Әниләр көне
план-конспект занятия на тему

Әниләр көненә багышланган чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Әниләр көненә чара67.5 КБ

Предварительный просмотр:

                       

Балтач районы

Алан төп гомуми белем мәктәбе

                                              Әниләр бәйрәме

                                              Төзеде:  Газимова Гөлүзә Фәрит кызы

                                                            2013

 Әниләр турында көй яңгырый

     №1   Татар биюе—8 кл.

___Исәнмесез хөрмәтле тамашачылар!

___Хәерле кич кадерле әниләребез,әбиләребез!  

____  Бүген укучыларыбыз дулкынландыргыч мизгелләр кичерә,  алар газиз әнкәйләрен котлау өчен  шушы бина сәхнәсендә беренче мәртәбә чыгыш  ясаячаклар.Чөнки, әниләр  көне узып китсә дә, без ике истәлекле һәм кадерле  бәйрәмнәрне берләштерсәк әлеге көнебез тагын да ныграк күңелләргә уелып калыр дип уйладык һәм ялгышмаганбыздыр да мөгаен .

     -Әй, Аланым, туган авылым

      Син кояшның яктысы,

      Синдә яши һәрвакытта.

      Йөрәгемнең яртысы.

_Илем иркен,юллар синең озын

Иге-чиге юктыр юлларның

Тели күңелем һәр кешенең

Җирдә бәхетле булганын.

  • Елгаларның башы чишмәләрдә,

Сукмакларда була юл башы,

Гомерләрнең башы туган-туфрак

Туган нигез-күңел юлдашы.

-Авыл исән чакта, җырлар исән

Гармуннарның әле бар моңы

Чын татарча җырлап,гармун уйнап

Яшә моңлы татар авылы.

№2   Ә хәзер сәхнәбез түренә Айдар Насибуллинны  чакырабыз

  ____                        Җир шарының ак бәхете өчен

Яратылган җәүһәр, алтын сез,

Кешелекнең иң зур зиннәте — сез,

Яшәү мәгънәсе дә хатын-кыз!

 ____        Бәйрәм белән сезне, кадерле әниләребез, әбиләребез! Бүгенге кичәбезне сезгә багышлыйбыз. Сезгә бәхет-шатлык, тазалык, хезмәтегездә зур уңышлар телибез. Бәйрәмегез котлы булсын, өстәлләрегез сый-хөрмәт белән тулып торсын!

____

                               Күңелегездә сезнең кояш яна,

                        Нурлы йөзегездә - яз яме.

                        Җирдә яшәү җырга әверелсен,

                        Котлы булсын әни бәйрәме!

        

____Бәйрәмнең кайсы да җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне, елмаеп баккан кояшның матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен

____Бәйрәмегез белән сезне хөрмәтле әниләр.Әниләрне бәйрәм белән котлау өчен 1 сыйныфлар да бик тырышып әзерләнде.Әйдәгез. аларны сәхнәгә чакырыйк әле.

№3
№4__________________________________

___Ана-Бөек исем,

Нәрсә җитә Ана булуга,

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда.

____Ана! Нинди бөек исем! Дөньяда аналардан да газизрәк зат,аларның мәхәббәтеннән дә олырак,тугрырак бернәрсә дә юктыр.

Хөрмәтле әниләр, сезнең барыгызны да”Әниләр көне” белән котлыйбыз. Сезнең гаиләгезнең матурлыгы һәркем сокланырлык булсын. Гаилә учагын сүндермичә саклап кала белегез.Балаларыгызга киңәшләрегез,ягымлы карашыгыз белән һәрвакыт ярдәм итегез, йөзегездән елмаю китмәсен. Бәхетле булыгыз!

____Бернәрсә дә алыштыра алмый,

Һәрнәрсәдән Ана олырак.

Нәрсә бар соң җирдә кадерлерәк,

Әнкәй сөюеннән җылырак.

№5  Сәхнәгә__________________________________чакырабыз

№_6_______________________________________________________

 

__ Син әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Ярый әле мине әнкәй

Сан булганга гына тапмаган

Туган җиргә гашыйк иткән мине

Ялан тәпи йөргән чаклардан.

№  7             Сәхнәгә 3 сыйныфларны чакырабыз

№8    ________________________________________________

№9___________________________________________________

1 нче алып баручы.

Дөньядагы иң матур сүз – “ӘНИ” сүзе, иң матур кеше – әни кеше. Иң ихлас ярату белән әни генә ярата, барлык җан җылысын әни генә бирә ала. Соң, шулай булмыйча, яңа туган сабыен тәүге тапкыр кулына алган мизгелдән башлап гомеренең һәр минутын баласы хакына дип яши бит ул. Балалары бишәү-алтау, хәтта уннан артык булса да, күңел назы һәммәсенә җитәрлек. Арыса да, ардым димәс, ачыкса да, сиздермәс – газизләренең тамагы тук, өсте бөтен булсын өчен барысын да эшләр. Аларны яхшы кеше итеп тәрбияләү өчен никадәр көч сарыф иткәнен ул үзе генә беләдер. Бер баланы үстерүе дә җиңел түгел, ә күп баланы аякка бастыру – батырлыкка тиң гамәл.

2 нче алып баручы.

 Әнкәй! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң кирәкле, иң татлы сүз. «Әнкәй!» дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә. Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз. Чөнки туган телебезне дә ана теле дип йөртәбез. Тырышып укырга, эшләргә, яхшы күңелле, кешеләргә ярдәмчел, игелекле булырга өйрәтә аларның һәр сүзе, һәр киңәше. «Ана хакы — тәңре хакы», — дип юкка гына әйтелмәгән. Аналарны яраткан, ихтирам иткән, аның хакын хаклаганны халык та зурлар, яратыр, ихтирам итәр.

№10  ________________________________________________________

№11_________________________________________________________

                                     

                         __ Әнкәсен, бик теләсә дә,

Сайлап алалмый кеше.

Әнкәйләрне Ходай бирә,

Ул — фәкать Ходай эше!

Әнкәй ул чит-ят булалмый,

Газиз генә булала!

Әнкәеңә мәхәббәтле,

Мәрхәмәтле бул, бала!

Әнкәй күңеле, һай, сизгер —

Барсын да белә бит ул...

Әнкәйне сайлап алмыйлар —

Бердәнбер генә бит ул!

_____                     Син бабамнан алган җитезлекне,

Әби кебек гаять сабырсың,

Туган илем кебек кешелекле,

Авылдашлар кебек батырсың.

Күгәрченнәр кебек гөрләшәбез,

Җанга рәхәт синең яныңда;

Шундый көннәр хатирәсе белән

Юанабыз ялгыз чагында.

Син бит әни — Кояш безнең өчен,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, әни, мәңге яшә,

Иң кадерле якын кешебез!

№ 12____________________________________________________________

   

№13   6 кл.җыр

-

 Әни, Әнием, Әнкәй! Төрле телдә әйтелгән иң изге сүзләр, иң кадерле сүзләр, иң матур сүзләр, иң газиз сүзләр. Сабый баланың

теле дә «Әннә» дип ачыла бит. «Әнием» — күңелгә иң якын сүз. Күпме мәгънә, күпме мәрхәмәтлелек һәм җылылык салынган бу сүзгә.

 

-Әниләр — һәр өйнең җылытучы учагы. Әниләр — гаиләдә нур сибүче кояш. Әниләрнең назлы карашы күңелләрне иркәли, яхшы киңәшләре тормышта һәрвакыт юлдаш була.

№_14_________________________________________________

№15_________________________________________________________

Эчтән генә                          Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең балалар әнә ничек

                                     Очкын чәчеп бииләр

№16                    10 кл.-бию

__Тәрәзәдән төн карады

Йолдыз-күзләре белән.

Тынып калды бөтен дөнья,

Тынмый тик әни генә.

Бакчадагы күбәләктәй,

Йөри ул җил-җил үтеп.

Бөтен нәрсә тынып калган

Ул кагылганны көтеп.

Почык борын песием дә,

Гөл дә тәрәз төбендә,

Бишектәге сеңелем дә,

Хәтта...

Хәтта үзем дә

Көтеп ятам әниемнең

 Яннарыма килгәнен,

Чәчләремә кулын куеп:

 — Йокла, бәбкәм, - дигәнен...

 Әниемнең кулларында

Күңелем тынычлыгы.

Әниләрнең кулларында

 Дөньяларның ныклыгы.

№_17__________________________________________________

№ 18_______________________________________________

_Әни куллары — иң мәрхәмәтле һәм назлаучан куллар, алар барын да эшли ала. Әни йөрәге — иң турылыклы һәм сизгер йөрәк. Биш яшьме, иллеяшьме—күпме генә булмасын — сиңа һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Әниеңә синең мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың шулкадәр шатлыклы һәм якты була. Якты дөнья һәм тормыш бүләк иткән әниләргә без һәрвакыт бурычлы. Алар мәхәббәте — батырлыкка тиң бит ул.

2 нче алып баручы. Бала селкендеме тик аз гына,

                                       Йокысыннан ана уяна.

Төн уртасы була, ә шулай да

Уянуы өчен куана.

Чөнки арып эштән кайтканда да

Йокыда да... һаман ул —ана.

Шуңарга да кешелек дөньясының

Горурлыгы диләр бит аңа.

1 нче алып баручы.Әниемнең уйчан күзләрендә

Күпме моң һәм күпме сагыш бар.

Бар күңелен, йөрәк ялкыннарын

Һәрвакытта миңа багышлар.

Изге өметләрен әниемнең

Ничек кенә итеп аклыйм соң,

Йөрәгеннән чыккан моңлы көйне

Ничек кенә отып алыйм соң?

Вәгъдә бирәм, әнием, синең алда —

Өметеңне синең аклармын,

Синең җырларыңны ядкарь итеп

Күңелемдә мәңге саклармын.

№_19__________________________________________________

№ 20_________________________________________________

№ 21______________________________________________

Эчтән генә: Җырсыз җирнең яме юк,

                      Җырсыз тормыш яме юк.

                       Җыр сулар һава кебек,

                       Җыр яши,җыр мәңгелек.---          Җырлый- Ләйлә Авхадиева  

№ 22    6 кл. Һинд биюе

 Ана, Әни, Әнкәй! Бу илаһи сүзләр югары төшенчәгә, тирән мәгънәгә ия. Кем генә булмыйк без, нинди генә эш-гамәлләр кылмыйк, югары дәрәҗәләргә ирешмик, иң беренче чиратта һәммәбез дә бу дөньяга безне бүләк иткән Әниебезгә бурычлы.

___Күпме шәфкатьлелек, җан җылысы,

 Сабыр холык Сезгә бирелгән.

Ак чәчәкле бөек үрләр телибез,

 Рәхмәт Сезгә күңел түреннән!

    _Йөзегездән гүя ак нур агып тора,

Күзегездән гүя йолдыз багып тора.

 Сүзләрегез йомшак кына, салмак кына

Саф чишмәдәй челтер-челтер агып тора.

__Күпме шәфкатьлелек, җан җылысы,

      Сабыр холык сезгә бирелгән

Ак чәчәкле бөек үрләр телик

Рәхмәт сезгә күңел түреннән.

___Кадерле әниләр, әбиләр! Сезне тагын бер кат чын күңелдән бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе һәм эшегездә уңышлар, чиксез шатлык-куанычлар теләп калабыз. Аналарның күңелен кайгы-сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге якты булсын!

___Тазалык, саулык-байлык, имин көннәр теләп сезнең белән саубуллашабыз. Киләсе очрашуларга кадәр.

АТА ҺӘМ АНА

  • Кешенең итагатьле (буйсынучы) булуы — күңеле яхшы булу галәмәтедер (билгеседер). Инде сезгә иң якын кешеләр дә, әлбәттә, ата вә аналарыгыздыр. Шуның өчен аларга һәрвакытта итагатьле булыгыз, гамәл вә сүздә аларга каршы килмәгез, бу сәбәптән аларның күңелләре дә рәхәтләнер, үз күңелләрегез дә вә дөньяда торуыгыз да гүзәл булыр.
  • Ата вә аналарыгыз хозурында бик әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тыңлагыз, ишарәләрен аңлагыз, алар белән артык кычкырмыйча, әдәпле итеп, ачык сөйләшегез. Алар аягүрә торганда, сез утырып тормагыз!..
  • Дөньяда торган вакытта, шатлыкларны ' сөйләр, кайгыларны чишеп эчне бушатыр өчен иң якын, иң ышанычлы бер кешегә мохтаҗ бу-лынадыр. Ләкин бу эшләр тугрысында ата белән анадан артык һичкем булмас, чөнки болар баланың шатлыгы өчен хәтта үзеннән артык сөенәдер вә хәсрәтләре өчен кулдан килгән барлык чараларны күрүдә кимчелек итмәсләр. Шуның өчен серләрегезне боларга сөйләгез, серләрегезнең хәзинәләре һәрвакытта ата вә аналарыгызның күңелләрен булдырсын!
  • Тәнегезгә көч кергәч тә, купларыгыздан килгән эшләрдә ата вә аналарыгызга ярдәм итүче булыгыз, бәлки шәфкать вә хезмәтләрегезне тагын да арттырыгыз, алар исә сезнең яшь вакытларыгызда вә иң зәгыйфь булган көнегездә тәрбияләп сезне үстергәннәр. Бер көн җитәр, сез дә ата булырсыз, исәпләп карагыз, шул көндә балаларыгыз хөрмәтегезне сакламасалар, риза була белерсезме?

( Р. Фөхреддиннең «Балалар ечен» китабыннан.)

ТАТАР ХАЛЫК МӘКАЛЬЛӘРЕ

Алтын-көмешнең искесе булмас, ата-ана-ның бәһасе булмас.

Ана өйрәтсә, балалар җитез булыр; ата өйрәтсә, балалар акыллы булыр.

Аналы-аталы — алтын канатлы.

Ата-ана бердәм булса, балалары күркәм була.

Ата-ана догасы утка-суга батырмас. Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.

Ата-ана күңеле бала-чагада, бала-чага күңеле тауда-ташта.

Ата-анага кадер күрсәткән бала-чагадан кадер күрер.

Ата-анасын хурлаган үзен хурлаган булыр.

Ата-анаңны тәрбия ит, үзең дә тәрб,ия күрерсең.

Ата — беләк, ана — йөрәк.

Ата — йортның матчасы, ана — йортның өрлеге, балалар — стенасы.

Ата йөрәге таудан өлкән, ана йөрәге диңгездән тирән.

Ата үлү — арка сыну, бала үлү — канат сыну, ана үлү — бәгырь ите сулу.

Атаң-анаң — чын дустың, дус-ишләрең — юлдашың.

Бала өчен ананың — йөрәге, атаның беләге авыртыр.

Әткәй — шикәр, әнкәй — бал.