Башлангыч мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәме.
материал (4 класс) на тему

Даянова Флюся Шайхенуровна

Бу сценарийда 4 нче сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау бәйрәме урнашкан.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zal_byrmch_bizlgn.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Шарлар эленгән.Укчыларның фотоларыннан стендлар эленгән.

Бәйрәмнең бүген бездә

иң зуры,иң олысы

чәчәкле май көнендә

яктысы һәм җылысы.

Күңелләрдә шатлык булганга

җыелдык без бүген бу залга.

Җәйнең матур аяз көннәрендә

матур чәчәк җыйдым бер кочак.

шул чәчәктәй басып яр буена

кулын болгый сабый чак.

“Рәсем ясыйм” җыры.

Карагыз әле,монда кемнәрдер җитми бит.Кемнәр икән? Әйе,4 класс укучылары.Бүген алар гади укучы гына түгел,ә чыгарылыш класс укучылары.әйдәгез,аларны каршы алыйк!

(залга укучылар керә.)

Узып китте башлангычта 4 ел,

ямансу да бүген,читен дә.

шатлыгыбыз безнең әллә ничек

ватылган да төсле,бөтен дә.

Без бит үстек,безгә белем биргән

укытучы сезнең кочакта.

авырттырып сезнең йөрәкне без

икелеләр алдык кайчакта.

Бүген бездә кунакта иң кадерле кешегез-Әлфия апабыз да бар.Ул сезне кулыгыздан тотып язарга,хәрефләр танырга,хәрефләрдән сүзләр ясарга өйрәткән беренче укытучыгыз.Хәзер сүзне аңа бирик.

Истә әле каләм тоткан кулым

бармый иде дәфтәр юлыннан

өйрәттегез безне язарга сез

тотып башта нәни куллардан.

каршы ала мине анам кебек

укытучым сузып кулларын

искә төшә иң беренче тапкыр

шигырь сөйләп басып торганым.

җылы караш,назлы сүзләреңнән

тойдым синең йөрәк җылыңны

укытучым,иң кадерле кешем

бүләк итеп ал син бу җырны.

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры.

1 класс укучысы. Миннән дә бәләкәй булгансыз

сез мәктәпкә килгәндә

кара ничек зур үскәнсез

бишенчегә барып җиткәндә.

Бишенчегә күчкәч тә сез

бик тырышып укыгыз

укытучыгыз йөзенә кызыллык китермәгез.

Хәзер сүзне 2-3 класс укучыларына бирәбез.

Балачак истәлекләре

 күңелләрдә мәңге сакланыр.

мәктәптә алган белемнәр

изге эшләр белән акланыр.

Сезне бик яраттык без

үрнәк безгә һәммәгез

ак бәхетләр,зур шатлыклар

тели сезгә һәммәбез.

Бишенчегә күчтек диеп

алай бик ирәймәгез

башлангычтан киттек диеп

 дуслык җебен өзмәгез.

Төрле җиргә таралгач та

дусларны сез югалтмагыз.

сезгә тырышып белем биргән

апаларны онытмагыз.

Гел уңышлар юлдаш булсын

сынатмагыз берегез дә

бәхетле һәм һәрчак көләч

якты булсын йөзегез дә.

Шулай ук бездә кунакта сезнең иң кадерле кешеләрегез-әти-әниләрегез дә бар.Бүгенге бәй рәм көнендә сәзгә аларның да изге теләкләре бардыр.Сүзне аларга бирәбез.

“Әти-әнием-ике канатым” җыры.

4 класс укучысы. Рәхмәт сезгә,нәни дуслар

һәр сүзегез ягымлы

килгәләп йөрербез без

шефка алырбыз сезне.

“Балачак –бәхет иле” җыры.

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

ничек кенә табыйм сүзләрен

менә бүген чәчәк бәйләменең

бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.

Алыгыз сез,бүген бүләк итеп

чәчәкләрнең шушы бәйләмен

каршылагыз тагын бик күп еллар

бүгенгедәй белем бәйрәмен.

(укучылар букет тапшыралар)

“Укытучыма” җыры.

Балачактан аерып безне

бүген үзгә чыңлый кыңгырау.

шул тавышка кушылсын тик бары

шат тавышлар,серле яңгырау.

Кыңгырауның нигә бүгенгесе

китмәс һаман минем күңелдән

нигә бүген шулай моңсу чыңлый

һәм ул чәчәкләргә төренгән.

Класс җитәкчесе.Әйе,балалар.Бу кыңгырау бу мәктәптә сезнең өчен соңгы тапкыр яңгырый.Ләкин бу яңгырау әле сезне күп тапкырлар озата барсын.Киләчәк тормышларыгыз матур,гүзәл,бәхетле булсын!Кунак булып безнең янга кайтыгыз!

“Соңгы кыңгырау” җыры.Җыр беткәндә 4 класс укучылары кыңгырау шалтыраталар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка внеклассного мероприятия "Соңгы кыңгырау бәйрәме"

Конспект внеклассного мероприятия на тему "Последний звонок"  (на татарском языке) поможет учителям 4-х классов при подготовке и проведении данного праздника. Разработка предназначается учителям ...

Соңгы кыңгырау

Соңгы кыңгырау...

сценарий соңгы кыңгырау

4 нче сыйныф укучыларын 5 нче сыйныфка озатканда кулланыла...

Мероприятие "Соңгы кыңгырау"

Башлангыч мәктәпләр өчен "Соңгы кыңгырау" кичәсе...

Соңгы кыңгырау

Бу материалны 4 классны тәмамлаганда кулланырга мөмкин...

Сау бул, башлангыч! Исәнме, бишенче! 4 класс укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәме

4 нче класс укучыларын 5 класска озату кичәсе өчен ярдәмлек...