Укучылар өчен кагыйдәләр
классный час (2 класс) на тему

Үрнәк кагыйдәләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре25.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Укучылар өчен үрнәк кагыйдәләр

  1. Тырышып укырга. Укытучының аңлатуын дикъкать белән тыңларга, аның барлык биремнәрен үтәргә.
  2. Тырышып эшләргә, үз –үзеңә хезмәт күрсәтүдә катнашырга. Хезмәт кешеләре, аларның һөнәрләре турында белергә омтылырга.
  3. Үз классыңның файдалы эшләрендә катнашырга. Укуда һәм хезмәттә иптәшләреңә булышырга, намуслы һәм тугрылыклы булырга.
  4.  Туган як табигатен сакларга. Мәктәп һәм башка җәмәгать милкенә, үз әйберләреңә һәм кеше әйберләренә сакчыл булырга.
  5. Көндәлек режимны үтәргә. Буш вакытны  файдалы итеп үткәрергә: укырга, рәсем ясарга, музыка тыңларга, иптәшләр белән уйнарга.
  6. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә. Көн саен иртәнге күнегүләрне ясарга, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә.
  7. Ата- аналарның, гаиләдәге өлкәннәрнең сүзләрен тыңларга, аларны ихтирам итәргә, өйдәге вазифаларны үтәргә.
  8. Мәктәптә, җәмәгать урыннарында, урамда үзеңне үрнәк тотарга. Игътибарлы, әдәпле булырга, өлкәннәргә юлда һәм җәмәгать транспортында урын бирергә. Укытучының, дежур укучыларның таләпләрен үтәргә.
  9. Һәрвакыт җыйнак булырга, пөхтә киенеп һәм чәчне тарап йөрергә, дәресләргә мәктәп формасы киеп килергә.
  10. Юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә. Ут, газ һәм электр җылытулы приборлар белән сак эш итәргә. Махсус билгеләнгән урыннарда өлкәннәр күзәтчелегендә генә су коенырга.
  11. Кечкенәләргә ярдәм итәргә. Өлкәннәргә ихтирамлы булырга, аларны хөрмәт итәргә,  көч җитәрлек эшләрдә аларга булышырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе

Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан....

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме...

Башлангыч класс укучылары өчен чыршы бәйрәме сценарие

Бәйрәмдә Убырлы, почтальон Печкин, куяннар һ.б. геройлар катнаша. Кыш бабай һәм   Карчәчәк балаларга төрле уеннар уйната....

Башлангыч класс укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча уен-ярыш сценарие

Сценарийда Уткүз патша һәм аның вәзирләре укучыларның белемнәрен төрле биремнәр биреп сыный...

Укучылар гына түгел, без хәзер –Карлыгачлар!

2 сыйныф укучыларын карлыгач  сафларына алу өчен төзелгән сценарий.Бәйрәмнең программасы. 1.     Бәйрәм белән таныштыру.(2нче сыйныф укучыларын “Карлыгач” оешмасына...

Укучылар өчен үрнәк кагыйдәләр

Башлангыч мәктәпләрдә укучылар өчен үрнәк кагыйдәләр җыелмасы...

Укучылар иҗаты (укучылар иҗат иткән шигырьләр)

Әбиләрдә кунакта. Каникулга чыккан саенБарам мин әбиләргә,Авылда ял итүләреРәхәтлек бирә безгә.  Апам,сеңлем белән бергәКүңелле соң ял итү,Рәхәтләнеп ял иткәчЧитен була инде китү....