Разработка внеклассного мероприятия "Соңгы кыңгырау бәйрәме"
методическая разработка (4 класс) по теме

Валиуллина Люция Равиловна

Конспект внеклассного мероприятия на тему "Последний звонок"  (на татарском языке) поможет учителям 4-х классов при подготовке и проведении данного праздника. Разработка предназначается учителям татарских школ и гимназий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл songy_kyngyrau_byrme.docx26.22 КБ

Предварительный просмотр:

Соңгы кыңгырау бәйрәме - 2011

       Вальс “Хәтерлим мин әле, бүгенгедәй”

  1. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

  1. Бәйрәмне кемнәр китерә?

Чәчәкләр, гөлләр микән?

Бураннар, җилләр микән?

Әллә соң дуслар микән?

  1. Дуслар, бүген нинди көн?

Сез беләсездер, бәлкем?

Белмәсәгез, үзем әйтәм:

Бүген бездә бәйрәм көн!

  1. Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде һәммәбез.

Башлангыч белән хушлашабыз,

Бүген соңгы көнебез.

Укытучы сүзе.

Шигырьләр сөйлиләр.

Концерт программасы

  1. - Ә хәзер, әйдәгез әле, 4А сыйныфы күгендә кабынган йолдызлар белән танышыйк.
  2. - Айнур, син ни сөйлисең?

Кайда ул йолдызлар?

  1. - Аз гына сабыр ит, Регина.

Хәзер без аларның барысын да күрербез!

  1. Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырлыйк шушы көйләргә.

Җырласак шушы көйләргә,

Калыр сагынып сөйләргә!

Сезнең алда җырлыйлар: сыйныфыбызның затлы укучылары – Зилә, Алия, Наил. “Әй, мәктәбем”

2.Айнур, синең әбиең бармы?

  1. - Әлбәттә, бар. Мин аны бик яратам.
  2. -Ә хәзер Радил әбисен ничек ярата икән, шул турыда скетч карап китик.

Әби ролендә – Әдилә чыгыш ясый.

  1. Биюченең итәге

Бии, бии кыскара.

Биючегә сүз әйтмәгез

Бии, бии остара.

Сәхнәдә – сыйныфыбызның оста биючеләре -  Алсу, Зилә һәм Эльвина!

  1. Җырлыйк әле, җырлыйк әле

Берне түгел, икене.

Җырламас идек икене,

Сез дусларым сөйкемле!

Сәхнәдә – сыйныфыбызның иң акыллы кызлары: Аделя, Чулпан, Диана. “Улыбка”

       2.-Айнур, синең иң яраткан дәресең ниниди?

  1. -Әлбәттә, физкультура!
  2. -Ә менә Радилнең яраткан дәресе физкультура түгел икән!
  1. -Ничек инде?
  2. -Әйдәгез, үзен тыңлап карыйк әле!

Җәүдәт Дәрзаман “Күрерсез!”

2.Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җыр күңелне ача ул.

Җырлау күңелне ача ул,

Кайгыларны баса ул!

Җырлыйлар: сыйныфыбызның затлы егетләре Айнур, Илназ, Заһир.

“Голубой вагон”

  1. Бие әле, бие әле,

Биегәнне күрсеннәр.

Баскан җирдә ут чыгара

Безнең кызлар дисеннәр!

Сәхнәдә – “Созвездие-Йолдызлык” һәм “Виктория” хореография фестивальләренең республика турында берничә ел рәттән призлы урыннар алып, Мәскәү, Түбән Новгород, Геленджик шәһәрләре тамашачыларын таң калдырган биюче йолдызларыбыз – Эльвина һәм Диана!

“Рок-н-ролл”

  1. – Регина, син ничек уйлыйсың, кеше кайгысыннан көлергә ярыймы?
  2. – Син нәрсә инде, Айнур, юк, билгеле. Синең дә шундый авыр хәлдә калуың бар.
  1. – Әйе шул. Әйдә, хәзер Алсуны тыңлап карыйк. Ул ничек уйлый икән?

Габдулла Шамуков. “Чыпчык белән Күгәрчен”.

  1. Юктыр әле күргәнең

Безнең җырчы кызларны,

Күрсәң иде ул кызларның

Урысча җырлаганын!

Җырлыйлар: сыйныфыбызның иң тырыш кызлары – Динә, Регина, Ләйсән. “Солнышко”

  1. Ал да булыр чагыбыз,

Гөл дә булыр чагыбыз,

Без биеми, кем биесен

Безнең шундый чагыбыз!

Кызлар ансамбле башкаруында “Зонтиклар биюе”

 2.-Айнур, син нинди транспорт чаралары яратасың?

  1. - Машина, самолёт, теплоход.
  2. – Ә менә безнең Радил башка транспортка гашыйк.

Каршы алыгыз: скетч “Тормозлары шәп иде”

  2.– Айнур, әйт әле, зиңһар, син чын солдатлар кебек маршта атлап йөри аласыңмы?

  1. – Нишләп йөрмәскә, йөрим, Регина. Син оныттың мәллә, узган ел бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланган "Смотр строевой песни" конкурсында безнең сыйныф 1 нче урын алып, Мактау грамотасы белән бүләкләнде бит!

“Вместе весело шагать”. Җырлыйлар – сыйныфыбызның шук малайлары: Илнар, Инсаф, Радил.

  1. – Регина, синең ресторанда булганың бармы?
  2. – Юк, Айнур. Ә синең?
  1. – Минем дә юк.
  2. – Ә хәзер Эльвина белән Диана безне Казанның 5 йолдызлы ресторанына алып керерләр. Рәхим итегез!

“Канкан”

  1. –  Регина, син нәрсә турында хыялланасың?
  2. – Хыяллар күп инде ул, Айнур. Тик аларның барысы да тормышка ашып бетми бит.
  1. – Әйе шул, Регина. Ләкин, минемчә, барыбер хыялланырга кирәк. Бүгенге көн белән генә яшәргә ярамый, алай күңелсез булыр иде.
  2. – Мин синең белән килешәм, Айнур. Безнең сыйныф кызлары нәрсә турында хыялланалар икән, шуны тыңлап карыйк әле.

“Маленькая страна”

 

  1. Без бит әле, без бит әле,

         Без бит Әтнә яклары.

         Елата да, көлдерә дә

         4А ның шаяннары!

“Репортаж из школьной жизни” ведут Дина и Ильназ.

  1. – Регина, бик тиздән җәй дә җитәр, җиләк-җимешләр өлгерер, бакчаларда карлыганнар каралып утырыр.
  2. – Дөрес, Айнур. Ләкин карлыганның агы да, кызылы да була бит. Ә менә кара карлыган кызарта да белә икән.
  1. – Ничек инде?
  2. - Әйдәгез, хәзер сүзне Алсуга бирик. Ул аңлатыр.

Иван Белаков “Кара карлыган”

  1. 5нче класста гел яңача

Булыр инде фәннәр дә,

Төшендереп торыр безне

Илдәге уй-гамьнәргә.

  1. Каршы алыр яңа укытучы,

Каршылар яңа дуслар.

Көмеш авазлы кыңгырау

Тәүге дәресне башлар.

“Кыңгыраулы мәктәп еллары”. Сезнең каршыгызда – сәхнә яратучы кызларыбыз: Алсу, Регина, Эльвина.

  1. Сәхнәдә – Татарстан Республикасы күгендә балкып торучы якты йолдыз, “Без бит Әтнә яклары” иҗат фестиваленең күп тапкырлар лауреаты булган , ТНВ каналы үткәргән “Җырлы-моңлы балачак” телевизион җыр конкурсы җиңүчесе, “Әтнә сандугачы-2011”һәм “Дулкыннар” Республика җыр конкурсларында гран-при дәрәҗәсенә лаек булган; “Созвездие – Йолдызлык” Республика турларында берничә ел рәттән 1 нче урыннарны яулап, Россия башкаласы Мәскәү шәһәрендә татар җырларын башкарып, башкала тамашачыларының кайнар мәхәббәтен яулаган җырчыбыз – Фаил Сәфәров!

       Татар халык җыры “Илкәем”.

  1.  - Регина, син Тукайны яратасыңмы?
  2. – Син нәрсә инде, Айнур! Безнең татарда Г.Тукайны яратмаган кеше юктыр ул. Без барыбыз да Тукай бабайның шигырьләрен, әкиятләрен тыңлап үстек бит!
  1. – Әйе шул, Регина. Син хаклы. Быел әле яраткан шагыйребезнең 125 еллык юбилеен да билгеләп үттек.
  2. – Әйдәгез, хәзер шул бәйрәмнән бер өзек карыйк.

Г.Тукай. “Су анасы”.

  1. Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар – безнең хыяллар.

Хыялларга очар канат кирәк,

Алар шулай акка буялган.

Ак болытлар – безнең хыяллар.

  1. Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар – безнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый,

Алар шулай ап-ак калачак.

Ак болытлар – безнең балачак.

Каршы алыгыз: Фаил Сәфәров. “Артта кала балачак”.

  1. Җитте хушлашу сәгате,

Сау бул, башлангычыбыз.

Һәм мондагы бик кадерле

Беренче укытучыбыз.

  1. Баш иябез бүген Сезнең алда,

Бурычлыбыз Сезгә гомергә.

Өйрәттегез: дус һәм тату булып

Яшәгез, дип шулай гел бергә.

Хор “Учат в школе”.

 

     

 

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка внеклассного мероприятия "Письмо солдату в армию"

Методическая разработка внеклассного мероприятия "Письмо солдату в армию". Составитель и автор стихов: учитель начальных классов,высшей категории МОУ "СОШ № 34 с УИП" г.Саратова Ежова Наталья Александ...

Методическая разработка внеклассного мероприятия"Мой любимый город"

Открытое мероприятие о городе Новомосковске,включающее музыкальные композиции,кинокадры,конкурс рисунков,поделок,сочинений....

методическая разработка внеклассного меропиятия "Супер-мама или дочки-матери"

Возможно использование разработки ко Дню Матери, к 8 Марта...

Методическая разработка внеклассного мероприятия: "Папа,мама,я- спортивная семья".

Спортивный паздник с участием родителей и детей.Цель мероприятия сплотить семью, и школу,привить интерес к здоровому образу жизни....

Разработка внеклассного мероприятия "Подвигу народа жить в веках"

Расширение исторических знания детей, воспитание чувства патриотизма, уважение к прошлому своего народа,    ...

Методическая разработка внеклассного мероприятия в 4 классе "Прощай, начальная школа!"

Внеклассное мероприятие "Прощай начальная школа!" проводится в 4 классе в виде выпускного вечера с целью обесечения психологического контакта и сотрудничества педагога, детей и их родителей; с целью ф...

КОНКУРСНАЯ РАБОТА на лучшую методическую разработку внеклассного мероприятия по духовно-нравственному воспитанию обучающихся Внеклассное занятие для учащихся 4-х классов « Новомученики и исповедники Церкви Русской»

Цели:дать представление обучающимся о значении и содержании подвига новомучеников в истории России и Русской Православной ЦерквиЗадачи: дать объективные представления о причинах гонений на Церковь в н...