Ватанны саклаучылар бәйрәме
материал (2 класс) по теме

Муллагалиева Гульназ Кашафовна

Ватанны саклаучылар бәйрәменә шигырьләр тәкъдим итәм. Шигырьләр бәйрәмгә һәм әтиләргә багышлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 23_nche_fevral-vatanny_saklauchylar_kone.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне.

  1. Еракта-еракта тора,

Минем абый сакта тора.

Әни эштә чакта тора,

Әти юлда чакта тора,

Мин уйнаган чакта тора,

Син йоклаган чакта тора!

2.Телевизор да карамый,

Читкә карарга ярамый,

Чиккә генә карап тора,

Дошман килеп кермәсен,ди,

Безнең серне белмәсен, ди.

Әниләр эштә булганда,

Берүзең генә калганда,

Түгел өйне саклап тору,

Бу бит – илне саклап тору!

3.Еракта-еракта тора,

Минем абый сакта тора.

Еракта һәр-һәр чакта тора.

Әйтмим кайсы якта тора,

Син үзең дә сорап торма,

Бусы- хәрби сер!

4.Зур гигантлар үсә илемдә,

Хезмәт-бәхет бөтен җирендә.

Байлык артсын өчен тагын да

Һәм мул итәр өчен тагын да

Сакта тора сизгер егетләр,

Бар да алар лачын кебекләр...

5.Кошлар сайрый зур урманнарда,

Бодай үсә иркен кырларда;

Таптплмасын өчен ашлыклар,

Тыныч булсын өчен халыклар

Сакта тора сизгер егетләр,

Бар да алар лачын кебекләр!

6.Сабый бала йоклый бишектә

Уяна ул тавыш ишетсә.

Татлы булсын өчен йокысы,

Матур булсын өчен томышы

Сакта тора сизгер егетләр,

Бар да алар лачын кебекләр!

7.Ятим белән дөнья тулмасын,

Кайгы-хәсрәт, кан-яшь булмасын,

Азат хезмәт мәңге балкысын!-

Шуның өчен куеп бар көчен

Сакта тора сизгер егетләр,

Бар да алар лачын кебекләр!

8.Дәшәбез сезгә, өлкәннәр,

Без дөнья балалары!

Балаларның көләч-матур,

Укуда тырышлары.

9.Әрни әле сугышлардан

Калган җир яралары-

Төзәлми иске яралар,

Булмасын яңалары!

10.Сез”чәчәкләр” дисез безне-

Аларны сулдырмагыз!

Сез бит көчле-сугышларны

Моннан соң булдырмагыз!

11.Кояшлы булырга тиеш

Безнең һәрбер иртәбез.

Без сездән тынычлык белән

Бәхет таләп итәбез!

12.Киләчәкнең зур сурәтен

Ясыйсы килә безнең.

Җырдан гөрләвен телибез

Әйләнә-тирәбезнең.

Солдат булдым.

Каеш будым билемә,

Тасма тактым җиңемә,

Йолдызлы бүрек кидем:

  1. Мин солдат булдым!-дидем.

            Иңемә мылтык астым,

Әти каршына бастым:

  1. Килдем, иптәш командир,

Әйдә,берәр фәрман бир.

  1. Смирно!-диде әти дә,-

Печән ашат бәтигә.

Бераз утын ярырсың,

Аннан... суга барырсың!

  1. Була! –дидем кырт кына

Һәм борылдым фырт кына.

Шуннан китте, и китте...

Мине чын солдат итте.

Бетте ялкау гадәтем,

Санаулы һәр сәгатем:

Иртүк торам, юынам,

Сөлге белән уынам,

Ялт иттерәм тешләрне,

Аннан эшлим эшләрне.

Бүлмәмдә тәртип хәзер,

Ни кирәксә, шул әзер.

Солдат булу шулай ул,

Өйрәнгәч, бик уңай ул.

Диңгезче.

Зур корабта

 Диңгезче ул,

Саклый илем бакчасын.

Уйнатыр җил,

Тибрәтер җил

Бескозыркам тасмасын.

    Мин дә укып

    Зур булырмын,

    Саклармын ил бакчасын.

    Уйнатыр җил,

    Тибрәтер җил

    Бескозыркам тасмасын.

Әтием-олы терәк.

Әтиемне бик яратам,

Мин дә аңа бик кирәк.

Кулы эшкә бик оста,

Өйдә ул иң зур терәк.

  Ерак юлга киткән чакта,

  Юлың уңсын, дип калам.

  Исән кайтуын теләп,

  Кулыма дога алам.

Җиргә кояш ничек кирәк-

Әти дә шулай кирәк.

Әти-әни булган өчен

Шатланып тибә йөрәк.

Әтиемә.

Минем өчен әтием ул-

Дөньяда иң кадерле.

Таянычым, киңәшчем ул,

Әтием иң хөрмәтле.

Мине күпме сөендерә,

Аның алтын куллары.

Күп уңганнар арасыннан,

Әтием иң уңганы.

Һәрвакытта ярдәм итә,

Аңлый мине әтием.

Аңа охшарга тырышу,

Иң зур теләгем минем!

Әтием янымда булса,

Миңа һәрчак күңелле.

Иң кирәкле кешем бит ул,

Яратам әтиемне!!!

Минем әтием.

Бар минем газиз әтием,

Мин аны бик яратам.

Әтием сөенсен дип,

Бишлеләр алып кайтам.

Әтиебез бик акыллы,

Бик кадерле безгә ул.

Безнең шуклыкларыбызны

Бигрәк оста сизә ул.

Минем әти.

Ул җирдә иң шәп кеше,

Шәп кеше, гаҗәп кеше.

Сабантуйларда әле

Җиңгәне булмаса да,

Ул иң-иң көчле кеше,

Баһадир төсле кеше.

Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да, әйбәт тә.

Кем дисезме? Ул кеше,-

Минем әти, әлбәттә!

Солдат күңеле.

Солдат күңеле-янар хыяллар ул,

Үтелмәгән авыр юллар ул.

Постта торган һәрбер минутларда

Туган ягын сагыныр уйлар ул.

    Солдат күңеле-алсу чәчәкләрнең,

    Яшел тугайларның исләре.

    Янып эшләп үскән колхоз кыры,

    Тальян моңы, авыл кичләре.

Солдат күңеле-яшьлек дусларының

Вәгъдәләре,өмет чишмәсе.

Көткән кызының сагыш-хыяллары,

Укылмаган китап киштәсе.

    Солдат күңеле-авыр чорыбызның

    Ышанычы, көче, терәге.

    Күз яшьләре тамган аналарның

    Өметләре, керсез йөрәге.  

Матур булсын.

Син дә җырла ,батыр егет,

Син дә җырла ,матур кыз!

Матур булсын(2)

Матур булсын бу тормыш!

    Безнең ил кояшы балкый,

    Якты булып көн саен;

     Якты булсын,якты булсын,

    Якты булсын көн саен!

Илебезнең халыклары

Матур тормыш коралар;

Тыныч булсын(2)

Тыныч булсын дөньялар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1812 елгы Ватан сугышы

Дәрес  укучыларны 1812 елгы Ватан сугышы башлану сәбәпләре, кайсы илләр арасында булуы, гаскәр җитәкчеләре,  сугышның кайда һәм кайчан булуы, кайсы гаскәрнең җиңеп чыгуы белән таныштыра. Рос...

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм эшкәртмәсе

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм эшкәртмәсе...

23 февраль – Ватанны саклаучылар кэненэ багышланган кичэ

План - конспект ко Дню Защитника Отечества...

23нче февраль- Ватанны саклаучылар көне

Ватанны саклаучылар көненә чара...

23 февраль- Ватанны саклаучылар көне

Максат:класс коллективының оешканлыгын,бердәмлеген  ныгыту....

Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм “Мин татар малае”

Әтиләрне чакырып уздырылган чара.  “Мин татар малае!&rdquo...