3 класста математикадан ачык дәрес
план-конспект урока по математике (3 класс) по теме

Асадуллина Гульфина Габделфартовна

3 класста математикадан ачык дәрес

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3_klassta_matematikadan_achyk_dres_ocha_torgan_korab.docx18.53 КБ

Предварительный просмотр:

3 класста математикадан ачык дәрес

Башкарды:Асадуллина Г.Г.

2012-2013

Тема:      Тапкырлау таблицасын кабатлау

Максат:        1. “Таблицалы    тапкырлау” темасы буенча укучыларның                    индивидуаль һәм фронталь белемнәрен тикшерү,

                2. Тапкырлау һәм бүлү белән гамәлләрне, мәйданнарны кабатлау,  логик фикерләү сәләтен үстерү.

                3. Дуслык, бердәмлек хисләре, фәнгә мәхәббәт,

                     кызыксынучанлык тәрбияләү.

Материал: дәреслек “Математика 3”

Җиһазлар: рәсемнәр, карточкалар.”Эш дәфтәрләре”, компьютер

Дәрес барышы:

I Дәресне башлау.

-Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә! Әйдәгез әле,бер –беребез белән,кунак апалар белән елмаеп,матур итеп   исәнләшик! Ә хәзер әйдәгез яхшы кәефне үзебезгә борын аша сулап кертик,ә начарын авыз аша өреп     чыгарыйк.Кәефләрегез күтәрелеп киттеме,бер-беребезгә карап елмаешыйк та,һәркайсыбызга уңышлар теләп,дәресебезне башлап җибәрик.

(Укучыларга тема һәм максатны җиткерү).Бүген без тапкырлау таблицасын кабатларбыз. Сез   әкиятләр яратасызмы? Мин хәзер сезгә бер әкият сөйлим.      

II. Төп өлеш

Әкиятче. Борын – борын заманда, ерак бер шәһәрдә яшәгән ди бер патша. Аның бик тә чибәр бер кызы  һәм бик тә уңган – булган бер улы булган. Кызы - Әминә, ә улы  Шәех исемле.  Менә бервакыт патша балаларын дөнья  буйлап сәяхәткә җибәрергә уйлый.Кем дә кем сәяхәт итәр өчен,оча торган кораб уйлап таба,аны  зур бүләк көтә дип, бөтен тирә - күрше патшалыкларга  хәбәр бирелгән. Һәм билгеләнгән көнне патша сарае янына 1 егет һәм 3 кыз килгән. Алар үзләренең кораб ясаячакларын хәбәр итәләр.Һәм юлга кузгалалар.

        Егетләр һәм кызлар кая киттеләр дип уйлыйсыз соң? Әлбәттә инде- урманга.Чөнки элек бит корабларны агачтан гына ясаганар. Ә урман елга артында. Күпер күтәртелгән һәм  аны үтү өчен күпернең озынлыгын табарга кирәк.

1.  Күпер ике өлештән тора.  Беренче өлеш 40 м булса, күпернең икенче өлеше 4 тапкыр кыскарак.  Күпернең  озынлыгы нинди?

Күперне үткәч тә юл шактый гына озын иде әле. Шул сәбәпле юлчылар атларга атландылар һәм юртып киттеләр.

2. “Атны иярлә” уены. (урындыкка атланып утыралар, 1 укучы тактада эшли)

  1.  Тапкырлауның нәтиҗәсе(тапкырчыгыш)              
  2. Бүленүче,бүлүче    (өлеш)
  3. турыпочмаклыкның иңен буена тапкырлагач нәрсә килеп чыга= (мәйдан)
  4. санны шул ук санга бүлгәч 1 килеп  чыга  (әйе)
  5. ягы 8 см булган квадратның мәйданын исәпләргә (64)

(Эшләрне алышып тикшерү.)

Егетләр һәм кызлар урманга килеп җиттеләр, ләкин бит урман да гади генә урман түгел, ә  әкияти урман. Ә әкияти урманда әкият геройлары яшәмичә кемнәр яшәсен инде.

Менә  безнең геройларга Убырлы әби очрый. Убырлы әбигә Дию пәрие урмандагы агачларны санарга кушкан.

3. Урманның  бер өлешендә 48 имән агачы үсә,юкә агачлары имәннәргә караганда 6    тапкыр ким, ә наратлар юкә агачларына караганда 5 тапкыр артык. Урмандагы агачлар санын табарга.

Юлчылар Убырлыга рәхмәт әйтеп, ул күрсәткән юлдан киттеләр.

Юлда күңелсез булмасын өчен ул сезгә бер мәсьәлә бирә:

4.Быел урманда балан күп булды.Сезгә күчтәнәч булсын дип,бер куактан 12 кг,ә икенчесеннән 16 кг балан җыйдым. Шуларны тигез итеп 4 кәрҗингә салдым, бер кәрҗиндә күпме балан булыр?

Сәламәтлек паузасы. “Тапкырлау таблицасын беләсеңме?”

а)  4*7= 28,

     9*9= 81,

     7*5= 35,

     9*6= 54,

4*9= 36,

9*8= 72,

7*7= 49,

80:8 = 10.

б)  

12= 2*6=3*4

     24= 8*3= 4*6

     20= 2*10= 4*5

     18=3*6= 2*9

Укучылар, бу урманда агач кисү өчен Дию пәриеннән рөхсәт кәгазе алырга кирәк икән. Менә безнең юлчылар аның өне янына килеп җиттеләр. Ә Дию пәрие Урман технологик-педагогик-сихер югары уку йортына укырга кергән һәм хәзер дәрес хәзерләп утыра. Ни өченме? Хәзер белерсез.

Укучылар, Дию пәрие  Гөлчәчәккә өйләнәсе булган. Тик Гөлчәчәк риза булмаган. Ул каршы булуын бик акыллы итеп белдергән.

5. Гөлчәчәккә 20 яшь тулган көнне  Дию аңа тәкъдим ясый. Гөлчәчәк Диюнең алтынлы ничә сандыгы булуы белән кызыксына.

 - 20 сандык , һәм һәр ел саен 2 гә арта,- дигән Дию.

 - Менә 100 сандык алтының булгач, сиңа кияүгә чыгармын,- дигән Гөлчәчәк.

Туй көнендә кәләшкә ничә яшь була соң?

-  Дөрес, кәләшкә 60 яшь булачак. Диюнең алай озак көтәсе килмәгән, һәм ул укырга керергә уйлаган, башка аны кызлар алай итеп төп башына утыртмасыннар өчен.

Әйдәгез Диюгә мәсьәләне чишәргә  ярдәм итик. Рәхмәт йөзеннән ул сезгә кирәк кадәр агач алырга рөхсәт итә.

5. Дәреслек буенча эш № 3,62 бит

Безнең юлчылар да бик акыллы булып чыктылар. 4 кораб төзегәнче алар барысына бер зур кораб төзергә булдылар. Бу корабны төзү өчен күпме вакыт китте соң аларның?

6. Һәр кеше 1 көн эшләде. Юлчылар 4 кеше булып, барысы да бергә эшләсәләр, кораб ничә  көндә төзелеп бетә?

Җавап: 1 көн.

Әкиятче: Карагыз нинди матур кораб килеп чыкты.

         Ләкин патша сараена килгән егетләр – кызлар уңган, булган, белемле генә түгел, ә ялкынлы йөрәкле, якты күңелле кешеләр дә булалар. Алар бергә эшләделәр, ә нигә әле берсе генә очарга тиеш, ә калганнары калырга тиеш? Алар “Барыбыз да очабыз!”- дип хәл иттеләр.

Менә шунда алар алдына сорау килеп басты, ә кораб бөтен кешене дә күтәрә алырмы соң?

7. Әгәр корабның йөккүтәрүчәнлеге 100 кг булса, һәрберсе уртача 25 кг массалы 4 кешене кораб күтәрә алырмы?

 Әкиятче: Димәк, кораб барлык кешене дә күтәрә алачак, әмма анда бит әле утырасы бар. (Корабка менә торган трапка тигезләмәләр язылган, хаталарны төзәтергә)

21 – х =14                   х + 9 = 63

Х = 21 + 14                  х =63 +9

Х =35                           х= 72

8 . Һәр мисал корабка менү өчен бер баскыч. Эш  тизрәк барсын өчен юлчылар ике төркемгә бүленде. (Төркемнәрдә эш.)

№4,62 бит

Әкиятче: Булдырдыгыз!  Юлчылар корабка утырып, тиз арада патша сараена кайтып та җиттеләр. Бу корабны  күреп   патша бик сөенде.Патша егет  кызларның дус бердәм булуларына шаккаткан. Һәм бүләкне барысына да бирергә уйлаган.  Патша сарае янына килгән бер егет        белән 3 кыз кемнәр булып чыкты инде?

-Әйе ул сез!

(Кечкенә сандык. Аның эчендә 4 һәм 5 леләр.һәр бала үзенә бүләкне сайлап ала.)

10 .  Патша сараеның ишек алдына  куяннар  һәм күгәрченнәр  җыелган . Барлыгы 14 баш, 36 тәпи. Ничә куян  һәм  күгәрчен  бар?

 III. Йомгаклау.

Өй эше  №5 мисалларны чишәргә        

1.21 – х =14                  

Х = 21 + 14                  

Х =35                          

2.х + 9 = 63

х =63 +9

х= 72

  Күпер ике өлештән тора.  Беренче өлеш 40 м булса, күпернең икенче өлеше 4 тапкыр кыскарак.  Күпернең  озынлыгы нинди?

 Урманның  бер өлешендә 48 имән агачы үсә,юкә агачлары имәннәргә караганда  6  тапкыр ким, ә наратлар юкә агачларына караганда 5 тапкыр артык. Урмандагы агачлар санын табарга.

Быел урманда балан күп булды.Сезгә күчтәнәч булсын дип,бер куактан 12 кг,ә икенчесеннән 16 кг балан җыйдым. Шуларны тигез итеп 4 кәрҗингә салдым, бер кәрҗиндә күпме балан булыр?

Быел урманда балан күп булды.Сезгә күчтәнәч булсын дип,бер куактан 12 кг,ә икенчесеннән 16 кг балан җыйдым. Шуларны тигез итеп 4 кәрҗингә салдым, бер кәрҗиндә күпме балан булыр?

Быел урманда балан күп булды.Сезгә күчтәнәч булсын дип,бер куактан 12 кг,ә икенчесеннән 16 кг балан җыйдым. Шуларны тигез итеп 4 кәрҗингә салдым, бер кәрҗиндә күпме балан булыр?

Быел урманда балан күп булды.Сезгә күчтәнәч булсын дип,бер куактан 12 кг,ә икенчесеннән 16 кг балан җыйдым. Шуларны тигез итеп 4 кәрҗингә салдым, бер кәрҗиндә күпме балан булыр?

Быел урманда балан күп булды.Сезгә күчтәнәч булсын дип,бер куактан 12 кг,ә икенчесеннән 16 кг балан җыйдым. Шуларны тигез итеп 4 кәрҗингә салдым, бер кәрҗиндә күпме балан булыр?

6. Һәр кеше 1 көн эшләде. Юлчылар 4 кеше булып, барысы да бергә эшләсәләр, кораб ничә  көндә төзелеп бетә?

7. Әгәр корабның йөккүтәрүчәнлеге 100 кг булса, һәрберсе уртача 25 кг массалы 4 кешене кораб күтәрә алырмы?

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Үткәннәрне ныгытуга мисаллар һәм мәсьәләләр чишү". (математикадан 4нче сыйныфта ачык дәрес)

Үткәннәрне ныгытуга мисаллар һәм мәсьәләләр чишү темасына 4 сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе. Аналар көненә багышланган ачык дәрес.  Дәреслек авторы М.И.Моро, М.А.Бантова....

Математикадан ачык дэрес!!!

Предлагаю вашему вниманию мой открытый урок по математике который был представлен для родителей моих учащихся!...

Математикадан ачык дәрес 4 класс

Дәрес темасы: "Масса үлчәү берәмлекләре"Максат: укучыларны масса берәмлекләре таблицасы белән  таныштыру; алар белән эш итү алымнарына өйрәтү; тапкырлау һәм бүлү күнекмәләрен камилләштерү; логик ...

3 НЧЕ КЛАССТА СИНГАПУР МЕТОДИКАСЫ БУЕНЧА МАТЕМАТИКАДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ Тема: “3 санын тапкырлау. 3 кә бүлү темасын ныгыту”

3 НЧЕ КЛАССТА СИНГАПУР МЕТОДИКАСЫ БУЕНЧА МАТЕМАТИКАДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ  Тема: “3 санын тапкырлау. 3 кә бүлү темасын ныгыту”...

1 сыйныфта математикадан ачык дәрес

Кушылучыларның урыннарын алыштыру...

Азкомплектлы мәктәптә математикадан ачык дәрес планы.

1 һәм 3 сыйныфларда математика дәресе...

2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсе Тема: Кыргый һәм йорт хайваннары. Туган як хайваннары, аларның исемнәре, күзәтүләр буенча кыскача характеристика.

2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсеТема: Кыргый һәм йорт хайваннары. Туган як хайваннары, аларның исемнәре, күзәтүләр буенча кыскача характеристика....