"Фигыль" темасы буенча тест 3 сыйныф
тест (3 класс)

Байкина Гузель Фангиловна

"Фигыль" темасы буенча 3 сыйныф өчен тест

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon test_figyl_3_klass.doc28.5 КБ

Предварительный просмотр:

 “Фигыль” темасы буенча тест

3 сыйныф

1. Фигыль нәрсәне белдерә?

а) предметны

ә) предметның билгесен

б) предметның эшен, хәрәкәтен

2. Фигыль җөмләдә:

а) ия булып килә

ә) хәбәр булып килә

3. Хикәя фигыльнең ничә заманы бар?

а) өч

ә) дүрт

б) биш

4. Хәзерге заман хикәя фигыльнең сораулары:

а) нишләр? нишләячәк?

ә) нишләде? нишләгән?

б) нишли?

5. Үткән заман хикәя фигыльнең сораулары:

а) нишләр? нишләячәк?

ә) нишләде? нишләгән?

б) нишли?

6. Киләчәк  заман хикәя фигыльнең сораулары:

а) нишләр? нишләячәк?

ә) нишләде? нишләгән?

б) нишли?

7. Язасың фигыле ничәнче затта, нинди санда килгән?

а)  I зат, берлек санда

ә) II зат, берлек санда

б) III зат, берлек санда

8. Эшлиләр  фигыле ничәнче затта, нинди санда килгән?

а) I зат, күплек санда

ә) II зат, күплек санда

б) III зат, күплек санда

9. Укымады фигыле:

а) юклыкта килгән

ә) барлыкта килгән

10. Күчереп языгыз һәм барлыкта яки юклыкта килгән фигыльләрне билгеләгез.

Бүгенге эшне иртәгә калдырма. Кыш көне арбаңны, яз көне чанаңны әзерлә. Укыдым димә, белдем диген. Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әйләнә-тирә дөнья" фәне буенча 2 сыйныф укучылары өчен "Җир-су хайваннары" темасына тест

"Әйләнә-тирә дөнья" фәне буенча 2 сыйныф укучылары өчен тест...

4 нче сыйныф өчен әдәби укудан “Язучылар һәм рәссамнар иҗатында табигать» темасы буенча тест

4 нче сыйныф өчен әдәби укудан “Язучылар һәм рәссамнар иҗатында табигать» темасы буенча тест...

ФДББС буенча 4 сыйныф укучыларын булачак мониторингка әзерләү.

Милли белем бирү сыйфатын үстерү максатында, белем һәм күнекмәләрне тикшерүнең яңа алымнары кулланыла башлады...

3 нче сыйныф ашханәдә темасы буенча тест

3 нче сыйныф ашханәдә темасы буенча тест...

"Кисәкчәләр" темасы буенча тест

3 нче сыйныфта "Кисәкчәләр" темасы буенча белемнәрне тикшерү максатыннан куллану өчен....

"Исем" темасы буенча тест 3 сыйныф

quot;Исем" темасы буенча 3 сыйныф өчен тест...