Әйләнә-тирә дөньядан 2 класс өчен эш программасы
рабочая программа по окружающему миру (2 класс) по теме

әйләнә-тирә дөнья  О.Н. Федотова ФГОС Перспективная начальная школа

Скачать:


Предварительный просмотр:

Балтач муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомумбелем бирү  учреждениесе

“Алан төп гомуми белем бирү мәктәбе”

     

Каралды:                                                       Килешенде:                                                                Раслыйм:

 МБ җитәкчесе                                             укыту- тәрбия эшләре буенча                        Мәктәп   директоры ______ /  Корбанов И.С./              

_____/Хабибуллина Т.М./                           директор урынбасары                                                        “ __” ________2014 ел                                  

   Беркетмә  №____                                      ________/Хайруллина Р.Р./                                                 Приказ № _________

“ __” ________2014 ел                                  “ __” ________2014 ел                                  

                                                                                                                                   

Әйләнә-тирә дөнья буенча 2 нче сыйныф өчен эшче программа

                                                                                                                                   

                                                                                                                                                     Төзеде:                                                                                                                                                                             башлангыч сыйныфлар укытучысы

 Газимова Г. Ф.                                                                                                                                                                        

                                                                                                                                                       

                                                                                                                                                                             Педагогик совет утырышында   каралды

                                                                                                                                                                                               Беркетмә №______

                                                                                                                                                                                                 “____”   ____________ 2014

2014-2015 нче уку елы

Аңлатма язуы

 Эш программасы яңа федераль дәүләт стандартлары таләпләрен истә тотып,

  1.  Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең әйләнә-тирә дөнья фәненнән үрнәк программасына,  1-2 кисәктә,  Москва. Академкнига/ Учебник. 2012

2.  06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт  стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373) нигезләнеп төзелде.     

         

Программаның исеме:   әйләнә - тирә дөнья  

Программа ничә сәгатькә исәпләнелгән: барлык сәгатьләр саны – бер атнага 2 исәбеннән – 68 сәгать.

Дәреслек:

     1. Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Әйләнә-тирә дөнья. 2нче сыйныф өчен дәреслек, 2 кисәктә. Русчадан Р. Г. Фәтхерахманов тәрҗ. – Казан: «Хәтер» нәшрияты. 2011 ел.

     2. . Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Әйләнә-тирә дөнья. Хрестоматия. - М.: Академкнига/Учебник. 2011г.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән.

Программа дәрәҗәсе: база дәрәҗәсендә

Нинди укучыларга төзелгән: уртача укый торган балаларны исәпкә алып төзелгән.

 Программа нинди яшь үзенчәлекләрен күздә тотып төзелә: 2 нче класс балалары өчен, 8-9 яшьлек балаларга төзелгән.

Башка предметлар белән бәйләнеше: программа татар теле, сынлы сәнгать, технология фәннәре һәм туган як төбәге белән бәйләнештә төзелгән.  

Программаның характерлы яклары (аерым яклары): «Перспектив башлангыч мәктәп» УМК

Типовой, авторлык һәм башкалар: программа ТР мәктәпләре укытучыларыныкы үрнәгендә төзелде, типик.

Программаның максаты : Табигать һәм иҗтимагый тормышны бербөтен итеп күзаллау формалаштыру; табигать, кеше, җәмгыять турында мәгълумат булдыру;

Бурычлары:

«Әйләнә-тирә дөнья» курсын өйрәнү процессында балаларның табигатьтәге һәм иҗтимагый тормыштагы аерым предметлар һәм күренешләр турында төшенчәләрен системалаштыру һәм киңәйтү, аларда үз шәһәренә (авылына), үз Ватанына карата мәхәббәт тәрбияләү тормышка ашырыла. Курс табигать һәм җәмгыять байлыкларына карата сакчыл караш тәрбияләүгә, табигый һәм социаль тирәлектә экологик һәм әхлакый тәртип күнекмәләрен формалаштыруга йөз тота.

Шул ук вакытта, укыту предметы чаралары белән укучыларның сөйләм телен үстерүгә һәм танып белү процессларына (сенсорлы үсеш, фикерләүне, күзаллау, хәтер, игътибарны үстерү), шулай ук эмоциональ яктан һәм иҗади сәләтләренә зур йогынты ясый. 2 нче сыйныфта әлеге курс Җирнең тереклек планетасы булуы, терек һәм терек булмаган табигать арасындагы бәйләнешләр , үсемлекләр һәм гөмбәләр турында башлангыч күзаллауларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Гадәти булмаган үсемлекләр, хайваннар белән танышалар. Кызыксынучан балалаларга өстәмә әдәбият, Интернет-ресурслар тәкъдим ителә.

   Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр:

Укучылар өйрәнәчәк:

  • Җир, Кояш һәм башка планеталар; йолдызлар һәм йолдызлыклар;
  • Терек һәм терек булмаган табигатьне аеру, алар арасындагы бәйләнешкә мисаллар китерә (ел фасылларының алышынуы, Кояшның үсемлекләргә, хайваннарга тәэсире);
  • Ел фасылларына карап  терек һәм терек булмаган табигатьтәге үзгәрешләр;
  • Бөҗәкләр, балыклар, кошлар һәм имезүчеләрнең тышкы кыяфәтләре һәм аерым үзенчәлекләре;
  • Табигать объектларын үзенчәлекләренә карап  группалштырырга (бөҗәкләр, балыклар, кошлар һәм имезүчеләр);
  • Йорт һәм кыргый хайваннарның аермалылыгы;
  • Кеше тормышында гөмбәләрнең роле;
  • Суның үзлекләрен ачыклау буенча гади генә тәҗрибәләр үткәрергә;
  • Һаваның үзенчәлекләрен күзәтеп нәтиҗә ясарга;
  • Үсемлекләргә үсү өчен кирәкле шартларны булдырырга;
  • Мүгълумати әдәбият белән эшләргә;
  • Кеше һәм табигать арасындагы бәйләнеш, “Кызыл китап”ка кертелгән үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр турында күзаллау;
  • Сәламәт тормыш алып барырга кирәклеген аңлау;

Практик юнәлеш:  практик эш, тәҗрибәләрне һәм тестларны материалны аңлаган хәлдә яза, эшли белү. Алган теоретик белемне тормышта  файдалану осталыгына ирешү..

Төрле эшләрне бәяләү критериесе:  үзләштерүнең, практик эшнең һәм тәҗрибәнең  дөреслегенә карап билге кую, билгене билге кую нормаларына туры китерү.

Тематик контроль эш язма (тест) рәвештә үткәрелә. Билге куела:

“5”ле – хаталарсыз эшләнгән эш

“4”ле – 1 хата һәм 1-2 недочет, 2 хата яки 4 недочет,

“3”ле – 2-3 хата һәм 1-2 недочет, 3-5 хата яки 8 недочет,

“2”ле – 5 һәм аннан күбрәк хата

Телдән җавап түбәндәгечә бәяләнә:

“5”ле билгесе уку материалын иҗади, тулысынча ачып бирә алса, хаталарсыз яки 1 недочет булса, өстәмә әдәбияттан мисаллар китерә алса, куела.

“4” ле билгесе тулы җавап биреп тә, материалны иҗади ачып бирүдә зур булмаган хаталар булса, куела.

“3” ле билгесе җавап тулысынча ачылып бетмәсә, материалны иҗади ачып бирүдә аерым хаталар китсә, этәргеч сораулар ярдәмендә генә җавап бирелсә куела.

“2”ле билгесе материалны ачып бирә алмаса куела.

Технология, аның бурычлары, көтелгән нәтиҗә:     яңа педагогик - психологик технологияләр элементларын файдаланып, эзләнү, өйрәнү, кабатлау аша белем бирү. Өзлексез белем бирүгә нигезләнеп, төрле эшчәнлек алымнарын кулланып эш оештыру. Үз фикерен әйтә белергә, стандартлар буенча куелган таләпләр үтәлерлек дәрәҗәдә белем алуга ирешү.

Дәрестә төп методлар: өлешчә эзләнүчән,  тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп аңлатмалы укыту методы, әңгәмә, аңлату,сорау, биремне чишү, дәреслек белән эшләү, интерактив укыту, коммуникатив, практик эшләү, тәҗрибә, тикшерү методлары.

Укучыларның эшчәнлеген оештыру формасы: парлап, коллектив һәм шәхси якын килү алымнары.

Белемнәрне тикшерү таблицасы

Бәяләү төрләре

1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

еллык

Барлыгы

План буенча контроль эшләр

-

-

-

-

-

-

Практик эшләр

4

3

4

3

14

Лаборатор эшләр

-

-

-

-

-

-

Тестлар

3

2

3

2

10

Экскурсия

3

1

2

2

8

                                                                            Укыту курсының эчтәлеге

                                                                                      Кеше һәм табигать  

        Планеталар һәм йолдызлар. Кояш безгә иң якын йолдыз, Җирдәге тереклек өчен җылылылк һәм яктылык чыганагы. Җир - планета; аның размеры, формасы турында гомуми күзаллау;  Глобус- Җирнең моделе. Глобуста, коры җир, диңгез һәм океаннарның шартлы билгеләре. Җирнең әйләнүе көн һәм төннең алышынуына китерә. Җирнең кояш тирәли әйләнүе ел фасылларының үзгәрүе. Туган якта ел фасылларының үзгәрүен күзәтү..

         Җирдәге терек һәм терек булмаган табигать. Җир планетасындагы тормыш шартлары. Һава – газлар җыелмасы. Һаваның үзлекләре. Һаваның кеше, үсемлекләр, хайваннар тормышындагы әһәмияте. Су. Суның үзлекләре. Терек табигатьтә суның үзлекләре.

Чәчәкле үсемлекләр. Үсемлек өлешләре: тмыр, сабак, чәчәк, җимеш, орлык. Үсемлекләргә үсү өчен кирәкле шартлар (яктылык, су, һава, җылы). Үсемлекләрнең туклануы һәм сулавы. Кеше тормышында үсемлекләрнең роле. Үсемлекләрнең күптөрлелеге: чәчәкле һәм ылыслы үсемлекләр, абагасыманнар, мүкләр, суүсемнәр; Россиянең Кызыл китабы. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.          

        Культуралы һәм кыргый үсемлекләр. Үсемлекләрнең сабак, яфрак,орлыктан үрчүе.

Туган яктагы үсемлекләр. Исемнәре, күзәтүләрдән алынган үзлекләре. Гөмбәләр. Аларның туклануы. Эшләпәле гөмбәләр һәм күгәрек гөмбәсе, агулы гөмбәләр. Гөмбәне дөрес җыю серләре. Туган яктагы гөмбәләр.         Хайваннар һәм аларның тормышы. Хайваннарга яшәү өчен кирәк булган тормыш шартлары (һәва, су, җылы, ризык). Бөҗәкләр, балыклар, кошлар һәм имезүчеләр. Җир-су һәм сөйрәлүчеләр, аларның аермасы. Имезүчеләрнең  балаларының туклану үзенчәлекләре. Хайваннарның саклануы. Кыргый һәм йорт хайваннары. Кеше тормышында хайваннарның роле.Туган яктагы хайваннар, аларга характиристика.

                                                                                Кеше һәм җәмгыять

            Гаилә. Гаиләдә үзара мөнәсәбәт. Гаилә традицияләре (олыларга ярдәм, бәйрәмнәр, походлар). Нәсел. Нәсел җепләрен барлау. Кеше – җәмгыятьнең бер өлеше. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр. Хезмәтнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтәге өлеше. Тәрле һәнәр ияләре. Китап төзүчеләрнең һәнәре.

        Туган як – Россиянең бер өлеше. Туган авыл, аңыҗ тарихы, килеп чыгышы, андагы елгалар, күлләр.

        Безнең туган ил – Россия.  Россия. Конституциясе – илебезнең төп законы. Россия гражданинының хокуклары ( яшәүгә, белем алырга, сәламәтлекне сакларга, медицина ярдәменә, ирекле хезмәт һәм ял). Бәйрәмнәр:  Җиңү көне, Конституция көне,  россиянең дәүләт символлары: герб, флаг, гимн). Мәскәү Кремле. Мәскәү шәһәре белән бәйле бөек  князьләрнең исемнәре (Юрий Долгорукий, Дмитрий Донской, Иван III (правнук Дмитрия Донского).

                                                                          Куркынычсызлык кагыйдәләре  

        Укучының көндәлек режимы. Ял һәм хезмәтнең чиратлашуы. Режимны төзү. Шәхси гигиена. Физик культура. Саф һавада уеннар -сәламәтлекне саклау һәм ныгытуның бер төре. Чисталык – сәламәтлекнең нигезе. Туклану. Салкын тиюдән саклану.   Ашыгыч ярдәм, телефон номерлары. Урамда, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре.Су, газ, электр кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләре.

                                                                                                     

Календарь – тематик план

№пп

Дәрес темасы

Сәг. саны

                Көтелгән нәтиҗә һәм УУД

 

Дата

Искәрмә

План

факт

1

Терек һәм терек булмаган табигать .

Экологларның мәктәп балаларына хаты.

1

ТУУГ: әйләнә-тирә дөнья турындагы сорауларга җавап алуда күзәтүләр һәм тәҗрибә арасындагы аерманы белү;

- тере табигатьнең аермалы якларын билгели белү;

гомуми билгеләре буенча объектларны төркемнәргә бүлә белү.

РУУГ: үзеңнең эшеңне куелган максат белән бәйләп планлаштырырга;

КУУГ: төрле фикерләрне исәпкә алу, үзеңнең фикереңне раслый белергә;

ШУУГ: танып-белү мотивациясен тотрыклы итеп чагылдыру;

5.09

2

Дәрес-экскурсия.

Туган якның терек һәм терек булмаган табигате.

1

ТУУГ: дәреслектән кирәкле мәгълүмат таба белү. Терек һәм терек булмаган табигать арасындагы бәйләнешне таба,

- үзең яшәгән төбәкнең үсемлек һәм хайваннарын белү.

ШУУГ: укуга кызыксыну формалаштыру; укучы ролен үзләштерү;

РУУГ: практик бурычны белем бирү бурычына әйләндерү.

КУУГ:  парларда, төркемнәрдә эшләүдә уртак фикер табу.

8.09

3

Мәктәп яны  тәҗрибә участогына экскурсия

1

ТУУГ: терек һәм терек булмаган табигать объектларын таный белү;

– «Әйләнә –тирә дөнья» хрестоматиясе, энциклопедия һәм белешмәләр белән эшли белү,

– кирәкле информацияне  һәм үзеңнең сорауларыңа җавапны таба белү. Предметларны чагыштыру һәм төркемләү;

ШУУГ: укуга кызыксыну формалаштыру; укучы ролен үзләштерү;

 РУУГ: үзеңнең эшеңне куелган максат белән бәйләп планлаштырырга;

КУУГ: төрле фикерләрне исәпкә алу, үзеңнең фикереңне раслый белергә;

12.09

4

Мәктәп яны  тәҗрибә участогына экскурсия

1

ТУУГ: терек һәм терек булмаган табигатьтә сезонлы үзгәрешләр арасындагы бәйләнешләрне билгели белү;

үзара бүлешә, гомуми нәтиҗә  чыгару, бәяли белү;

ШУУГ: укуга кызыксыну формалаштыру; укучы ролен үзләштерү;

 РУУГ: үзеңнең эшеңне куелган максат белән бәйләп планлаштырырга;

КУУГ: төрле фикерләрне исәпкә алу, үзеңнең фикереңне раслый белергә;

15.09

5

 Сорауларга җавапны кайдан һәм ничек табарга?

1

ТУУГ: дәреслектән кирәкле мәгълүмат таба белү. Нәрсә ул “эчтәлек”аның буенча дәреслектә ориентлаша белү.

– китап белән белешмә   чыганагы  кебек эшли белү;

–сүзлекләрдә ориентлаша белү;

– сүзлек ярдәмендә үзеңнең сорауларыңа җавап таба белү;

РУУГ: практик бурычны белем бирү бурычына әйләндерү.

КУУГ: парларда, төркемнәрдә эшләүдә уртак фикер табу;

19.09

6

Китап- безнең дустыбыз

1

ТУУГ: тәҗрибә” һәм “күзәтү”төшенчәләрен белергә;

– әйләнә-тирә дөнья турындагы сорауларга җавап алуда күзәтүләр һәм тәҗрибә арасындагы аерманы белү  план буенча күзәтү һәм тәҗрибәләр үткәрү;

мөстәкыйль рәвештә фикерли белергә;

К: партнерның нәрсә белүен, белмәвен исәпкә алып, партнерга аңлаешлы фикерләр төзү;

РУУГ: гамәлләрнең дөреслеген адекват, мөстәкыйль рәвештә бәяләү;

22.09

7

Җир. Җирнең моделе.

1

Планеталар һәм йолдызлар (5 сәг.)

26.09

8

Ни өчен Җирдә көн белән төн алмашына?

1

ТУУГ: безнең планетаның исемен;

– Җирнең формасын;

– глобус –  Җирнең моделе икәнлекне;

– Җирнең күчәре– күз алдына китереп фаразланган күчәр булуын белү  .

- Глобустан Төньяк һәм  Көньяк полюсларны таба белү күзәтү һәм мөстәкыйль нәтиҗәләр ясау.

ШУУГ: укуга кызыксыну формалаштыру; укучы ролен үзләштерү;

КУУГ:парлап эшләү осталыгын формалаштыру.

РУУГ: дәреснең бурычын аңлау һәм аны эшләргә омтылу.

29.09

9

Йолдызлар һәм йолдызлыклар.

1

ТУУГ: җирнең үз күчәре  тирәсендә әйләнү үзенчәлекләрен;

– көн белән төн алмашынуның – җирнең үз күчәре тирәсендә әйләнү икәнлеген

  • Глобус ярдәмендә Җирнең үз күчәре тирәсендә әйләнүен күрсәтә белү

ШУУГ: укуга кызыксыну формалаштыру;укучы ролен үзләштерү;

КУУГ: Парлап эшләү осталыгын формалаштыру.

РУУГ: дәреснең бурычын аңлау һәм аны эшләргә омтылу.

3.10

10

Планеталар.

1

ТУУГ: көндезге һәм төнге күкне күзәтү һәм чагыштыру; кояш формасын модельләштерү; зурлар белән эшләү: төнге күктә Җидегән Йолдызны таба белү; йолдызлыклар, Ай, һава торышы артыннан күзәтүләр эшен алып бару.

ШУУГ: экологик-эстетик эшчәнлекне үстерү.

КУУГ: парлап эшләү осталыгын формалаштыру Төнге һәм көндезге күк турында хикәя төзү.

 РУУГ: нәтиҗә сорауларына җавап бирү.

6.10

11

Җирнең Кояш тирәли хәрәкәте.

1

ШУУГ: планеталарны күзәтү һәм чагыштыру;

КУУГ:парларда эшли белү осталыгын формалаштыру;

РУУГ: дәрестә алган ирешүләрне дөрес итеп бәяләү;

ШУУГ: укуга кызыксыну формалаштыру;

10.10

12

Терек булмаган һәм терек табигать ничек бәйләнгәннәр?

1

ТУУГ: җирнең Кояш тирәли әйләнү үзенчәлекләрен;

– ел фасыллары алмашыну -  Җирнең Кояш тирәсендә әйләнү нәтиҗәсендә  булуын:

–  ел фасыллары алмашыну сәбәпләрен аңлата;

–  глобус ярдәмендә Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүен күрсәтә белү.

ШУУГ: экологик-эстетик эшчәнлекне үстерү.

 КУУГ: парлап эшләү осталыгын формалаштыру. Төнге һәм көндезге күк турында хикәя төзү.

 РУУГ: нәтиҗә сорауларына җавап;

13.10

13

Җир планетасында тормыш шартлары.

1

Җирнең терек һәм терек булмаган табигате (2 сәг.)

17.10

14

Һаваның үзлекләре.

1

ТУУГ: тере организмнарның яшәеше өчен кирәкле гомуми шартларны белү:

– терек булмаган һәм терек табигать  предметларын;

– катлаулы булмаган тәҗрибәләр планлаштыра һәм үткәрә белү.

ШУУГ. танып-белү мотивациясен тотрыклы итеп чагылдыру;

РУУГ.дәрестә укытучы белән диалог вакытындагы уку  бурычын формалаштыру;

КУУГ: үзеңнең эшчәнлегең һәм партнер белән аралашуны оештыруда  сораулар бирү.

20.10

15

Су кемнәргә һәм ни өчен кирәк?

1

ТУУГ: атмосфера төшенчәсен белү.

-үсемлекләр, хайваннар, гөмбәләрнең нәрсә ярдәмендә сулауларын, үсүләрен, үрчүләрен, туклануларын белү үзеңнең фикерләреңне гади фикерләрдән төзи башларга (объект, аның билгеләре, бәйләнешләре) кирәклеген аңлау;

КУУГ: җирдәге үсемлекләрнең, хайваннарның нәрсә ярдәмендә тууын, сулавын,үрчегәннәрен аңлата белү;

ШУУГ:осознание устойчивых эстетических предпочтений и ориентаций на искусство как значимую сферу человеческой жизни;

РУУГ: практик бурычны белем бурычына әйләндерә белү.

24.10

16

 Су һәм аның үзлекләре .

1

Һава һәм суның үзлекләре (4 сәг.)

27.10

17

 “Планеталар һәм йолдызлар” темасы буенча беренче чирекне йомгаклау тикшерү эше

1

ТУУГ:  һавның төп үзлекләрен;

  • табигатьтә һаваның әһәмиятен белү
  • гади тәҗрибәләр үткәрә;
  • нәтиҗәләрне анализлый белү; дәрескә мәгълуматны эзләгәндә интернет ресурслар, китапханә ресурслары кулланып эзләргә;

ШУУГ: үз эченә социаль,танып-белү, тышкы мотивларны алган уку эшчәнлегенең киң  мотивацион нигезе,

РУУГ: укытучы белән берлектә яңа уку  бурычлар кую;

КУУГ:партнёр белән берлектә эшеңне оештырганда бик күп сораулар бирергә кирәклеген аңлау.

31.10

18

Үсемлекләрнең үсеше өчен кирәкле шартлар.

1

ТУУГ: суның төп үзлекләрен;

- суның табигатьтәге әһәмиятен

-  куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм су буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен;

- су белән тәҗрибәләр үткәрә һәм нәтиҗәләрне таблицага билгели;

- су һәм һава үзлекләрен чагыштыра белү.

РУУГ:  уку процессында танып-белү инициативасын чагылдыру.

 КУУГ: тормыш ситуацияләрендә һәм  дәрестә туган диалогта

катнашу;

10.11

19

Тамыр , сабак һәм яфрак.

1

ТУУГ: күзәтә белергә һәм гади, мөстәкыйль нәтиҗәләр ясый белергә.

КУУГ: диалогта катнашырга, башкаларны тыңлый һәм аңлый белергә өйрәнергә.

РУУГ: үзеңнең эш урыныңны мөстәкыйль рәвештә оештыру. 

14.11

20

Үсемлекләрнең туклануы.

1

ТУУГ: күзәтә белергә һәм гади, мөстәкыйль нәтиҗәләр ясый Язмача рәвештә гади инструкцияләр и алгоритмнар эшли белергә.

– төркемнәрдә эшләү

 ( күршең белән хезмәттәшлек итү, эшне үзара бүлешә, гомуми нәтиҗә  чыгару, бәяли белү)

ШУУГ: укуга кызызксыну формалаштыру, укучы ролен үзләштерү.

КУУГ: парларда эшли белү осталыгын формалаштыру

 РУУГ: дәреснең уку бурычын аңлау һәм аны үтәргә омтылу.

17.11

21

 “Кояш, һава, су һәм  үсемлекләр” Гомумиләштереп кабатлау.

1

Кояш, һава , су һәм .... үсемлекләр (4 сәг.)

21.11

22

Чәчәкле һәм ылыслы  үсемлекләр.

1

ТУУГ: кирәкле   информацияне эзләүне әдәби китаплар кулланып чынга ашырырга, үсемлекләр үсеше өчен кирәкле шартларны;

–  тәҗрибәләрне анализлый;

– нәтиҗәләр буенча йомгак ясый һәм нәтиҗәләрне язмача рәвештә билгели белү.

РУУГ: укытучы белән берлектә яңа уку  бурычлар кую;

КУУГ: төрле фикерләрне исәпкә алып, үзеңнең позицияңне раслый белергә.

ШУУГ: танып-белү мотивациясен тотрыклы итеп чагылдыру;

24.11

23

Абагалар, мүкләр, һәм суүсемнәр.

1

ТУУГ: - предметларны мөстәкыйль рәвештә  чагыштыру һәм төркемләү. үсемлек өлешләрен таный белергә.

-үз күзәтүләреңнән үсемлекнең тамыры , сабагы, чәчәгенең әһәмияте турында нәтиҗәләр ясый белү.

ШУУГ:  танып-белү мотивациясен тотрыклы итеп чагылдыру;

РУУГ: үзеңнең гамәлләреңне куелган бурычлар белән бәйләп планлаштыру.

КУУГ:  төрле фикерләрне исәпкә алып, үзеңнең позицияңне раслый белергә.

28.11

24

Россиянең Кызыл китабы. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

1

ТУУГ: дәреслектән кирәкле мәгълуматны таба белү, үсемлекләрнең күптөрлелеген ( агачлар,куаклар. үләннәр) һәм үз төбәгеңнең гөмбәләрен белү .

ШУУГ: танып-белү мотивациясен тотрыклы итеп чагылдыру;

РУУГ: практик бурычны белем бурычына әйләндерә белү.

КУУГ: парларда, төркемнәрдә эшләгәндә уртак фикер таба белү.

1.12

25

Гомумиләштереп кабатлау.”Үсемлекләрнең күптөр лелеге”.

1

ТУУГ: предметларны төркемли һәм чагыштыра белергә өйрәнү.

ШУУГ: танып-белү мотивациясен тотрыклы итеп чагылдыру;

 РУУГ: үзеңнең гамәлләреңне куелган бурычлар белән бәйләп планлаштыру

КУУГ: төрле фикерләрне исәпкә алып, үзеңнең позицияңне раслый белергә.

5.12

26

Кешеләр ни өчен культуралы үсемлекләр игәләр?

1

Үсемлекләрнең күптөрлелеге (4 сәг.)

8.12

27

Кешеләр культуралы үсемлекләрнең кайсы өлешләрен кулланалар?

1

ТУУГ: күзәтә һәм мөстәкыйль нәтиҗәләр ясый белергә; характерлы билгеләре буенча үсемлек төркемнәрен белү

 ( чәчәкле, ылыслы үсемлекләр, абагалар, мүкләр, суүсемнәр)

 КУУГ: парлап эшли белүне формалаштыру.

ШУУГ: укуга кызыксыну формалаштыру, укучы ролен үзләштерергә.

РУУГ:  дәреснең уку бурычын аңларга һәм аны үтәргә омтылу.

12.12

28

Барлык яшелчә үсемлекләрен дә бер үк вакытта утыртырга ярыймы?

1

ТУУГ: әйләнә-тирә турындагы язуны тормышка ашыру, үзлекләре буенча үсемлекләрне төркемнәргә бүлү;

–фәнни әдәбият белән эшли

- үзеңнең күзәтүләреңне язмача билгели белү.

ШУУГ: танып-белү мотивациясен тотрыклы итеп чагылдыру;

РУУГД: әрестә укытучы белән туган диалогта  уку бурычын билгеләү, формалаштыру

КУУГ: партнер белән эшләгәндә үзеңнең эшчәнлегеңне оештыру өчен сораулар бирергә өйрәнү.

15.12

29

Бөртеклеләрнең уңышы нәрсәгә бәйле?

1

ТУУГ: кызыл китапка кертелгән үсемлек исемнәрен белү  (кимендә 2-3).

– табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре;

– гади инструкцияләрне үтәү;

–үз төбәгеңнең Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрен белү, предметларны мөстәкыйль рәвештә  чагыштыру һәм төркемләү.

 ШУУГ: экологик-эстетик эчшәнлекне үстерү. Укуга кызыксыну формалаштырырыга, укучы ролен үзләштерергә.

 РУУГ: практик бурычны белем бурычына әйләндерә белү.

19.12

30

Бакча үсемлекләре.

1

ТУУГ: күзәтә һәм мөстәкыйль нәтиҗәләр ясый белергә; үзлекләре буенча үсемлекләрне төркемнәргә бүлү;

–фәнни әдәбият белән эшли,

- үзеңнең күзәтүләреңне язмача билгели белү.

ШУУГ: укуга кызыксыну формалаштыру, укучы ролен үзләштерергә.

КУУГ: парлап эшли белүне формалаштыру

22.12

31

Үсемлекләр күпме яшиләр?

1

      Культуралы (игүле) үсемлекләр. Үсемлекләрнең гомер озынлыгы. (8 сәг.)

26.12

32

Үсемлекләрнең үз өлешләре белән үрчүе.

1

ТУУГ: Яңа белем эзләү: сорауларга җавап табу. Культуралы  үсемлекләрдән кыргый үсемлекләрнең нәрсә белән аерылуын;

-культуралы үсемлекләрнең төркемнәрен.

-культуралы үсемлекләрне кыргый үсемлекләрдән аеручы билгеләрне

-һәр төркемгә үзеңнең мисалларыңны китерә белү.

РУУГ: дәреснең уку бурычын аңларга һәм аны үтәргә омтылу, дәрестә үзеңнең ирешкәннәреңә бәя бирү.

КУУГ: яраткан үсемлекнең үзенчәлекләре турында сөйли белергә.

12.01

33

 «Культуралы (игүле) үсемлекләр. Үсемлекләрнең гомер озынлыгы» Гомумиләштереп кабатлау

1

ТУУГ: дәрескә мәгълуматны эзләгәндә интернет ресурслар, китапханә ресурслары кулланып эзләргә.

ШУУГ: уку эчшчәнлегенең киң мотивацион нигезе, шулаай ук  социаль, танып-белү, тышкы мотивларны да кертеп.

 РУУГ: укытучы белән мөгамәлләдә яңа уку бурычларын кулланырга

 КУУГ : партнер белән эшләгәндә үзеңнең эшчәнлегеңне оештыру өчен сораулар бирергә өйрәнү.

16.01

34

Икмәк сыныгында гөмбә үстереп буламы?

1

ШУУГ: укучының мәктәпкә карата уңай мунәсәбәтен булдыруда укучының эчке позициясен булдыру.

ТУУГ: дәрескә мәгълуматны эзләгәндә интернет ресурслар, китапханә ресурслары кулланып эзләргә.

РУУГ: адекват билге өчен үзеңнең гамәлләреңне дөрес бәяли белергә.  

КУУГ: төрле кешеләрнең фикерләрен  исәпкә алырга, позиияңнең үзенчәлеген билгеләү.

19.01

35

Эшләпәле гөмбәләрнең агулы һәм ашарга яраксыз игезәкләре.

1

РУУГ: уку процессында танып-белү инициативасын күрсәтү.

ТУУГ: фикерләреңне телдән, язмача төзи белү.

 КУУГ: дәрестә, тормышта килеп чыккан  ситуацияләрдә диалог формсаында катнашу.

23.01

36

Гөмбәне ничек дөрес җыярга?

1

ШУУГ: экологик-эстетик эчшәнлекне үстерү. Укуга кызыксыну формалаштырырыга, укучы ролен үзләштерергә.

ТУУГ: Яңа белемнәр туплау: дәреслекне, информацияне, дәрестә алган тормыш тәҗрибәңне кулланып,  сорауларга җавап табу, индивидуаль биремнәр үтәү.

КУУГ: нәтиҗә сорауларныа җавап бирә белү, парларда эшләү күнекмәләрен формалаштыру. 

26.01

37

Хайваннарның күптөрлелеге.

1

ТУУГ: төркемнәрдә практик эш: атлас ярдәмендә агачларны табырга өйрәнү.

 КУУГ: нәтиҗә сорауларныа җавап бирә белү, парларда эшләү күнекмәләрен формалаштыру 

РУУГ: дәреснең уку бурычын аңлау һәм аны үтәргә: үзеңнең ирешкәннәреңне бәяли белергә, үзеңне тикшерүне тормышка ашыру;

30.01

38

Бөҗәкләр

1

ТУУГ: дәрескә мәгълуматны эзләгәндә интернет ресурслар, китапханә ресурслары кулланып эзләргә.

ШУУГ: уку эчшчәнлегенең киң мотивацион нигезе, шулаай ук  социаль, танып-белү, тышкы мотивларны да кертеп.

РУУГ: укытучы белән мөгамәлләдә яңа уку бурычларын кулланырга. 

КУУГ: партнер белән эшләгәндә үзеңнең эшчәнлегеңне оештыру өчен сораулар бирергә өйрәнү.

2.02

39

Балыклар

1

ТУУГ: күзәтү һәм чагыштыру.

ШУУГ: экологик-эстетик эчшәнлекне үстерү. Укуга кызыксыну формалаштырырыга, укучы ролен үзләштерергә.

КУУГ: парлап эшләү күнекмәләрен формалаштыру.

РУУГ: нәтиҗә сорауларына җавап бирү.

6.02

40

Җир-су хайваннары

1

Гөмбәләр (3 сәг.)

9.02

41

Сөйрәлүчеләр

1

ТУУГ: гөмбәләрнең үзлекләрен һәм билгеләрен;

  • терек һәм терек булмаган табигать арасындагы бәйләнешне;

– гөмбәләрнең нәрсә белән туклануын белү.

РУУГ: уку процессында танып-белү инициативасын күрсәтү.

КУУГ: партнер белән эшләгәндә үзеңнең эшчәнлегеңне оештыру өчен сораулар бирергә өйрәнү.

13.02

42

Кошлар

1

ТУУГ: ашарга яраклы гөмбәләрнең аермалы билгеләрен;

– үз ягыңда үсә торган ашарга яраклы гөмбәләрне;

– гөмбәләрнең агулы һәм ашарга яраксыз игезәкләрен белү.

РУУГ: уку процессында танып-белү инициативасын күрсәтү.

КУУГ: партнер белән эшләгәндә үзеңнең эшчәнлегеңне оештыру өчен сораулар бирергә өйрәнү.

16.02

43

Җанварлар

1

ТУУГ: күзәтергә һәм мөстәкыйль рәвештә нәтиҗәләр ясарга. Гөмбә җыю кагыйдәләрен белү

  • үз ягыңдагы гөмбәләргә мисаллар китерү.

ШУУГ: укуга кызыксыну формалаштыру, укучы ролен үзләштерергә.

 КУУГ: парлап эшләү күнекмәләрен формалаштыру.

РУУГ: укытучы белән мөгамәлләдә яңа уку бурычларын кулланырга .

20.02

44

Хайваннар ничек сакланалар?

1

Хайваннар (8 сәг)

27.02

45

Йорт хайваннары

1

ТУУГ:  хайван төркемнәрен һәм аларның билгеләрен белү;

– хайваннарга мисаллар китерү ( бө-җәкләр, балыклар, кошлар, хайваннар) һәр төркемгә ике-өчне

-хайваннар тормышының үзенчәлекле якларын белү.

ШУУГ: уку эчшчәнлегенең киң мотивацион нигезе, шулаай ук  социаль, танып белү, тышкы мотивларны да кертеп.

РУУГ:  укытучы белән мөгамәлләдә яңа уку бурычларын кулланырга.

КУУГ: партнер белән эшләгәндә үзеңнең эшчәнлегеңне оештыру өчен сораулар бирергә өйрәнү.

27.02

46

Җанлы почмак

1

ТУУГ: Бөҗәкләр – хайваннар төркеменнән. Бөҗәкләрнең төп билгесе- алты аяк. Бөҗәкләрнең төрлелеге. Бөтәкләрне рәсемдә таны белү, атлас ярдәмендә бөҗәкләрне билгеләү.

ШУУГ: экологик-эстетик эчшәнлекне үстерү. Укуга кызыксыну формалаштырырыга, укучы ролен үзләштерергә.

2.03

47

Кеше кулга ияләштерелгән хайваннар өчен генә җаваплы түгел.

1

ТУУГ: Балыклар – су балыклары. Диңгез һәм елга балыклары.Балыкларны рәсемдә тану. дәреслекнең  иллюстрацияләрен карап, кирәкле информацияне ала белергә, балыкның тән төзелешенең тиен акча яки фольгадан киселгән түгәрәкләрдән модельләштерү.

 ШУУГ:  экологик-эстетик эчшәнлекне үстерү. Укуга кызыксыну формалаштырырыга, укучы ролен үзләштерергә.

КУУГ: парларда эшләү, балыкны план буенча сурәтләү. 

РУУГ: дәреснең уку бурычын аңлау һәм аны үтәргә: үзеңнең ирешкәннәреңне бәяли белергә, үзеңне тикшерүне тормышка ашыру;

6.03

48

Кыргый хайваннарның әһәмияте

1

ТУУГ: үз ягыңның җир-су хайваннарын белү,

дәреслекнең  иллюстрацияләрен карап, кирәкле информацияне ала белергә.

ШУУГ: экологик-эстетик эчшәнлекне үстерү. Укуга кызыксыну формалаштырырыга, укучы ролен үзләштерергә.

КУУГ: парларда эшләү, нәтиҗә сорауларына җавап бирү.

РУУГ: дәреснең уку бурычын аңлау һәм аны үтәргә, план буенча эшли белергә.;

9.03

49

“Кеше һәм хайваннар” темасы буенча дәрес-экскурсия

1

ТУУГ: крокодиллар, кәлтәләр. Ташбакалар. Еланнарның охшаш һәм аермалы яклары.

- сөйрәлүчеләр һәм җир-су хайваннарының охшаш һәм аермалы билгеләре.

- кеше өчен куркыныч сөйрәлүчеләр һәм алар очраганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

ШУУГ:  экологик-эстетик эчшәнлекне үстерү. Укуга кызыксыну формалаштырырыга, укучы ролен үзләштерергә.

КУУГ: парлап эшләү, калганнарны тыңлый һәм аңлый белергә.

13.03

50

Туган яктагы тыюлыклар.

“Кеше һәм хайваннар” темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү

1

ТУУГ: кошларның аермалы билгеләре;

-туклану буенча кош төркемнәре н белү: орлык чүпләүче, бөҗәк ашаучы, ерткыч;

- бүтән хайваннардан кошларны аера белү;

ШУУГ:  экологик-эстетик эчшәнлекне үстерү. Укуга кызыксыну формалаштырырыга, укучы ролен үзләштерергә.

КУУГ: парлап эшләү, план буенча кошларны сурәтләргә, рәсем буенча әкияти хикәяне сөйли белергә.

РУУГ: дәреснең уку бурычын аңлау һәм аны үтәргә: үзеңнең ирешкәннәреңне бәяли белергә, үзеңне тикшерүне тормышка ашыру;

16.03

51

Синең турында

1

ТУУГ: «Җанварлар», «имезүчеләр» төшенчәләренең мәгънәсенә төшенү;

–  туган төбәкнең имезүчеләрен -  бүтән хайваннар арасыннан имезүчеләрне аера белү;

  • имезүчеләргә характеристика бирә белү;

хайваннарның йон төзелешен өйрәнү, җанварның тән төзелеше белән аның яшәү рәвеше арасында бәйләнешне булдыру.

ШУУГ: экологик-эстетик эчшәнлекне үстерү. Укуга кызыксыну формалаштырырыга, укучы ролен үзләштерергә

КУУГ:. парлап эшләү, калганнарны тыңлый һәм аңлый белергә.

РУУГ: дәреснең уку бурычын аңлау һәм аны үтәргә: үзеңнең ирешкәннәреңне бәяли белергә, үзеңне тикшерүне тормышка ашыру;

20.03

52

Кеше нәрсәләр булдыра?

1

ТУУГ: характерлы билгеләре буенча хайваннарны төркемнәргә бүлү; (бөҗәкләр. балыклар, сөйрәлүчеләр, имезүчеләр, җир-су хайваннары, кошлар);

–хайваннарны дошманнардан саклау алымнары. 

ШУУГ: укуга кызыксыну формалаштыру, укучы ролен үзләштерергә.

КУУГ: парлап эшләүне формалаштыру.

РУУГ: дәреснең уку бурычын аңлау һәм аны үтәргә омтылу.

3.04

53

Сау-сәламәт үсәргә.

1

Кеше һәм хайваннар (6 сәг)

6.04

54

Туклану һәм сәламәтлек.

1

ТУУГ: йорт хайваннарының билгеләрен;

-кыргый һәм йорт хайваннарының аермалы якларын белү .

РУУГ:уку бурычын укытучы белән диалог ярдәмендә билгеләү, практик бурычны танып-белү бурычына әйләндерү.

КУУГ:  Бер-береңә ярдәм итәргә.

10.04

55

Синең көндәлек режимың кемгә бәйле?

1

ТУУГ: күзәтергә һәм чагыштырырыга

Җанлы почмакта яшәүчеләрне тәрбияли белү (ашату, куркынычсызлык кагыйдәләре).

ШУУГ: экологик-эстетик эчшәнлекне үстерү. Укуга кызыксыну формалаштырырыга, укучы ролен үзләштерергә.

КУУГ: парлап эшләүне формалаштыру.

РУУГ: нәтиҗә соаруларына җавап бирү.

13.04

56

 «Акыллы кеше – табигатьнең бер өлеше»темасы буенча гомумиләштерү

1

ТУУГ: хайваннар белән аралашу һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен белү;

-хайваннарың туклану һәм яшәү шартларын күзәтү;

-экскурсиядә күзәтүләр буенча нәтиҗә ясый белү.

ШУУГ: экологик-эстетик эчшәнлекне үстерү. Укуга кызыксыну формалаштырырыга, укучы ролен үзләштерергә.

КУУГ:. парлап эшләү, калганнарны тыңлый һәм аңлый белергә.

РУУГ: дәреснең уку бурычын аңлау һәм аны үтәргә: үзеңнең ирешкәннәреңне бәяли белергә, үзеңне тикшерүне тормышка ашыру.

17.04

57

Чисталык – сәламәтлекнең нигезе.

1

ТУУГ: туган төбәкнең кыргый хайваннарын белү;

РУУГ: практик бурычны белем бурычына әйләндерә белү

КУУГ: дустыңа урын бирергә, уртак фикергә килеп эшләргә, парлап эшләгәндә бер-береңә юл куерга.

20.04

58

Салкын тиюдән саклан!

1

ТУУГ: табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү;

-кыргый хайваннар белән аралашу кагыйдәләре;

- туган якның Россиянең һәм Татарстанның Кызыл китабына кергән хайваннарын белү.

 РУУГ: практик бурычны белем бурычына әйләндерә белү.

КУУГ: парлап эшләгәндә бер-береңә юл куерга.

24.04

59

Синең урамдагы куркынычсызлыгың.

1

ТУУГ: дәреслектән кирәкле информацияне  таба белү.

ШУУГ: эстетик матурлыкны күрә белергә өйрәнү.

РУУГ: практик бурычны белем бурычына әйләндерә белү.

КУУГ:парлап эшләгәндә бер-береңә юл куерга өйрәнү.

27.04

60

Синең  өйдәге куркынычсызлыгың.

1

Акыллы кеше – табигатьнең бер өлеше (6 сәг)

27.04

61

«Үзеңне бәладән ничек сакларга?»

темасы буенча гомумиләштерү.

1

ТУУГ: : - кешенең сәламәтлеге һәм тормышы өчен табигатьнең әһәмияте;

-табигать белән бәйле кайбер хезмәт төрләре;

- эшнең әһәмияте;

-кешеләрнең бер-берсенә охшаш һәм аермалы якларын белү.

ШУУГ: эстетик матурлыкны күрә белергә өйрәнү.

РУУГ: практик бурычны белем бурычына әйләндерә белү.

 КУУГ: парлап эшләгәндә бер-береңә юл куерга.

4.05

62

Шәһәрнең, авылның. бистәнең исеме.

1

ТУУГ: предметларны күзәтергә, чагыштыра белергә. Үз күзәтүләең нәтиҗәсендә йомгак ясый белү.

ШУУГ: үз-үзеңне хөрмәт итәргә.

РУУГ: үзеңнең гамәлләреңне куелган бурычлар белән бәйләп планлаштырырга.

КУУГ: үзеңнең фикереңне әйтә белү.

8.05

63

Мәскәү Кремле тарихы.

1

ТУУГ: сәламәтлек” төшенчәсен белү;

-cуык тидерүне булдырмау һәм аның сәбәпләре.

- кеше сәламәтлегенә бәйле компонентлар кеше тормышына нәрсәләр һәм ни өчен  зыян салучы әйберләр 

ШУУГ:эстетик матурлыкны күрә белергә өйрәнү.

РУУГ: практик бурычны белем бурычына әйләндерә белү.

КУУГ:  парлап эшләгәндә бер-береңә юл куерга.

11.05

64

Шәһәргә экскурсия

1

ТУУГ: «файдалы ризык», «азыкның күптөрлелеге» төшенчәләрен тирәнәйтү

  • өстәмә әдәбият эшли белү;

ШУУГ: укуга кызыксыну формалаштыру, укучы ролен үзләштерергә;

КУУГ: парлап эшләү күнекмәләрен формалаштыру;

РУУГ: нәтиҗә соаруларына җавап бирү.

15.05

65

“Кеше һәм табигать” темасы буенча ел буена үтелгәннәрне йомгаклау тикшерү эше.

1

ТУУГ: үзеңне яхшы хис итү шартларын белү;

- көндәлек режимны саклау.

- эш һәм ял көне өчен -көндәлек режим төзү.

КУУГ: диалогта катнашырга.

ШУУГ: үз-үзеңне хөрмәт итәргә.

18.05

66

Җиңү көне.

1

ТУУГ: күзәтергә һәм чагыштырырыга.

кешенең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту чараларын белү (шәхси гигиена, хезмәт һәм ял режимы, физкультура)

ШУУГ: экологик-эстетик эчшәнлекне үстерү. Укуга кызыксыну формалаштырырыга, укучы ролен үзләштерергә.

КУУГ: парлап эшләгәндә күзәтү һәм чагыштыру.

РУУГ: нәтиҗә соаруларына җавап бирергә

Үзеңне бәладән ничек сакларга? (5 сәг)

22.05

67

Конституция көне.

1

25.05

68

 «Туган якта»

темасы буенча гомумиләштерү

1

ТУУГ: «микроб»төшенчәсенең мәгънәсе;

– микроблар кайларда очрарга мөмкин булуын;

–шәхси гигиенаның төп кагыйдәләрен белү.

  • шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү;

- сыйныф буенча дежур укучының бурычлары турында сөйләү, микроблар белән көрәшү максатыннан, үз вазый-фаларыңны тиешенчә үтәү;

-киселгән һәм тырналган очракта бе-ренче медицина ярдәме күрсәтү.

РУУГ: уку бурычын аңларга һәм аны үтәргә тырышу.

ШУУГ: укырга теләүне булдырырга.

29.05

                                                                                                                    Әдәбият

I. Төп: 

1. Дәреслек: Федотова Н. О.,Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Әйләнә-тирә дөнья. 2нче сыйныф өчен дәреслек (Казан, “Хәтер” нәшрияты, 2011нче ел).

 2.Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Әйләнә-тирә дөнья. Хрестоматия. М.: Академкнига/Учебник. 2011г.

3. Примерные программы по учебным предметам. 1- 4 классы. Авторы: Н. Г. Агаркова, М. Л. Каленчук, Н. А. Чуракова, О. В. Малаховская, Т. А. Байкова, Н. М. Лаврова, А. Л. Чекин и др.  Москва: Академкнига/ Учебник, 2012.

II. Өстәмә:

Укучылар өчен тәкъдим ителә торган әдәбият исемлеге

 1. Дәреслек: Федотова Н. О.,Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Әйләнә-тирә дөнья. 2нче сыйныф өчен дәреслек (Казан, “Хәтер” нәшрияты, 2011 нче ел).

 2.Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Әйләнә-тирә дөнья. Хрестоматия. М.: Академкнига/Учебник. 2012г

3.А.А.Плешаков «ОТ земли до неба» атлас –опредилитель М:Просвещение

          Дидактик материаллар

1. .Эш дәфтәре.А Федотова Н. О.,Трафимова Г. В., Трафимов С. А. М:Акадимкнига/Учебник, 2013.

2. Таблицалар .

Кушымта

2 нче сыйныф өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән якынча еллык йомгаклау тикшерү эше

  1. Нәрсә ул глобус?

А. Ясалган шар

В. Җир моделе

С. Ай моделе

 2. Җиргә иң якын йолдыз

А. Кояш

В. Ай

С. Зур Җидегән йолдыз.

3. Җир үз күчәре тирәсендә 24 сәгать эчендә тулы ничә әйләнеш ясый?

А. 7

В.1

С. 30

4. Предметларны төркемнәргә урнаштырып языгыз.

Тузганак, койма, һава, күбәләк, кәгазь, су, каен гөмбәсе, таш, чуртан, ком, кирпич, машина.

Терек табигать

Терек булмаган табигать

Кеше тарафыннан ясалган предметлар

5. Нәрсә ул гөмбәлек?

А. Гөмбәнең төп өлеше

В. Гөмбә җыю вакыты

С.  Гөмбә исеме

6. Бөҗәкләрдә ничә аяк?

А. 8

В.4

С. 6

7. Үрмәкүчтә ничә аяк?

А.6

В.8

С. 10

8. Балыкларның төп билгеләре

А. Тәннәре каурый белән капланган

В. Тәннәре йон белән капланган

С.  Тәннәре  тәңкә белән капланган

9. Имезүчеләрнең төп билгеләре

А.  Тәннәре йон белән капланган, 4 аяк

В.  Барлык хайваннар да балаларын сөт  имезеп үстерәләр

С. Урманда яшиләр

10. Әгәр таныш булмаган кеше  сезгә үз машинасына утырып почта бүлекчәсен    күрсәтергә кушса  син нишләр  идең?

______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________  

11. Электр приборлары белән эшләгәндә үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен ата

______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

12. Сәламәтлек өчен кирәкле продуктларның астына сыз

Яшелчәләр, лимонад, икмәк, җиләк-җимешләр, конфетлар, чипсы, сөт, ботка.

Тест  түбәндәге чыганаклардан файдаланып төзелде:

  1. Социальная сеть работников образования nsportal.ru

http://nsportal.ru/nachalnaya-shkola/okruzhayushchii-mir/itogovyi-test-po-okrmiru

  1. Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Әйләнә-тирә дөнья. 2 нче сыйныф өчен дәреслек.    Русчадан Р. С. Вафина тәрҗ. – Казан: «Хәтер» нәшрияты. 2011 ел.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1нче класс очен татар теленнэн рус торкеменэ эш программасы хэм тематик план

1нче класс очен татар теленнэн рус торкеменэ эш программасы хэм тематик план...

Математикадан эш программасы 1 класс УМК "Перспективная начальная школа"

Математикадан эш программасы1 классУМК "Перспективная начальная школа"...

Татар теле. Эш программасы. 2 класс

Татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат : телне аралашу чарасы буларак  үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле ситуацияләре кысаларында белем бирү, күнекмәләр...

Әйләнә -тирә дөньядан тестлар.

1 класслар өчен тестлар....