4 нче сыйныф өчен әдәби укудан “Язучылар һәм рәссамнар иҗатында табигать» темасы буенча тест
тест (4 класс) на тему

Татар теле укытучысы Гаскәрова Ләйсән сайты

4 нче сыйныф өчен әдәби укудан “Язучылар һәм рәссамнар иҗатында табигать» темасы буенча тест

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yazuchylar_hm_rssamnar_izhatynda_tabigat.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:

4 нче сыйныф өчен әдәби укудан

“Язучылар һәм рәссамнар иҗатында табигать» темасы буенча тест

1 нче вариант.

1. Өзекне укы, әсәрнең исемен билгелә:

Торып чыккач, шул бишектән Кояш агай,

Анда кереп йоклый инде энесе Ай;

Йоклый шунда йолдызлар да өелешеп,

Оядагы йоклап яткан кошчыклардай

а) “Яңгыр”

ә) “Чишмә”

б) “Ай һәм Кояш”

2. ”Фатыйма белән Сандугач” шигырендә Сандугач кайда яшәргә тели?

а) Урманда

ә) Читлектә.

б) Өйдә.

3. Шигырьдән өзекне укы һәм авторын билгелә:

Челтер-челтер чишмәбез,

Ярдан  балчык ишмәгез!

Суны шуннан эчегез,

Башка җирдән эчмәгез!

а) Муса Җәлил

ә) Габдулла Тукай

б) Мәҗит Гафури

4.Г.Тукай нинди халык шагыйре

А. Башкорт

Б. Татар.

В. Үзбәк.

5. Әкиятнең тулы исемен билгелә: “Бала....”

а) Кояш

ә) Болыт

б) Агач

6. Г. Тукайның “Шүрәле” әкиятенә иллюстрация ясаучы рәссам:

а) И.Э. Грабарь

ә) Ф.А. Васильев

б) Б.М. Әлменов

7. Мәкальнең дәвамын табыгыз.

Калган эшкә ...

а) җил исә

ә) су ага

б) кар ява

8. И.Э.Грабарь “Февраль зәңгәрлеге” картинасында  кайсы ел фасылы сүрәтләнгән?

а) җәй

ә) кыш

б) көз

2 нче вариант.

1. Өзекне укы, әсәрнең исемен билгелә:

Яшел хәтфә кебек матур болын

Нурлар чәчеп ята дөньяга,

Сыгылып үскән таллар арасыннан

Көмеш тасма кебек су ага.

а) “Яңгыр”

ә) “Болын”

б) “Чишмә”

2. ”Фатыйма белән Сандугач” шигырендә Сандугач кайда яшәргә тели?

а)  Урманда

ә)  Читлектә.

б) Өйдә.

3. Шигырьдән өзекне укы һәм авторын билгелә:

Яңгыр китте, озак тормады,

Җирдән сөйрәп күксел томанын.

Ул ашыкты нәүбәт буенча

Сугарырга күрше кырларны.

а)  Муса Җәлил

ә)  Габдулла Тукай

б)  Мәҗит Гафури

4.Г.Тукай нинди халык шагыйре

а)  Башкорт

б) Татар.

в)Үзбәк.

5. Әкиятнең тулы исемен билгелә:“Иң бәхетле …”

а) көн

ә) төн

б) иртә

6. Г. Тукайның “Шүрәле” әкиятенә иллюстрация ясаучы рәссам:

а) И.Э. Грабарь

ә) Ф.А. Васильев

б) Б.М. Әлменов

7. Мәкальнең дәвамын табыгыз.

Тырышкан табар, ...

а) кайнар ашка пешәр

ә) тапса аны югалтмас

б) ташка кадак кагар

8. Ф.А. Васильев “Юеш болын” картинасында кайсы ел фасылы сүрәтләнгән

а) җәй

ә) кыш

б) көз


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы.

1нче сыйныфның рус төркеме өчен "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы....

1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча презентация

1нче сыйныф өчен "Яшелчәләр" темасы буенча презентация....

3 нче сыйныф ашханәдә темасы буенча тест

3 нче сыйныф ашханәдә темасы буенча тест...

"Кисәкчәләр" темасы буенча тест

3 нче сыйныфта "Кисәкчәләр" темасы буенча белемнәрне тикшерү максатыннан куллану өчен....

"Исем" темасы буенча тест 3 сыйныф

quot;Исем" темасы буенча 3 сыйныф өчен тест...

"Фигыль" темасы буенча тест 3 сыйныф

quot;Фигыль" темасы буенча 3 сыйныф өчен тест...