Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм эшкәртмәсе
план-конспект занятия (1 класс) на тему

Шигапова Лейсан Мансуровна

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм эшкәртмәсе

Скачать:


Предварительный просмотр:

   

Арча  районы Курса Почмак урта гомумбелем мәктәбе

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Шиһапова Ләйсән Мансур кызы

Башлангыч сыйныфлар өчен  Ватанны   саклаучылар көненә

багышланган кичә эшкәртмәсе.

“Әтием – минем ышанычым”

  Бәйрәмгә  әтиләр , бабайлар  чакырыла . Класс  бүлмәсенә  батырлык , тынычлык , Туган  ил  турында  мәкальләр  язылып  эленә .

     Укучыларның  бәйрәмгә  багышлап  ясалган  рәсемнәре , стена  газеталары  , әтиләр  турында  язылган  иншалары  күргәзмәгә  куела .

Укучылар  ярымтүгәрәк  ясап  басалар .

  Алып  баручы .

Хәерле  көн , безнең  иң  кадерле  кунакларыбыз ! Сезне  чын  күңелебездән  бәйрәм  белән  котлыйбыз . Илебезгә  иминлек  , һәрберебезгә  тыныч  тормыш , сәламәтлек  , бәхет  телибез .Балаларыгызның  бүгенге  чыгышы  сезгә  бәйрәм  бүләге  булсын  иде .

1 нче  укучы .Бүген  23  нче февраль – Ватанны  саклаучылар  көне . Безнең  бабайлар  , әтиләр    без тыныч , мул  тормышта  яшәсен , бәхетле  булсын  өчен  Ватаныбызны  саклаган .

 2 нче  укучы .Безнең  тыныч  тормышны  дошман  бозмасын  өчен ,  очучылар – илебезнең  зәңгәр  күген , диңгезчеләр  суларын , ә танкистлар , ракета  гаскәрләре  илнең  коры  җирдәге  чикләрен  саклый .

3  нче укучы .

Бүген  безнең  мәктәптә

Шундый  рәхәт , күңелле ,

Чөнки кунак  булып  безгә

Әтиләребез  килде .

4 нче  укучы .

Иң  акыллы , иң  уңганнар ,

Бар эшкә  дә  булганнар ,

Менә  шундый  әтиләр .

Бергә

Менә  шундый  әтиләр .

5 нче  укучы .

Әтиләр  илнең  терәге  ,

Гаиләнең  йөрәге

Авырлыкларга  бирешми

Әтиләрнең  беләге .

6 нчы  укучы .

Әле  ярый  сез  бар  җирдә ,

Безнең  иң  ныклы  терәк .

Бәхетебез  тулы  булсын  ,

Сез  безгә  шундый  кирәк .

7нче  укучы .

Әниләр  белән  бергәләп

Озын – озак  яшәгез.

Шатлык  килсен  өебезгә ,

Кайгы  хәсрәт  күрмәгез .

8 нче  укучы.

Сезнең  йөргән  юлларыгыз

Яшел  утлардан  торсын .

Сугыш  , кан  кою  булмасын ,

Әтиләр  исән  булсын .

9 нчы  укучы .

Бәйрәм  итик  , ә  соңыннан

Таралырбыз  өйләргә

Балачакның  бу  мизгеле  

Калсын  сагынып  сөйләргә .

10 нчы  укучы.

Еракта –еракта  тора ,

Минем  абый  сакта  тора .

Әни  эштә  чакта  тора  

Әти  юлда  чакта  тора .

Мин  уйнаган  чакта  тора ,

Син  йоклаган  чакта  тора .

 11 нче  укучы .

Телевизор  да  карамый

Читкә  карарга  ярамый ,

Чиккә  генә  карап  тора ,

Дошман  килеп  кермәсен  , ди

Безнең  серне  белмәсен , ди .

12 нче  укучы .

Әниләр  эштә  булган да

Бер  үзең  генә  калган да

Түгел  өйне  саклап  тору ,

Бу  бит  илне  саклап  тору !

13нче  укучы.

Еракта – еракта  тора .

Минем  абый  сакта  тора .

Сакта  һәр – һәр  чакта  тора

Әйтмим  кайсы  якта  тора ,

Син  үзең  дә  сорап  торма ,

Бусы  -  хәрби  сер !

14 нче укучы . Без  дә ,  үскәч  , Ватаныбызны  саклаучылар  сафына  басарбыз.Ватан  - Туган  ил  дигән  сүз. Аны  һәркем  сакларга  тиеш .

15 нче  укучы .

Минем  әти  капитан  

Германиядән  кайткан .

Утлар  - суларны  кичкән ,

Берлинга  барып  җиткән .

16нчы  укучы .

Фашистларны  җиңгән  ул

Сугышны  бетергән  ул .

Инде  бөтен  кешегә  

Тынычлык  китергән  ул .

 17 нче  укучы .

Минем  дәү  кызым  дигән ,

Тыныч  укысын  дигән ,

Аның  дус  кызлары  да ,

Шулай  ук  булсын  , дигән .

18 нче укучы .

Инде  минем  әтием ,

-Кабат  аерылмабыз , - ди

Үзебез  исән  чакта ,

Сугыш  булдырмабыз , ди .

19 нчы  укучы .

Булмасын  ул , булмасын

Кирәкми  безгә  сугыш !

Булмасын  бер  куркыныч ,

Булсын  бөтен  ил  тыныч !

 1 нче  укучы . Ачы  хәсрәт китергән  дәһшәтле  Бөек  Ватан  сугышы  елларын  беркем  дә  онытырга  тиеш  түгел .

Безнең  матур  тормышыбыз  хакына  күпме  кешенең  гомере  өзелгән .Сугыш  кырыннан  күпме  кеше  имгәнеп  кайткан .

2 нче  укучы .

Минем  әти  дә  күптән

Солдатта  хезмәт  иткән.

Әле  егет  чагында

Торган  Ватан  сагында .

3нче  укучы .

Турникта  ул  атынган ,

Канатта  да  тартылган ,

Һәм  күтәргән  гер  дә  ул ,

Көчле  шуңа  күрә  ул .

4 нче  укучы .

Үскәч  солдат  булырмын  

Әтием  кебек  мин дә  .

Аның  кебек  тырышып  

Зарядка  ясыйм  көн  дә .

5 нче  укучы .

Минем  абый  солдатта –

Ул анда  тора  сакта .

Ул  ант  биргән  Ватанга  

Аны  уяу  сакларга .

6нчы укучы .

Әти  янымда  булган да

Бернәрсәдән  курыкмыйм  мин.

Аның  сүзе  миңа  закон ,

Әтиемне  тыңлыйм  мин .

7 нче укучы .

Әти  безнең  терәгебез  ,

Әти  безнең  яклаучы.

Кирәк  чакта  минем  белән

Дустым  кебек  уйнаучы .

8 нче  укучы .

Яшәсен  безнең  әтиләр

Сәламәт  һәм  шат  булып .

Кызларының , улларының  

Кадерлелеләре  булып .

9 нчы  укучы .

Кояш  кебек  балкысыннар ,

Кояш кебек  янсыннар .

Гел  кояш  кебек  яктыртып ,

Өй  түрендә  булсыннар .

10 нчы  укучы .”Балык  тотабыз “.Г.Гәрәева  шигыре .

Җәйләр  җитсә , җәй  көне ,

Кышлар  җитсә , кыш  көне

Әти  белән  бергәләп

Балык  тоту  күңелле .

      Кайвакыт  балыкларның

      Менә  шундые  эләгә

      Ә  кайвакыт  кибет  аша

 Кайтырга  туры  килә .

Әни  сизми  , әллә  юри

Сизмәгән  була  микән .

Кибеттән  алган  балык та

Әни  кыздырып  ашаткач ,

Бик  тәмле  була  икән .  

11 нче  укучы .”Армиядә  бер  көн  буе .”Г.Нәбиуллин

Малайлар  минем  сүземә

Әле  бик  ышанмыйлар :

-Унике  яшьтән  беркемне  

Армиягә  алмыйлар .

-Алмасалар  үзем  бардым  

Әнием  белән  бергә .

-Әле , - диләр  - мондый  тәртип

Булган  юк  гомергә .

-Анда  күпме  хезмәт  иттең .-

Дип  көлеп  сорый  Гомәр .

Мин  дөресен  әйтеп  бирәм :

-Иртәдән  кичкә  кадәр .

Солдат  шулпасының  тәмен,

Их , белсәгез  менә  сез!

Мин  караган  чын  танкны

Тик  рәсемдә  күрәсез .

Ышанмаган   ышанмасын ,

Уйламыйм  да  ул  хакта .

Солдат  абыем  янында

Булып  кайттым  кунакта .

Көлмиләр  инде  малайлар ,

Мин  үзем  дә  сер  бирмим .

Белмәгәнне  сорасалар :

-Анысы  хәрби  сер ! -  димен .

12 нче  укучы .

Горурланам  әти  белән ,

Аны  бар  да  ярата .

Мактау  сүзләре  әйтәләр

Әтиемә  карата .

Минем  әтине  эшендә

“Универсал “ ул , диләр .

Аның  кулыннан  килмәгән

Юктыр  бер  эштә  диләр .

13 нче  укучы .

Күргәнегез  бармы  сезнең

Минем  әтине  рульдә .

Җырлап  йөри  машинасы

Ватылмаса  , әлбәттә .

Әти  белән  без  кичләрен

Шашка – шахмат  уйныйбыз .

“Мат”куйганым  юк – югын да ,

“Шах” ка  җиткәч  туктыйбыз.

Өйдә  булмаса  әтием ,

Шундый  күңелсез  миңа .

Кайчан  кайтар  икән , диеп ,

Кич  буе  уйлыйм  менә .

Әти  өйгә  кайтып  кергәч ,

Өйләр  яктырып  китә .

Бар  эшләр  дә җиңеләя

Ару – талулар  бетә .

Эшләмәсә - эшләмшсен

Газета  укып  торсын ,

Телевизор  карап  ятсын

Әтием  генә  булсын .

Аның  белән  урамнан  бер  

Үтүләре  күңелле.

14 нче  укучы.

Һәр  бала  да  бу  дөньяда

Булсын  иде  әтиле .

Әти  белән  әнием

Иң – иң  кадерлеләрем .

Бергә  генә  яшәсеннәр –

Минем  шушы  теләгем .

15 нче укучы .

Менә  нинди  куаныч ,

Менә  нинди  зур шатлык.

Әтиләр  булса  янда

Безнең  өчен  горурлык .

16 нчы  укучы .

“Алтын  куллы  әтием “ В.Хәйруллина .

Әтиемнең  кулында

Ялт  та  йолт  утлы  каләм .

Тимер  дәфтәре  өстенә

Яза  ул  кайнар  сәлам .

Юан  торбалар  кисә ,

Ямый , төпли , я  тишә .

Купканны  ябыштыра

Тузганны  алыштыра .

Кирәк  булса – эретә ,

Өч  кисәкне  бер  итә .

Аунап  яткан  тимерне

Кирәкле  әйбер  итә

Челтәр  бәйләгән  кебек

Ясый  ул  төрле  бизәк .

Минем  әтем  кебек

Алтын  куллылар  сирәк .

17 нче  укучы .

“Малай  актыгы “В.Хәйруллина .

Кай  вакытта  булып  куя

Шаяруның  актыгы

Әти  шуңа  ачулана:

-Ах , син  малай  актыгы !

Әтинең  кайчак  үзенә  шул  

Сүз  эләгә  тагы .

Бабай  аны  ачулана :

-Ах  син  малай  актыгы .

Ә  бабай  үзе  шаярмый

Җиткән  инде  картлага

Тиргәүче  юк , әйтүче  юк

Син  , дип  малай  актыгы .

18 нче  укучы .

Мин  әтинең  көчле  кулларына

Күкрәгенә  килеп  сыенам

Әйтерсең  лә , кояш  җылысында,

Нурларында  аның  коенам

19 нчы  укучы.

Синең  белән  әти  горурланам,

Син  бит  минем  иң  зур  терәгем .

Авыр  тормыш  юлын  җиңеләйтеп

Озак  яшә , шушы  теләгем  !

1 нче  укучы .

Өйнең  яктылыгы  , җылылыгы

Күзләреднән  синең  бөркелә .

Газиз  әтиләрдән  , әниләрдән

Аерылмасын  иде  , беркем  дә.!

2 нче  укучы .

Узган  буын  мирас  биргән  кебек,

Йөрәкләрдә  мәңге  калырлык ,

Без  яшибез  эшебез  булсын  диеп,

Килер  буын  искә  алырлык .

“Туган  ягым – минем  Татарстан  “  җыры  башкарыла .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аналар көне уңаеннан " Гаилә бәйрәме"

Максат:аналарга хөрмәт, үзара конкурентлылык, дуслык хисләре тәрбияләү;балалар һәм гаиләләр арасындагы сәләтләрне ачыклау;милли йолалар, гореф – гадәтләрне саклау, яшь буынга өйрәтү....

Ватанны саклаучылар бәйрәме

Ватанны саклаучылар бәйрәменә шигырьләр тәкъдим итәм. Шигырьләр бәйрәмгә һәм әтиләргә багышлана....

23 февраль – Ватанны саклаучылар кэненэ багышланган кичэ

План - конспект ко Дню Защитника Отечества...

23нче февраль- Ватанны саклаучылар көне

Ватанны саклаучылар көненә чара...

23 февраль- Ватанны саклаучылар көне

Максат:класс коллективының оешканлыгын,бердәмлеген  ныгыту....

Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм “Мин татар малае”

Әтиләрне чакырып уздырылган чара.  “Мин татар малае!&rdquo...