Мастер класс "Иң татлы тел-туган тел"
план-конспект занятия (1 класс)

Мухаметова Розалия Хатиповна

-Туган телебездә бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү;

- Сәнгатьле сөйләм телен үстерү;

-Туган телне ярату, белү һәм туган телдә сөйләшү теләге тәрбияләү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ostalyk_drese_konspekty_muhametova_r.h.docx23.83 КБ

Предварительный просмотр:

Осталык дәресе.

Теләче районы Олы Мишә урта мәктәбе 1нче сыйныф укытучысы Мөхәмәтова Розалия Хатип кызы.

Тема: “ Иң татлы тел-туган тел! ”

Максат һәм бурычлар:

-Туган телебездә бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү;

- Сәнгатьле сөйләм телен үстерү;

-Туган телне ярату, белү һәм туган телдә сөйләшү теләге тәрбияләү.

                                      Осталык дәресе барышы

1.Оештыру өлеше.

  • Хәерле көн, хәрмәтле коллегаларым. Мин Мөхәмәтова Розалия Хатип кызы, Олы Мишә урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы, сезне үземнең осталык дәресендә күрүемә бик шатмын. Бүгенге осталык дәресемдә, мин сезне 28 еллык эш стажымда сыналган, тәҗрибә тупланган укыту методларым белән таныштырырмын. Бүген сезнең янга, узем белем алган уку йортларында туплана башлап, бугенге көнгә кадәр кулланышта булып, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле булган багажым белән килдем. Сезнең өчен болар берседә яңалык түгел. Башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирүнең нигезе булып торган, хөрмәткә лаеклы традицион укыту алымнарыбыз. Сез минем белән килешәсездер дип уйлыйм.
  • Бөек педагогларыбыз Сухомленский, Макаренко, Эльконин Давыдов, Каюм Насыйри кече яшьтәге балаларга белем бирүне уен белән алып барунын төрле алымнарын, нәтиҗәлелеген күрсәттеләр.

2. Актуальләштерү. Тема һәм максат белән таныштыру.

  • -Сезнең белән аралашуны уеннан башлап китик эле. Бугенге дәресебезгә кунакка Әмир белән Әминә килде. Алар сезнең белән танышуларына бик шат.( исәнләшәләр, сәламлиләр, үзләре белән таныштыралар). Сезгә ошадымы? Бу курчакларның дәрескә килүе мотивация тудырдымы? Ә менә хәзерге  замана балаларын бу курчаклар белән шаккаттырып булмый. Ни өчен икән, сәбәп нидә? 1 сыйныфка укырга килгән балалар рус телендә сөйләшәләр, русча фикер йөртәләр. Татар телендә сүзнең төшенчәләрен аңламыйлар, куп кенә сүзләрнең исемен рус телендә әйтәләр.Уйланырга сәбәп бар...
  • Бугенге осталык дәресемнең “ Иң татлы тел-туган тел! ” дип аталуы юкка түгел. Быелгы уку елында 1 сыйныфка 7 баланы кабул иттем. 6 бала Олы Мишә балалар бакчасында тәрбияләнеп килде, үзара русча гына сөйләшәләр. 1 бала Балык Бистәсе районыннан күчеп кайтты, татарча белми. Менә инде 5 нче ай без балалар белән татарча сөйләшергә, туган телебезне яратырга өйрәнәбез. Татар телендә аралашуны төп таләпкә куйдым, татарча мультфильмнар карыйбыз, җырлы -биюле уеннар уйныйбыз, табышмак, санамышлар әйтешәбез, гомүмән татарча сөйләшәбез.Имран да татарча сөйләшә башлады.

3. Төп өлеш. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

  • - Безнең буын вәкилләре бик яхшы белә: Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй-үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел-үзенең  туган теле, иң матур киемнәр-үз милләте киеме, иң тәмле аш-милли ашлары.Бу сүзләрнең асылын укучыларыбыз  да аңласа иде. Туган телебездә аралашырга,үз фикерләрен әйтергә өйрәтү,туган телне өйрәнүгә кызыксыну уятуга ирешү юллары күп төрле. Әйдәгез: башлангыч сыйныфларда белем бирү методикасында-уен-дәресләр, дәресләрдә  уен элементлары куллану, темаларны дидактик уен аша аңлатуның нәтиҗәлелеген искә төшерик эле.

    - “Кибетчеле” уенын уйнау. Анализ.

-Безнең дәресләргә кунакка әкият персонажлары, курчаклар килә иде. Укыган һәр әкият, әсәрләр тәрбия бирә иде. Уеннар аша аңлатылган тема тиз үзләштерелә, җиңел аңлатыла.Бармак курчаклары белән уйнау, бәйләнешле сөйләм телен үстерергә,аралашырга ярдәм итә.

   -“Бармак курчаклары” белән рольгә кереп сөйләшүнең нәтиҗәлелегенә инандыру.

-Татар халык авыз иҗатын балалар бик тиз отып алалар. Әлифба дәресләрендә санамыш, тизәйткечләр өйрәнү, аларны такмаклау сәнгатьле сөйләм телләрен үстерә. Студент елларында сатып алынган Голбакча китабы минем өстәл китабына әйләнде. Бу китапта халык авыз иҗатынын ботен торе дә бар.

-“Кояш чакыру” . “Гөлбакча” китабына кызыксыну уяту.

  • “Без, без,без идек...”уены. Ял итү
  • “Балык тоту” дидактик уены.
  • Хәзер технологияләр көчле, татарча төшерелгән, татар теленә тәрҗемә ителгән мультфильмнар бик күп.   Нишләп әле аларны дәресләрдә кулланмаска ди... Татар телендә физкультминуткалар ясатабыз. Балалар хәзер тик-токларны бик яраталар.Без аның да җаен таптык, урыс телендә “Мы капусту рубим, рубим.Мы морковку трем,трем.Мы капусту солим, солим.Мы капусту жмем ,жмем дигәнне.Без татарча”Без кәбестә турыйбыз.Без кәбестә турыйбыз.Без кишерне уабыз.Без кишерне уабыз.- дип өйрәндек.
  • Татарча “Әпипә” бию көен дә без заманча хәрәкәтләр кушып биергә өйрәндек, чөнки балалар шуларны биергә тели. Аларга тик-токлар кызыграк. Мин аларга татарча тик-токлар да ясап була дип анлатам, татар көйләренең монының матурлыгын ишетә белергә өндим.
  • Татар халкының җырлы- биюле уеннарын уйнау балаларга ошый. Әйдәгез без дә шул уеннарны искә алып китик эле.
  • “Күрсәт әле , үскәнем”
  • “Чума үрдәк, чума каз”
  • “Голбану”
  • “Түбәтәйле” һәм башкалар.

4. Рефлексия. Йомгаклау өлеше.

-Урыннарыбызга утырыйк. Кибетчеле уенында алган, үзебезгә бик ошаган уенчыкларыбызны торкемдәшләребезгә бәя биреп, бер-беребезгә рәхмәт әйтеп буләк итешик.

-Бүгенге осталык дәресебез Сезгә ошадымы?

-Дәресләребездә шушы алымнарны куллану нәтиҗә бирерме?

Йомгаклау сүзе. 

-Хөрмәтле коллегаларым! Бүгенге осталык дәресемдә мин ниндидер ачышлар ясамадым. Бары тик үзебезнең һөнәри осталыгыбыз белән, методик алымнарны кулланып балаларыбызны иманлы, әхлаклы, туган телен хөрмәт итүче, туган илен яратучы шәхес итеп тәрбияли алсак иде дигән теләктә калам. Сезгә исәнлек-саулык, эшегездә иҗади уңышлар телим. Күп еллар тугры калган эшебездән ямь табып,рәхәтләргә төренеп, рәхмәтләргә күмелеп эшлик. Татарча сөйләшик! Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

https://shayantv.ru/ru/ - Шаян ТВ каналы”Күңелле әлифба”

http://tatarschool.ru/media - Күңелле татар теле сайты

http://tatardeti.blogspot.com/2016/08/blog-post_25.html - Күңелле татар теле”Учимся, играя”

http://tatardeti.blogspot.com/2016/08/blog-post_55.html- Күңелле татар теле”Интерактив әлифба”

http://www.balarf.ru/-   Балалар өчен мультимедиа китапханәсе. Татарча мультфильмнар

LearningApps.org  сайтына регистрация  үтеп, фәнне сайлыйбыз,татар теленнән күнегүләр сайлап , биремнәр үтәргә була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер-класс по технологии. Изготовление поделки "Весёлая обезьянка". Мастер-класс предназначен для детей начальных классов

Мастер-класс по созданию поделки из разных материалов "Весёлая обезьянка" в форме презентации...

Мастер-класс урока окружающего мира по теме "Про воздух". Мастер-класс урока окружающего мира по теме "Про воздух".

Одна из основных задач педагогов -  разработать и показать урок в рамках реализации нового образовательного стандарта.Тип урока – урок изучения и первичного закрепления новых знаний. Е...

«Иң татлы тел — туган тел»

Сыйныфтан тыш уку дәресе...

Презентация мастер - класса "Стань мастером активного целеполагания"

Любая деятельностоь начитается с цели. Без четкого понимания цели невозможна любая деятельность....

“Иң татлы тел – туган тел”

Тема:          “Иң татлы тел – туган тел”Максат:       укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата...