Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән күнегүләр җыентыгы.
учебно-методический материал (3, 4 класс) на тему

Вахитова Айгуль Фаритовна

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән күнегүләр җыентыгы.  Якташ - язучы Фәнис Яруллинның истәлегенә багышлана.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән күнегүләр җыентыгы.

Якташ – язучы Фәнис Яруллинның якты истәлегенә багышлана.

Исем.

  1. Исемнәрне табып, килешен билгелә.

А) Язын агач утыртканнар

Бу аланга кешеләр.

Агачларның бөтенесе

Каенбикә төслеләр.

(“Горур Каенбикә”)

Ә) Башкортстанның таллары

Башларын игән Ыкка,

Күрешергә теләгәндәй,

Кул сузып безнең якка.

(“Этюд”)

Б) Кешеләрнең күзләренә күренмичә

Чәчәкләрдә генә булган тәмне җыеп

Эшли алар янып-көеп сүрелмичө,

Эшләреннән ләззәт табып, тәмен тоеп.

(“Бал корты”)

В) Апрель ае табигатьтә

Зур үзгәрешләр ясый:

Кыш абзаңны буйсындырып,

Еракка илтеп ташлый.

(“Апрель”)

Г) Спортны бик сөя ул –

Герне дә шәп чөя ул.

Яратса да спортны,

Укуны бик яратмый.

(“Дамир”)

  1. Тиешле кушымчалар өстә. Исемнәрнең килешләрен җәяләр эченә яз.

А) Нинди  савыт... ашасаң

Тәмлерәк була аш-су?

Шул сорау...  чишә алмый

Уйлана нәни Алсу.

(“Нинди савыт тәмлерәк”)

Ә) Клуб...  ашыга Галләм,

Клуб...  бүген кино

Кино... да иң яхшысы,

Иң шәбе – “Буратино”.

(“Бушлай билет “саталар”)

Б) Аннан инде гөрләвекләр

Җир-ана...   уята.

Апрель батыр, җиң сызганып,

Елга...  бозлар вата.

(“Апрель”)

В) Кояш яз...  хәзерләнә,

Репетиция ясый.

Аяк асларын эретеп,

Юллар...  бозып ташлый.

(“Март кояшы”)

Г) Минем әни авыл... бер,

Ә авыл хәтәр олы.

Шофёр Хаҗәр...  белсәгез,

 Мин нәкъ шул Хаҗәр улы.

(“Минем әни”)

  1. Җәяләр эчендә бирелгән исемнәрне күплек санга куеп яз.

А) Боз китә елгада, боз китә,

(Бозга) утырып кыш китә.

(Елга) ярсыган ат кебек

Тибешеп (ярны) селкетә.

(“Язгы парчалар”)

Ә) Ул әле шәп дворник та:

Себереп ташлый (юлны),

(Чокырга) илтеп түгә

Урамдагы (суны).

(“Апрель”)

Б) Майның җылы сулышыннан

(Иген) үсеп китә,

Чәчәк (исе) аңкытып,

Рәхәт җил исеп китә.

(“Май”)

В) (Борын) кызара,

(Керфек) бәсләнә.

Салкыннан, рәхәттән

(Күзең) яшьләнә.

(“Чаңгы шуганда”)

Г) Очраган бер таш астыннан

Бәреп чыкмый (чишмә).

Бездә суны (коедан)

Бик тирәннән эчәләр.

(“Безнең авыл”)

  1. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне килешләр белән төрләндер.  

А) Ындырда бодай көшеле,

Ындырда күмәч тавы,

Ындырда яшьләр авазы

Һәм машиналар шавы.

(“Ындыр”)

Ә) Авылда печән өсте,

Авыл иртә уянган.

Гөлләр алсу иренен

Таң нурына буяган.

(“Авылда печән өсте”)

Б) Күл буйларында бакалар

Туктамый суздылар җыр.

Гөлләрнең битләрен юды

Кыска вакытлы яңгыр.

(“Кыска вакытлы яңгыр”)

В) Җәйге эссе көн,

Исми бит җил дә.

Кояш та әнә

Коена күлдә.

(“Кояш һәм каз бәбкәләре”)

Г) Ә сентябрь, сентябрь –

Бу айда эш йөз дә бер:

Бәрәңге дә аласы,

 Мәктәпкә дә барасы,

 Алмасын да җыясы,

Җыйгач, сайлап куясы.

(“Сентябрь”)

Д) Нигә кычкыра күке?

Ул әйтә: җәйләр җитте.

Исәнмесез, кошлар, ди,

Исәнмесез, дуслар, ди.

(“Күке”)

Фигыль.

  1. Шигырьне укы. Фигыльләрне тап, заманын, зат-санын билгелә.

А) Бер атнада җиде көн бар,

Мин моны күптән беләм.

Календарь битен санадык

Беркөн әнием белән.

(“Әллә кайчак...”)

Ә) Вәли кара тамызган,

Гали поляга сызган.

Гөлнар ике урында

Бармагы белән бозган.

(“Мөнипнең дәфтәре”)

Б) Үләннәр борын төртәләр,

Бөреләр тунын сала.

Алмагачлар ак чәчәкле

Күлмәген киеп ала.

(“Май”)

В) Болыннарга чыгасың,

Елгаларга чумасың.

Тирбәләсең талларда,

Йөзәсең шәп салларда,

Походларга барасың,

Яңа чишмә табасың,

Шаярасың, уйныйсың,

Бетмәслек көч җыйныйсың –

Рәхәт тә соң җәй көне!

(“Рәхәт тә соң”)

Г) Гөлләр булып сибелербез,

Су булып түгелербез.

Кошлар булып очып китеп,

Офыкка күмелербез.

(“Рәхмәт сезгә, апалар”)

  1. Калын хәреф белән бирелгән фигыльләрне зат– сан белән төрләндер.

А) Көннәр үтә космик тизлек белән,

Вакыйгалар куа бер-берсен.

Үсмер чакта булган хәлләрнең дә

Онытканмын инде күбесен.

(“Бер сөенеч”)

Ә) Җанымны тетрәттең, диңгез,

Күрдем дә калдым телсез.

Кара инде, моңа кадәр

Ничек торганмын синсез.

(“Диңгез”)

Б) Һичбер вакыт

Төшми камыт

Эш атыннан.

Сөрә ул җир

Тамганчы тир

Камытыннан.

(“Атлар”)

В) Гөлләр утырта Зәйтүнә,

Яз килеп җитте исә.

Гөлләр бөреләрен ача,

Зәйтүнә кулы тисә.

Әле ул бик яшь булса да,

Даны таралган ерак.

Гөл үстерүнең серләрен

Язалар аннан сорап.

(“Чәчәкләр яратучы”)

Г) Илшат һәркөн арганчы

Чана белән кар ташый.

Япа-ялан урында,

Янәсе, шәп тау ясый.

Ул йоклаган чагында

Карын урлыйлар җилләр.

Саклап та торыр иде,

Озын шул кышкы төннәр.

3.Җәя эчендәге кушымчаларның тиешлесен куеп, шигырьне күчереп яз.

А) Матур булып яңгыр явып үт(-ды, -де, -ты, -те),

Чистарынып кал(-ды, -де, -ты, -те) бар дөнья.

Сөенешеп коен(-ды, -де, -ты, -те) лар гөлләр

Көтеп алган язгы яңгырда.

Үләннәр дә, юылган чәч кебек,

Кинәт кенә кит(-ды, -де, -ты, -те) күпереп.

Сөендер(-ды, -де, -ты, -те) яңгыр бар дөньяны,

Килгәнгәме бик тә көттереп.

Сабырлыкка сынау уз(-ды, -де, -ты, -те) һәр гөл –

Һәм аларның өмете аклан(-ды, -де, -ты, -те).

Һәр үсемлек бер йотым су эч(-ды, -де, -ты, -те),

Шуның белән гомер саклан(-ды, -де, -ты, -те).

Күп вакытта бер йотым су җитми,

Я җитми бер йотым һавасы.

Шундый якын, шундый кыска бит ул

Яшәү белән үлем арасы.

(“Яңгыр”)

Ә) Йоклый алмый ята идем,

Тәрәзәдән ай кер(-ды, -де, -ты, -те).

Тәрәзәдән ай кер(-ды, -де, -ты, -те) дә

Миңа бер дару бир(-ды, -де, -ты, -те).

Ул даруны кулга алып

Эчим генә дигәндә

Тәгәрә(-ды, -де, -ты, -те) дә учымнан

Төште-китте идәнгә.

Идәндәге ул даруны

Бер тычкан барып тот(-ды, -де, -ты, -те).

Бер тычкан барып тот(-ды, -де, -ты, -те)   да

Һам итеп кабып йот(-ды, -де, -ты, -те).

(“Төнге маҗара”)

4. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрне юклык формасына куй.

Гөлнар дәрес әзерли,

Китабыннан күз ала:

Озын сәгатьләр буе

Урыныннан кузгала.

Әткәсе һәм әнкәсе

Бик канәгать бу хәлгә.

Аяк очында гына

Йөри алар идәндә.

Нәниләргә әйтәләр,

Шыпырт, диләр, шашыгыз.

Әнә ничек тырышып

Дәресен карый апагыз.

Эш кушалар Гөлнарга,

Укысын гына, диләр.

Кыз акылга утырды,

Сөеник шуңа, диләр.

Ә Гөлнар баш күтәрә,

Китапта гына күзе.

Ябар иде китабын,

Китап эчендә көзге.

(“Күзе китапта гына”)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп".

1 нче сыйныфлар өчен татар теле дәресеннән эш программасы. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп"....

3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы (рус төркеме)

"Күңелле татар теле" дәреслегенә эш программасы...

"Безнең гаилә.(Наша семья)" 1нче сыйныфлар өчен татар теленнән презентация (рус төркеме)

Бу презентация 1нче сыйныфта укучы рус балалары өчен төзелгән....

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән тестлар

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән тестлар укытучыларга укучыларның белемен тикшерү өчен материал...

Татар теленнән диктантлар җыентыгы. 1-4 нче сыйныфлар өчен

Татар теленнән диктантлар җыентыгы .1-4 нче сыйныфлар өчен....