Гамил Афзал иҗатында патриотик тәрбия темасы
статья на тему

Мингалимова Чулпан Рустамовна
Кереш өлеш. Актаныш төбәгендә туып-үсеп, олы дөньяга чыккан, өлкән буын өчен генә түгел, кечкенәләр өчен дә ихлас һәм табигый, шул ук вакытта күңелнең нечкә кылларына үтеп керерлек итеп шигырьләр язган булдыклы, талантлы мәшһүр шагыйребез Гамил Афзал турында без күп укыдык, күп өйрәндек. Укыган саен аның иҗаты безгә үзенең яңа яклары белән ачыла бара. Инде менә бүген әлеге күренекле каләм остасының патриотик темага язылган шигырьләре турында сөйләшербез.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Гамил Афзал иҗатында патриотик тәрбия темасы

Кереш өлеш. Актаныш төбәгендә туып-үсеп, олы дөньяга чыккан, өлкән буын өчен генә түгел, кечкенәләр өчен дә ихлас һәм табигый, шул ук вакытта күңелнең нечкә кылларына үтеп керерлек итеп шигырьләр язган булдыклы, талантлы мәшһүр шагыйребез Гамил Афзал турында без күп укыдык, күп өйрәндек. Укыган саен аның иҗаты безгә үзенең яңа яклары белән ачыла бара. Инде менә бүген әлеге күренекле каләм остасының патриотик темага язылган шигырьләре турында сөйләшербез.

 Кем соң ул патриот?  Нәрсә ул патриотизм?  Патриот ул - үзенең туган җирен, халкын, илен, Ватанын сөюче, үз иленә, үз халкына хезмәт итүче кеше. Балаларга патриотик тәрбияне кечкенәдән бирә башлау шарт. Ә бу эш туган телдән башка мөмкин түгел. Баланың зиһене үсүе, белеме артуы, чынбарлыкны танып белүе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның туган телен - ана телен белүенә бәйле. Бала туган телне әйбәт белсен өчен, әлбәттә инде,  аның белән кечкенәдән үз туган телендә аралашып, милли җыр-моңнар, шигырьләр белән таныштырып бару мөһим. Үзебезнең туган татар теленең бөтен нечкәлекләрен балаларга җиткерү, аның аһәңен, моңын тоя алырга өйрәтү, милләтебезнең мәдәниятен, сәнгатен, әдәбиятын, тарихын белдереп, шулар аша туган җиргә һәм үз халкына мәхәббәт, алар белән горурлану хисләре тәрбияләү - ул бүгенге мәктәпләрнең төп алмаксатларының берсе булып тора.

Төп өлеш. Безнең күңелләребезгә туган як төшенчәсе, иң беренче, үзебез яшәгән табигатьнең гүзәллегенә соклану, тирә - ягыбызның матур булуына горурлану, шул матурлыкны үзләренең иҗатларында гәүдәләндерә алучы әдипләребез, ә бу очракта, һичшиксез, Г.Авзал  иҗатын өйрәнү аша сеңдерелә.

Аның балалар өчен язган шигырьләре арасында гүзәл Татарстаныбызга багышлап язылган шигырьләре шактый. Аларны уртак фикер берләштерә: ул – туган илгә, татар теленә мәхәббәт һәм горурлану хисләре. Әдипнең иҗаты нәкъ менә туган җирнең ни дәрәҗәдә газиз икәнлеген аңлата алуы белән кадерле.

Туган ягым тоташ бакча булсын минем!

Шаулап үссен алма, чия шомырт,  димен!

Күкрәк киереп җыр җырлавы аек булсын,

Татарстан - гөлбостан, дип, туган җирем!

Туган якны, туган табигатьне ярату аның күп шигырьләрендә ассызыклана:

Юллар үтәм, юллар үтәм,

Юллар чиге кайда, дим.

Нинди ил бар, нинди җир бар

Туган—үскән җиргә тиң?!

Дөнья матур, дөнья киң!

   Туган ил, туган як, туган авыл! Һәркем өчен иң мөкатдәс, иң изге, иң кадерле сүзләр алар. Кеше кайда гына булмасын, ул иң беренче чиратта әти- әнисен, туган ягын исенә төшерә, алар белән бәйләнешле истәлекләрен яңарта.

                                              Сакта торам ил чигендә,

Басмаган җир калмады.

Кайда йөрсәм дә күңелдә

Татарстан таңнары.

Бу өзек безнең барыбыз өчен дә таныш булган 1963 елда иҗат ителгән “Татарстан таңнары” җырыннан. Әлеге гимн итеп яңгыратырлык иҗат җимешенең көен композитор Марс Макаров, ә сүзләрен  Гамил Афзал иҗат иткән.

    Гамил Афзалга 10 яшь тулганда аларны гаиләләре белән Магнитогорск шәһәренә сөрәләр. Шунда ул татар мәктәбендә белем ала, беренче шигырьләрен яза башлый. Әдәбият түгәрәгенә йөри. ”Урал таулары артындагы далада без татарча укыдык. Безнең кечкенә кулларыбызга Габдулла Тукай, Һади Такташ, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафуриларның гүзәл китаплары килеп җитте һәм күңелләребезне дулкынлатты, нурландырды, үстерде. Бала башлангыч сыйныфларда үз телендә укысын икән ул. Ана телендә сабак укып үскән бала телен онытмый, милләтен югалтмый, Ватанын алыштырмый” - дип яза ул.

Һәркемгә дә иң газиз тел - ана теле,

Анда гына сабый чакның раушан гөле.

Кышкы кичтә әтиләрнең әкиятләре,

Әниләрнең бәллү җыры, бәллү көе...

Җырларның да иң татлысы синдә генә,

Уйларымның иң яктысы синдә генә.

Туган илнең, туган телнең матурлыгы

Якты илһам бирми икән кемгә генә!

    Гамил Афзал иҗатында Бөек Ватан сугышы тематикасы да зур урын алып тора. Бөек Җиңү яулап туган җиребезгә әйләнеп кайткан һәм кайтмый калган батырларыбызга багышлап язган шигырьләре дә байтак аның. “Муса Җәлил һәйкәле”, ”Мусалар токымы”, ”Ышаныгыз”, “Шагыйрь язмышы” кебек шигырьләре моның ачык мисалы.

Байрак тотып кайталмадык илгә-

Җан сыкратып көн- төн пошканыбыз...

Шаһит булып яткан сары көлгә

Ышаныгыз!

Дошман амбразурасын күкрәге белән каплап, тиңдәшсез батырлык күрсәткән якташыбыз Газинур Гафиятуллинга багышланган шигыре дә бар Гамил Афзалның:

Төтенле, дәһшәтле

Сугыш юлларыннан

Үттең син каушамас ир булып.

Туплар тынды сугыш кырларында,

Даның калды илдә җыр булып.

Газинур, Газинур,

Таң таратты якты нур.

Якты уйлар уйлап,

Җиңү җырын җырлап

Иптәшләрең кайтты ил буйлап.

Без - башлангыч сыйныф укытучылары, балалар белән төрле кичәләр, тәрбия сәгатьләре, очрашулар, викториналар уздырабыз. Әлеге тәрбия бирү формаларын кулланганда укучыларда, иң беренче чиратта, төбәк әдипләренең иҗаты аша Ватан белән горурлану, туган илгә мәхәббәт, батырлык, намус, бердәмлек кебек сыйфатлар тәрбиялибез.

Ватанга бирелгәнлек хисе  тәрбияләүдә Туган як музееның да әһәмияте бик зур. Музей – укучылар өчен белем чыганагы һәм иҗат мәйданы. Актаныш Туган як музеенда районыбыздан чыккан бик күп күренекле кешеләр белән бергә әдәбиятыбызның аксакалы, Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал иҗатына да зур урын бирелгән.

Йомгаклау. Тормыш юлында нинди генә авырлыклар аша үтсә дә сынмаган, сыгылмаган, тормышның аяусыз дулкыннары арасында батып калмаган, кайда гына йөрсә дә үз туган телен онытмаган, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп туган телебездә шигырьләр яза алган күренекле якташыбыз Гамил Афзалның иҗаты алдында без баш иябез. Ул өлкәннәр өчен генә түгел, балалар әдәбиятында да үз урынын булдырган шагыйрь, аның зур тәрбияви әһәмияткә ия булган шигырьләрен балалар яратып укыйлар. Ә шигырь укыган балалардан киләчәктә тәрбияле, иманлы кешеләр чыгачагына өмет зур. Үз төбәге кешеләре белән горурлану, туган җире турында кайгырту, үз җирлегенең традицияләрен ныгытырга омтылу кебек сыйфатлар әхлакый гүзәл шәхес формалаштыруда зур роль уйный. Ә мондый шәхес тәрбияләү – бүгенге белем бирү йортлары алдында торган төп бурычларның берсе.

Йомгак ясап, шуны әйтергә кирәк: бүгенге мәктәп укучысын әдәбиятка тарту өчен мөмкин булган чараларның барысын да, шул исәптән төбәк әдипләренең иҗатын өйрәнүне дә куллану зарур.

Күренекле татар шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Гамил Гыймазетдин улы Афзалов поэзиягә шактый озын һәм катлаулы юл үтеп килә. Ярты гасырдан артык гомер иҗат итеп, ул, милли әдәбиятыбызга бихисап зур мирас калдырып, арабыздан китеп барды. Ул мирас йөзләрчә еллар халкыбызның рухын тотып торуга хезмәт итәр әле!

Кулланылган әдәбият

  1.  Гамил Афзал “Айлы кичләр”,  Казан  - 1977
  2.  Гамил Афзал “Кояшка карап”, Казан – 1989
  3.  Гамил Афзал “Шундый – шундый эшләр”,  Казан – 1988
  4.  Гамил Афзал “Үрләрдә имәннәр шаулый”, Казан – 1981
  5. Гамил Афзал “Талларым, тирәкләрем”, Казан - 1979


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Ата-аналарга ир баланы тәрбияләүдә киңәшләр" темасы буенча ата-аналар җыелышында чыгыш

"Ата-аналарга ир баланы тәрбияләүдә киңәшләр" темасы буенча ата-аналар җыелышында чыгыш...

"Гаиләдә баланы тәрбияләү" темасы буенча Ааа-аналар җыелышында чыгыш

"Гаиләдә баланы тәрбияләү" темасы буенча Ааа-аналар җыелышында чыгыш...

4 нче сыйныф өчен әдәби укудан “Язучылар һәм рәссамнар иҗатында табигать» темасы буенча тест

4 нче сыйныф өчен әдәби укудан “Язучылар һәм рәссамнар иҗатында табигать» темасы буенча тест...

2 нче сыйныф. Әйләнә-тирә дөнья белән танышу дәресе. 1. Программа темасы: «Сәламәтлек һәм куркынычсызлык". 2. Дәрес темасы: «Машинадан саклан!»

2 нче сыйныф. Әйләнә-тирә дөнья белән танышу дәресе. 1.         Программа темасы: «Сәламәтлек һәм куркынычсызлык". 2....