"Үткәннәрне ныгытуга мисаллар һәм мәсьәләләр чишү". (математикадан 4нче сыйныфта ачык дәрес)
план-конспект урока по математике (4 класс) по теме

Биктудина Фирдауса Марсовна

Үткәннәрне ныгытуга мисаллар һәм мәсьәләләр чишү темасына 4 сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе. Аналар көненә багышланган ачык дәрес.  Дәреслек авторы М.И.Моро, М.А.Бантова.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                Тема: Үткәннәрне ныгытуга мисаллар һәм мәсьәләләр чишү.

             Максат: 1) гамәл эшләү тәртибенә карата, билгесез тапкырлаучыны табуга күпурынлы саннар белән мисалһәм мәсьәләләр чишү;

                          2) телдән исәпләү күкүнекмәсен ныгыту;

                          3) логик фикерләү сәләтен үстерү;

                          4) мөстәкыйльлелек тәрбияләү.

    Җиһазлар: дәреслек, экран,” светофорлар”, билге күрсәткечләре, “Пешекче” рәсеме, Кояш һәм нурлар рәсеме, табли ца, төсле карточкалар, “Рәхмәт әни” дип язылган карточкалар.           

                                                       Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.  

1.Матур язу күнегүләре үткәрү:    

-    “5” санын язуны кабатлау.  

  2.Өй эшен тикшерү: 410.

Экран  ярдәмендә укучылар  үзләренең  җавапларын  чагыштыралар һәм  светофорлар ярдәмендә дөрес яки  дөрес түгеллеген күрсәтәләр.  

 

 II.Төп өлеш.  

3.Телдән исәпләү: “Кояш нурлары”уены.  

-   Балалар! Бүген кояшыбызны болыт  каплаган ,ләкин аны коткарып була. Өстәл өстендә “нурлар”артындагы мисалларны телдән чишеп бу нурларны кояш  тирәсенә  төзеп чыгабыз.    

- Тылсымлы сүзләр әйтәбез :      

                                Кояш,чык,чык,чык!  

                              Тәти кашык бирермен,  

                                Майлы ботка бирермен .  

                                Майлы ботка казанда,    

                                Тәти кашык базарда.    

Аннары болыт-карточка алып куела. Елмаеп кояш чыга.      

    Укытучы, якынлашып килүче “Аналар көне”турында сорый  һәм укучылар “Кояш нуры” җырын җырлыйлар .    

4.Үткән теманы ныгытуга телдән  билгесез тапкырлаучыны табу кагыйдәләрен әйттерү,шул ук вакытта тактадагы таблицаның буш  шакмакларына билгесез тапкырлаучыларны яздыру.    

5.Дәреслек  буенча эш:

409 (мәсьәлә чишү).  

  1. Мәсьәләләр нәрсә турында сүз   бара?  

(юлдагы каршы килүче  машиналар турында)

  1. Мәсьәләдә  нәрсәләр билгеле?(Iмашинаның  үткән юлы һәм    II машинаның  56км га кимрәк юл узганы билгеле.)    
  2. Нәрсә табарга? (шәһәр арасындагы  ераклыкны табарга).  

(Мәсьәлә чишү өчен бер укучы такта янына чыга).    

      1)128 км-56 км =72 (км) –II машинаның үткән юлы.  

      2) 128+72=200 (км)- ике шәһәр арасындагы ераклык.  

           Җавап: ике шәһәр арасындагы ераклык 200 км.

         

      6.   Физминутка.   

      7.  “Коймак пешерүчеләр” уены:  Рәсемдә –аш-су остасы. Ул коймак  пешерә. “Әйдәгез балалар,без коймак пешерешик әле”,-ди укытучы һәм берничә баланы такта янына чакыра. Аларның һәрберсе   берәр таба коймак пешерә. Табаларга коймакларны тиешле тәртиптә салырга  кирәк . Мәсьәлән,бер табага аларны шулай урнаштырыр идек.  

                250 : 5 – 25 =25.    

       8.Карточкалар белән эш. (Мөстәкыйль)    

       9. Логик фикерләүгә мәсьәләләр:  

(һәм  җавапка карата карточка куела.Карточкаларның бер ягына  җаваплар,икенче ягына  фикерләр языла. Барлык җаваплар да  дөрес  булса “Рәхмәт әни!” сүзе килеп чыга.  

           Сораулар:  

  1. Алсу белән Роза юлдан бара иде. Алсу 3 тиен акча тапты.  

Икесен бергә ничә тиен  акча тапканнар ? (3).

  1. 2 гә караганда 4 тапкыр артыграк ,ә 10 нан 2 гә  кечерәк . Ул нинди  сан? (8).  
  2. Нинди сан 10 га караганда 9 га кимрәк? (1).  
  3. Бүлмәдә 7 шәм яна иде, икесен сүндерделәр. Ничә шәм калды? (2)  
  4. Әтисенә 36 яшь.Аны 4 кә бүлсәк,улының яше килеп чыга.  

Улына ничә яшь?(9)

  1. 0 дән 4 кә зуррак. Ул нинди сан?(4)  
  2. Нәрсә авыррак: 1 кг мамыкмы,1 кг тимерме?  (тигез)  
  3. Илусә белән Ирек  бергә рәсем ясадылар.  

Илусә 20 минут ясады, ә Ирек ничә минут ясар? (20 мин. Ясады).

  1. Булат такта кисте: 5 кисәк чыкты. Булат тактаны ничә җирдән кисте? (4 җирдән).

     Әниләргә карата матур сүзләр әйттерү:  

  1. Көннәр матур булсын өчен- әни кирәк;
  2. Дөнья матур  булсын  өчен –әни кирәк;  
  3. Ашлар тәмле булсын өчен – әни кирәк;
  4. Җил – давылдан саклар өчен –әни кирәк.

III.Йомгак. 

10. Дәрескә йомгак ясау.  

Өй эше (төсле карточкалар белән эш).  

  1. Укучылар бер-берсен бәялиләр (билгеләр язылган  карточкалар ярдәмендә күрсәтәләр ).

 

                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

математикадан 4нче сыйныфта "Зурлыклар белән гамәлләр" темасына дәрес эшкәртмәсе

Укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерү өчен дәрес эшлекле уен -  корабль төзү формасында үткәрелә. Дәрестә 4 төркемнән җыелган детальләрдән 1 корабль төзелә,  ...

математикадан 4нче сыйныфта "Зурлыклар белән гамәлләр" темасына дәрес эшкәртмәсе

Укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерү өчен дәрес эшлекле уен -  корабль төзү формасында үткәрелә. Дәрестә 4 төркемнән җыелган детальләрдән 1 корабль төзелә,  ...

4нче сыйныфта исемнәрне кабатлау өчен презентация

4нче сыйныфта исем сүз төркемен өйрәнеп бетергәч кабатлау дәресе өчен презентация...

4нче сыйныфта исемнәрне кабатлау өчен дәрес планы

4нче сыйныфта исемнәрне өйрәнеп бетергәч кабатлау дәресе өчен ФГОС буенча технологик карта...

Р.З.Хайдарова УМК сы буенча әдәби укудан 2 нче сыйныфта ачык дәрес "Яз билгеләре"

Р.З.Хайдарова  УМК сы буенча әдәби укудан 2 нче сыйныфта ачык дәрес "Яз билгеләре"...

Р.З.Хайдарова УМК сы буенча әдәби укудан 3 нче сыйныфта ачык дәрес "Өч ул"

Р.З.Хайдарова  УМК сы буенча әдәби укудан 3 нче сыйныфта ачык дәрес "Өч ул"...