Гамил Афзалның балалар өчен язган шигырьләре.
статья на тему

Мингалимова Чулпан Рустамовна
Безнең Актаныш җирлеге - күп талантлар биргән төбәк. Районыбызда туып-үскән, үзенең бөтен көчен иҗатка багышлаган бик күп җырчыларыбыз, шагыйрьләребез, композиторларыбыз бар безнең. Алар турында без горурланып сөйлибез, яшь буынны шулар үрнәгендә тәрбияләргә тырышабыз. Алар иҗаты аша туган як табигате, тарихы, халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, хезмәте, милли йолалары белән таныштырабыз.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Гамил Афзалның балалар өчен язган шигырьләре.

      Безнең Актаныш җирлеге - күп талантлар биргән төбәк. Районыбызда  туып-үскән, үзенең бөтен көчен иҗатка багышлаган бик күп җырчыларыбыз, шагыйрьләребез, композиторларыбыз бар безнең. Алар турында  без горурланып сөйлибез, яшь буынны шулар үрнәгендә тәрбияләргә тырышабыз.  Алар иҗаты аша туган як табигате, тарихы, халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, хезмәте, милли йолалары белән таныштырабыз.

     Бүген сүзебез Актаныш җирлегеннән чыккан күренекле шагыйрь Гамил Афзал турында булыр. Өлкәннәр өчен генә түгел,   балалар өчен дә ихлас һәм табигый, шул ук вакытта күңелгә керерлек итеп шигырьләр язган, булдыклы, талантлы шагыйрь ул Гамил Афзал. Аның шигырьләрен укып, татар баласы туган теленең матурлыгын, тел бизәкләрен тоярга өйрәнә, туган җирен яратучы, туры фикерле, юмор хисен аңлаучы булып үсә.  

       Безнең бүгенге эшебезнеңнең максаты – Гамил Афзалның балалар өчен язган шигырьләренең үзенчәлекләрен ачыклау. Максатка ирешү өчен бурычлар:

- Гамил Афзалның тормышын һәм иҗатын өйрәнү.

- Шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләре белән танышу, өйрәнү.

- Шигырьләрендәге темаларны билгеләү, анализлау.

- Шагыйрь иҗаты турында   фикерләр туплау.

                    Гамил Афзалның тормыш юлына, иҗатына кыскача күзәтү.

     Якташыбыз Гамил Афзал 1921 елның 23 маенда  Актаныш районы Такталачык авылында  туган. Кечкенәдән туган ягыбызның матурлыгына сокланып, иркен яланнарында аунап, тәмле суларыбызны эчеп үскән ул. Тик  10 яшькә җиткәндә аларны гаиләләре белән  Магнитогорск якларына  сөрәләр. Шунда ул татар мәктәбендә белем ала, беренче шигырьләрен яза башлый, әдәбият түгәрәгенә йөри. “Урал таулары артындагы далада, без татарча сабак укыдык. Безнең кечкенә кулларыбызга Габдулла Тукай, Һади Такташ, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафуриларның гүзәл китаплары килеп җитте һәм күңелләребезне дулкынлатты, нурландырды, үстерде. Бала башлангыч сыйныфларда ана телендә укысын икән ул. Ана телендә сабак укып үскән бала телен онытмый, милләтен югалтмый, Ватанын алыштырмый”, - дип яза Гамил Афзал. Яшь чагыннан ук бик тынгысыз, тиктормас, өлгер була ул.  Техникумда укыганда, заводта  эшләгәндә  яшьләрдән драма түгәрәге төзеп спектакльләр, концертлар куеп йөри, әдәби кичәләр оештыра.

1958 елдан Гамил Афзал СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

      1954-1964 нче елларда Гамил Афзал Башкортстанда яши. Шушы чорда аның иҗаты яңача ачылып китә. Аның балалар өчен язган бер цикл шигырьләре республика конкурсында премия ала.

         Гамил Афзал — татар, рус, башкорт телләрендә басылган өч дистәгә якын китап авторы. 1977 елда "Айлы кичләр" җыентыгы һәм "Борылам да карыйм..." циклына кергән шигырьләре өчен ул Татарстан АССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

         Татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәт уңышлары өчен «Почет Билгесе» ордены белән (1981) бүләкләнә, 1992 елда исә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән  исем бирелә. Ул шулай ук Әлмәт Язучылар оешмасының Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге һәм Чаллыдагы «Аргамак» журналының Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты, 1985 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Гамил Афзал 2003 елның 20 августында Әлмәт шәһәрендә вафат була.

            Гамил Афзалның балалар өчен язган шигырьләренә күзәтү.   

   Балалар өчен язылган шигырьләр туган илгә, табигатькә, кешеләргә мәхәббәт тәрбияләргә, шул ук вакытта бала күңеленә туган телебезнең тәмен, тирәнлеген, нечкәлеген сеңдерергә тиеш. Аларның рифмаларының мөмкин кадәр бер- берсенә якынрак булуы мәслихәт. Шигырьнең һәр юлы рәссамга материал булырга, ягъни, шигырь юллары күз алдына килерлек булырга тиеш. Менә без Гамил Афзалның шигырьләрен нәкъ шундый дияр идек.

    Алдыбызда икенче классның әдәби уку китабы. Гамил Афзал шигыре.

“Беренче кар.”

Кызганыч, башлангыч сыйныфлар программасында Гамил Авзалның бу бердәнбер шигыре.

    Кояш йөри сүрелеп кенә,                                     Бу әле кышның малае,

    Болытка төренеп кенә.                                  Бу беренче кар әле.

    Кыяр-кыймас әйләнгәләп,                      Ак сакаллы, җил- буранлы

    Кар ява иренеп кенә.                                            Кыш бабае бар әле!    

    Нинди гади, нинди аңлаешлы, укырга нинди җиңел бу шигырь юллары.  Беренче кар явар алдыннан һава торышын ничек  матур итеп тасвирлаган автор. Беренче кар - кышның малае, ә алда  ак сакаллы Кыш бабай да киләчәк икәнлеген балаларга шаяртып та, шул ук вакытта җитди дә итеп аңлатып биргән. Бу шигырьдә автор кышкы табигатьнең гел бертөрле генә булып тормавы, һава торышының үзгәрүчән булуын күрсәткән. Гамил Афзал балаларны табигатьне аңларга, аның матурлыгын, төрлелеген күрергә өйрәткән. Бу шигырьне шигъри пейзаж дип атарга да булыр иде. Аны укып чыгу белән рәсем ясау теләге дә туа.  

   Балаларга атап язылган шигырь укучыны дөньяны танып-белү ягыннан гына түгел, сәнгатьчә матурлыгы белән дә үзенә тартып торырга тиеш. Гамил Афзал балалар әдәбиятының шушы үзенчәлекләрен тирән аңлап эш итә, балалар тормышын аңлый, проблемаларны аларча хәл итә. Гамил Афзал балалар дөньясын яхшы төшенә, нәниләр күңелен аңлый, аның шигырьләре тәртиплелек, җаваплылык, әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәтә.

     Башлангыч класс дәреслекләрен актарып утырдык та, уйлап куйдык. Ни өчен Гамил Афзалның башка шигырьләре дә урын алмады икән бу дәреслекләрдә?  Югыйсә, Гамил  Афзалның балалар өчен язган һәр шигыре бик җиңел укыла торган, балаларга аңлаешлы, гади тел белән язылган, тәрбияви яктан әһәмиятле шигырьләр. Мәсәлән,  укыр өчен дә, ятлар өчен дә бик җиңел, кәефләрне күтәрә торган “Май ае” шигыре:

                      Кар сулары агып китте,             Яфрак ярды яшел таллар,

                      Килде җитте май ае.                        Алмагач, шомырт, миләш.

                      Җитте бәйрәм, көлде дөнья,                 Яшел ай бу, ямьле ай бу,

                      Юк күңелнең ай-һае.                               Мәңге нурлы, мәңге яшь.

     Болардан тыш  “Нәни чыршы”,  “Таң җиле”, “Әбиләр чуагы”, “Көз көне”, ”Кыңгырау чакыра” , “Бишле алсаң”, “Кыш әкияте”, “Язгы яңгыр”,  “Күгәрченнәр”, “Сау бул, мәктәбем” кебек шигырләре дә мәктәп программасына кертелсә, балаларның сөйләм телләрен баетуга, сәнгатьле, йөгерек, аңлап уку күнекмәләрен үстерүгә, күзәтүчәнлекләрен арттыруга  бик нык ярдәм итәрләр иде.

       Гамил Афзалның шигырьләрен берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Беренче төркем шигырьләре кошлар, хайваннар турында.  Балаларда табигатькә соклану, сакчыл караш тәрбияләү  максатыннан язылган “Торналар килде”, “Кыр казлары”, “Күгәрченнәр”,  “Пөхтә песи”, “Ялгызак керпе”, “Кызыл бозау”, “Казлар”,  “Ябалак”,  “Кырмыскалар” һәм башка шигырьләре    балаларда гына түгел, өлкәннәрдә дә зур соклану уята. Аларны укыгач, бала уйланып кына калмый, ә табигать белән күзгә - күз очрашып, аны тоярга, аңларга, нәтиҗә ясарга өйрәнә.

      Икенче төркем шигырьләре табигать күренешләре, табигатьтәге матурлык, кабатланмас төрлелек, серлелек турында. Бу шигырьләр балаларны күзәтүчәнлеккә, матурлыкны тоярга өйрәтә, уйландыра торган шигырьләр. Алар аша туган ягыбызның гүзәллегенә соклану, аңа мәхәббәт, сак караш тәрбияләнә.  “Җәйге болытлар”,  “Яз ямьнәрен көтәм”, ”Май ае”, “Җил уйный басулар түрендә”,  ”Көз көне”, “Беренче кар”, ”Кыш әкияте”, “Җәйге төн” һәм башка шигырьләре шундыйлардан.

Таң җиле.

 Таң аткан. Уяндым йокымнан,              Мин сизәм ямьле чак килгәнен,

 Якты көн кояшлы, күңелле.                        Уйнап та туймаслык җәй көне!

 Хуш исләр китереп киң кырдан,               Тирбәтеп тәрәзә гөлләрен,

 Җилберди, сөйләшә таң җиле...               Җилберди, сөйләшә таң җиле.

   Алдагы төркем шигырьләре   төрле һөнәр ияләре, аларның хезмәте турында.  В. Маяковский үрнәгендә язылган “Нинди һөнәр яхшырак”, Е. Пермякка ияреп язылган “Хезмәтсөяр”, “Яшь оста”, “Беренче бишьеллыклар гөрелтесе” исемле шигырьләре балаларга кечкенәдән үк һөнәр сайларга юнәлеш бирүе өстенә, хезмәтнең яшәү чыганагы икәнлегенә төшенергә дә ярдәм итә.

                  Сайла менә бу җирдә                           Тигез кеше каршында,

                   Күңел сөйгән һөнәр син,                  Күңел тарткан бер һөнәр

                   Кулыңнан гөл түгәрсең.                            Сайла, сине кешеләр

                   Һөнәрләрнең барысы да                           “Алтын куллы” дисеннәр.                                  

      Без – башлангыч сыйныф укытучылары, һәрвакыт нәниләр арасында. Алар белән еш кына  класстан тыш чаралар үткәрәбез. “Нәүрүз”,  “Сөмбелә” бәйрәмнәре, Яңа ел кичәсе, туган көн кичәләрендә балаларга башка шагыйрьләрнең шигырьләре белән бергә Гамил Афзал шигырьләрен дә өйрәтәбез. Киләчәктә аның иҗатына багышланган әдәби музыкаль кичә үткәрергә дә исәп бар.

     Тормыш юлында нинди генә авырлыклар аша үтсә дә сынмаган, сыгылмаган, тормышның аяусыз дулкыннары арасында батып калмаган, кайда гына йөрсә дә үз туган телен онытмаган, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп туган телебездә шигырьләр яза белгән якташыбыз – шагыйрь Гамил Афзалның иҗаты алдында баш иябез. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: Гамил Афзал өлкәннәр өчен генә түгел, балалар әдәбиятында да үз урынын булдырган шагыйрь, аның шигырьләрен балалар яратып укыйлар. Ә шигырь укыган балалардан киләчәктә тәрбияле, иманлы кешеләр чыгачагына өмет бик зур.

Кулланылган әдәбият:

  1. Афзал Г. Сайланма әсәрләр: Балалар өчен шигырьләр. Казан: Тат. кит. нәшр.-2004
  2. Афзал Г. “Гомер кичүләре” шигырьләр. Казан: “Рухият” нәшр.2000
  3. Бәйрәмова Ф. ГУЛАГ – яралы язмышлар. – Казан, 2010

4. Сафиуллина Г.М., Гарифуллина М.Я.,Хәсәнова Ф.Ф. Әдәби уку: 2 нче сыйныф өчен дәреслек. Казан :“Мәгариф-вакыт” нәшр. 2012


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай шигырьләре

Тукай әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү йөзеннән бер җиргә тупланган шигырьләр тәкъдим ителә...

Х.Туфан шигырьләренә кыскача анализ

Х.Туфанның берничә шигыренә кыскача анализ...

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче балалар белән эшләү план- прграммасы

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче балалар белән эшләү план- программасы 4 класс укучыларын белән эшләү өчен төзелгән. Класста 6 укучы.Башка милләт балалары булганлыктан, татар теле һәм әдәбия...

Гамил Афзал иҗатында патриотик тәрбия темасы

Кереш өлеш. Актаныш төбәгендә туып-үсеп, олы дөньяга чыккан, өлкән буын өчен генә түгел, кечкенәләр өчен дә ихлас һәм табигый, шул ук вакытта күңелнең нечкә кылларына үтеп керерлек итеп шигырьләр язга...