Галлямова Ф.Н. Эйлэнэ-тирэ дөньядан дәрес эшкәртмәсе
учебно-методический материал по окружающему миру (1 класс)

Галлямова Ф.Н. дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gallyamova_f.n._dres_eshkrtmse.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай районы Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Галлямова Фәридә Назифовнаның әйләнә-тирә дөнья белән танышу фәненнән  дәрес эшкәртмәсе. 1нче класс.                                                

Тема:  Нәрсә ул кошлар?

Дәреснең  максаты: 1) Укучыларны кошлар өлешләре,аларның тормышлары ,төрләре белән таныштыру.

2) Көзге көн табигатендәге үзгәрешләрне күзәтергә өйрәтү;

3) Укучыларда кошларга карата сак караш,ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү

Шәхескә кагылышлы УУГ: уку эшчәнлеге hәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру.

Регулятив УУГ: укытучы белән бергә уку максаты кую; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; кагыйдәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

Танып белү УУГ: логик фикерләүне үстерү гамәлләре башкару (анализ, синтез); тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру;

Коммуникатив УУГ: үз фикерләрен төгәл, ачык , аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтү.

Җиhазлау: дәреслек   36  бит,презентация, кошлар рәсемнәре,кош каурыйлары,

җимлек ,проектор, дәфтәрләр 30  бит, киселгән кош рәсеме өлешләре.

                                       

                                                     Дәрес барышы:

  1. Мотивация.

-Исәнмесез, укучылар! Мин сезгә карап елмаям, сез дә бер-берегезгә карап елмаегыз! Иркен итеп сулагыз1! Элекке борчуларыгызны онытыгыз һәм сезгә рәхәт булып китәр.Күтәренке күңел белән дәресне башлыйбыз.

  1. Актуальләштерү.

-Тәрәзәгә карагыз әле: нинди матур көзге көн бүген! Ягез, әле көзге көн табигатен күзәтеп алыйк : число-, күк йөзе-О, температура-,явым-төшем-, җил юнәлешен билгелик-)

(тактада эш)

-Ә хәзер экранга карагыз әле :

-Экрандагы рәсемнәрнең кайсылары сезгә таныш? (бөҗәк, балык рәсемнәре)

(Слайд 1)

-Ягез әле, кабатлап алый :

-Нинди хайваннарга без бөҗәкләр дип әйтәбез, алар төп нинди өлешләрдән торалар?

( Баш,гәүдә.мыекчалар ,канатлар,авыз,күз,күкрәк,аяклар 3 пар,)

-(Слайд 2)

Нинди хайваннарга балыклар дип әйтәбез? Алар нинди өлешләрдән торалар?

 (Баш,күзләр ,гәүдә,койрык, йөзгечләр.саңак капчыклары)

-Балыкларның тәне (күбесенең) нәрсә белән капланган? (тәңкәләр)

(Слайд 3)

-Нинди балыклар була? (елга һәм диңгез балыклары)

(Слайд 4)

-Елга балыклары: алабуга,чуртан,җәен, ,табан,шыртлака)

-Диңгез балыклары: камбала,сельдь,диңгез алабугасы,акула,тәрәч.

3 Кыенлык урынын , аның сәбәбен билгеләү.

-Экрандагы  нинди хайван рәсеме сезгә таныш түгел? (кош рәсеме)

(Слайд 1)

  1. Кыенлыктан чыгу проектын төзү. Уку мәсьәләсен кую.

-Нинди хайваннарга кошлар дип әйтәбез?

Димәк, бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләшербез? (кошлар)

  1. Төзелгән проектны куллану. Яңа белемнәр ачу.

-Кошлар нинди өлешләрдән торалар?

(Баш,томшык,күзләр, муен,гәүдә,канатлар,койрык, аяклар)

(Слайд 5)

-Нинди кошлар булалар?

(Күчмә һәм кышлаучы кошлар)

(Слайд 6)

-Нинди күчмә кошлар беләсез?

(Слайд 6)

 (Кыр казлары,кыр үрдәкләре,аккошлар,сыерчык,сандугач,карлыгач,тургай,

торна,акчарлак,кәккүк,кара карга,сиртмәкойрык һ.б.)

-Ни өчен кошлар җылы якларга китәләр соң?

- Алар нәрсәләр белән тукланалар?(Бөҗәкләр)

-Нинди кошлар кышлаучы кошлар дип аталалар?

(Слайд 8)

(Чыпчык,күгәрчен,ала карга,саескан,тукран,ябалак,кызылтүш.песнәк,үрмәләч, чәүкә һ.б.)

-Ни өчен кошларга кышын ярдәм итәргә кирәк? Ничек ярдәм  итә алабыз?

Җимлекләр куярга,кош оялары ясарга)

(Слайд 9)

-Тагын нинди кошлар була? (Йорт кошлары)

-Без аларны ни өчен асрыйбыз?

(Слайд 10)

6.Физкультминутка.  “Ярый,ярамый “ уены.

-Кош ояларын туздырырга ...(ярамый)-аяклар белән тапылдыйбыз)

-Кошларга оялар, ясарга...(кирәк)-куллар белән чәбәклибез.)

-Кошларны куркытырга, таш атарга ...(ярамый)

-Кышын кошларга җимлекләр куярга ...(кирәк)

7. Беренчел ныгыту.

-Кошларның гәүдәләре нәрсә белән капланган? (Каурыйлар)

Дәфтәрләрдә эш: каурый рәсемен ясау.(укытучы кош каурыйлары өләшә)

-Биремнәрне үтәү  № 2 Үрнәк буенча кошларны танып буярга.      

 8. , Яңа белемнәрне куллану.

( Парларда  эш. Эталон буенча тикшерү)

Кем тизрәк  киселгән өлешләрдән кош рәсемен дөрес төзи?” уены.

-Төзелгән кошларны  план буенча тасвирларга:.кошның атамасы,зурлыгы,каурыйларының төсе,тән өлешләренең  үзенчәлекләре. (Тукран,кара карга, сыерчык,ябалак)

-

9. Яңа алган белемнәрне ныгыту.

(Китап белән эшләү :36 бит)

Рәсемнәр буенча кошларны танырга,

Сорауларга җавап бирергә:

-Кошлар нинди өлешләрдән торалар?

-Нинди күчмә кошлар беләсез?

-Бездә кышлаучы кошларны санарга.

-Нинди йорт кошларыгыз бар?

-Ни өчен кошлар –безнең дусларыбыз дип әйтәбез?

 10. . Рефлексия.

     -    Дәресебезнең максаты нинди иде?

  • Максатыбызга ирештекме?
  • Нәрсә белдек?
  • Кем бүген алган белемен киләчәктә куллана алам, бөтенесен аңладым дип уйлый?
  • Кемгә әле белемнәрен ныгытырга кирәк?
  • Кемгә бүген бик авыр булды, кемгә ярдәм кирәк? 
  • Бик тырышып эшләдегез.  Рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әйләнә -тирә дөньядан тестлар.

1 класслар өчен тестлар....

Әйләнә-тирә дөньядан 2 класс өчен эш программасы

әйләнә-тирә дөнья  О.Н. Федотова ФГОС Перспективная начальная школа...

Рабочая тетрадь по татарскому языку. 3 класс (для русскоязычных учащихся. Газизова А.Н. Галлямова Р.В.

Медиаприложение к рабочей тетради. 3класс.Скачать https://cloud.mail.ru/public/FLwb/D1K6Un76X...

М.Галлямова «Чын иптәш». / М.Галлямова «Настоящий товарищ».

Дәрес максатлары:1) “Чын иптәш” текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру / Познакомить учащихся с новыми словами.2) Фикерләү, нәтиҗә ясый белү сәләтен үстерү, / Развивать мыслительную деятел...

М.Галлямова «Чын иптәш». / М.Галлямова «Настоящий товарищ».

1) “Чын иптәш” текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру / Познакомить учащихся с новыми словами2) Фикерләү, нәтиҗә ясый белү сәләтен үстерү, / Развивать мыслительную деятельность учащихся и ...