« Баланың көндәлек режимы»
консультация (2 класс) на тему

Әти-әниләр алдында ясаган чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chygysh.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач муниципаль районы

Алан төп гомуми белем мәктәбе

          Әти-әниләр җыелышында  ясаган чыгыш

Тема:  « Баланың көндәлек режимы»

                     Башлангыч сыйныф

                                               җитәкчесе: Газимова Г.Ф.

                                                       

                                    2013-2014

        Югары технологияләр, берсеннән-берсе көчле компьютерлар кулланыла торган заманда яшибез. Ләкин статистика мәгълүматлары буенча, сәламәт кешеләр саны көннән-көн кими бара.

        Сәламәтлек дигәндә, беренче чиратта, кешенең физик саулыгы күз алдына килә. Бу юнәлештә эш алып барсак та, физик сәламәтлекне күбрәк медицина учреждениеләре кайгырта. Ә педагоглар буларак, без кеше сәламәтлегенең психик һәм социаль ягына күбрәк басым ясарга тиеш.

        Укучыларның сәламәтлеген формалаштыруда мәктәп зур роль уйный.Чөнки укучы үз тормышының биштән бер өлешен  мәктәптә үткәрә. Белгечләр укучыларның сәламәтлеге күбесенчә укыту процессының үтәлү шартларына бәйле дигән нәтиҗәгә килә. Сәламәтлек- шәхес үсешенең нигезе, исәнлек булмаса, ирешелгән уңышларның әһәмияте юк.

        Хәзерге көндә укыту процессын укучы кызыксынырлык итеп үткәрү өчен һәр укытучы яңа алымнар, яңа технологияләргә мөрәҗәгать итә. Әмма иң мөһиме: белем һәм тәрбия бирүдә укучыларның сәламәтлегенә зыян килерлек булмаска тиеш. Безнең бурычыбыз: һәр укучы өчен комфорт шартлар тудыру, һәр баланың индивидуальлеген искә алып, үсеп килүче яшь буын өчен үз-үзенә, үз көченә ышаныч тудыру, шәхес буларак үсәргә, ачылырга ярдәм итү.

        Безнең мәктәп  белем һәм тәрбия бирү белән беррәттән укучыларның сәламәтлеген кайгырту буенча нәтиҗәле эшләп килә.  Балаларның дөрес һәм режимлы туклануын тәэмин итү, кабинетларда чисталык һәм һава режимын төгәл үтәү, дәресләрдә уңай психологик атмосфера тудыру, сәламәтлек сәгатьләре үткәрү  һәм шушы араларда гына эшләп киткән спорт түгәрәкләренә укучылар бик теләп, кызыксынып йөриләр.

Дәресләрдә сәламәтлек технологияләрен куллану да шушы эшнең бер өлеше. Мондый дәресләр үзенең формасы  белән дә, структурасы белән дә, эш алымнары белән дә аерылып тора. Дәрестә укучыларның активлыгын максималь дәрәҗәгә җиткерү өчен  энергизаторлар, акыл штурмы, төркемле дискуссия, рольле уеннар,төркемнәрендә эшләү, төрле типтагы ял минутлары, гимнастика элементлары ( күзләргә, кулларга, гәүдәгә), музыка тыңлап ял итү кебек эш алымнары кулланыла.  

Башлангыч класс укучылары белән эшләгәндә исә  күбрәк хәрәкәтле, уен тибындагы дәресләр үткәрүне кулай күрәбез. Уен формасындагы дәресләр кечкенә яшьтәге балаларның дәрестә актив эшләүләренә ярдәм итә.

Югары классларда эшләүче укытучылар эшендә тренинглар куллану да уңышлы. Дәресләр тренинглар рәвешендә үткәрелгәндә түбәндәге методлардан файдалану күздә тотыла:

  1. Төркем белән эшләү.
  2. Бәхәс-дискуссияләр.
  3. Әңгәмәләр.
  4. Лекцияләр.
  5. Сәхнәләштерү.
  6. Түгәрәк өстәлләр.
  7. Рольле уеннар.

Сәламәтлек – шәхес үсешенең нигезе. Балалар – безнең киләчәгебез, терәгебез. Психик, рухи сәламәт шәхес тәрбияләү –безнең изге бурычыбыз. Бу эшебездә безгә уңышлар гына юлдаш булса иде дигән теләктә калабыз.

Хәзерге вакытта гомуми белем бирүнең  федераль дәүләт стандартының икенче буыны (ФГОС)тормышка ашырыла башлады.Анда дәрестән тыш эшчәнлек мәҗбүри компонент булып тора. Бу яңалык безнең укучыларның сәламәтлеген арттыруда ярдәм итәргә тиеш.”Дәрестән тыш эшчәнлек” балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелергә һәм үткәрү формасы буенча укытуның дәрес системасыннан аермалы булырга тиеш.Физик тәрбия дәресләрендә алган күнекмәләр,белемнәр укучының мөстәкыйльрәк формадагы эшчәнлегендә ныгытылырга тиеш. Мәсәлән: өйдә  иртәнге зарядка, дәресләргә кадәр уздырылучы гимнастика,саф һавада хәрәкәтле уеннар,  физминуткалар, дәрестән тыш өстәмә шөгыльләр вакытында. Башлангыч мәктәптә физик тәрбия гомуми үсеш бирүче хәрәкәт эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Башлангыч класс укучысында хәрәкәтле уеннар ,шөгыльләр вакытында физик сыйфатлар гына түгел, акыл, уй-фикерли белү, иҗади мөстәкыйльлек тә үсеш ала.

Спорт-сәламәтләндерү юнәлешендәге дәрестән тыш эшчәнлек укучының танып-белүен, иҗади активлыгын арттыра, уңай шәхси  сыйфатларын  үстерә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балықшы мен балық

Әдебиеттік оқуСабақтың тақырыбы: Пушкин А.С. "Балықшы мен балық"(Ертегі)Сабақтың мақсаттары: Сабақтың мақсаты:1.  Ертегі мазмұнын түсіну арқылы идеясын ашуға, өмірімен байланыстыра білуге дағдыла...

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

"Әдепті бала, арлы бала" тәрбие сағаты

Тәрбие сағаттың тақырыбы:  "Әдепті бала, арлы бала" деп аталады. Тәрбие сағатының мақсаты:     а) Оқушыларды  адамгершілікке, қарапайымдылыққа, кішіпейілділікке, әдептілікке,...

Сценарий Пушкинского бала «Я был от балов без ума!»

Занятие построено в форме бала XIX века, что позволяет учителю познакомить учащихся с некоторыми страницами романа А.С.Пушкина «Евгений Онегин», пробудить интерес к творчеству великого русского поэта ...