"Урман-безнең дустыбыз".
план-конспект урока по окружающему миру (3 класс) по теме

Фазлеева Гульнур Ильдусовна

"Урман-безнең дустыбыз"-дәрес конспект. Укучыларда урманнар зонасы турында күзаллау булдыру. Табигый зоналарны чагыштыра, анализлый белү күнекмәләрен, иҗади фикерли белү сәләтләрен үстерү. Укучыларда урманның кешегә китергән файдасы турында күзаллау булдыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urman_beznen_dustybyz.doc60 КБ

Предварительный просмотр:

                          Тема: «Урман –безнең дустыбыз.”

Максат: 1)Укучыларда урманнар зонасы турында күзаллау булдыру. Аның геогра-

                     фик урыны, өлешләре:тайга, катнаш һәм киң яфраклы урманнар белән

                     һәм үсемлекләре, җәнлекләр дөньясы белән таныштыру.

                2)Табигый зоналарны чагыштыра, анализлый белү күнекмәләрен, иҗади

                     фикерли белү  сәләтләрен үстерү.

                3)Укучыларда урманның кешегә китергән файдасы турында күзаллау бул-

                      дыру.

                4)Балаларда урманга мәхәббәт, аңа сак караш тәрбияләү.

Җиһазлау:1.Табигый зоналар картасы.

                    2.Һәр укучының 4 нче сыйныф өчен атласы.

                    3.Урман рәсемнәре.

                    4.Урман хуҗасы моделе.

                    5.Магнитофон, кошлар тавышы язмасы.

                    6.Гербарий.

                    7.Ярдәмлек карточкалар.

                    8.Дәреслек.

                    9.Күркәләр.

                    10.Мәкаль.

                    11.Кош рәсемнәре.

                    12.Тундрага карата рәсемнәр.

                     13.Схемалар.

 Дәреснең тибы. Яңа тема өйрәнү дәресе.

                                         Дәрес барышы.

1. Дәресне оештыру моменты.

-Хәерле көн, балалар!

Күз алдына китерегез әле, сез кечкенә орлыклар , ди (башларын тоталар). Бакчачы орлык-

ларны саклык белән тәрбияли, сулар сибә (балалар кулларын күтәреп, өскә күтәреләләр).

Сабак үсә (балалар тартылалар, җилкәләрен турайталар).

      Ниһаять, шатлыклы мизгел: искиткеч матур чәчәкләр күренә (балалар чәчәк таҗлары

ясап, кулларын күтәрәләр). Чәчәкләр матурланганнан матурланалар (балалар бер-берсенә елмаялар).

Чәчәкләр кояшка тартыла (аяк очларына басалар һәм утыралар).

-Балалар, чәчәкләр кояш яктысына тартылган кебек, кешеләр дә белемгә тартыла. Сезнең

дә күп беләсегез, күп шөгыльгә өйрәнәсегез килә, шулаймы? Табигать серләренә төшенер-

гә, карта буйлап сәяхәткә чыгарга сез әзерме? Хәзер шигырь-табышмак тыңлагыз, нәрсә

турында сүз баруын әйтегез:

            Шаулый анда һәрбер агач,

            Көчле җилләр искәндә,

            Үләнендә пешә җиләк

            Кояш нуры төшкәндә.

            Ямьле язлар килү белән

            Чут-чут сайрыйлар кошлар,

            Тиен, керпе, куян, бүре

            Йөриләр бер сукмактан.

            Монда һәрчак саф һава,

            Чәчәкләр керфек кага,

            Булса чишмә-суы чиста,

            Тын гына челтерәп ага.

-Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез, сез ничек уйлыйсыз? (Урман турында)

2. Белемнәрне актуальләштерү.

    -Бездә бүген Урман иясе дә кунакта. Ул сезнең урман турындагы белемнәрегезне бае-

тырга ярдәм итәр. Ләкин башта ул сезнең үткән дәрестә нәрсә өйрәнүегезне белергә тели.

Әйдәгез Урман иясе белән белемнәребезне уртаклашыйк.

а)Балалар өч төркемгә бүлеп утыртылган. Аларга 3 карточка – бирем тәкъдим ителә.

   1 нче бирем: Тундра табигате нинди үзенчәлекләргә ия?

   2 нче бирем: Тундрадагы хайваннар һәм кошлар андагы кырыс табигать шартларына

ничек яраклашкан?

   3 нче бирем: Тундра үсемлекләренең нинди үзенчәлекләре бар? Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?

(Төркемнәрдә җаваплар тыңлана, тулыландырыла, бәяләнә).

б)Берничә укучыга карточкалар белән индивидуаль эш бирелә

   1. Тундрада барлыкка килгән берничә туклану чылбырын төзе.

   2.Тундрада нинди экологик проблемалар туды. Санап чык.

   3.Тундра һәм арктик чүллекләр табигатенең охшаш һәм аермалы якларын ата.

в)Атластан файдаланып, безнең илебезнең кайсы өлешендә тундра зонасының урнашуын

күрсәттерү.

г)Рәсем конкурсы:”Мин ничек тундраны күз алдына китерәм”. Балалар үзләренең рәсем-

нәре белән таныштыралар.

-Сезгә кемнең чыгышы ошады һәм ни өчен?

 

3. Яңа темага күчү.

    -Атластан файдаланып, тундра зонасыннан көньяктарак урнашкан зонаны билгеләгез.

(Урманнар зонасы)

    -Ни өчен көньяктарак тундра зонасы түгел, ә урман зонасы урнашкан? Сез ничек уйлыйсыз? (Чөнки көньяккарак күчкән саен климат җылына төшә, агачлар иркенләп үсә алалар. (Тактадагы картада урманнар зонасы күрсәтелә)

    Ярдәмлек карточка белән эш (һәр партага таратыла).

1.Урманнар зонасы кайсы җылылык поясында ята? Бу пояска нинди билгеләр хас?

2.Урманнар зонасының җир өслеге нинди?

3.Картада урманнар зонасының нинди өлешләрен күрдегез? Аларның мәйданнарын ча-

гыштырыгыз.

    -Урман турында нинди белемнәр алырбыз дип уйлыйсыз? (Укучыларның төрле фикер-

ләре тыңлана).

    -Бик дөрес, урманда җиләк, чикләвек, гөмбә, чәчәк, дару үләннәрен җыябыз, утын кисәбез, агачлардан төрле җиһазлар ясыйбыз. Урман безне җылыта, киендерә, ашата,

сокландыра, ял иттерә, сыендыра. Ул үсемлекләрнең, җәнлекләрнең, гөмбәләрнең йорты.

Саф һавасы, агач яфракларының әкрен генә кыштырдавы, кошлар сайравы-болар барысы

да кешенең кәефен күтәрә, рухын ныгыта. Урмандагы яшел төс күзләрне ял иттерә, кү-

ңелне тынычландыра. Урман һаваны, туфракны, елгаларны саклый. Урманның чиста,

кислородка бай һавасы безнең сәламәтлегебезне саклауга һәм ныгытуга ярдәм итә. Шун-

лыктан илебезнең өчтән бер өлешен урманнар алып тора, ә авылыбызның һәр ягын ур-

маннар әйләндереп алган.

4.Яңа тема өстендә эш.

    -“Урман” дигәч, нәрсә күз алдыгызга килә? (Агачлар)

    -Сез нинди агачларны беләсез? (Балалар белгән агачларын атыйлар)

    -Чыршы белән имән яки нарат белән каен нәрсә белән аерыла? (Берсе-ылыслы, берсе-

яфраклы). Әйе. Менә сезгә Урман иясе ике рәсем алып килгән: рәсемнәрнең сере нәрсәдә?

(Берсе -яфраклы урман, икенчесе-ылыслы урман. Яңадан өченче рәсем күрсәтелә, кат-

наш урман турында төшенчә бирелә).

    -Димәк, без сезнең белән урманнарның төрле булуын күрдек. Нинди урманнар белән

танышуыбызны тактага языйк:

     1.Ылыслы урман-тайга.

     2.Яфраклы урман.

     3.Катнаш урман.

(Урман иясе ылыслы урманның “тайга” дип аталуын өстәп әйтә)

    -Тундра зонасы көньяккарак күчкән саен тайгага килеп кушыла. (Картадан тагын бер тапкыр күрсәтү).

    -Урман иясе сезгә өч төрле агач күркәсе алып килгән, карап әйтегез әле, болар нинди агачларның орлыклары? (Чыршы, нарат, кедр агачы күркәсе)

     -Кайсы агач сезгә таныш түгел? (Кедр)

    (Бер укучы кедр агачы турында сөйли).

    -Тагын нинди ылыслы агач турында әйтми калдырдык? (Карагай агачы).

    (Икенче укучы карагай агачы турында сөйли).

Ял итү минуты. “Урманда”.        

5.Яңа тема белән танышуны дәвам итү.

   -Ә хәзер без сезнең белән ботаниклар , зоологлар һәм экологлар  булабыз. Беренче төр-

кем-ботаниклар, урманнар зонасының үсемлекләре белән таныштыра. Икенче төркем-

зоологлар, урманнар зонасының җәнлекләре белән таныштыра. Өченче төркем-экологлар,

бу зонада барлыкка килгән экологик проблемалар турында аңлата.

   1.Беренче төркем өчен материал: дәреслек (98-99 б.б.,103 б.), атлас “Җирдән күккә кадәр”

гербарий, энциклопедия “Я познаю мир”, “Растительный мир нашей Родины» .

   2.Икенче төркем өчен материал: дәреслек (100-102б.б.), атлас “Җирдән күккә кадәр”,

җәнлек рәсемнәре, энциклопедия «Я познаю мир. Животные», «Животный мир нашей Родины».

    3.Өченче төркем өчен материал:дәреслек (107-111б.б.), гербарий, Кызыл китапка кертелгән үсемлек һәм җәнлек рәсемнәре,урманнарны кисү күренеше төшерелгән рәсем.

    Һәр төркемнең чыгышы тыңлап үтелә, нәтиҗә ясала.

6.Күнекмәләр формалаштыру өстендә эш.

   _Ә хәзер белем һәм күнекмәләрне тикшереп алабыз. Урман иясенең тестларына дөрес

җавап бирсәгез, ул сезгә сюрприз тәкъдим итәргә уйлый.

    Тест. (Өч төркемгә дә бирү).

1. Болар куакларга керә:

а)Каен;       б)Карлыган;      в)Имән ;      г)Гөлҗимеш;

2. Яшел аптека:

а)Үги ана яфрагы;       б)Сарут;        в)Мәтрүшкә;      г)Эт эчәгесе;

3. Ылыслы агачлар:

а)Нарат;         б)Усак;       в)Карама;          в)Карагай;

4. Ерымнар булмасын өчен нишләргә?

а)Агач утыртырга;     б)Таш түшәргә;       в)Үлән чәчәргә;     г)Җирне дөрес сукаларга;

6. Урман белән бәйле профессияләр:

а)Төзүче;     б)Урманчы;      в)Балта остасы;       г)Фармацевт;

7. Табигатьне саклау:

а)Чәчәкләрне өзү;       б)Агачларны кисү;      в)Агач утырту;     г)Гөмбәне кисеп җыю;

    (Кайсы төркем алдан һәм дөрес итеп башкара, ул төркемгә Урман иясе китап бүләк

итә: Е.Д.Солодухин “Урман аптекасы”).

   -Сезнең тестлардан чыгып, урманның кешеләргә китергән файдасы турында нәтиҗәне

схема формасында билгелик (схема буенча әңгәмә):

          Дару үләннәре                      Ризык бирә            Кошлар, җәнлекләрнең яшәү урыны

        

       Саф һава                                   УРМАН                         Туфракны, җир өстен ашалудан

                саклый

                                                                                                         

        

           Төзү материалы              Сәламәтлекне                Профессия сайларга булыша

                                                 ныгытуда ярдәм итә

7.Ныгыту.

-Ә хәзер без сезнең белән кошлар тавышын тыңлап үтәбез. Кайсы кошларның тавышын

танырсыз микән? (Кошлар тавышын тыңлау).

-Я, нинди кош тавышларын таныдыгыз? (күке, сандугач, тукран, һ.б.)

-Молодцы, укучылар! Булдырдыгыз.

-Ә хәзер сезгә Урман иясенең соравы бар: урман кешеләргә профессия сайларга ничек яр-

дәм итә? (Рәссам аны ясый, шагыйрь аңа багышлап шигырь, ә композитор көй яза, био-

логлар үсемлекләре, геологлар-файдалы казылма байлыклары белән кызыксыналар һ.б.)

-Балалар, сез урманның файдасы турында бик яхшы фикерләр әйттегез, рәхмәт.

   Урман иясе сезнең биредәге мәкальне аңлатуыгызны сорый: “Кеше үз гомерендә бер

генә төп агач үстерсә дә, аның гомере бушка узмаган”.

-Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен агачларны даими утыртырга кирәк?

(Төркемнәрдә балаларның фикерләре тыңланыла, тулыландырыла: пожарлар була, агачлар

киселә, утыртылган бар агач та яңармый һәм киләчәк кешеләр өчен дә кирәк).

-Ни өчен санаторийларны, ял йортларын урман эчендә төзиләр? (Урман һавасы сәламәт-

лекне ныгыта, нервларны тынычландыра, микробларны үтерә һ.б.).

8.Йомгаклау.

   -Укучылар, урман белән кеше арасындагы мөнәсәбәтне сез схемада ничек күрсәтерсез

һәм аңлатырсыз?

                     

Урман        Кеше

-Димәк, урман кеше тормышында нинди урын алып тора?

-Урманнар зонасын нинди өч өлешкә бүләргә мөмкин? (Схема күрсәтелә).

 -Урманның яхшылыгы өчен кеше урманга ничек җавап кайтарырга тиеш?

 -Ә сез урманга ничек ярдәм итә аласыз?

 -Бүгенге дәрес сезгә кайсы яклары белән ошады?

 -Урман иясе сезнең урманга мөнәсәбәтегезне белергә тели. (Урман рәсеме тәкъдим ителә. Балалардан үзләрен урманның бер өлешенә урнаштырулары сорала. Уртага куелса –ярату билгесе, кырыйга куелса-битарафлык, курку билгесе икәнлеге ачыклана).                                    

9.Укучыларның эшен бәяләү.

10. Өй эше бирү.

       1.Дәреслектән урман турында укырга, сөйләргә өйрәнергә (98-105б.б.)

       2.Урманда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен төзергә.