Әйләнә -тирә дөньядан тестлар.
тест по окружающему миру (1 класс) по теме

1 класслар өчен тестлар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon testlar_.doc244.5 КБ

Предварительный просмотр:

1нче сыйныф укучылары өчен “Әйләнә-тирә дөнья” дәресеннән тестлар.

Компьютердан башка бүгенге көнне күз алдына да китереп булмый. Дәресләрдә компьютер куллану – бүгенге көннең төп таләбе дисәк тә ялгыш булмас. Ул уку-укыту процессын тагын да нәтиҗәлерәк итә.

Уку-укыту  процессында уңышларга ирешү өчен бертуктаусыз эзләнергә, яңа әдәбият белән танышып барырга кирәк. Менә шул вакытта компьютер ярдәмгә килә дә инде. Хәзерге заманда интернет аша нинди мәгълүмат кирәк булса, шуны табарга була. Бер яктан ул белем сыйфатын һәм укучының фикерләү сәләтен үстерү өчен төп чыганак булып та тора. Компьютердагы мәгълүмат һәркемне – олымы ул, кечеме – кызыксындырырлык итеп эшләнгән. Компьютер белән танышу башлангыч сыйныфлардан ук башлана. Мәсәлән, компьютер турында  укучы иң беренче мәгълүматны I сыйныфта “Әйләнә - тирә дөнья” дәресләрендә ала.

 Компьютер ярдәмендә нәрсәләр эшләргә була соң?

  1. Презентация. Башлангыч сыйныфларда “Әйләнә - тирә дөнья” дәресләре өчен бу иң кулай ысул. Слайдларны төрле темаларга эшләп була: “Кошлар ничек кышлый?”, “Җәнлекләр ничек яши?”, “Эт белән песине ничек тәрбияләргә?” һ.б. Шулай ук 3 –4нче сыйныфларда укучыларның үзләренә дә презентация ясау ысулларын өйрәтеп, аларның фикерләү сәләтен үстерергә була.
  2. Укучыларның белемен тикшерү өчен тестлардан файдалану шулай ук бик отышлы алымнарның берсе. Тестларны бөтен төр дәресләр өчен дә - математика, татар теле, уку, хәтта физкультура һәм музыка дәресләре өчен дә файдаланып була. Тестлар ярдәмендә укучыларның лексик берәмлекләрне үзләштерү, сорауларга җавап бирү күнекмәләре тикшерелә. Җавапларны дөрес итеп сайлап алу укучының хәтер һәм игътибарын үстерергә уңай тәэсир итә.
  3. Уеннар. Укучыларның яшь үзенчәлеген истә тотып, логик фикерләргә өйрәтер өчен кулланыла. Укучылар кызыклы уеннарны тиз отып алалар һәм башкаралар. Уеннар ярдәмендә укучылар зирәк һәм тиз төшенүчән була.
  4. Кроссворд тутыру. Әлеге ысул, беренче чиратта укытучыга вакытны янга калдырырга ярдәм итсә, икенчедән, ул укучыларның сүзлек запасын баета торган бер чара булып та тора. Укучыларны тапкыр булырга өйрәтә.

 Компьютер технологияләре кулланылган дәрес мавыктыргыч итеп оештырыла. Игътибар һәм хәтерне, сүзлек байлыгын арттыра. Компьютерны дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта файдалану укучыларның иҗади сәләтен үстерә, кызыксыну дәрәҗәсен арттыра.

Әйе, компьютерның алыштыргысыз булуы һәм аның уңай яклары белән беррәттән, көннәр буе компьютер алдында утыру баланың сәламәтлеге өчен зыянлы икәнлеген дә онытмаска кирәк. Кирәгеннән артык куллансаң дару да агуга әйләнә бит. Шуңа күрә компьютер алдында балаларга ике сәгатьтән артык утырырга рөхсәт бирмәгез һәм компьютерны балаларның йокы бүлмәсенә куймагыз.

I нче сыйныф укучылары өчен “Әйләнә - тирә дөнья” дәресләреннән тестлар.

I бүлек

1. Кояш кайсы фигурага охшаган?

     а) тәлинкә;

     б) туп ;

     в) квадрат.

2. Формасы буенча ташлар нинди төрдә була?

      а) озынча;

      б) кара;

      в) кечкенә.

3. Кайсы таштан очкын чыгарып була?

      а) чакматаш;

      б) известьташ;

     в) гранит.

4. Кактусның туган җире?

      а) Татарстан;

      б) чүлләр

      в) комлыклар.

  1. Бу нинди агач?  а) Карагай; б) Нарат; в) Чыршы.
  2. Балыкларның ниниди бер уртак ягы бар?

           а) суда яшиләр;

           б) мыеклары бар;

           в) тәңкәләре бар.

7. Барлык кошлар да очамы?

           а) әйе;

           б) юк;

           в) белмим.

8. Крокодил ул - ...

          а) йорт хайваны;

          б) белмим;

          в) ерткыч хайван.

9. Компьютер нәрсә эшли белә?

          а) мәгълүмат саклый;

          б) йорт эшләрендә булыша;

          в) үзе яза һәм укый.

10. Глобус нәрсә ул?

           а) җирнең сурәтләнешн;

           б) җир шарының моделе;

          в)без яши торган планета.

II бүлек.

  1. Елга суы нинди була?

      а) тозлы;

      б) тозсыз;

      в) зәңгәр.

2. Нинди приборлар батареялар белән эшли?

     а) газ плитәсе;

     б) фонарь;

     в) чәйнек.

3. Кышын ята таштай,

    Язын чаба аттай.

         а) кар;

         б) су;

         в) боз.

4. Кабан дуңгызлары нәрсә белән туклана?

         а) имән чикләвеге;

        б) кыр тычканы;

        в) бөҗәкләр.

5. “Урман докторы” – ул ...

        а) карлыгач;

        б) тукран;

        в) ябалак.

6. Почта аша нәрсә җибәрергә була?

        а) блокнот;

        б) туганнарга сәлам;

        в) бандероль.

7. Шоколадны кайдан алалар?

       а)  какао агачы;

        б) имәннән;

        в) чәчәктән.

8. Азык – төлекне куллангач чүп-чарны кайда ташларга кирәк?

       а) чүп-чар эшкәртү заводына;

      б) елгага агызырга;

      в) контейнерларга.

III бүлек.

  1. Гасырлар аша алга чаба,

Беркайчан  да армый, кара...

         а) вакыт;

         б) ат;

         в) куян.

2. Шимбәдән соң нәрсә килә?

         а) пәнҗешәмбе;

         б) якшәмбе;

         в) җомга.

3. Хәзер елның кайсы фасылы?

        а) җәй;
                   б) кыш;

       в) яз.

4. Бу нинди балык? а) алабуга; б) кәрәкә; в) сом.

5. Иң борынгы кешеләрнең киемнәре нинди булган?

          а) ефәк тукымадан;

         б) хайван тиреләреннән;

         в) каурыйлардан.

6. Иң беренче велосипед нинди булган?

         а) өч тәгәрмәчле;

         б) бер тәгәрмәчле;

         в) агачтан һәм педальсез.

7. Антарктида нәрсә белән капланган?

           а) песок;

          б) урман;

         в) боз.

8. Декабрь, гыйнвар, февраль...

            а) кыш;

           б) көз;

           в) яз.

IV бүлек.  

  1. Җиргә иң якын урнашкан йолдыз.

       а) Марс;

       б) Кояш;июль

       в) Венера.

2. Җирнең бердән-бер табигый иярчене.

        а)  Ай;

        б) Кояш;

         в) Йолдызлар.

3. Кешеләр кайда яши алмыйлар?
          а) Җир;

           б)Ай;

            в) Диңгез.

4. И чакырдык, и көттек,

     Күренгән иде –

 Качып беттек.

     а) яңгыр;

     б) җил;

      в) кояш.

5. Салават күперендә ничә төс бар?

       а) 7;

       б) 6;

       в) 8.

5. Салават күперендә иң беренче нинди төс?

         а) зәңгәр;

        б) сары;

        в) кызыл.

7. Кайсы үсемлек өлгергән җимешләренә кагылсаң, орлык “ата” башлый?

        а) Ала миләүшә;

       б) Бохар кынасы;

       в) Йолдызак.

8. Кешенең нинди шәхси әйбере булырга тиеш?

        а) теш пастасы;
      б) сабын;

       в) теш щеткасы.

9. Космоска иң беренче булып очкан кеше?

       а) Н.А.Гагарин;

       б) А.С.Пушкин;

        в) Г. Тукай.

10. Йоклар алдыннан нишлибез?

      а) чәй эчәбез;

       б) тешләрне чистартабыз;

       в) уйныйбыз.

Укучыларга җавапларны түбәндәге таблицага тутыртабыз. Дөрес хәреф янына “+” тамгасы куярга кирәк.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

а.

б.

в.

Бадриева Наилә Ринатовна.

Теләче районы Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе.

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән тестлар 3-4 класс.

Татар теленнән тестлар "Исем","Сыйфат", "Фигыль" темаларын үткәннән соң укучыларның белемнәрен тикшерү өчен үткәрелә....

Математикадан тестлар. 3 класс.

Математикадан III чирек өчен тестлар. Тест туры килүчәнлеккә төелгән...

Математика дәресенә тестлар

Тестларны математика дәресендә кулланырга була....

Әйләнә-тирә дөньядан 2 класс өчен эш программасы

әйләнә-тирә дөнья  О.Н. Федотова ФГОС Перспективная начальная школа...