Тукай шигырьләре
презентация по теме

Тукай әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү йөзеннән бер җиргә тупланган шигырьләр тәкъдим ителә

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon tukay_stihi__.zip540.4 КБ

Подписи к слайдам:

Габдулла Тукай шигырьләре
Кызыклы Шәкерт
             Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә; Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.— Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул: Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!
 Бала:Әйт әле, Күбәләк, Сөйләшик бергәләп: Бу кадәр күп очып Армыйсың син ничек? Ничек соң тормышың? Ничек көн күрмешең? Сөйләп бирче тезеп, Табаламсың ризык? Күбәләк:Мин торам кырларда, Болында, урманда; Уйныймын, очамын Якты көн булганда. Иркәли һәм сөя Кояшның яктысы; Аш буладыр миңа Чәчәкләр хуш исе. Тик гомрем бик кыска: Бары бер көн генә,— Бул яхшы, рәнҗетмә Һәм тимә син миңа!
БАЛА БЕЛӘН КҮБӘЛӘК
Әлли-бәлли итәр бу,  Мәдрәсәгә китәр бу;  Тыршып сабак укыгач,  Галим булып җитәр бу.Йокла, угълым, йом күзен,  Йом, йом күзең, йолдызым;  Кичтән йокың кала да,  Егълап үтә көндезең.Әлли-бәлли көйләрем,  Хикәятләр сөйләрем;  Сина теләк теләрем,  Бәхетле бул, диярем.Гыйззәтем син, кадрем син,  Минем йөрәк бәгърем син;  Куанычым, шатлыгым  Тик син минем, синсең, син!
Бишек җыры
Безнең гаилә
Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи –Безнең өйдә без җидәү: безнең песи — җиденчесе.Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул, Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.
Гали белән Кәҗә
Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән, Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.Гали аны чирәм белән кунак итә, Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә.
Кошчык
            Кичә мин читлек ачтым, андагы кошчыкны коткардым,Күңелсез тоткынымны киң яшел урманга кайтардым. Аңар бирдем азатлык мин, үземдә шул вакыт күрдем: Тынычлап калды никтер һәм тәмам иркенләде күңлем.Күзем берлән озаттым: кошчыгым урман таба очты, Югалды күк йөзендә тиз вакытта, бер дә юк төсле. Очып киткәндә ул шундый матурлап сайрады моңлы: Миңа, санки, азат иткән өчен изге дога кылды.
Күрәмсез, дустларым, көз килде тышта;Озак тормас, килер ак тунлы кыш та. Китә башлады бездән инде кошлар; Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.Мисале зәгъфыран саргайды урман,Игенчеләр игеннәрне дә урган. Такыр калды татар башы кеби кыр; Азык эзли — оча тургай да пыр-пыр.Чыгып баш калкыта сахрада уҗым,Яшел хәтфә шикелле итә җем-җем.
Көз

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Х.Туфан шигырьләренә кыскача анализ

Х.Туфанның берничә шигыренә кыскача анализ...

Яңа ел шигырьләре

Яңа ел бәйрәме алдыннан балалар иҗат иткән шигырьләр...

Гамил Афзалның балалар өчен язган шигырьләре.

Безнең Актаныш җирлеге - күп талантлар биргән төбәк. Районыбызда туып-үскән, үзенең бөтен көчен иҗатка багышлаган бик күп җырчыларыбыз, шагыйрьләребез, композиторларыбыз бар безнең. Алар турында без...

Укучылар иҗаты (укучылар иҗат иткән шигырьләр)

Әбиләрдә кунакта. Каникулга чыккан саенБарам мин әбиләргә,Авылда ял итүләреРәхәтлек бирә безгә.  Апам,сеңлем белән бергәКүңелле соң ял итү,Рәхәтләнеп ял иткәчЧитен була инде китү....

Укучылар иҗат иткән шигырьләр

Укучылар иҗат иткән шигырьләр...

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....


 

Комментарии

Г.Тукай әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү йөзеннән тәкъдим ителә