23нче февраль- Ватанны саклаучылар көне
план-конспект занятия по теме

Ватанны саклаучылар көненә чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Бәйрәм чарасы53 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач районы

Алан төп гомуми белем мәктәбе

                             23нче  февраль –Ватанны саклаучылар көне

                                                                            Төзеде: Газимова Г.Ф.

Хәерле кич хөрмәтле авылдашлар , әтиләр-абыйлар,әниләр-апалар , сеңелләр-энеләр,әбиләр-бабайлар.Хәерле кичләр безнең иң кадерле тамашачыларыбыз. Без бүген бирегә барлык эшләребезне читкә куеп ,тормыш ваклыкларын онытып торып күңелле ял итәргә җыйналдык. Кыш бураннары сезгә эшегездә, тормышыгызда бәхет-куанычлар, саулык-сәламәтлек, бәхетле-шатлыклы көннәр алып килсен!

1 а.б. Кар бөртекләре белән күңелегездә матурлык, изгелек, сафлык чәчәк атсын!

2 а.б. Туар таңнар сезне уңышларга рухландырсын!

1 а.б. Батырлар, сизгерләр, уңганнар, булганнар, көчлеләр, рәхимлеләр дигән сүзләр сезгә күбрәк әйтелсен!

2 а.б. Эшләрегез уң булсын, якты хыяллар тормышка ашсын!

1 а.б. Илебез имин, күгебез аяз, тормышлар мул булсын!

  • Ир-ат булса ,хәвеф-хәтәр юк,

Бәлаләрдән калкан кебек каплыйсыз сез.

Балаларның—тынычлыгын ,әниләрнең

Саф ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.

Үлем явын куып,туган илебездән,

Тугрылыкны раслый алган гаскәр бит сез.

Тел төбеннән аңлагансыздыр. Бүгенге чыгышыбыз ,сәхнәдә яңгыраган җырларыбыз, күңелләрне җилкендергән биюләребез , сезнең бәйрәмегез хөрмәтенә бүләк булып барып ирешсен.

---Хөрмәтле  абыйлар,егетләр!

        Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!

        Сез көчле ,сез батыр,сез—безнең куаныч!

        Сез—алтын багана, гаиләдә сез --терәк !

        Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк !

- Сезне бәйрәм белән котлап сәхнәдә

№*________________________________________________________

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. Сезне чын күңелебездән бәйрәмегез беләнт котлыйбыз.Илебезгә иминлек, һәрберегезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез.

 Ирләр булыйк һәрвакыт

  һәм  һәр адымда.

Малай чакта —

уйнаганда,

Күккә карап төрле уйлар уйлаганда.

Кыйналганда...

Ирләр булыйк — ир булгач та,

картайгач та.

Ирләр булыйк!

Һич югында,

Күк гөмбәзен

Бары бер көн иңебездә тотып торыйк!

Ирләр булыйк!    _Бәйрәм белән сезне!

Сәхнәбез түренә өлкән җырчыбызны чакырабыз.__________________________________________№*________________________________________________

- Сабый бала йоклый бишектә ,

Уяна ул тавыш ишетсә.

Тыныч булсын өчен йокысы,

Матур булсын өчен тормышы

Сакта тора сизгер егетләр,

Барда алар лачын кебекләр.

Армия хезмәтен үткән хөрмәтле ир-егетләр хәзер башкарылачак  җыр сезнең хөрмәткә яңгырый.

№______________________________________________________________

Егетләр армиягә китү белән сөйгән ярларына хатлар яудыра башлыйлар. Беркөн шулай кызга егетеннән хат килеп төшә.

Сәлам, сәлам ерактан,
Сәлам сиңа солдаттан.
Сәлам илнең чигеннән,
Сәлам любимчигыңнан
Менә мин дә солдат булдым,
Кирзовый итек кидем.
Өстемдә — гимнастерка,
Билемә каеш будым.
Кая инде атлап йөрү –
Айт — двага басабыз.
Аркага биштәрле капчык,
Авыр мылтык асабыз.
Старшина бигрәк зәhәр,
Безнең каннарны эчә.
Чираттан тыш нарядта
Булдым әле мин кичә.
Кухняда почти бер центнер
әрчедем вак бәрәңге.
И ходаем, нигә болай
Җәфалыйсың бәндәңне.
Иртән – ботка, кичтән – ботка,
Шулар солдат ашлары.

Эшләр болай барса, җаным,
Кытаклый да башлармын.
Йоклап китеп, тәмле генә
Төшләр күргән чагымда
«Тревога!» дип куркытып
Уяталар барын да.
Вәт шунда башлана мәhшәр!
Мәж киләбез күч кебек.
Гимнастерканы – аякка,
Чалбарны башка киеп.
Синең артыңнан чапканчы,
Стадионда чапсам,
Бу кадәр интекмәс идем,
Мылтыктан да тоз атсам.
Бу кадәр интекмәс идем,
Турник белән дус булсам,
Гер күтәрсәм, суда йөзсәм,
Кышын чаңгыда шусам.
Шулай, җаный, служба бара,
Зарлана дип уйлама.
Кешегә әйтсәң, «слабак!» диеп
Я көләрләр – сөйләмә!
Үзен анда ни хәлләрдә?
Бик онытып бетермә.
Көтү бик авыр булса да,
Тырыш инде көтәргә.
Ике елга клуб ягына
Карама, онытып тор.
Күп тә үтмәс, сөйгән ярың
Баhадир булып кайтыр.
Вакыт үткәрәм диеп,
Карама чит – ятларга.
Егетләрнең асыллары
Китә илне сакларга.
Анда калган малай – шалай
Күз сала – нитә калса,
Мин аны үзем айт – двага
Бастырам, алла бирса!
Ярый, җаный, сау бул инде,
Көяләнмә, тыныч тор.
Илне hәм сине саклаучы
Булачак генерал – абзаң!

№______________________________________________________________

Бик еракта минем Туган авылым

Якын диеп аны хис итәм

Намус белән сиңа хезмәт итәм

Намусыма таплар төшермәм.

-Китүемә күпме вакыт үтте

Ә шулай да һаман исемдә

Мин еракта синнән туган авылым

Син исемдә һаман исемдә

Бүгенге көндә Ватанны саклаучылар арасында туган җиреннән бик еракта                                           хезмәт итеп ятучы безнең авылыбыз егет,,,,,,,,,,,,,,,,та бар .

Туган авыл,үскән нигез

Яшел болын кочагында

Тәрәзә ачып,тыныч йокла

Улларың сакта чагында

-Күңел тынычлыгын алып
Дәртле җыр сибелә як-якка

Ярсуларын җырга салып

Егетләр китә солдатка

Илдарга хезмәтендә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуын телибез һәм аңа багышлап музыкаль сәлам юллыйбыз.

№_________________________________________________________

Пар кулыңа пар чиләгең алып

Чишмәләргә барган чагыңда

Мине уйлыйсыңдыр әнкәй-бәгърем

 Нишли диеп балам  еракта

И...........әнисе  ..........апа, әтисе -..........абыйга сабырлык, тазалык -тынычлык, бәхетле көннәр телибез һәм сезгә атап алынган кечкенә генә бүләгебезне тапшырабыз. Әйдәгез әле Суфия апа  бүген сез олы бер горурлык белән, мин дә солдат анасы дип күкрәк киереп шушы сәхнә түреннән теләкләрегезне җиткерә аласыз. Рәхим итегез.

Котлау

№_________________________________________________________________________________________

            Ерак араларны җыр якынайта,

Ерак күңелләрне җыр кавыштыра.

Җырлыйк, дуслар, шундый бер көч белән

Һәрберебезне таный алсыннар.

Йөз мең телле моңнар арасында

Безне тыңлап хәйран калсыннар.

№__________________________________________________________________________________________________________________

-Газиз әткәй!

көткән сабыеңны

учларыңда күккә чөйдең син.

Шул мизгелдән

Әти хисе белән

Бар дөньяны янып сөйдең син!

-"Балакаем канатлана"- диеп,

Бөркет кебек очып йөрдең син

Сабыйларга кирәк кадәр җылы,

Кирәк кадәр акыл бирдең син!

Тормыш бураннарын, давылларын

Ераклардан күрә килдең Син.

Гомер буе безгә һәм әнкәйгә

Зур бәйрәмнәр бирә белдең Син!

№____________________________________________________

Авырлыклар туса тормышта,

Киңәш сорап сезгә киләбез.

дөрес юлга бастырырдай сүзләр.

Әйтәсеңне алдан беләбез.

-Без бәхетле җирдә сез барга,

Яшәгез сез бер дә бирешсмичә,

Баш имичә кырыс җилләргә,

Яшәгез сез җирдә язгы гөлләр булып,

Терәк булып безнең иңнәргә№__________________________________________________________

                       

     Узган буын мирас биргән кебек,

                            Йөрәкләрдә мәңге калырлык,

                            Без яшибез эшебез булсын диеп,

                            Килер буын искә алырлык.

Хөрмәтле тамашачылар, хөрмәтле ир-егетләр !Сезнең хөрмәткә әзерләнгән бәйрәм кичебез ахырына якынлаша

Барыр юлларыгыз  якты

Киләчәгегез өметле

Туар таңнарыгыз матур булсын

Күз яшьләре булмасын,

Игеннәр күкрәп уңсын

Табыннарыгыз мул булсын

Гаиләләрегез бөтен булсын!

Тазалык,саулык,байлык теләп саубуллашабыз.Киләсе очрашуларга кадәр  исән-имин яшәгез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ватанны саклаучылар бәйрәме

Ватанны саклаучылар бәйрәменә шигырьләр тәкъдим итәм. Шигырьләр бәйрәмгә һәм әтиләргә багышлана....

1812 елгы Ватан сугышы

Дәрес  укучыларны 1812 елгы Ватан сугышы башлану сәбәпләре, кайсы илләр арасында булуы, гаскәр җитәкчеләре,  сугышның кайда һәм кайчан булуы, кайсы гаскәрнең җиңеп чыгуы белән таныштыра. Рос...

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм эшкәртмәсе

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм эшкәртмәсе...

23 февраль – Ватанны саклаучылар кэненэ багышланган кичэ

План - конспект ко Дню Защитника Отечества...

23 февраль- Ватанны саклаучылар көне

Максат:класс коллективының оешканлыгын,бердәмлеген  ныгыту....

Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм “Мин татар малае”

Әтиләрне чакырып уздырылган чара.  “Мин татар малае!&rdquo...