Соңгы кыңгырау
план-конспект занятия на тему

Хаматдинова Муршида Габделхаевна

Бәйрәм программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл songy_kyngyrau_byrme_dokument_microsoft_word.docx26.7 КБ

Предварительный просмотр:

Кукмара районы Янсыбы башлангыч мәктәбе укытучысы Хаматдинова Мөршидә Габделхай кызы

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме

(Башлангыч мәктәпләр өчен)

Максат: -“Соңгы кыңгырау” бәйрәмен укучылар күңеленә кереп калырлык итеп үткәрү;

                       -Мәктәпкә, укытучыларга хөрмәт һәм рәхмәт хисе тәрбияләү;                      

        Үткәрү формасы:  әдәби- музыкаль  кичә.

        Җиһазлау:  шарлар, чәчәкләр, туп, плакатлар: “Соңгы кыңгырау”,магнитофон        .

Балалар тупны бер-берсенә биреп уйныйлар (4 нче сыйныфлар)

Аяз  көн. Сентябрь. Чәчәкләр.

Бант. Чәч  толымы. Беренчеләр.

Ике  икең. Әлифба. Бишле.

Һәм  беренче  икеле.

Компос. Глобус. Карта.

Бизәкләнеп  беткән  парта.

Лев  Толстой. Габдулла Тукай

   Тулган дәфтәрләр. Акбурга буялган куллар.

Бакчадагы  гөлләр.

Кыңгырау.(Бер бала өстәлдән кыңгырауны барып ала,әкрен генә кыңгырауны шалтырата)

Нигә  соң  күңелсез  кем  белә?

 (Тупны кырыйга куя).

А.Б: Күңелсез,  чөнки  бүген  гади  генә  бәйрәм  түгел,  соңгы  кыңгырау  бәйрәме. Сез мәктәптә  уку  дәверендә  меңнәрчә  КЫҢГЫРАУ  тавышы ишеттегез, ә бүгенгесенең  тавышы  моңсу  да,  ямансу  да,  шатлыклы  да.

 Хәерле  көн,  хөрмәтле  укучылар, укытучылар,  әти-әниләр  һәм  килгән  кунаклар!  Бүген  без  истәлекле  бәйрәм – “Соңгы  кыңгырау”  бәйрәменә  җыелдык. Ишетәсезме,  бүген  ничек  матур  чыңлый  ул? (Кыңгырау  тавышы).

1.Көмеш тавыш тынмый,

Йөрәкләрдә чыңлый,

Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау.

Якты юллар теләп,

Матурлыкка өндәп,

Саубуллаша көмеш кыңгырау.

2.Кыңгыраулар чыңы...

Бу хушлашу җыры,

Тик китәсе килми тиз генә

Шатлыклы да үзе,

Сагышлы да үзе, -  

Мәктәбемнең соңгы мизгеле.

Җыр Уйларымда мәктәп еллары(В. Агапов)

Кыз кыңгырау шалтырата укучылыр йөгереп керәләр һәм тезелеп басалар

3. Дуслар бүген нинди көн?

Сез беләсездер бәлкем?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Бүген безнең бәйрәм көн.

4.Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде һәммәбез.

Башлангыч белән хушлашабыз,

Бүген соңгы көнебез.

5.Уку елы тәмам булды,

Без җыелдык бәйрәмгә.

Шатлыгыбыз эчкә сыймый,

Ничек сезгә сөйләргә.

6.Нигә бүген куанмаска,

Без бит инде зур үстек.

Башлангычны тәмамлап,

5нче класска күчтек.

7. Тик елыйсы килә минем,

Инде ни хәл итәсе?

Башлангычтан  - балачактан

Бер дә килми китәсе.

8.Гел карап торырбыз инде

Мәктәбебез ягына.

Нигә укытмыйлар икән,

Гел башлангычта гына.

9. Тик нишлисең яшең тулгач,

Тормыш бит шулай куша.

Балачакның бер баскычы

Үсмерчак белән тоташа.

10. Бик моңсу булса да бүген

Ярамый боегырга.

Дәвам итәрбез укуны

Күрше авылда гына .

Хор

Кадерле абыйлар һәм апалар,

Бәйрәмегез белән котлыйбыз!

11.Безгә карагач,

Сезгә бик кызыктыр

Без нинди кечкенә

Ә сез нинди зур!

12. Кечкенә генә булсак та,

Шигырь сөйли беләбез.

Уңганнарны мактыйбыз без,

Ялкаулардан көләбез.

13.Бүген монда чакырылган

“4”ле, “5” ле алучы –

Бар да уку алдынгысы,

Юк бер артка калучы.

14. Өйрәндегез башлангычта

Хәреф танып,саннар язарга,

Кешеләрне Һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

15. Дәресләрдә янып-пешеп

Чиштегез мәсъәләләр.

Әкият,шигыръ укыдыгыз,

Күп әдәби әсәрләр.

16. Беләбез сезнең арада

Бар җырлар көйләүчеләр.

Такмак әйтеп биючеләр

Һәм шигыръ сөйләүчеләр.

Җыр.Өйрәтәләр мәктәпләрдә Владимир Шаинский көе. Михаил Пляцковский сүз

17. Озатабыз сезне бүген

5 нче класс иленә.

Юлда авырлыклар булса,

Тырыш, уйлан, иренмә.

18. Безгә үрнәк булырлык итеп

Сез укырга тиешле.

Фәннәрдән алган билгеләр

Һәрвакыт булсын бишле.

19. Исемдә алтын сукмакка

Тәүге аяк баскан көнем.

Тәүге тапкыр мәктәп ишеген

Үрелеп ачкан көнем.

20. Каршы ала мине, анам кебек,

Укытучым сузып кулларын.

Искә төшә иң беренче тапкыр

Шигырь сөйләп басып торганым.

Җыр” Укытучыма”  (ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА сүзләре, ИФРАТ ХИСАМОВ музыкасы)

21. Сау булыгыз,апалар!

Сау булыгыз,абыйлар!

Сезнең арттан куып җитәрбез без,

Тик салыгыз безгә ак юллар.

22. Җитте хушлашу сәгате,

Сау бул, башлангычыбыз

Һәм мондагы бик кадерле,

Беренче укытучыбыз.

23.  Чәчәкләрдән җем-җем итеп,

Якты нурлар бөркелә.

Бүген безнең укытучыбызга

Рәхмәт әйтәсе килә:

  • Безгә белем биргән өчен,
  • Кадерләп үстергән өчен,
  • Назлы карашыгыз өчен,
  • Дөрес тәрбиягез өчен,
  • Икенче әни булган өчен,
  • Барысы, барысы,барысы өчен,
  • Рәхмәт ,сезгә,укытучым.

Чәчәкләр тапшыру

Җыр Иң гүзәл кеше икәнсез (Әхмәт Хәйретдинов көе Фәнис Яруллин сүзләре.)

24.Күңелдә озак сакланыр

Соңгы кыңгырау чыңы...

Зур тормышның тәүге язы!

Шатлык, бәхетләр тулы.

25.Таралыр сүнәр әкренләп,

Соңгы кыңгырау чыңы!

Шуннан соң башланып китәр

Зур Кукмараның юлы.

26.Еракта – алсу офыклар,

Күзләрдә – зәңгәр диңгез.

Кабул итеп ал син безне

Зур Кукмара мәктәбе.

27. Инде бу кыңгырау

Борынгы, күптәнге;

Ничәмә елларны

Мәктәптә үткәрде.

Кайчандыр дусларын

Дәрескә чакырган

Аларны  зур юлга

Озаткан ахырда.

Мәктәпкә килгәндә

Апалар, абыйлар,

Күптәнге танышын

Алар да таныйлар.

Чың! Итеп алыр ул –

Ветеран җиз батыр

Ныграк кагылсаң,

 Мәктәпне кузгатыр.

Соңгы кыңгырау шалтырый

Хор  Соңгы звонок,соңгы звонок

Чакыра алга.

Соңгы звонок,соңгы звонок

Озата юлга.

Сау бул,мәктәп,

Безне юл көтә

Канат үстергән лачыннар

Оядан китә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка внеклассного мероприятия "Соңгы кыңгырау бәйрәме"

Конспект внеклассного мероприятия на тему "Последний звонок"  (на татарском языке) поможет учителям 4-х классов при подготовке и проведении данного праздника. Разработка предназначается учителям ...

Соңгы кыңгырау

Соңгы кыңгырау...

сценарий соңгы кыңгырау

4 нче сыйныф укучыларын 5 нче сыйныфка озатканда кулланыла...

Мероприятие "Соңгы кыңгырау"

Башлангыч мәктәпләр өчен "Соңгы кыңгырау" кичәсе...

Соңгы кыңгырау

Бу материалны 4 классны тәмамлаганда кулланырга мөмкин...

Башлангыч мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәме.

Бу сценарийда 4 нче сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау бәйрәме урнашкан....