере-лешен

эшли белергә тиеш:

ь,ъ, я,ю,е хәрефләре кергән сүзләрне дөрес яза

сүзлек диктанты  

Д.13б., 33 нче күнегү-сүзләр өс-тәргә

15.09

7

Я, ю, е хәреф-ләре. Сүзлек диктанты.

1

әйтелеш һәм язылыш, аваз кушылмалары  

сүзлек диктанты

Д. 14б., 36 нчы күне- гү-хәреф-ләрне куеп язарга

17.09

8

 Күчереп язу. “Көз билгелә-ре” (19б)

1

белем һәм күнекмә-ләрне прак-тикада кул-

лану

текстны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу  

эшли белергә тиеш:

текстны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп яза

контроль

20.09

9

Инша “Алтын көз”.

1

катнаш

эшли белергә тиеш:

үтелгән орфограмма-лар кергән текстны, җөмлә ахырында ти-ешле тыныш билге-ләрен куеп, диктант итеп яза, хаталарны табып төзәтә һәм шул кагыйдәгә мисаллар

китерә

Көзге пейзаж төшерелгән картиналар.

Д.16б., 42 нче күнегү-алфавит тәртибендә язарга

22.09

10

Аңлатмалы диктант “Болыт”

1

 Белем һәм күнекмәләрне практикада куллану.

орфограммаларны кул-ланып, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгесе куеп, диктант язу; аваз-хәреф анализы; иҗеккә бүлү буенча биремнәр үтәү    

эшли белергә тиеш:

үтелгән орфограмма-лар кергән текстны, җөмлә ахырында ти-ешле тыныш билге-ләрен куеп, диктант итеп яза, хаталарны табып төзәтә

диктант

24.09

11

Хаталар өстендә эш. Җөмлә.

1

белем  һәм күнекмә-ләрне прак-тикада кул-

лану

җөмлә, аның чикләре, төрләре; тыныш билгелә-ре,; баш кисәкләр; карти-на буенча укучыларның тормыш тәҗрибәсе, күзә-түләренә бәйле хикәя тө-зү; эзлеклелек, сүз тәрти-бе, дөрес язылыш  

белергә тиеш: җөмлә, аның төрлә-рен аера

эшли белергә тиеш:

шәхси тәҗрибәгә, сю-жетлы картинага тая-нып (алдан әзерлек белән), хикәя төзеп яза; өйрәнелгән ты-ныш билгеләрен куя

 

54 нче күнегү

27.09

12

Тамыр һәм кушымча. Тамырдаш сүзләр.

1

 катнаш

сүз төзелеше, тамыр һәм кушымчаны  билгеләү; тамырдаш сүзләр табу

белергә тиеш: сүз-нең төп мәгънәсен; кушымча төрләрен эшли белергә тиеш:

сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын билгели, әйтелешенә карап тиешле ку-шымча ялгый; тамыр-даш сүзләр таба

мөстә-кыйль эш  

Д.18б., 51 нче күнегү-тамырдаш сүзләр тө-зеп язарга

29.09

13

Сүз төркемнәре.

1

катнаш

Сүзләргә сорау куеп,  мәгънәсенә карап, төркемнәргә бүлү.

белергә тиеш: сүзләргә дөрес итеп сорау куя белергә эшли белергә тиеш:

сүзләргә сорау куеп, мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә

Карточка-лар

56 нчы күнегү.

01.10

14

Сүз. Телнең сүз байлыгы.

Сүзнең төп (лексик) мәгъ-нәсе.

    1

кереш

хезмәтләрне бәяләү, тө-зәтү; татар теленең сүз байлыгы,сүзнең лексик мәгънәсе; лексик мәгънә-гә туры килгән сүзләр та-бу

белергә тиеш: нәрсә ул сүз, сүзнең мәгъ-нәсен; алынма сүз-ләр, синоним, анто-ним, омонимнар, ис-кергән һәм яңа сүз-ләр  төшенчәләрен

эшли белергә тиеш:

сүзлек белән эшли; алынма сүзләрне, си-ноним, антоним, омо-нимнарны текстта таный һәм сөйләмдә куллана; сүзнең төп һәм күчерелмә мәгъ-нәләрен билгели

фронталь

04.10

15

Алынма сүз-ләр.

   1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

сүз байлыгы; төрле тел-ләрдән кергән сүзләр, кулланылу өлкәсе

фронталь

Д.27б., 66 нчы күне-гү-парлап язарга, ка-гыйдә

06.10

16

Бер мәгънәле һәм күп мәгъ-нәле сүзләр.

1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

сүзләрнең мәгънәләре, туры һәм күчерелмә мәгънә; сөйләмдә кулла-ну

фронталь

Д.30б., 71 нче күнегү-мәгънәлә-рен билге-ләргә  

08.10

17

Бер мәгънәле һәм күп мәгъ-нәле сүзләр.

1

кабатлау һәм ныгы-ту.

сүзләрнең мәгънәләре, туры һәм күчерелмә мәгънә;сөйләмдә куллану

мөстә-кыйль эш

11.10

18

Әйтелеше бертөрле, мәгънәләре башка сүзләр.  

1

яңа белем-

нәр форма-лаштыру

 сүзләрнең мәгънәләре, сорау кую; омоним тө-шенчәсе

фронталь

Д. 34б., 76  күнегү –җөмләләр төзергә, кагыйдә

13.10

19

Омонимнар.

1

белем  һәм күнекмәләрне коррек-цияләү һәм контрольдә тоту

 әйтелеш-язылыш һәм мәгънә; омонимнарны тану, куллану

Мөстә-кыйль эш.

омонимнар булган өзекләр та-бып язарга  

15.10

20

Контроль диктант.

1

белем  һәм күнекмә-ләрне прак-тикада кул-

лану.

орфограммаларны кул-ланып, диктант язу, сүз төзелеше һәм ясалышы буенча биремнәрне үтәү

контроль диктант  

 Д. 41б., 87 нче күнегү-хикәя төзеп язарга

18.10

21

Хаталар өстендә эш.

Охшаш мәгънәле сүзләр.

1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

сүзләрнең мәгънәләре, синоним төшенчәсе; сөй-ләмдә тиешлесен кулла-ну  

фронталь

20.10

22

Хаталар өстендә эш.

Капма-каршы мәгънәле сүз-ләр.

1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

сүзләрнең мәгънәләре, антоним төшенчәсе; кул-ланылыш сферасы  

фронталь

Д. 43б., 91 нче күнегү-антоним-нарны пар-лап язарга, кагыйдә

22.10

23

Антонимнар.

1

ныгыту һәм гому-миләштерү

төшенчәләр, күренеш-ләрне каршы кую; әйтмә һәм язма сөйләмдә кул-лану  

сайланма диктант

25.10

24

Иҗади язма эш. Имля. “Песнәк.”

1

катнаш

эшли белергә тиеш:

үтелгән орфограмма-лар кергән текстны, җөмлә ахырында ти-ешле тыныш билге-ләрен куеп, диктант итеп яза, хаталарны табып төзәтә һәм шул кагыйдәгә мисаллар

китерә

Имля тесты

Д.45б. со-раулар һәм биремнәр

27.10

25

Хаталар өстендә эш.

1

белем  һәм күнекмә-ләрне прак-тикада кул-

лану.

орфограммаларны кулланып, сүз төзелеше һәм ясалышы буенча биремнәрне үтәү

карточкалар

29.10

26

Сүз төзелеше.

Тамыр һәм кушымча.

1

катнаш

хезмәтләрне анализлау; тамыр һәм кушымчаны табу, билгеләү, нечкә һәм калын кушымчалар

белергә тиеш: сүз-нең мәгънәле кисәк-ләре: тамыр һәм ку-шымчаны

эшли белергә тиеш:

сүзнең тамыр һәм ку-шымчасын таба, язу-да билгели

индивиду-аль кар-точкалар белән эш

кагыйдә

01.11

27

Сүз ясалышы.

Кушымча төрләре. Яса-гыч кушымча-лар.  

1

катнаш

сүз ясалышы, ясагыч    кушымчалар, алар ярдә-мендә сүзләр ясалуын карау, ясау; ясалма  сүз-ләр  

 белергә тиеш: ясагыч һәм бәйләгеч кушымчаларны; та-мыр, кушма, парлы сүзләрнең ясалышын

эшли белергә тиеш:

сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерә, ку-шымчаның төрен билгели; тамыр, ясал-ма, кушма, парлы сүзләрне аерып күр-сәтә, сөйләмдә кул-лана, дөрес яза

эшли белергә тиеш:

үтелгән орфограмма-лар кергән текстны, җөмлә ахырында ти-ешле тыныш билге-ләрен куеп, диктант итеп яза, хаталарны табып төзәтә һәм шул кагыйдәгә мисаллар

китерә

 фронталь

Д. 50б., 106 нчы күне-гү-сүзләр ясарга, ка-гыйдә

3.11

28

Бәйләгеч ку-шымчалар.  

катнаш

бәйләгеч кушымчалар, алар ярдәмендә сүзләр-нең үзгәрүен күзәтү; үз-гәртү

 мөстә-кыйль эш  

Д. 51б., 109 күнегү-ку-шымчалар-ны билге-ләргә

12.11

29

Кушма сүз-ләр.

1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

 ясалма сүзләр: кушма сүзләр, аларның ясалы-шы  

фронталь

Д.53б., 114 нче күнегү-кушма сүз-ләр ясарга,

кагыйдә

15.11

30

Имля “Чыпчык”

1

катнаш

 

17.11

31

Хаталар өстендә эш.

Кушма сүзләр.

1

интеграл

кушма саннар, аларның ясалышы һәм дөрес язы-лышы    

Д. 59б., 126 нчы күне-гү-кушма сүзләр ясарга

19.11

32

Парлы сүзләр.  

1

 яңа белем-нәр форма-лаштыру

парлы сүзләр, аларның ясалышы һәм дәрес язы-лышы

индивиду-аль

22.11

33

Ныгыту.

Кушма  сүзләр.

эшли белергә тиеш:

үтелгән орфограмма-лар кергән текстны, җөмләләрне дөрес язарга; кушма һәм парлы сүзләрне дөрес язарга тиешләр.

изложение

24.11

34

Ныгыту. Парлы  сүзләр.  

1

кабатлау һәм систе-малаштыру

хезмәтләрне анализлау; сүз ясалу төрләре, сүзләр ясау

мөстә-кыйль эш  

Д.63б. со-рауларга җавап би-рергә

26.11

35

Сүз төркемнәре.

   2 кисәк

Сүзләрнең төркемнәргә бүленеше.

1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

сүзләргә сорау кую, лек-сик мәгънәсе, төркемен билгеләү

 белергә тиеш: сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, ки-сәкчә, бәйлек; алар-ның гармматик  бил-геләре, сораулары

эшли белергә тиеш:

сүз төркемнәре һәм аларның грамматик билгеләрен таный (уртаклык һәм ялгыз-лык исемнәрне, җан-лы һәм җансыз пред-метларга сораулар куя, санын); төрлән-дергәндә кушымча-лар ялгый  

фронталь

29.11

36

Исем. Мәгъ-нәсе, сораула-ры, җөмләдә-ге роле. Ис-кәртмәле дик-тант.

1

катнаш

исем төшенчәсе, мәгънә-се, сораулары, төркеме, җөмләдәге роле

искәртмә-ле диктант

Д.68б., 140 нчы күне-гү-хикәя төзеп язар-га, кагыйдә

01.12

37

Ялгызлык исемнәр.

1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

ялгызлык төшенчәсе, төркемнәре, язылышы

фронталь

Д.72б., 145 нче күнегү-ялгызлык исемнәр куеп язар-га, кагыйдә

03.12

38

Уртаклык исемнәр. Сүз-лек диктанты.

1

катнаш

уртаклык төшенчәсе,   язылышы, алган белем-нәрне практикада кулла-ну

сүзлек диктанты

06.12

39

Берлек һәм күплек санда-гы исемнәр.

1

катнаш

берлек һәм күплек сан формалары, берлектән-күплек, күплектән-бер-лек ясау; борын авазла-рын тану, күплек форма ясау, язылыш

индивиду-аль кар-точкалар белән эш

Д.77б., 154 нче күнегү-күплек ку-шымчасы ялгарга, ка-гыйдә

08.12

40

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

килеш төшенчәсе, җөм-ләдә бәйләүче роле, ата-малары, сораулары; ка-лын һәм нечкә төрләнеш

белергә тиеш:  ки-леш атамаларын, со-рауларын; мәгънәсен, борын авазларын, яң-гырау һәм саңгырау тартыкларны

эшли белергә тиеш:

 калын һәм нечкә әй-телешле сүзләрне та-ный, сорауларны дө-рес куя, килешен бил-гели, тиешле кушым-чалар ялгый, дөрес яза

фронталь

килеш исемнәрен һәм сорау-ларын ят-ларга

10.12

41

Баш килеш.

1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

исемнәрне табу, сорау кую, баш килеш төшен-чәсе, сораулары

фронталь

13. 12

42

Контроль диктант.

1

белем  һәм күнекмә-ләрне прак-тикада кул-

лану.

орфограммаларны кул-ланып диктант язу; сүз төркемен, килешләрне билгеләү

Д.82б., 164 нче күнегү-кушымча-лар куеп язарга, ка-гыйдә

15. 12

43

Хаталар өстендә эш. Иялек килеш.  

1

яңа белем-  нәр форма-лаштыру

исемнәргә сорау кую; иялек килеш төшенчәсе, сораулары, кушымчала-ры; калын һәм нечкә төрләнеш

фронталь, индивиду-аль

 Д.84б., 168 нче күнегү-исемнәр-нең санын, килешен билгеләргә, кагыйдә

17. 12

44

Юнәлеш ки-леш.

1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

исемнәргә сорау кую; юнәлеш  килеш төшенчә-се, сораулары, кушымча-лары; калын һәм нечкә төрләнеш; саңгырау һәм яңгырау тартыкларга, су-зык авазга  беткән исем-нәргә  кушымча ялгау

фронталь, индивиду-аль

20.12

45

Төшем ки-леш.

1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

исемнәргә сорау кую, тө-шем  килеш төшенчәсе, сораулары, кушымчала-ры; калын һәм нечкә төрләнеш

фронталь, индивиду-аль

Килешләр-не кабатла

22.12

46

Контроль күчереп язу.

1

белем  һәм күнекмә-ләрне прак-тикада кул-

лану.

текстны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу

күчереп язу

Д.87б., 175 нче күнегү-чыгыш ки-лешенә ку-еп язарга, кагыйдә

24.12

47

Хаталар өс-тендә эш. Чыгыш ки-леш.

Яңа белем-нәр форма-лаштыру

исемнәргә сорау кую; чыгыш  килеш төшенчә-се, сораулары, кушымча-лары; калын һәм нечкә төрләнеш; борын авазла-рына беткән исемнәргә чыгыш килеш кушымча-сы ялгау

фронталь, индивиду-аль

27.12

48

Урын-вакыт килеше.

яңа белем-нәр форма-лаштыру

исемнәргә сорау кую; урын-вакыт килеше тө-шенчәсе, сораулары, ку-шымчалары; калын һәм нечкә төрләнеш

мөстә-кыйль эш  

бирелгән сүзләрне килешләр б-н төрлән-дерергә

29.12

49

“Чыршы бәй-рәмендә”. Рә-сем буенча хикәя төзү.

1

белем  һәм күнекмә-ләрне прак-тикада кул-

лану.

картина буенча укучы-ларның тормыш тәҗри-бәсе, күзәтүләренә бәйле хикәя төзү,  өйрәнелгән сүзләр куллану, эзлекле-лек, дөрес язылыш

эшли белергә тиеш:

шәхси тәҗрибәгә, сю-жетлы картинага тая-нып (алдан әзерлек белән), хикәя төзеп яза

хикәяләр язу

14.01

50

Кабатлау. Исем сүз төр-кеме.

1

белем  һәм күнекмәләрне коррек-цияләү һәм контрольдә тоту

орфограммаларны кабат-лау; яңгырау һәм саңгы-рауга, сузык авазга, бо-рын авазына беткән исемнәр,аларны төрлән-дерү, анализлау

тест

Д.6б., 4 нче күнегү-кроссворд чишәргә, кагыйдә

17.01

51

Фигыль. Сай-ланма дик-тант.

1

катнаш

фигыль төшенчәсе, мәгъ-нәсе, сораулары, эшне, хәрәкәтне, хәлне белде-рүче фигыльләр; җөмлә-дәге роле

белергә тиеш: фи-гыльнең белдереле-шен, сорауларын, грамматик билгелә-рен

эшли белергә тиеш:

 фигыль сүз төркемен аера, затын, санын, барлык һәм юклык төрен билгели, үзгәр-тә, сөйләмдә куллана

сайланма диктант

бирелгән фигыль-ләрнең юк-лык төрен ясарга  

19. 01

52

Фигыльләр-нең барлыкта һәм юклыкта килүе.

1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

барлык һәм юклык тө-шенчәсе, сорау кую, фи-гыльнең барлык, юклык төрен билгеләү; басым; язылыш

фронталь

21. 01

53

Фигыльләр-нең зат-сан белән төрлә-нүе.

1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

зат һәм сан төшенчәсе, фигыльләрнең төрләне-ше; ия белән фигыльнең ярашуы

индивиду-аль кар-точкалар белән эш

Д.10б., 11 нче күнегү-җөмләләр төзергә, ка-гыйдә

24.01

54

 Хикәя фигыль.

1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

хикәя фигыль төшенчә-се, мәгънәсе, сораулары, төрләнеше

белергә тиеш: хикәя фигыльнең белдере-лешен, сорауларын  

эшли белергә тиеш:

хикәя фигыльне текстта таный һәм сөйләмдә куллана

фронталь

хикәя фи-гыль кер-гән 3 җөм-лә язарга

26.01

55

Хикәя фи-гыльнең за-ман белән төрләнүе. Хә-зерге заман. Сайланма диктант.

1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

заман төрләре, хәзерге заман хикәя фигыльнең белдерелеше, сораулары, ясалышы, юклык төр ку-шымчалары, сөйләмдә аларны аера белү  

белергә тиеш: хикәя

фигыльнең заман формаларын,сораула-рын, кушымчаларын эшли белергә тиеш:

хәзерге заман хикәя фигыльнең кушымча-ларын күрсәтә; хикәя фигыльнең заман формаларын билгели, төрле заманнарга куя; зат-сан, барлык-юк-лык  белән төрләнде-рә; дөрес яза

сайланма диктант  

28.01

56

Тартык аваз-ларга беткән фигыльләр хәзерге за-манда.  

1

катнаш

тартык авазга беткән  фи-гыльләргә ялганучы ку-шымчалар, калын һәм нечкә төрләнеш, зат-сан белән төрләндерү  

фронталь

Д. 15б., 21 нче күнегү-фигыльнең заманын билгеләргә  

31.01

57

Сузык аваз-ларга беткән фигыльләр хәзерге за-манда.

1

катнаш  

сузык авазга беткән  фи-гыльләргә ялганучы ку-шымчалар; калын һәм нечкә төрләнеш; зат-сан белән төрләндерү  

фронталь

Д.16б., 23 нче күнегү-язарга һәм истә кал-дырырга, кагыйдә

02.02

58

[п], [къ], [к] авазларына беткән фи-гыльләр хә-зерге заманда

1

катнаш

тамырда авазлар чират-лашуы; дөрес язу күнек-мәләре

эшли белергә тиеш:

[п], [къ], [к] авазла-рына беткән хәзерге заман фигыльләрен төрләндергәндә та-мырдагы аваз чират-лашуларын дөрес яза

мөстә-кыйль эш  

04.02

59

“Кышкы уен-нар”. Рәсем буенча хикәя төзү.

белем  һәм күнекмә-ләрне прак-тикада кул-

лану.

картина буенча укучы-ларның тормыш тәҗри-бәсе, күзәтүләренә бәйле хикәя төзү;  өйрәнелгән сүзләр куллану, эзлекле-лек, дөрес язылыш

эшли белергә тиеш:

шәхси тәҗрибәгә, сю-жетлы картинага тая-нып (алдан әзерлек белән), хикәя төзеп яза

хикәя язу

хикәяне дәфтәргә язарга

07.02

60

Үткән заман. Иҗади дик-тант.

1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

үткән заман хикәя фи-гыльнең белдерелеше, сораулары, сөйләмдә аларны аера белү  

эшли белергә тиеш:

I, II төр үткән заман хикәя фигыль ку-шымчаларын билге-ли, фигыльләрне шул төрләргә куя; зат-сан, барлык-юклык  белән төрләндерә; дөрес яза  

иҗади диктант

Д.21б., 30 нчы күне-гү, төркем-ләп язарга, кагыйдә

09.02

61

Үткән заман хикәя фи-гыльнең төр-ләре, барлык һәм юклык формалары.

1

катнаш

 билгеле һәм билгесез үткән заман, аның ку-шымчалары, язылышы

фронталь

куеп язарга

11.02

62

Үткән заман хикәя фи-гыльнең зат-сан белән төрләнеше..

1

катнаш

 үткән заман хикәя фи-гыльне дөрес, урынлы файдалану, төрләндерү

 мөстә-кыйль эш  

Д. 25б., 37 нче күнегү-фигыль за-манын үз-гәртергә

14.02

63

Киләчәк за-ман. Аңлатма-лы диктант.

 1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

киләчәк заман хикәя фи-гыльнең белдерелеше, сораулары, кушымчала-ры; сөйләмдә аларны ае-ра белү

эшли белергә тиеш:

I, II төр киләчәк за-ман хикәя фигыль ку-шымчаларын билге-ли, фигыльләрне шул төрләргә куя, зат-сан, барлык-юклык  белән төрләндерә, дөрес яза  

аңлатмалы диктант

Д.27б., 41 нче күнегү-төрләнде-реп язарга, кагыйдә

16.02

64

Киләчәк за-манның бе-ренче төре.

1

 катнаш

киләчәк заман хикәя фи-гыльнең беренче төре; калын һәм нечкә төрлә-неш; тамырда авазлар чи-ратлашуы

фронталь

18.02

65

Киләчәк за-манның икен-че төре.

1

катнаш

 киләчәк заман хикәя фи-гыльнең икенче төре; ка-лын һәм нечкә төрләнеш; тамырда авазлар чират-лашуы

фронталь

Д. 30б., 49 нчы күне-гү-дөрес-ләп язарга, кагыйдә

21.02

66

Киләчәк за-ман фигыль-ләре юклыкта.

1

катнаш

 киләчәк заман хикәя фи-гыльнең барлык, юклык формалары; калын һәм нечкә төрләнеш

мөстә-кыйль эш  

бирелгән фигыльләр-не төрлән-дерергә

23.02

67

Фигыльләр-нең күп мәгъ-нәле булуы.

1

ныгыту, система-лаштыру

синоним, антоним фи-гыльләр; туры һәм күче-релмә мәгънә; сөйләмдә куллану  

индивиду-аль кар-точкалар белән эш

25.02

68

Контроль күчереп язу.  

1

белем  һәм күнекмә-ләрне  кул-

лану.

текстны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу    

эшли белергә тиеш:

текстны грамоталы һәм каллиграфик дө-рес итеп күчереп яза

күчереп язу  

28.02

69

Хаталар өс-тендә эш. Фи-гыль. Аның заманнары.

1

белем  һәм күнекмәләрне коррек-цияләү һәм контрольдә тоту

хезмәтләрне анализлау, төзәтү, мисаллар китерү, истә калдырырга кирәк очракларны карау, ана-лизлау, төрле заманнарга куя белү

тест

02.03

70

Сыйфат. Сай-ланма дик-тант.

1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

сыйфат төшенчәсе, мәгъ-нәсе, сораулары, җөмлә-дәге роле, аларны билге-ли алу

белергә тиеш:

эшли белергә тиеш:

җөмләдә сыйфат сүз төркемен аера, төр-ләрен билгели, язуда күрсәтә, ул бәйлән-гән исемне ачыклый, сыйфатларның   анто-нимнарын таба, сөй-ләмдә куллана

сайланма диктант

 Д. 37б., 61 нче күнегү-тиешле исемнәр

 б-н язарга, кагыйдә

04.03

71

Сыйфатлар-ның төркем-нәре.

1

катнаш

сыйфатны төркемләү, аларның төзелеше, ана-лизлау

индивиду-аль кар-точкалар белән эш

Д.39б.,64 нче күнегү-сыйфатлар-ның асла-рына сы-зарга

07.03

72

Антоним сый-фатлар. Иҗа-ди диктант.

1

катнаш

антоним сыйфатларны карау, сөйләмдә куллану  

иҗади диктант

09.03

73

Сыйфатлар-ның сөйләм-дәге әһәмия-те.    

1

ныгыту һәм гому-миләштерү  

хезмәтләрне коррекция-ләү; сыйфатның сөйләм-дәге әһәмиятен билгеләү, кулланылышын карау  

эшли белергә тиеш:

алган белемнәрне куллана

тест  

 Д.41б.,68

нче күнегү-  шакмак-ларны ту-тырырга

11.03

74

Алмашлык. Зат алмаш-лыклары.

1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

алмашлык төшенчәсе, белдерелеше; I, II, III төр зат алмашлыклары, бер-лек һәм күплек төре; сөй-ләмдәге роле

эшли белергә тиеш:

зат алмашлыкларын таный, аларга сорау-лар куя, килешләр, сан белән төрләнде-рә, дөрес яза

фронталь

сыйфатлар кергән 5 җөмлә язарга

14.03

75

Берлек санда-гы зат алмаш-лыкларының килеш белән төрләнеше.

1

катнаш

берлек сандагы зат ал-машлыкларын килеш белән төрләндерү; дөрес әйтелеш һәм язылыш

фронталь

16.03

76

Күплек санда-гы зат алмаш-лыкларының килеш белән төрләнеше.

1

катнаш

күплек сандагы зат ал-машлыкларын килеш белән төрләндеү; дөрес язылыш өстендә эшләү

индивиду-аль карточ-калар бе-лән эш

 төрләнеш-не ятларга, 43б.

18.03

77

Контроль диктант.

1

белем  һәм күнекмә-ләрне прак-тикада кул-

лану.

орфограммаларны кул-ланып диктант язу; фи-гыльнең заманнарын билгеләү

эшли белергә тиеш:

үтелгән орфограмма-лар кергән текстны, тиешле тыныш бил-геләрен куеп, диктант итеп яза, хаталарны табып төзәтә һәм шул кагыйдәгә мисаллар

китерә

диктант

Д.45б., 76 нчы күне-гү-без ал-ашлыгын куеп язар-га

21.03

78

Хаталар өс-тендә эш. Ны-гыту. Зат ал-машлыклары

1

ныгыту һәм гому-миләштерү

зат алмашлыкларын та-бу, сөйләмдә куллану, тикшерү

мөстә-кыйль эш

23.03

79

Кисәкчә. Искәртмәле диктант.

1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ич, бит,ук,үк кисәкчәләре, аларның мәгънәләре

эшли белергә тиеш:

кисәкчәләрне кушым-чадан аера, таный, ка-лын һәм нечкә әйте-лешне билгели, дөрес яза, сөйләмдә кулла-на

искәртмә-ле диктант

Д.49б.,82 нче күнегү-дөрес итеп күчерергә, кагыйдә

01.04

80

Кисәкчәнең сөйләмдәге роле, язылы-шы

1

кабатлау

кисәкчәләрнең кулланы-лышы, язылышы, аерым сүз булуы; калын һәм нечкә әйтелешле кисәк-чәләр

фронталь

04.04

81

Ныгыту. Ки-сәкчәләр.

1

ныгыту һәм систе-малаштыру

төрле сүзләр янында килүе; текстта кисәкчә-ләрне таба белү, куллану

индивиду-аль кар-точкалар белән эш

кисәкчә-ләр кергән җөмләләр язарга

06.04

82

  Бәйлекләр.

1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

хезмәтләрне анализлау, ярдәмче сүз төркеме бу-ларак бәйлек; җөмләдәге роле

эшли белергә тиеш:бәйлекне таный, сөй-ләмдә куллана һәм дөрес яза  

индивиду-аль кар-точкалар белән эш

8.04

83

Нәрсә ул җөмлә. Иҗади диктант.

1

катнаш

җөмлә төшенчәсе; укы-лыш, тавыш куелышын тыныш билгесенә карап билгеләү; тасвирлау, фи-кер йөртү элементлары кертү

 белергә тиеш:

җөмлә билгеләмәсен, әйтелү максаты буен-ча җөмлә төрләрен

эшли белергә тиеш:

җөмләне дөрес инто-нация белән әйтә, төрләрен билгели, мисаллар китерә,   сүздән һәм сүзтез-мәдән аера, аны яза, ахырында тиешле тыныш билгесен куя,   җөмләләр төзи

иҗади диктант

11.04

84

Җөмлә.

Хикәя җөмлә.

1

катнаш

әйтелеш максаты буенча төрләре- хикәя җөмлә, тыныш билгесе, сөйләм төзү

фронталь

Д. 55б., 91 нче күнегү-җөмләләр-гә аерырга, кагыйдә

13.04

85

Контроль диктант.

1

белем  һәм күнекмә-ләрне прак-тикада кул-

лану.

орфограммаларны кул-ланып диктант язу, сүз төркемнәрен билгеләү

диктант

Д.56б., ди-алог төзер-гә

15.04

86

Хаталар өс-тендә эш. Со-рау җөмлә.  

1

катнаш

әйтелеш максаты буенча төрләре- сорау җөмлә, тыныш билгесе, диалогта куллану

сайланма диктант

18.04

87

Өндәү җөмлә.

1

катнаш

әйтелеш максаты буенча төрләре- өндәү җөмлә, белдерелеше, тыныш билгесе, җөмләләр төзү

фронталь

Д.62б.,101 нче күнегү- тыныш билгесен куярга, ка-гыйдә

20.04

88

Ныгыту.Җөм-лә. Сайланма диктант.

1

 ныгыту һәм систе-малаштыру

әйтелеш максаты буенча төрләре; тану, дөрес уку, куллану, тыныш билге-ләре

индивиду-аль кар-точкалар белән эш

җөмлә төр-ләренә ми-саллар сай-лап язарга, 63б., сорау-лар

22.04

89

  Җөмләнең баш һәм ияр-чен кисәклә-ре.

1

катнаш

җөмләнең баш һәм ияр-чен кисәкләре: ия һәм хәбәр, аларның белдере-леше, сораулары, язуда билгеләү

белергә тиеш: җөм-ләнең баш һәм ияр-чен кисәкләрен, со-рауларын, табу юлын билгеләнешен

эшли белергә тиеш:

җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба, аера, язуда билгели, җөмләдәге сүзләр бәйләнешен ачыклый

фронталь

Д.65б.,105 нче күнегү-ия һәм хә-бәргә сы-зарга, ка-гыйдә

25.04

90

Җөмләдә сүз-ләр бәйләне-ше.

1

катнаш

җөмлә кисәкләрен билге-ләү тәртибе, аларның аталышы, сораулар кую

эшли белергә тиеш:

алган белемнәрне практикада куллана; төп эчтәлекне бирә, эзлеклелекне саклый; җөмләләрне дөрес тө-зи; эшләрен тикшерә, бәяли

фронталь  

бирелгән җөмләдәге сүзләр бәй-ләнешен аңлатырга

27.04

91

Кабатлау. Җөмлә кисәк-ләре.

1

кабатлау һәм гому-миләштерү

ия һәм хәбәрне сораулар куеп табу, билгеләү; бел-дерелешен әйтү

 мөстә-кыйль эш

29.04

92

Контроль изложение  

1

белем  һәм күнекмә-ләрне прак-тикада кул-

лану.

бирелгән тема буенча укучыларның  алган бе-лемнәренә нигезләнеп, ижложение язу, өйрәнел-гән сүзләр куллану, эз-леклелек, дөрес язылыш

ижложе-ние язу

02.05

93

Хаталар өс-тендә эш. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

хезмәтләргә бергәләп бәя бирү, хаталарны төзәтү; җыйнак һәм җәенке җөм-лә төшенчәсен аңлату;ча-гыштыру, аеру, куллану

эшли белергә тиеш:

 җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аера, тө-зи, тиешле тыныш билгеләрен куя

фронталь

дәфтәргә күчерергә

04.05

94

 Сүзтезмә.

  1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

сүзтезмә төшенчәсе, аларны аера белү, сорау-лар кую

 белергә тиеш:

сүзтезмә билгеләмә-сен

эшли белергә тиеш:

сүзтезмәләрне, аның ияртүче һәм иярүче сүзләрен аера, сорау куя

фронталь

Д.70б., ка-гыйдә,  “Язгы та-бигать” те-масына хи-кәя язарга

06.05

95

Сүзтезмәдә сүзләр бәйлә-неше.

1

катнаш

сүзтезмәдә сүзләр бәй-ләнеше; ияртүче һәм ия-рүче сүзләр

индивиду-аль кар-точкалар белән эш

Д.73б., 119 нчы күне-гү-төркем-ләп язарга, кагыйдә

9.05

96

Контроль диктант.

1

белем  һәм күнекмә-ләрне прак-тикада кул-

лану.

орфограммаларны кул-ланып диктант язу; җөм-лә кисәкләрен билгеләү

диктант

гыйбарә-ләр туплар-га  һәм аң-латырга

11.05

97

Хаталар өс-тендә эш. Текст.

1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

әйтмә һәм язма сөйләм; текст, текстның өлешлә-ре, мәгънәле кисәкләре арасында бәйләнеш; исем кую, хикәяләү, тас-вирлау, фикер йөртү төр-ләрен аеру

 белергә тиеш: язма һәм әйтмә сөйләмне

эшли белергә тиеш:

текстның темасын һәм төп фикерен бил-гели, мәгънәле кисәк-ләргә, өлешләргә бү-лә, кызыл юлны сай-лый, текстка исем куя, төрләрен аера, планын төзи, сюжет-лы картинага таянып хикәяләр төзи

фронталь

 Д. 77б., 125 нче күнегү-хикәя тө-зергә, ка-гыйдә

13.05

98

Текст. Тема. План.

Тема.

1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

текстның төп уе- тема; теманы билгеләү, мисал-лар китерү

фронталь

16.05

99

Контроль күчереп язу.

1

Контроль күчереп язу

 Д.80б., 128 нче күнегү-өлешләргә бүләргә

19.05

100

Хаталар өстендә эш. План.

1

яңа белем-нәр форма-лаштыру

мәгънәле кисәкләрне билгеләп гади план төзү; план буенча эчтәлек сөй-ләү

 Д.83б., 131 нче күнегү-чагыштырып язарга

20.05

101

Инша яздыру.

1

белем  һәм күнекмә-ләрне прак-тикада кул-

лану.

 план төзү; язма сөйләм нормаларын, язылыш ка-гыйдәләрен искә төшерү

инша язу

23.05

102

Хаталар өс-ендә эш. Ав-тобиография.

1

катнаш

хезмәтләрне бергәләп бәяләү, хаталарны клас-сификацияләү, афтобио-графия язу үзенчәлеге

эшли белергә тиеш:

автобиография яза, орфографик хаталар-ны тикшерә

фронталь

автобио-графияне язарга

25.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Татар теленнән эш программасы. 3 нче сыйныф

Авторы А.Х.Нуриева, 3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы. "Школа России"...

1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы ( ФГОС " Перспектив башлангыч мәктәп" )...

2 сыйныф татар теленнән эш программасы ПНШ

2 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы ПНШ...

2 сыйныф татар теленнән эш программасы ПНШ

2 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы ПНШ...

2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Бу программада 2 нче сыйныф укытучылары өчен эш программасы тәкъдим итәм....

1 сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп".

1 нче сыйныфлар өчен татар теле дәресеннән эш программасы. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп"....