Яңа ел шигырьләре
творческая работа учащихся по чтению (2 класс) по теме

Шайхелмарданова Нурания Абударовна

Яңа ел бәйрәме алдыннан балалар иҗат иткән шигырьләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_shigyrlre.docx12.52 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел  шигырьләре

Чыршы   янында.

Купшы  тунын  киеп  чыршы

Бәйрәмгә килеп  җитәр.

Кыш  бабай  белән  җәнлекләр

Әзердер  инде,күптән.

Безнең  ничек  тырышканны

Алар килгәч күрәчәк.

Залга  килеп керү белән

Барысын  да  беләчәк.

Чыршыбызны  бизәрбез  без

Матур   мөһерләр  белән.

Яңа  елны  каршыларбыз

Якты  теләкләр  белән.        (Сабирова Адилә 2 класс)

Кыш  бабай  килгәндә.

Кыш бабай  юлга  чыкты ,

Зур-зур  капчыгын  асып.

Балалар  каршы  алды

Сөенешеп ,шатланып.

Берсен-берсе   уздырып

Алар  шигырь  сөйләде.

Кыш  бабай  бик сөенеп

Изге  теләк  теләде.

Бәхет  килсен  ишелеп,

Сәламәт  булсын  һәркем.

Гөрләп  үтсен  бәйрәмнәр,

Тыныч  яшәсен  халкым.   (Сабирова Диләрә, 2 класс)

Яңа  ел  теләкләре.

Кыш  бабайны  көтәбез  без,

Шигырләр  өйрәнәбез.

Яңа  елда  һәрберебез

Бәхеткә  төренәбез.

Бу  бәхет  булсын мәңгелек,

Гомерле  бәхет  булсын.

Яңа елдагы  теләкләр

Һәрвакыт  кабул  булсын.      (Сабирова Диләрә,2 класс)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай шигырьләре

Тукай әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү йөзеннән бер җиргә тупланган шигырьләр тәкъдим ителә...

Х.Туфан шигырьләренә кыскача анализ

Х.Туфанның берничә шигыренә кыскача анализ...

Гамил Афзалның балалар өчен язган шигырьләре.

Безнең Актаныш җирлеге - күп талантлар биргән төбәк. Районыбызда туып-үскән, үзенең бөтен көчен иҗатка багышлаган бик күп җырчыларыбыз, шагыйрьләребез, композиторларыбыз бар безнең. Алар турында без...

Укучылар иҗаты (укучылар иҗат иткән шигырьләр)

Әбиләрдә кунакта. Каникулга чыккан саенБарам мин әбиләргә,Авылда ял итүләреРәхәтлек бирә безгә.  Апам,сеңлем белән бергәКүңелле соң ял итү,Рәхәтләнеп ял иткәчЧитен була инде китү....

Укучылар иҗат иткән шигырьләр

Укучылар иҗат иткән шигырьләр...

"Яңгыравык шигырьләр"

1 нче сыйныфта әдәби уку дәресе эшкәртмәсе...