Соңгы кыңгырау
материал (4 класс) по теме

Хабибуллина Фаягуль Наримовна

Бу материалны 4 классны тәмамлаганда кулланырга мөмкин

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon songy_kyngyrau.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

Соңгы кыңгырау. (4 нче сыйныф)

  1. ВАЛЬС яңгырый (яки вальс биюе башкарыла)

_Дуслар бүген нинди көн?  

Сез беләсездер бәлкем?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Бүген безнең бәйрәм көн!

 

_Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде һәммәбез.

Башлангыч белән хушлашабыз,

Бүген соңгы көнебез.

  1. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе.
  2. Бәйрәм бүген! Шуңа да шат безнең күңел. Йөзләребездә балкыган нур безнең үсеп  килүебезне күрсәтә.
  3. Хыялларны тормышка ашыру өчен без өлкән классларга күчәбез. Тизрәк, тизрәк үсеп җитәсебез килә, әниләрне, илебезне сөендерәсе килә. Шуңа шат без!
  4. Шул ук вакытта моңсу да безгә, чөнки яраткан парталарыбыздан, ияләшкән классыбыздан, беренче укытучыбыздан Һәм балачагыбызның кабатланмас елларыннан аерылабыз. Шуңа моңсу бүген.

   

  1. ХОР: “Мәктәбем”

Гел карап торырбыз инде,

Кечкенәләр ягына,

Нигә укытмыйлар икән

Гел башлангычта гына?

Күңелле дә, күңелсез дә,

Хәлемне белмиләр шул.

Китмәс идем олы кызлар,

Башлангычта укымыйлар шул.

Туган йорттай син кадерле,

Син якын күңелләргә.

Ничек кенә хушлашасы,

Китәсе килми бер дә.

Тик нишлисең яшең тулгач,

Тормыш бит шулай куша.

Балачакның бер баскычы,

Үсмер чак белән тоташа.

Инде менә үсеп җиттек,

Сау бул балачак иле.

Юлларыбыз хәерле,

Сәгатьтә булса иде.

  1. ХОР: Саубуллашу вальсы.

    Бик моңсу булса да бүген,

    Ярамый боегырга.

    Дәвам итәрбез укуны,

    Үз гимназиябездә.

    Гимназия, туган йортттай,

    Каршы алыр безне таңнарда.

    Максатыбыз – ныклап белем алу,

    Сүрелмәс рух яши җаннарда.

 

    Адаштырмас маягыбыз – мирас,

    Юлда юлдаш – туган телебез.

    Туган телне, җирне сөйсәк кенә,

    Якты булыр безнең көнебез.

    Һәркөн диярлек күрешербез без,

    Һәрбер шатлыкны бүлешербез без.

    Мәңгегә шулай дуслык – татулык,

    Торыр яктырып диешербез без.

  1. АНСАМБЛЬ: “Мәктәбем”

Җитте хушлашу сәгате,
Сау бул, башлангычыбыз.

Һәм мондагы бик кадерле,

Беренче укытучыбыз.

Саубуллашу бигрәк моңсу икән

Бүгенгәчә аны белмәдек.

Шат яшәдек. Укытучыбыз,

Кырыс йөзегезне күрмәдек.

Баш иябез бүген сезнең алда,

Бурычыбыз сезгә гомергә.

Өйрәттегез “Дус һәм тату булып,

Яшәгез!” – дип шулай гел бергә.

Рәхмәтле мин сиңа укытучым,

Синең кебек килә буласым.

Синең кебек һәрбер адымымда
Бары изгелекләр кыласым.

Хәзер минем өчен үзе бәйрәм,

Синең янда үткән һәр көнем.

Укытучым, сиңа дөньябызның,

Бүләк итәр идем һәр гөлен.

Укытучым! Белем учагына,

Син бит безне алып баручы.

Тормыштагы начар гадәтләрдән,

Саклаучы һәм яклап калучы.

Безгә куйган хезмәтегез өчен,

Рәхмәт әйтер сезгә киләчәк.

Һәрберебез, берәм – берәм килеп,

Алдыгызда башын иячәк.

Чәчәкләрдән җем-җем итеп,

Якты нурлар бөркелә.

Бүген безнең укытучыбызга,

Рәхмәт әйтәсе килә.

  1. Безгә белем биргән өчен,
  2. Кадерләп үстергән өчен,
  3. Назлы карашыгыз өчен,
  4. Дөрес тәрбиягез өчен,
  5. Икенче әни булган өчен,
  6. Барысы, барысы, барысы өчен,

  - Рәхмәт Сезгә, Укытучым! (бергә)

Укытучым, йөрәк җылыгыз,

Безне мәңге җылытачак.

Юлыгызда келәм итеп,

Чәчәк җәям кочак – кочак.

 (чәчәк тапшыру)

     Белем сере белән сукмаклардан,

     Ачтың миңа юлның яктысын.

     Укытучым, җырларымда чагыла,

     Изге уйларымның чаткысы.

     Җылы караш, назлы сүзләреңнән,

     Тойдым синең йөрәк җылыңны.

     Укытучым, иң кадерле кешем,

     Бүләк итеп ал син җырымны!

   АНСАМБЛЬ : “Укытучыма”

  1. Без яхшы укысын, сәламәт булып үссен өчен бөтен шартларны тудырган, безнең уңышларыбызны күреп сөенгән кешеләребез
  2. Равил Хасанович
  3. Зөһрә Закерьевна
  4. Асия Султановна
  5. Эльмира Вагизовна

  1. Хәзер сүзне аларга бирәбез.

  (директор сүзе)

      Номер:

  1. Ә хәзер, безнең белән теләктәш булган, безгә ярдәмче һәм терәк булган

кадерле әти - әниләребезгә сүз бирәбез.

Концерт номерлары:

1.

2.

3.

 -  Шушының белән, башлангыч сыйныф белән саубуллашу кичәсе тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка внеклассного мероприятия "Соңгы кыңгырау бәйрәме"

Конспект внеклассного мероприятия на тему "Последний звонок"  (на татарском языке) поможет учителям 4-х классов при подготовке и проведении данного праздника. Разработка предназначается учителям ...

Соңгы кыңгырау

Соңгы кыңгырау...

сценарий соңгы кыңгырау

4 нче сыйныф укучыларын 5 нче сыйныфка озатканда кулланыла...

Мероприятие "Соңгы кыңгырау"

Башлангыч мәктәпләр өчен "Соңгы кыңгырау" кичәсе...

Башлангыч мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәме.

Бу сценарийда 4 нче сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау бәйрәме урнашкан....

Соңгы кыңгырау

Бәйрәм программасы...