Мероприятие "Соңгы кыңгырау"
классный час по теме

Вафина Гульгена Аминовна

Башлангыч мәктәпләр өчен "Соңгы кыңгырау" кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon songy_kyngyrau.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

                                                       

                                              Соңгы кыңгырау

Зал бәйрәмчә бизәлә.

Стенага плакатлар(“Хуш,мәктәбем!”, ”Мәктәбем – белем учагым!”һ.б.), шарлар эленә.

Бүген 4 класс укчылары өчен башлангыч мәктәптә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме.Без аларны тырышып укыганнары өчен чын күңелдән котлыйбыз.5 нче класска күчкәч тә тәртипле,тырыш, миһербанлы балалар булуларын телибез.

1 укучы:

“...Аерылыр чак җитә, дусларым,

Сизелмәде 4 ел узганы,

Хуш, мәктәп, үз күрдең,

Яшәргә көч бирдең,

Канат куеп безне үстердең”.

2 укучы:

“...Әйтерсең лә пар атларда үтте

Кыңгыраулы мәктәп еллары,

Күңелләрдә гомерлеккә калыр

Шушы моңлы соңгы чыңлавы.

Кыңгыраулы, кыңгыраулы,

Кыңгыраулы мәктәп еллары”.

3 укучы:

Мәңге исебездә тотыйк

Монда үткән чакларны.

Алган белемебез белән

Бизик туган якларны.

4 укучы:

Хыяллар безнең канатлы,

Хыяллар шундый матур.

Киләчәктә барыбыз да

Булырбыз кыю,батыр.

Җыр: ”Хәтерлим мин”

5 укучы:

Кем безнең өчен бу кадәр

Күп көчен сарыф иткән?

Без беләбез:һаман да шул

Укытучы апалар.

6 укучы:

Укытучы,якты кояш кебек,

Күңелемне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сүзе белән юата.

7 укучы:

Кайгы килгәндә дә егет бул,дип,

Шул остазлар безне өйрәткән.

“Укытучы” белән “Әнкәй” сүзе

Бергә саркып чыга йөрәктән.

Җыр:      “Укытучыма”

Бүген  1 нче классларның да абый-апайларына әйтер сүзләре бар.Хәзер сүзне аларга бирәбез.

Безгә карагач,

Сезгә бик кызыктыр.

Без бик кечкенә,

Ә сез нинди зур!

Без сезнең кебек тәртипле

Булырга тырышырбыз.

Мәктәп белән класс белән,

Ярыш оештырырбыз.

Безнең илгә белемле һәм

Намуслы кеше кирәк.

Туган ил өчен яшәрбез

Үсик кенә тизрәк.

Җыр:”Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Ә хәзер мәктәп тормышыннан мәзәк хәлләрне искә төшерик әле.

               

                                  1.Бер үк бүре.

Укытучы Галинең иншасын укыганнан соң бик гаҗәпләне:

–Гали, синең язганың сүзмә-сүз Вәлинекенә охшаган бит. Бу нинди эш?

–Без бит икебез дә бер үк бүре турында язган идек.

           

                             2.Өтерләр булмаса.

Бервакыт укытучы Мокыттан сорый:

-Шәп укый аласыңмы?

-Мокыт әйткән:

-Шәп. Өтерләр булмаса, тагын да шәбрәк укыр идем әле.

                            3.Шома малай.

Укытучы укучыдан алфавит сорый.

-Син алфавитны беләсең инде.Шулай бит?

-Беләм.

-“А хәрефе артыннан нинди хәрефләр килә?

-“А хәрефе артыннан барлык хәрефләр  бер-бер артлы тезелеп киләләр,- дигән укучы.

    1 укучы:

Менә бит ул  нинди рәхәт,

Менә бит ул  нинди шәп!

Укый белү файдалы шул,

Сизгәнсездер инде шәт...

2 укучы:

Китап- киңәшчең синең,

Дустың,ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны.

     3 укучы:

Авыр чакта китап киңәш бирә,

Борчылганда сине юата.

Бүләк итә күпме матурлыклар,

Якты хисләр синдә уята.

4 укучы:

     Алып менә йолдызларга кадәр,

Сихри канат куеп иңнәргә,

Шуңа күрә сөям китапларны

Үзем белән йөртәм гел бергә.

     5 укучы:

     Уку безнең иң төп бурыч,

Тырышып уку эшебез.

Тирән белем сорый илем,

“Бишледә” бит көчебез.

Ә хәзер сезнең зирәклегегезне сынап карыйбыз.

Кечкен ул, шома ул.

Кара күлгә чума ул,

Ак кыр буйлап сыза ул,

Борма юллар суза ул.

Булса да бик кечкенә

Җиткер аңа эш кенә.

                                     ( Карандаш )

Агач түгел, яфраклы,

Тун түгел, тегелгән.

                                    ( Китап )

Җире ак,орлыгы кара,

Кул белән чәчәләр,

Күз белән җыялар.

                                    ( Язу )

Каләм,кара аласың,

Ак юлына язасың.

                                    ( Дәфтәр )

Афәрин, укучылар! Кичәбезне дәвам итәбез.

    1 укучы:

    Әлифбаның хәрефләре аша

Сукмак салдык яшәү серенә.

Әнкәемдәй иң кадерле кеше-

Укытучым күңел түрендә, дибез,

Беренче укытучыбыз  ........ апа турында.

     

    2 укучы:

     Олы бәхет таптым мин эшемнән

Зур булмаган авыл җирендә.

Читкә бәхет эзләп китмәгәнгә

Үкенмимен әле бүген дә,-ди укытучы   .......... апабыз.

 

 3 укучы:

    Тәмле-тәмле ашларны

Безгә кем соң ашатты?

Сез барыгыз да беләсез

Бу- ......... апабыз.

 

 4 укучы:

    Ышаныгыз,сезнең исемегезгә

Бер тап төшмәс, менә күрерсез.

Ялгыш адым әгәр ясый калсак,

Киңәш сорап Сезгә килербез.

 

 5 укучы:

     Башлангычта укулар артта калды,

Җыелыштык соңгы кичәгә.

Һәркем тоя үзен әзер итеп

Таулар.диңгезләрне кичәргә.

 

 6 укучы:

     Онытмамын,укытучым,

“Бәхетле бул” диеп әйткәнең.

Яшь аралаш кабатлыймын:

“Хуш мәктәбем,хуш мәктәбем!”

Җыр: “Саубуллашу”

 “...Аерылыр чак җитте, дусларым,

Сизелмәде 4 ел узганы,

Хуш, мәктәп, үз күрдең,

Яшәргә көч бирдең,

Канат куеп безне үстердең”.

                                              Укытучы: Вафина Гөлгенә Әмин кызы

                                               Арча районы,Субаш-Аты башлангыч мәктәбе


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка внеклассного мероприятия "Соңгы кыңгырау бәйрәме"

Конспект внеклассного мероприятия на тему "Последний звонок"  (на татарском языке) поможет учителям 4-х классов при подготовке и проведении данного праздника. Разработка предназначается учителям ...

Соңгы кыңгырау

Соңгы кыңгырау...

сценарий соңгы кыңгырау

4 нче сыйныф укучыларын 5 нче сыйныфка озатканда кулланыла...

Соңгы кыңгырау

Бу материалны 4 классны тәмамлаганда кулланырга мөмкин...

Башлангыч мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәме.

Бу сценарийда 4 нче сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау бәйрәме урнашкан....

Соңгы кыңгырау

Бәйрәм программасы...