Сау бул, башлангыч! Исәнме, бишенче! 4 класс укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәме
методическая разработка (4 класс)

Мухаметзянова Татьяна Анатольевна

4 нче класс укучыларын 5 класска озату кичәсе өчен ярдәмлек

Скачать:


Предварительный просмотр:

Сау бул, башлангыч! Исәнме, бишенче!

4 класс укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәме

Тантаналы музыка.

Ике алып баручы чыга (3 нче класслар)

1.Дуслар,бүген нинди көн?
               Сез беләсездер бәлкем?
               Белмәсәгез,үзем әйтәм,
               Бүген безнең бәйрәм көн!

2. Ямьле май иртәсен күреп

     Күңелләр канатланды.

     Бүген бездә бәйрәм дуслар

     Укулар тәмамланды.

           

1.  Бәйрәм белән барыгызны

                 Котлыйбыз дуслар!

                 Безне дә бит котлар өчен

                 Кайтканнар кошлар.

2. Соңгы кыңгырау бәйрәме

     Бүген мәктәптә

     Дәртле җырлар яңгырыйлар

     Һәрбер тарафка.

           

1. Кыңгырау чыны дүртләрне

                Дәшә соңгы дәрескә.

                Ягез дуслар каршы алыйк

                Кул чабып һәр шәхескә.

Кыңгырау тавышына 4 класс укучылары чыга.

“Бөйрәм бүген” ңыры яңгырый.

3 нче класс укчылыры:

1. Бүгенгедәй ак тасмалар тагып

     Килгән идең, дустым, мәктәпкә

     Бүген инде очар канат синдә

     Күпкә кече идең ул чакта.

              2. Тәүге тапкыр сине каршы алды

                   Колач җәеп изге мәктәбең,

                   Бүген ул да башын түбән иеп

                   Озатып кала үзенең шәкертен.

3. Шат елмаеп сине каршы алды

     Укытучы апаң ишектән

     Дүрт ел буе сезнең өчен ул бит

     Белем биргән, күпме көч түккән.

              4. Белем иленә сәяхәт

                  Әлифбадан башлана.

                  Үсеп буйга җитсәң дә син

                   Мәктәбеңне ташлама.

5. “Туган тел” не дә онытма

     Ул изге анаң теле.

     Кайда йөрсәң дөнья гизсәң

     Кадерлә син телеңне.

              6. Ә хәзер әйдәгез, дуслар,

                  Сүзне бирик дүртләргә.

                  Күптән инде көтә алар

                  Үз сүзләрен әйтергә.

 

Укытучы сүзе.  4 че класслар дәвам итә.

1.  Мин – Чулпан

     Кулларыма чәчәк җыйдым

     Өскә матур күлмәк кидем.

     Тәүге тапкыр укырга дип,

     Әй, мәктәбем, сиңа килдем.

              2.  Мин – Рэзил

                   Әле кичә генә иде кебек

                   Тар сукмактан сиңа ашыктым.

                   Әй, мәктәбем, син бит безгә маяк

                   Ничек итеп сине онытыйм. 

              3.  Мин – Илдан

                   Әле кичә генә кебек хәтерлимен

                   Мәктәпкә дип йөгереп йөргәнне.

                   Әй, мәктәбем, мәңге онытмамын

                   Синдә узган рәхәт көннәрне.

4.  Мин – Рэмис

     1нче сентябрь – ул көнне

     Мин һаман хәтердә саклыймын

     Әй, мәктәбем, синнән гүзәлрәк

     Башка җирне тапмыймын.

1нче алып баручы.Барысы өчен рәхмәт, мәктәп,

                                             Рәхмәт сиңа, кара такта,

                                             Рәхмәт сиңа, әй әлифба

                                             Рәхмәт укытучы апа.

Сүз беренче укытучы______га бирелә.

Укытучы. Киләчәккә нинди уйлар соң сездә,кем булырга җыенасыз?

           -  Мин үскәч абый булам,

              Аннары бабай булам.

Ә мин бабай булгач та

Гел әйбәт малай булам!

Үскәч кем буласымны

Мин әле әйтми торам!

Мин әти төсле булам,

Көн дә йөрим сунарга:

Ә мин белмим,әнидән

Онытканмын сорарга.

Ә мин телим Америкада

Космонавтка укырга.

-Ә миңа әни,үскәч

Куша “кеше” булырга!

1.Саубуллашу бигрәк моңсу икән,

Бүгенгәчә аны белмәдек.

Шат яшәдек, хөрмәтле апабыз,

Кырыс йөзеңне күрмәдек.

2.Якты класс , укытучы апа,

Без китәбез инде, сез каласыз.

Нинди яхшы балалар иде диеп,

Безне дә бер искә алырсыз.

3.Дөнья безне алга дәшә,

Ә Сез безгә гел янәшә.

Тәүге хәреф танытучы-

Рәхмәт Сезгә, Укытучым!

4.Сезнең белән хушлашырга

Матур сүзләр эзлибез.

Тормышыгыз гүзәл булсын

Ак бәхетләр телибез.

1.Әйе , хәзер зурлар без

Башлангычтан китәбез.

5 нче сыйныф укучылары

Инде хәзер булабыз.

2.Без укыган бу сыйныфка

Башка балалар килер.

Минем яраткан укытучым

Аларга белем бирер.

3. Бик тырышып укыгач,

Артта калды башлангыч.

Саубул инде дүртенче,

Исәнме, син, бишенче.

4.Көзгә кадәр, мәктәбем,

Хушлашыйм синең белән.

Сентябрьнең береннән

«Исәнме бишенче», диеп

Яңадан сиңа киләм.

3.Безгә ныклы белем биргән,

Үз балаларыдай күргән

Якты йөзле укытучым

Безгә дәрес бирми бүтән.

- Безгә белем биргән өчен,

- Кадерләп үстергән өчен,

- Назлы карашыгыз өчен,

- Дөрес тәрбиягез өчен,

- Икенче әни булган өчен,

- Барысы, барысы,барысы өчен,

- Рәхмәт ,сезгә,укытучым.

Сораулар:

1. Ул укый да, яза да белми. Ул язарга, китап укырга, рәсем ясарга өйрәнә. Я,кем ул? (1 сыйныф укучысы)

2. Аңа барысы да йөгерәләр. Ул барганда тыныч кына утыралар.

Нәрсә ул? (дәрес)

3. Анда ясарга мөмкин, тик ярамый, аның өстендә кайберәүләр йоклап та алалар.(парта)

4. Аны мәктәпкә алып килергә кирәк, аны әти-әниләр карый, укучы өчен ул паспорт кебек. Укытучылар да аны еш сорый, тик ул кайчакта югалып тора.(көндәлек)

5. Анда тәрәзәләр, буяулар, пумалалар бик күп. Анда малайларга, кызларга"2"леләр, "5"леләр куялар. Анда балалар акыллы, игътибарлы, йомшак күңеллегә әвереләләр. Бу кайда була? (мәктәптә)

6. Ул җәй дә, кыш та, яз да, көз дә була. Укучылар аны көтеп ала, бик ярата.(каникул)

7. Ул беренче дә, соңгы да була ала. (кыңгырау)

Укытучы: Бүгенге бәйрәмнең сәбәпчеләре—дүртенче сыйныф укучылары. Ә һәрбер кешенең, төн йокыларын калдырып, баласы еласа елап, көлсә көлеп, чын йөрәктән балам, диеп кадерләүче, назлаучы әнисе була.

1.Укытучы--әни. Бу ике сүз

Күңелемдә булыр янәшә.

Йөрәгемнән чыккан изге хисләр

Әни сиңа бүген эндәшә.

2.Минем өчен җирдә иң кадерле

Кешем бит син минем әнием.

Белем иленә дә зур баскычтан

Алып мендең бит син әнием.

3.Иртән торып мәктәбемә китәм

Син әнием озатып каласың.

Башкалар да әни синең кебек

Озатадыр үзенең баласын.

4.Рәхмәт әни , сиңа барсы өчен

Сабырлыгың белән үрнәк син.

Шатлык белән тулы, куанычлы,

Озын гомер сиңа телимен.

1 алып баручы. Биедек тә, җырладык та,
Шигырьләр дә сөйләдек.
Бәйрәм итеп уйнап алдык
Матур көйләр көйләдек.

2.Бәйрәм киче бетеп килә.
Кунакларга әйтик шуны.
Сәламәтлек, бәхет телик,
Һич белмәгез борчуны.

Бәйрәм концерт номерлары белән аралашып бара.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме...

Башлангыч класс укучылары өчен чыршы бәйрәме сценарие

Бәйрәмдә Убырлы, почтальон Печкин, куяннар һ.б. геройлар катнаша. Кыш бабай һәм   Карчәчәк балаларга төрле уеннар уйната....

Башлангыч класс укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча уен-ярыш сценарие

Сценарийда Уткүз патша һәм аның вәзирләре укучыларның белемнәрен төрле биремнәр биреп сыный...

Башлангыч мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәме.

Бу сценарийда 4 нче сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау бәйрәме урнашкан....

Башлангыч сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш эшләү өчен “Урланган балачак” темасына проект эше.

Проект эше мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.Эшнең нигезе- тикшеренү эше.Башлангыч сыйныф укучылары өчен  шактый күп көч таләп итә торган хезмәт.Проектның максаты:...

Башлангыч сыйныф укучылары белән фәнни тикшеренү һәм проект эшчәнлеге.

       Табигый байлыкларның кимүе,әйләнә - тирәнең пычрануы, кешелек җәмгыяте алдында зур бурычлр куя.  Планетабызның киләчәк язмышы, кешелекнең  яшәеше иң беренче...

Хәрефләр аланы (1 нче класс укучылары белән үткәрелгән әлифба бәйрәме)

1 нче класс  укучылары белән үткәрелгән  әлифба бәйрәме...