"Яңгыравык шигырьләр"
план-конспект урока по чтению (1 класс)

1 нче сыйныфта әдәби уку дәресе эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Яңгыравык шигырләр27.81 КБ

Предварительный просмотр:

Тема

Яңгыравык шигырьләр

Максат

Укучыларны яңгыравык шигырь үзенчәлекләре белән таныштыру.

Бурычлар

  1. Укучыларга поэзиядә яңгыравык шигырь алымын куллануның әһәмиятен аңлату;
  2. Эчтән һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү өстендә эшләү;
  3. Образлы сөйләмгә омтылыш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет нәтиҗәләре: яңгыравык шигырьләрне таный белү, сәнгатьле укырга өйрәнү.

Шәхси нәтиҗәләр: уку материалына кызыксыну уяту, иптәшләреңә карата игътибарлы, дөрес мөнәсәбәт булдыру.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив:укытучы ярдәмендә дәреснең темасын ачыклау, максатын билгеләү, күмәкләшеп эш планын төзү, план нигезендә эзлекле эш алып бару, эшнең үтәлешенә бәя бирү, эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тота белү.

Коммуникатив: үзеңнең фикереңне дөрес, тулы җөмләләр төзеп әйтеп бирә һәм башкаларны тыңлый белү.

Танып-белү:  тыңланган мәгълүматның  эчтәлегенә бәя бирә белү, алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү.

Төп төшенчәләр

 Төшенчәләр:

Шигырь, яңгыравык шигырь, ымлык, аваз ияртеме

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья

Ресурслар:

Дәреслек, дәреслек-хрестоматия  “Әдәби уку” Г. М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина, Ә.Г. Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф. Хәсәнова36-38б., укытучылар өчен методик кулланма, презентация,

 Дәрес тибы

Дәрес төре

 Яңа белемнәрне ачу (Фронталь, индивидуаль эш.)

 Диалогик-проблемалы

Дәрес этаплары

  Укытучы эшчәнлеге

Укучы зшчәнлеге

Дәрес барышы

I этап. Оештыру-мотивлаштыру.

Дәресне оешкан төстә башлап җибәрә. Укучыларны дәрескә мотивлаштыра.

Бер-берсен сәламлиләр, дәрескә әзерлекләрен күрсәтәләр.

  • Кояшның  шаян нурлары

Күңелгә чиртә.

Хәерле иртә тели ул,

Хәерле иртә!

Син дә сыйныфка керүгә

Елмаеп эндәш.

Таратсын гел шулай шатлык

Иптәшкә иптәш!

  • Хәерле иртә, балалар! Бер-беребезгә хәерле көннәр теләп елмаешыйк та, дәресебезне башлыйк.

II этап  Белемнәрне актуальләштерү.

Ел фасыллары турында әңгәмә оештыра

Рәсем буенча эш оештыра

Әңгәмәдә катнашалар, төркемнәрдә эшлиләр.

Укытучы сорауларына җавап бирәләр

  • Укучылар, кояш та көннән-көн ныграк елмая, үзенең җылысын, яктысын жәлләмичә безгә бүләк итә. Шулай итеп ул нинди ел фасылы килүен хәбәр итә?  ( яз)
  • Сез тагын нинди ел фасылларын беләсез? ( кыш, җәй, көз)
  • Һәр ел фасылы үзенчә матур. Шуңа күрә кемгәдер салкын кыш ошаса, кемдер җылы җәйне үз итә. Ә сезгә нинди ел фасыллары ошый? Мин сыйныфның төрле урыннарына ел фасылларын сурәтләгән рәсемнәр элдем. Кемгә нинди ел фасылы ошый,  шул рәсем янына барып баса.
  • Ә хәзер бер-берегезгә ни өчен сиңа бу ел фасылы ошавы турында сөйләгез (төркемнәрдә эш - Конерс)
  • Әйдәгез, экрандагы рәсемгә карап, Аю-Әппәскә нинди ел фасылы ошавын ачыклыйк әле. (рәсем буенча эш)

Сораулар: Аю кайда йөри? Ул ни өчен чәчәкләрне коча? Чәчәкле аланда йөрү аюга ошыймы?

Әйе, укучылар, аюга аланда йөрү бик ошый , ул безне дә үзе янына чакыра:

  • Минем нәни дусларым,

Килегезче бирегә!

Бал кортын куркытмагыз,

Ул кунган матур гөлгә, - ди ул.

  • Укучылар,  аланда сез нәрсәләр күрәсез? (чәчәкләр, күбәләкләр, бөҗәкләр) Чү, тыңлыйк әле, алар безгә нәрсәдер әйтергә телиләр ахрысы. (“Живые звуки природы” кассетасыннан төрле бөҗәкләр тавышын тыңлау)

III этап. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую.

  • Кем аңлады, нәрсә диделәр безгә бөҗәкләр? Ничек уйлыйсыз, кемнәр аңлый ала икән бөҗәкләр, чәчәкләр телен? ( шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар, композиторлар)

IV.  Максат һәм бурычларны билгеләү.

- Бүген шундый шагыйрьләрнең берничәсе белән танышырбыз, аларның ничек бөҗәкләр телен аңлавын күрербез.

V. Яңа белемнәрне “ачу”.

Физ-ка.

Уенны оештыра

Уенда катнашалар

  • Әйдәгез экрандагы шигырь юллары белән танышыйк:
  • Без-з-з-з, сез-з-з-з-не көткән идек,

Хуш киләсез-з-з-з, әйдә! – дип

  • Укучылар, ничек уйлыйсыз, бу сүзләрне кайсы бөҗәк әйтә алыр икән?
  • ( черки, бал корты)  Кайдан белдегез? (Без-з-з дигән авазга карап). Алар бу сүзләрне кемгә әйтергә мөмкин?(кешеләргә, балаларга).
  • Шигырьнең дәвамын укып, үзебезнең фаразларыбызның дөреслеген тикшерик әле:
  • Бал корты да, чакмыйча,

Очып узды әйләнеп.

(шигырьне берничә укучыдан укыту)

  • Укучылар, хайван, кош-корт һәм төрле әйбер тавышларына охшатып ясалган сүзләр  яки хайваннарны һәм кош-кортларны чакыру, куу, куркыту өчен кулланыла торган сүзләр күпләп кертелгән шигырьләрне
  • “яңгыравык шигырьләр” дип атыйлар. Димәк, без бүген сезнең белән яңгыравык шигырьләр һәм аларның авторлары белән танышырбыз.
  • Сез үзегез нинди хайван, кош-корт авазларын чыгара беләсез? Хәзер бер уен уйнап алыйк. Ул “Тавышыннан таны” дип аталыр. ( балаларга хайван, кош рәсемнәре төшерелгән карточкалар өләшенә. Балалар, күзләрен йомып, партага яталар. Укытучы, парта арасыннан йөреп, укучыларның җилкәләренә кулын куя.  Шул бала үз рәсемендәге кош яки хайван тавышын чыгара. Калганнар бу кош яки хайванның исемен әйтәләр)

VI. Беренчел ныгыту.

Укуны оештыра

Презентация ярдәмендә шагыйрь Р.Бәшәр белән таныштыра.

Шигырьне башта эчтән, аннан соң берничә укучы кычкырып укыйлар.

  • Бал корты чакыралар дип уйлады ахыры, һәрберегезнең партасына килеп тә кунды. Аның сезгә бер үтенече бар икән:
  • Дәреслектәге “Бал корты” шигырен миңа ошарлык итеп укыгыз әле, - ди ул.
  • Бу шигырьне яңгыравык шигырь дип атап буламы? Ни өчен?
  • Әйдәгез, ике шигырьне чагыштырыйк әле, кайсы яклары белән охшаш икән алар?
  • Һәм тагын бер охшаш ягы – аларның авторы бер үк. Ул – шагыйрь Рәшит Бәшәр. ( Р. Бәшәр турында кыскача белешмә – презентация)

VII. Ныгыту.

Рольләргә бүлеп укуны оештыра.

Шигырьне рольләргә бүлеп укыйлар

  • Р. Бәшәрнең  тагын бер шигыре белән танышып китик. Ул “Авазлар” дип атала. (Шигырь өстендә эш)

VIII. Йомгаклау.

Рефлексия, бәяләү, үзбәя.

Сораулар ярдәмендә укучыларның теманы ничек үзләштерүләрен тикшерә.

Укытучы сорауларына җавап бирәләр.

Теманы аңлауларын смайликлар ярдәмендә күрсәтәләр

  • Укучылар, без бүген нинди шигырьләр белән таныштык? Ни өчен шулай аталганнар?  Без укыган шигырьләрнең авторы кем?

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы  муниципаль бюджет  белем бирү учреждениесе

 “Иске Өҗем төп гомумбелем мәктәбе”

Яңгыравык шигырьләр

(1 нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес)

Укытучы: Шәрифҗанова Р.В.

20 нче март, 2018 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай шигырьләре

Тукай әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү йөзеннән бер җиргә тупланган шигырьләр тәкъдим ителә...

Х.Туфан шигырьләренә кыскача анализ

Х.Туфанның берничә шигыренә кыскача анализ...

Яңа ел шигырьләре

Яңа ел бәйрәме алдыннан балалар иҗат иткән шигырьләр...

Гамил Афзалның балалар өчен язган шигырьләре.

Безнең Актаныш җирлеге - күп талантлар биргән төбәк. Районыбызда туып-үскән, үзенең бөтен көчен иҗатка багышлаган бик күп җырчыларыбыз, шагыйрьләребез, композиторларыбыз бар безнең. Алар турында без...

Укучылар иҗаты (укучылар иҗат иткән шигырьләр)

Әбиләрдә кунакта. Каникулга чыккан саенБарам мин әбиләргә,Авылда ял итүләреРәхәтлек бирә безгә.  Апам,сеңлем белән бергәКүңелле соң ял итү,Рәхәтләнеп ял иткәчЧитен була инде китү....

Укучылар иҗат иткән шигырьләр

Укучылар иҗат иткән шигырьләр...