Соңгы кыңгырау бәйрәме
материал на тему

Соңгы кыңгырау бәйрәменә эшкәртмә

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                              Соңгы кыңгырау бәйрәме.

Төзеде:  Газимова Гөлүзә Фәритовна

         - Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә

            Хис ташкыны безнең күкрәктә.

             Укытучының моңсу карашлары,

             Озату сүзен яза йөрәккә.

          -Укулар инде артта калды,

Җыелыштык соңгы  бәйрәмгә.

Һәркем тоя үзен әзер итеп

Таулар  ,диңгезләрне кичәргә.

-Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар,әти-әниләр,укытучылар,укучылар.Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм  истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш  сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.

-Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап,зур тормышка,олы дөньяга юлланган укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да,тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы да.

 -Тәүге звонок белем ачкычларын,

Балаларның бирә кулына.

Соңгы звонок башлап алып чыга

Һәр яшьлекне тормыш юлына.

-Ун ел буе звоноклар чыңы,

Чакыру булды һәр көн дәрескә.

Бүген алар- чакыру һәм озату,

Алда торган бөек зур эшкә.

-Хөрмәтле 11 сыйныф укучылары! Сез мәктәптә 11 ел уку дәверендә меңнәрчә кыңгырау тавышы ишеттегез. Ә бүгенге кыңгырау сезне олы тормыш юлына дәшәчәк.

 - Җыйналдык без барыбыз да-

Бүген зур бәйрәм.

Күңелләрне дәртләндереп,

Биеп бер әйлән.

( Вальс)

-Әйдәгез,аяз күкле, якты кояшлы, гамьсез-уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Сүзне “Мәктәп” дип аталган “Балачак иле ” патшасына-хөрмәтле  директорыбызга бирик. Ул үзенең укучыларына олы юлга фатихасын бирсен! Рәхим итегез. Җыр:__________________________________________________

       

           

        -Сезнең  алда  олы  сынау  тора,

Сез  торасыз  юллар  чатында.

Сезнең  алда  төрле юллар  ята,

Төрле  якка  юллар  чакыра.

-Кайсы  гына  юлны  сайласаң  да,

Туры  юлдан,  бала,  туры  бар.

Мәктәбеңдә  калган  остазларың

Адымыңны  күзләп  торырлар.

                   Җыр: А.Аскарова   

-Уку  дәверендә  нинди  генә  кызыклы  хәлләр  булмады.Укытучыларыбыз  нинди  генә  вакыйгалар  белән  очрашмадылар. Әйдәгез,шуларны  искә  төшерик  әле. 

Математика дәресендә

-Сигезне  урталай  булсәң, ничә  була?- дип  сорый укытучы. Укучы:” Ничек  буләсең  бит, буйлыга  булсәң,  2  өчле, ә  аркылыга- 2  нуль  чыга” ,- дип җавап бирә,

Биология дәресендә

 -“Чәчәк  уртасында  нәрсә  бар? “,-  дип  сорый  укытучы. “Тешли  торган  бал  корты”,- дип  җавап  бирә  укучы.

География дәресендә

-Укытучы: “Сез, балалар, Җирнең  Кояш  тирәли  әйләнгәнен  беләсез  инде”,- ди . Шул  вакыт  бер  укучы  сорап  куя:” Ә  төнлә  кояш  йоклаганда  җир  нишли?”

Татар  теле дәресендә Укытучы: “Мин чабам, син чабасың , ул чаба. Бу кайсы заман?” Укучы: “Билгеле инде, тәнәфес.”

А.Б.Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары  бүгеннән сезнең өчен тәнәфесләр дә, дәресләр дә тәмам.  Сезне зур, катлаулы сынаулар көтә.Шушы сынауларны бөтен ихтыяр көчегезне, белемегезне җыеп үтеп чыгыгыз. Ә аның артыннан инде тормыш сынаулары килә.Нинди генә авырлыклар килсә дә бирешмәгез, зур хәрефләр белән язылырлык Кеше булып калыгыз.

-Әле кайчан гына без беренче сыйныфка укырга кергән идек.Әйе, ул вакытта барысы да беренче иде- беренче укытучы, беренче кыңгырау,беренче укыган сүзләр, беренче шатлыклар,беренче борчулар...  Белем үрләрен яулый-яулый 11 ел сизелми үткән дә киткән.

-Тарих битләрен ачып, 2002 нче елның беренче сентябренә әйләнеп кайтый әле.  Энә - җептән генә төшкән яңа форма киеп, кулыгызга чәчәк бәйләме тотып  сез “мәктәп”  дигән белем иленә килдегез

                                                                   

Кыз.                        Яңа форма, яңа туфлиләр,

                        Ап-ак алъяпкычым өстемдә,

                        Ап-ак тасма минем чәчемдә,

                        Чәчәкләрем нәни учымда.

Малай.                 Җитәкләдек кысып әнине,

                        Каушау хисе били күңелне.

                        Нәрсә көтә белем юлында?

                        Билгесезлек әле уемда.

Кыз.                        “Әни, - димен, - белмибез хәрефләрне,

                        Саннарны да яза белмибез,

                        Орышырлар безне, кертмәсләр,

                        Укый  белмибез, кабул итмәсләр”.

Ана.                        Алай димәгез, кызым-улым,

                        Укыр өчен анда баралар.

                        Сезнең кебек нәни кыз-малайлар

                        Мәктәпләрдә белем алалар.

/Ана балаларны җитәкләп беренче укытучыларына тапшыра/

Беренче укытучы.         Хуш киләсез, минем шаян дуслар,

                                Хуш киләсез, рәхим итегез.

                                Кулга тотып белем ачкычларын,

                                Я, әйдәгез, түрдән үтегез.

-.  Балачакның иң кадерле, якты һәм матур бәйрәме – тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән көн.

-Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Илһамия апа безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, гадел һәм искиткеч сабыр булды.Ул безнең өчен янып яшәде, балаларны намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте.

         - Хөрмәтле укытучыбыз Илһамия апа!

Якты яздай матур бу бәйрәмдә

Кабат сезне күргән чагымда

Күңелемне сабый бала иткән,

Хисләр кабатланды тагын да.

-А.Б.  Ә хәзер сүзне 11 сыйныф укучыларының беренче укытучылары Сираҗиева Илһамия Габделфәритовнага бирәбез. Рәхим итегез.

                            -- Сентябрьнең җылы иртәсе,

                        Чәчәк бәйләмнәре кулымда –

                        Бересе бит бүген, бересе!

                        Белем баскычлары юлымда.-дип без моннан 9 ел элек әлеге мәктәп дигән белем иленә аяк бастык. Безне шат елмаеп беренче укытучыбыз Наилә апа Нурмөхәммәтова каршы алды.

-Әйдәгез Наилә апа серле мәктәп еллары истәлекләрен барлыйк әле .Сүз сезгә бирелә.

               Җыр:       УКЫТУЧЫМА

-Белем сукмакларыннан бара торгач, кире кайтмас 11 көз, кыш,  яз,җәй айлары үтеп күңелебездә онытылмас хатирә булып уелып калды.

                                 Хөрмәтле укытучыларыбыз!

-Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр.Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салгансыз.Карасаң бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлык, чибәрлек,очкын чәчеп торган күзләр.

                        Җир йөзендә иң кызыгы шулдыр

                Бик тырышып химияне  укудыр

                Кем укымый, юлыбыздан китсен,

                Укыганнар “5” ле өмет итсен.

-Нурия апа!

Шагыйрь хисе-

Сезгә һәйкәл.

Изге сүзләр хезмәтегезгә

Бик тә тәңгәл.

Укучыларның уңышлары

Сезнең  зур хезмәтегез

Безнең чәчкәләребез

Сезгә олы рәхмәтебез.

                           -Алгебраны мәңге онытмабыз,

                        Һәрчак  хәтердә аны сакларбыз,

                        Файдасы күп аның кешеләргә,

                        Ярдәм итә ул бик күп эшләрдә.

  • Алсинә һәм Розалия  апа!

                        Рәхмәт сезгә, безнең өчен

                        Бик тә нык тырыштыгыз.

                        Математик мәсьәләләр

                        Чишәргә булыштыгыз...

                               Тормыштагы мәсьәләләр

                               Катлаулы булмасыннар!

                               Калган укучылар сезне

                               Яратып тыңласыннар.

                               Чәчәк тотып чыктым бүген

                                Укытучым, каршыңа.

                               Алдыгызда баш иябез

                               Рәхмәт әйтеп барсына.

А.Б.: /кыңгырау чыңлата/

                        Мәктәптә дәресләр

                        Тәртип белән төзелә.

                        Математика бетүгә

                        Физкультура керә.

-                Апрель ае җитү белән

                Стадионда кар бетә,

                Кар бетүгә Илшат абый

                Круг буенча йөгертә.

                        Сыбызгы тавышы белән

                        Китәбез чабып бергә.

                        Йөрәк тибә, нидер чәнчи

                        Утлар күренә күзгә.

                Тик шулай да туктамыйбыз,

                Йөгерәбез максатка,

                Йөгермибез, ә очабыз

                Дәрт бар чакта йөрәктә.

  •                  Илшат абый!

                        Физкультура дәресләрен

                        Көтә идек зарыгып,

                        Сез дә безне онытмагыз

                        Искә алыгыз сагынып.

А.Б./кыңгырау чыңлата/ Көн тәртибендә рус теле.

                        Кая барма, урыс теле кирәк

                Без ул телне ныклап өйрәндек.

                Дәресләрдә урыс телендә без

                Күпме әкият, шигырь сөйләдек.

                        Һәркемгә дә туры килмидер ул,

                        Рәмзия апа һәм Лилия апа төсле укытучы.

                        Урыс телен өйрәнгәнбез икән,

                        Юкка түгел, юкка түгелдер.

-                Рәхмәт сезгә! Спасибо!

                        Ике телле иттегез.

                        Хөрмәтебез билгесе дип

                        Чәчәк кабул итегез.

/чәчәк бирә/

А.Б.: /кыңгырау чыңлата/ Татар теле дәресе.

                        Татар теле, туган телем

                        Иң яраткан үз телем.

                        Үз телемдә Гөлсинә апа һәм Рәҗәп абый

                        Яратып бирделәр белем.

                                

-                            Гөлсинә апа һәм Рәҗәп абый

                        Үстердегез безнең сөйләмне.

                        Рәхмәт сезгә, бездән бүләк

                        Аллы-гөлле чәчәк бәйләме.

    А.Б.: /кыңгырау чыңлата/ Тәнәфес, тәнәфес.

                                                            Ашханәгә керәбез.

                      -Тәнәфестә бергәләп без

                          Ашханәгә керәбез.

                         Гөлсинә апа аш пешерә

                          Аны барыбыз беләбез.

                      -Гөлсинә апа белән бергә

                          Эшли Илсөяр апа да.

                          Рәхмәтебезне җиткерәбез

                          Чын күңелдән аңа да

        

                        Илгизәр  абый!

                        Хезмәтнең данлыларын,

                        Таңнарның гел алларын,

                        Бәхетнең иң зурысын

                        Телиләр чын дусларың –

                        Унберләрең.

А.Б.: /кыңгырау чыңлата/ Тәнәфес бетте,  тарихка керәбез.

                        Тарих, тарих, тарих дию белән

                        Күз алдыма Гөлнара апа килә,

                        Әйтә кебек күзләремә карап,

                        Әйдә үткән параграфны сөйлә.

                                Сөйлә миңа, син шул хакта

                                Ниләр язалар китапта.

                                Укып булса да килдеңме?

                                Сорыйсымны син белдеңме?

 

-        Гөлнара апа!Сезгә булган хөрмәтебез

                               Мәңге калыр йөрәктә,

                               Чәчәк букетыбыз Сезгә

                                Чын күңелдән бүләккә.

                        

А.Б: /кыңгырау чыңлата/. Инглиз теленә керәбез.Гуд мониң!

 -  Сабирова ! – ди укытучы,

                        Мин ялт-йолт – торам да басам.

                        Андый-мондый дәрес түгел,

                        Бүген инглиз  теле ләбаса.

                                Бүтән нәрсә генә әйтим,

                                Бу фәнгә карата соң?

                                Яратканга – беләсеңдер,

                                Белгәнгә яратасың.

                        Тамара  һәм Рәмзия апа!

                        Сезгә телик: саулык, озын гомер,

                        Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.

                        Шәкертләрнең тырыш, инсафлысын,

                        Яхшы гамәл, ходай рәхмәтен.

/чәчәкләр бирә/

             

   А.Б.: /кыңгырау чыңлата/ 

                                технология дәресенә

                                Чакырам сезне чыңлап.

                                Яңа эшкә өйрәнерсез

                                Игътибар белән тыңлап.

-                        Көрәк тотып кулларга

                        Бакчада җир казырга

                                    Һәм түтәлләр ясарга

                        Өйрәтә бит Рәмзия апа,

                        

                        

А.Б.: /кыңгырау чыңлата/ 

                                Дисперсия, дифракция.

                                Ни турыда сүз бара?

                                Беләм дисәң бу турыда

                                Физикага кереп кара.

        Физика укыта безгә

                        Надирә апа, белеп тор,

                        Аңлар өчен физиканы

                        Тавышланма, тик утыр.

                        Физика кызыклы фән

                        Күңел биреп укысаң,

                        Аңламыйча да калырсың

                        Авыз ачып утырсаң.

-                                    Күрәсезме, кояш нурлары да

                                Теләк тели бүген сезгә:

                                Сүнмәс дәрт һәм сөйкемлелек теләп

                                Чәчәк бүләк  итәбез без сезгә.

/чәчәк бирә/

А.Б.: /кыңгырау чыңлата/ 

                                Географиягә звонок бирәм

                                Соңламыйча керегез.

                                Илгизәр абый усал диләр,

                                Бер дә усал түгел ул.

                                Географияне белсәң

                                Мактап кына тора ул.

                        

                                -Илгизәр абый

                            Без телибез  сезгә бәхет

                        Алгы тормыш таңында,

                        Географияне балалар

                        Яратсыннар тагын да.

/чәчәк бирә/

А.Б.: /кыңгырау чыңлата/ ОБЖ га чакырам.

                        Зөлфәт абый, Зөлфәт абый

                        Дәрес бирә мәктәптә

                        Бар эшне дә башкарабыз

                        Ул янәшәдә чакта.

                        Дөньяда иң җиңел фән

                        Ул ОБЖ дәресе

-        Зөлфәт абый, сезгә булган хөрмәтебез

                        Безнең һәрчак  йөрәктә.

                        Чәчәк бәйләмебез сезгә

                        Чын күңелдән, бүләккә.

/чәчәк бирә/

-                         Тәслимә  апа әйтә:.

                        “Күп укыган, күпне белә,

                        Үскәнем, син күп укы.

                        Колач җәеп каршы алыр

                        Югары уку йорты!”

                                Тәнзилә апа киңәш бирә,

                                Мәктәптә һәр балага.

                                Эшләрендә зур уңышлар,

                                Бәхет телибез аңарга.

/чәчәкләр бирәләр/

-Айзирәк апа, Рәйсә апа!

                        Балаларны кеше итү өчен

                        Китә бөтен көчегез.

                        Шуңа да сез безнең өчен

                        Алтынга тиң кешесез.

                                         -Сез булганда мәктәп якты,

                                Бөтен яме сездә дөньяның.

                                Сәламәтлек, тигез тормыш диеп

                                Бүләк итәм чәчәк бәйләмен.

/чәчәкләр бирәләр/

-                        Рауза апа, Рузалия апа, Гөлзада апа

                                Чиста тота мәктәпне.

                                Бүген сезгә чәчәк аша

                                Әйтәбез без рәхмәтне.

                                        -Эшләрегез уң булсын,

                                        Изге булсын юлыгыз.

                                        Салкын судан сакланыгыз,

                                        Сызламасын кулыгыз.

-Мәктәптә эшлиләр тагын

                                Завхоз,  шофер, охранник.

                                Аларга да рәхмәт әйтеп,

                                Әзерләдек без букет.

/чәчәкләр бирәләр                

          -Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк  итеп ал син җырымны

ҖЫР_____________________________________________________

  • Безнең тормышыбыз, тәртибебез һәм укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче һәр адымыбызны күзәтеп ялгышлардан саклаучы сыйныф җитәкчебез! Сезнең киңәшләрегезне, үгет-нәсихәтләрегезне беркайчан да исебездән чыгармабыз.Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.
  • - Тормышыбызның тәүге сукмагында

Шат елмаеп каршы алдыгыз.

Канат куеп якты хыялларга

Олы юлга озатып калдыгыз.

-11 нче сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе Абдрахманов И.Г. Бүген сезнең дә укучыларыгызга әйтер сүзләрегез бардыр.Рәхим итегез

А.Б..                                                   Ана – бөек исем,

                                        Нәрсә җитә ана булуга!

                                        Хатын-кызның бөтен матурлыгы,

                                        Бөтен күрке ана булуда! -                                                 дип язган бөек шагыйребез. Әйе, безнең унберләребезнең дә төн йокыларын калдырып, балалары еласа елап, балалары көлсә көлеп, чын йөрәктән балам дип кадерләүче, назлаучы әниләре бар.

          -Әткәй-әнкәй-минем пар канатым,

Сез булганга дөньям  түгәрәк.

Иңне-иңгә, җанны-җанга куеп,

Яшик әле,яшик бергәләп.

-А.Б. Кадерле укучыларыбыз!. Бүгенге шатлылыгызны уртаклашырга әти-әниләрегез дә килгән. Хәзер сүзне аларга бирәбез.Рәхим итегез.

ҖЫР: ӘНКӘЙ ГӨЛЕ.  ХОР

-Моннан  10  ел  элек үзегезнең  нинди  булганыгызны  күрәсегез  киләме?  Сүзне  беренче  сыйныф  укучыларына  бирәбез.

- Безгә  карагач  

Сезгә  бик  кызыктыр

Без  нинди  кечкенә

Ә  сез нинди  зур.

          -Сезнең  кебек  чакта  дигән  булып

Шаяртып  та  сөйлисез.

Без  беләбез,сиздермәскә  теләп

Балачакны  бездән  көнлисез.

-Без укыдык бары әлифбаны,

Ә сез инде томнар укыйсыз.

“Бар иде бит шундый чаклар”,-диеп

Безгә карап авыр сулыйсыз.

-Тик  сез  берүк  китәбез  дип

Ямансулап  тормагыз

Без  бит  хәзер  зурлар  булдык

Сезгә  алмаш  булабыз.

-Булсаң да син нинди эштә

Язын,җәен,көзен,кышын,

Булыр берәү синең белән,

Ул-синең укытучың!

-Ул сиңа хәреф өйрәткән

Һәм белем биргән кеше.

Яхшылык теләп йөрәктән,

Тырышып йөргән кеше

-Бакчаларда шомырт, сирень

Күпме чәчәкләрнең төрләре!

Сезне көтә төрле юллар,

Көтә дуслар тормыш үрләре.

           -Сау  булыгыз , абыйлар,

Сау  булыгыз,апалар.

Сезнең  арттан  куып  җитәрбез

Тик  салыгыз  безгә  ак  юллар.        ҖЫР:_______________________________________

-Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,

            Ничек кенә табыйм сүзләрен

            Менә бүген чәчәк бәйләменең

            Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен                ( чәчәкләр тапшыру)

-Бүген мәктәптә соңгы кыңгырау, ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмасын. Алган белемнәрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын.

  • 11 ел кыңгыраулар чыңы

Чакыру булды һәрбер дәрескә.

Бүген алар чакыру һәм озату

Алда торган бөек зур юлга

                              -Узып китте мәктәп елларыбыз,

Ямансу да бүген, читен дә.

Шатлыгыбыз безнең әллә ничек,

Ватылган да төсле бөтен дә.

  • Соңгы кыңгырау яңгырый бүген,

Яңа юл яра гомер агышы.

Соңгы кыңгырау-әнкәй догасы,

Изге юл тели аның тавышы.

Саубуллашу вальсы

-Бәхет сорап, теләк теләп

Әйдә шарлар очырыйк

Шарлар кебек гел биеккә,

Яктылыкка омтылыйк

                             -Очсыннар шарлар,очсыннар

Киңлекләргә уралып

Хыяллар чынга ашсыннар

Бар җиһаннан нур алып

-Эзләмәгез ераклардан -

Бәхет безнең үзебездә,

Табигатьтә, эчкән суда,

Җиребездә, күгебездә.

Эзләмәгез ераклардан -

Бәхет безнең кулыбызда

Телебездә, җырыбызда

Тота белик кулыбызда.

Җыр-

         -Ашыгабыз, һаман ашыгабыз

Ни көткәнен белми һичкем дә-

Сезнең юллар вакыт  кулында гел,

Сезнең юллар язмыш  иркендә.

        -Ярты юлда юллар өзелмәсен,

Хәерле юл сезгә, хәерле.

Бәхет үзе түгел, җирдә бәхет

Эзләүчеләр безгә кадерле

     - Хәерле  юл!

Хәерле юл сезгә, укучылар!

Максатларга барып җитегез!

Ашкынганда гомер юлларыннан

Язмышны да узып китегез!

 Хәерле юл сезгә, хәерле юл!                    (”Соңгы звонок” җыры)

-А.Б. 11  сыйныф укучыларын соңгы дәрескә озатыр кыңгырау чыңлый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка внеклассного мероприятия "Соңгы кыңгырау бәйрәме"

Конспект внеклассного мероприятия на тему "Последний звонок"  (на татарском языке) поможет учителям 4-х классов при подготовке и проведении данного праздника. Разработка предназначается учителям ...

Соңгы кыңгырау

Соңгы кыңгырау...

сценарий соңгы кыңгырау

4 нче сыйныф укучыларын 5 нче сыйныфка озатканда кулланыла...

Мероприятие "Соңгы кыңгырау"

Башлангыч мәктәпләр өчен "Соңгы кыңгырау" кичәсе...

Соңгы кыңгырау

Бу материалны 4 классны тәмамлаганда кулланырга мөмкин...

Башлангыч мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәме.

Бу сценарийда 4 нче сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау бәйрәме урнашкан....