ШҮРӘЛЕНЕҢ УРМАН МӘКТӘБЕ
классный час (4 класс) по теме

Ахмадуллина Гулуса Габделхаевна

Укучыларда табигатькә сак караш тәрбияләү. Табигать биргән байлыкны дөрес һәм тиешенчә файдалана белергә өйрәтү максатыннан башлангычлар өчен төзелгән сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vneklassnoe_meropriyatie.docx19.46 КБ

Предварительный просмотр:

ШҮРӘЛЕНЕҢ  УРМАН  МӘКТӘБЕ

 

 

 

Максат:

1.     Укучыларда табигатькә сак караш тәрбияләү.

2.     Табигать биргән байлыкны дөрес һәм тиешенчә файдалана белергә өйрәтү.

3.     Г. Тукай әкиятләре геройларының әледә актуаль һәм аларның тәрбия өлкәсендә уңышлы кулланышын төшендерү.

4.     Халык мәкалҗләрендә урман образы кулланылышы.

5.     Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

6.     Экологик тәрбия.

  

Катнашалар: Г. Тукай әкиятләре геройлары ( Шүрәле:, Су анасы:, Кәҗә: белән Сарык:, Бүре:ләр), Марат:, Алсу:, Алия:, Илдус:.

 

Сәхнә ачылганда урман аланы күренеше. Балалар килеп керәләр.

 

Марат: Безнең урман-урман менә

            Аңа җитү кайда ул!

            Моңлы да ул, шомлы да ул

            Серле дә ул, бай да ул.

Алсу:  Аланнары табын мени,

           Рәхәтләнәм сыена.

           Җиләк дисәң учлап сипкән.

           Гөмбә дисәң җый гына.

Алия:  Менә шушы аланда

           Яшәгән ди бер куян

           Суда күргән шәүләсен

           Егылган ди куркудан.

Илдус: Ул үзенең шәүләсен

            Шүрәле: дип белгән ди.

            Бер саескан аңардан.

            Чырык-чырык көлгән ди. (Барысы да көлешәләр).

Алсу: Шүрәле, дигәннән, бу урманда Шүрәле юк микән?

Марат: Бар ди. Шундый озын бармаклы , маңгаенда мөгезе дә бар ди. Борыны кәп-кәкре ди (Ишәрәләп күрсәтә).

Илдус: Шаярма инде. Шүрәле дә, Су анасы да – берсе дә юк. Аны бит Тукай абый уйлап кына чыгарган.

Алия: Бер шигырендә нәрсә дип язган әле

         -Һич сине куркытмасыннанар Шүрәле, җен һәм убыр

          Барчасы юк сүз - аларның булдганы юктыр гомер.

Марат: Әй, сөйләмәгез әле җеннәр турында. Әйдә Илдус, әнә тегендә поши эзләре күрдем, бәлки мөгезен дә табарбыз.

Илдус: Киттек.

Алсу:  Ә мин күбәләкләр тотам да өйгә алып кайтам. Мин алардан коллекция төзим.

Алия: Син чәчәкләргә кара. Җыям да зур савытка су салып, өстәлгә куям. Әни сөенер инде.

Илдус: Алия, Алсу, Марат килегез әле.Менә бу урында тамак ялгап алырга була (Түгәрәкләнеп утыралар, сөйләшә-сөйләшә бушаган сок шешәләрен, йогурт савытларын, консерва калдыкларын читкә ыргыталар. Ә бер читтә Шүрәле, Су анасы, Кәҗә, Сарык, Бүре һ. б. боларны күзәтеп баш чайкап торалар).

Марат: (үләндә аунап) Ярый әле килгәнбез. Монда шундый рәхәт, саф һава. Күңелле (Шул вакыт агачлар арасыннан әкият геройлары килеп чыга).

Шүрәле: Әйе. Сез килгәнче монда чыннан да күңелле иде. Сез бар нәрсәне җимердегез. (Барсы да шаккаталар һәм торып басалар).

Марат: Борыны кәп-кәкре. М-мөгезе дә бар. Ш-ш-шүрәле түгелме соң?

Кәҗә: Әйе нәкъ үзе. Шүрәле әфәнде. Кәҗә белән Сарык, Бүре дә бар. Әнә тегесе Су анасы.

Алсу: Чынлапмы? Сез бит, сез бит әкияттән.

Су анасы: Нәкъ шулай. Беләсез икән әле.

Илдус: Монда нишлисез соң сез? Кара әле чын Шүрәле диген. Кайткач Айратка сөйләсәм, ышанмас та әле.

Алия: Ә монда нишлисез соң сез?

Бүре: Без мәктәпкә килдек.

Марат: Ха-ха. Көлдермәгез зинһар.

Кәҗә: Монда көлкеле бер нәрсә дә юк. Бу чыннан да мәктәп. Шүрәленең урман мәктәбе.

Шүрәле: Әйе. Без айга бер мәртәбә мәктәпкә җыелышабыз. Укыйбыз, белмәгән нәрсәләрне өйрәнәбез.

Илдус: Ә бүген нәрсә өйрәнәсез инде?

Шүрәле: Без бүген үзебезнең Тукаебызның туган көнен ничек билгеләп үтәчәгебез турында киңәшләшергә дип җыелдык. Ни дисәң дә зур юбилей бит - 120 яшь.

Алия: Безнең мәктәптә дә һәр елны зур шигырь бәйрәме була Тукай туган көндә.

Шүрәле: Я ярый бу турыда икенче юлы, сүз башым бит Шүрәле дигәндәй сүз әлегә сезнең турыда барачак. Сезне бераз тәртипкә салып алырбыз.

Марат: Нәрсә әллә сугышырга җыенасызмы? Мин сезне әтигә әйтәчәкмен.

Кәҗә: Кем әле сезнең белән көрәшергә  җыена. Бездә алай тәртипкә өйрәтмиләр.

Сарык: Сез ничәнче сыйныфта укыйсыз соң?

Алия: Мин һәм Илдус, 5 нче сыйныфта.

Марат: Ә мин 7 нчедә.

Алсу: Мин дә.

Шүрәле: Шулай мени. Зурлар да икәнсез үзегез. Тик шулай да мин сезне Урман мәктәбенең 1 нче сыйныфына гына кабул итәчәкмен.

Марат: Хи-хи, көлдермә зинһар, 1 нче сыйныфка диме?

Бүре: Монда көлкеле бер ни дә күренми. Урманда үз-үзләрен тота белмәгәннәр белән нәкъ шулай эшлиләр дә инде.

Шүрәле: Әгәр дә сез авырып китсәгез нишлисез?

Илдус: Әни доктор чакырта.

Шүрәле: Дөрес. Ә бездә аларны чакыртасы юк. Урман тулы докторлар, әмма яшел докторлар

Балалар: Яшел докторлар?

Шүрәле: Яшел докторлар буламени,

                Дисез инде , әйеме?

                Доктор ничек яшел халат

                Кисен инде, әйеме?

Су анасы: Беләсезме үләннәрнең

                  Күпме дару биргәнен?

                 Дәшмисезме? Шулар инде

                 Яшел доктор дигәнем.

Бүре:      Әнә алар карап тора

               Сезгә төбәп күзләрен

               Я, кайсыгыз күбрәк таный

               Алыр икән үзләрен?

Шүрәле: Я хәзер нәрсә диярсез?

Алия: Мин беләм, мин беләм. Менә мин күпме ромашка, мәтрүшкә җыйдым.

Шүрәле: Әйе. Мин синең ничек җыйганыңны күреп тордым. Син аларны тамыры белән йолкып алдың да, кирәкмәгән өлешен сындырып ыргыта бардың. Ай начар эшләдең. Башкалар да шулай эшләсәләр, икенче җәйдә сез килүгә бу аланда бернинди чәчәк тә үсмәячәк.

Алия: Гафу ит Шүрәле. Миңа хәзер бик уңайсыз.

Шүрәле: Башкалар дару үләннәрен таныйсызмы соң?

Алсу: Үги ананы беләм, шулай ук бака яфрагын.

Су анасы: Әйе, дөрес. Син аның өстендә басып та торасың.

                Аяк кабардымы юлда-

                Шуны ябасың.

                Җәрәхәтнең төзәлгәнен

                Сизми каласың.

Шүрәле: Ә монсы нинди чәчәк?(Сары мәтрүшкәне күрсәтә)

                Бик күп төрле авыруга

                Шифасы бар аның да

                Тамакны да дәвалый ул

                Эчәк авыруларын да.

Кәҗә: Бу үлән зәһәр казаяк исемле.

           Агулы ул, киптергәчтен

           Бетә аның агуы.

           Эч авырткан чакта эчсәң-

           Менә дигән даруы.

Сарык: Яшел докторлар бу аланда бик күп. Балан, кура җиләге, песи үләне, сукыр кычыткан, кузгалак. Тузганакны исегездә калдырыгыз.

Су анасы: Арымадыгызмы? Хәзер әйдәгез бераз ял итеп алыйк. Кемнәр нәрсәне исендә калдырды икән, сынап карыйк (рәсем яисә гербарийдан үсемлекләрнең исемнәрен әйтәләр, җиңүчеләр билгеләнә).

Шүрәле: Менә беренче дәресебез әлегә тәмам. Сезгә өй эше дә бирәм. Менә бу үләннәрне без җыеп киптереп әзерләдек. Мәктәбегезгә алып кайтып тапшырыгыз, бергәләшеп өйрәнегез.

Марат: Бик зур рәхмәт инде сезгә. Безгә кузгалырга вакыт. Караңгы да төшеп килә.

Шүрәле: Туктагыз әле, ашыкмый торыгыз.

Алсу: Тагын нигә?

Бүре: Бу аланда нишләптер күбәләкләр әзәеп киткән.

Алсу: Аларның саны да бармени? Мин токан идем. Гафу итегез инде. Менә җибәрәм.

Шүрәле: Күбәләкнең файдасы турында белмисез мени әле сез? Беренчедән, алар табигатьне матурлыйлар, икенчедән, чәчәкләрне серкәләндерәләр. Гомерләре дә бик кыска аларның. Тукай абыегыз әйткән ич

    Тик гомерем бик кыска

    Бары бер көн генә - дигән.

Алсу: Мин бүтән бер кайчан да күбәләкләрне тотмаячакмын.

Шүрәле: Менә монысы әйбәт.

Илдус: Ягез, кузгалдыкмы инде?

Шүрәле: Ашыкмагыз. Бире килегез әле (ашаган урыннарына ишәрәләп). Монда нинди тәртипсезләр булды икән, сез күрмәдегезме? (Күз кысып)

Балалар (Ялганлашалар) Ю-юк.

Кәҗә: Кара нинди тәртипсезләр булган монда.Табигатьне шулай ямьсез калдырырга ярый ди мени инде. Сез түгелдер бит? Юктыр. Үзегез бит мәктәзптә укыйбыз, дидегез. Ә мәктәптә укучылар болай эшләмәс иде.

Марат: (Кызарып) Гафу итегез инде безне. Без ул, аларны ташлаулар. Хәзер җыеп алабыз да, моннан соң бер кайчан да алай эшләмәскә сүз бирәбез. Башкаларга да аңлатырбыз.

Шүрәле: Менә монысы зурларча ичмасам. Ә хәзер кайтырга мөмкин. Дәрес тәмам. Ә онытып торам икән. Бөек татар халкы урман турында ниләр әйткән:

Кәҗә: “Җимеш ашыйсың килсә, чәчәген өзмә”

Сарык: “Урман үстер, ачлык күрмәссең”

Су анасы: “Агачның тамырына балта чапканчы, киләчәгеңне уйла”.

Шүрәле: Әлегә җитеп торыр. Бүгеннән башлап без сезне үзебезнең һәм табигатьнең дуслары дип атарбыз.

Алсу: Дусларым. Дусларың күп булгач шундый рәхәт!

Илдус: Сөйләшеп, уйнап була,

            Күп нәрсә белеп була

            Шаярып-көлеп була

Барысы бергә: Дусларың гына булсын!

Кичә “Дуслык турында җыр” белән тәмамлана.

                         Пәрдә.

 

Кулланылган әдәбият:

Х. Халиков, Р. Мингалим шигырьләре,

“Яшел аптека” китабы, 1998 ел,

“ Салават күпере” журналы,

“Сабантуй” газетасы.