Укучылар иҗаты (укучылар иҗат иткән шигырьләр)
творческая работа учащихся (4 класс) на тему

Гарипова Минниса Миннегалиевна

Әбиләрдә кунакта.

 Каникулга чыккан саен

Барам мин әбиләргә,

Авылда ял итүләре

Рәхәтлек бирә безгә.

 

 Апам,сеңлем белән бергә

Күңелле соң ял итү,

Рәхәтләнеп ял иткәч

Читен була инде китү.

 

 Әби безне каршы ала

Тәмле ашлары белән,

Ә киткәндә озатып кала

Юл догалары белән.

 

Каникулның ял көннәре

Менә үтеп тә китте,

Авылдан өйгә кайтырга

Вакыт та килеп җитте.

 

4 нче сыйныф укучысы Абдуллин Рәдис Әсгать улы.

 

Тукайлы яз.

                                            Китап укырга яратам-

                                            Бик кызыклы бу шөгыль.

                                            Яз айларын көтеп алам:

                                           Күңелгә якын фасыл.

 

Тукай бабайны укыйм мин:

                                           Шигырьләрен ятладым.

Сәхнәбездә Былтыр булып,

                                           Шүрәлене алдадым.

 

                                           Укытучы апа безне

                                           Җырларга да өйрәтә.

                                           Әкиятләрен укытып,

                                           Тәртибемне төзәтә.

 

Песи.

Олы апам Чаллыдан

    Алып кайтты бер песи.

                                                 Ияләште ул өйгә

      Тышка чыкса, эт тешли.

Баш ватабыз без бергә,

                                                Каян табасы ия?

Берәүгә дә бирмәс идем,

                                              Апамда аллергия.

 

Көчекләр.

Безнең клуб янында

Үсә бик күп көчекләр.

 Карасы бар, агы бар,

Йомшак, мамык кебекләр.

 

Килә алар йөгерешеп,

Без килгәнне күрсәләр.

Шатланабыз, сөенәбез,

Безгә карап өрсәләр.

 

Ундүрт көчек бергәләшеп,

Һау-һау диеп өрәләр.

Ашарларына бирәсен

Әллә каян беләләр.

 

Алып кайтып, бәйләп куйсак,

Әллә кайда йөрмәсләр.

Алып кайтып ашатсак,

 Алар ачтан үлмәсләр.

 

Гасимов Фидәил Илсур улы, 4 класс

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ukuchylyr_izhat_it.doc28.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әбиләрдә кунакта.

 Каникулга чыккан саен

Барам мин әбиләргә,

Авылда ял итүләре

Рәхәтлек бирә безгә.

 Апам,сеңлем белән бергә

Күңелле соң ял итү,

Рәхәтләнеп ял иткәч

Читен була инде китү.

 Әби безне каршы ала

Тәмле ашлары белән,

Ә киткәндә озатып кала

Юл догалары белән.

Каникулның ял көннәре

Менә үтеп тә китте,

Авылдан өйгә кайтырга

Вакыт та килеп җитте.

4 нче сыйныф укучысы Абдуллин Рәдис Әсгать улы.

Тукайлы яз.

                                            Китап укырга яратам-

                                            Бик кызыклы бу шөгыль.

                                            Яз айларын көтеп алам:

                                           Күңелгә якын фасыл.

Тукай бабайны укыйм мин:

                                           Шигырьләрен ятладым.

Сәхнәбездә Былтыр булып,

                                           Шүрәлене алдадым.

                                           Укытучы апа безне

                                           Җырларга да өйрәтә.

                                           Әкиятләрен укытып,

                                           Тәртибемне төзәтә.

Песи.

Олы апам Чаллыдан

    Алып кайтты бер песи.

                                                 Ияләште ул өйгә

      Тышка чыкса, эт тешли.

Баш ватабыз без бергә,

                                                Каян табасы ия?

Берәүгә дә бирмәс идем,

                                              Апамда аллергия.

Көчекләр.

Безнең клуб янында

Үсә бик күп көчекләр.

 Карасы бар, агы бар,

Йомшак, мамык кебекләр.

Килә алар йөгерешеп,

Без килгәнне күрсәләр.

Шатланабыз, сөенәбез,

Безгә карап өрсәләр.

Ундүрт көчек бергәләшеп,

Һау-һау диеп өрәләр.

Ашарларына бирәсен

Әллә каян беләләр.

Алып кайтып, бәйләп куйсак,

Әллә кайда йөрмәсләр.

Алып кайтып ашатсак,

 Алар ачтан үлмәсләр.

Гасимов Фидәил Илсур улы, 4 класс


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе

Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан....

Тукай шигырьләре

Тукай әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү йөзеннән бер җиргә тупланган шигырьләр тәкъдим ителә...

Х.Туфан шигырьләренә кыскача анализ

Х.Туфанның берничә шигыренә кыскача анализ...

Яңа ел шигырьләре

Яңа ел бәйрәме алдыннан балалар иҗат иткән шигырьләр...

Гамил Афзалның балалар өчен язган шигырьләре.

Безнең Актаныш җирлеге - күп талантлар биргән төбәк. Районыбызда туып-үскән, үзенең бөтен көчен иҗатка багышлаган бик күп җырчыларыбыз, шагыйрьләребез, композиторларыбыз бар безнең. Алар турында без...

Укучылар иҗат иткән шигырьләр

Укучылар иҗат иткән шигырьләр...

"Яңгыравык шигырьләр"

1 нче сыйныфта әдәби уку дәресе эшкәртмәсе...