4нче сыйныфта исемнәрне кабатлау өчен дәрес планы
план-конспект урока (4 класс)

Гайнутдинова Лейсан Шагитовна

4нче сыйныфта исемнәрне өйрәнеп бетергәч кабатлау дәресе өчен ФГОС буенча технологик карта

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл план конспект21.46 КБ

Предварительный просмотр:

             Дәрес планы

  1. Оештыру мотивлаштыру

Хәерле иртә, укучылар. Бер-беребез белән исәнләшәбез.  

Кулларга без тотындык,

 Бер-беребезгә елмайдык.

 Җылы күчте кулларга

 Рәхәт булды дусларга.

Укытучы:  укучылар утырдык.

Һәр җир карланган,    -СЛАЙД 1

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак, туган?  (Кыш көне)

Кыш турында. Кыш –матур ел фасылымы?

Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Кыш –нинди  сүз төркеменә керә? Нинди сорауга җавап бирә?

-Укучылар, Әйе, без бүген исемнәрне кабатларбыз, дәресебез үзенчәлекле булыр. Сезнең һәр төркемегезнең исеме бар:  

“Кышкы табигать” “Кышкы уеннар” “Яңа ел!”  “Кышын кошлар”

  Сезнең пазла төзегәнегез бармы?  Без сезнең белән  пазлы төзербез. Әмма  төзисе пазлабыз гадәти түгел. Менә серле  капчыгыбыздан биремнәр алам, ә сез кайсы төркемгә каравын әйтергә тиеш буласыз, кемнең пазласы тизрәк төзелә карабыз. Башладык.

  1. нче төркем өчен:   “Кышкы табигать”
  1. шигырь язып карагыз диелгән биремдә:

Шы-шы-шы

Ян тәрәзәгә каршы

Үсеп утыра …………(чыршы).СЛАЙД-2

Чыршы нинди сорауга җавап бирә?

  1. Ә.Бикчәнтәевә шигыре бирелгән. Шигырнең исемен кем әйтә?    (БУРАНДА)

Тышта ыжгырып

Җил-буран дулый,

Күзеңне ачып

Карап та булмый.  СЛАЙД-3

Буранда нәрсә белән төрләнгән? Кайсы килештә? Күплек санда ничек була? Ни өчен –нар кушымчасы ялгыйбыз?

  1.  Сынамыш:  Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр.    СЛАЙД

Капма-каршы  исемнәрне , антонимнарны әйтегез әле (КЫШ-ҖӘЙ)

  1.  Табышмак -

Ишегалды таш була,

Өйгә керсә, су була. СЛАЙД

 (Боз)

  Күплек  санда ничек була?

2 нче төркем өчен: “Кышкы уеннар”

  1. Табышмак бирелгән  биремдә:  СЛАЙД

Шома табанлы чана

 Атсыз да алга чаба-

 Җитез булса аяклар,

 Кулда була таяклар.

 Бар бер чана

 Утырасы юк,            

 Бассаң-үзе чаба.

Нәрсә ул?  Әйе, чаңгы. Каян белдең? (Балаларны активлаштыру) Кемнәр чаңгыда шуарга ярата?

  1. “Кар атыш”  сорау- уены

Һәр төркем исеме белән бәйле кыш  турында  сорау бирә һәм кар йомарламын  икенче төркемгә ата.

Бу бирем кайсы  төркемнеке?

  1. Шуабыз (Н. Мадъяров) шигырен кайсы төркемгә кертәбез?  СЛАЙД

Чанада да шуабыз,

      Чаңгыда да шуабыз.

Тимераякта очабыз,

Чыжлап тора шома боз.

Ничә исем кулланылган?  (4)   Исемнәрне санагыз?  (Чанада, чаңгыда, тимераякта, боз)

  1. Татар халык мәкалендә “ Кыш рәхәт  чанага, җәй рәхәт арбага”.  Билгеләнгән сүзләр нинди килештә? (юнәлеш килештә) .

Бу  бирем кайсы төркемгә карый?  

3 нче төркем өчен: “Яңа ел!”

  1. Төсен үзгәртми бер дә,

Гел яшел күлмәк кия.

Матур бизәнеп, һәр елны

Безгә кунакка килә.

Нәрсә ул?    СЛАЙД

 Балалар. Чыршы. Чыршы сүзенә тамырдаш сүзләр әйтегез әле. ( чыршыкай).

  1. Без бүген чыршы янында

әйлән- бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

яңа җырлар җырларбыз.

  1.  Сорау -Календарьның соңгы  битендә нинди дата торырга тиеш? СЛАЙД

 -  31 декабрь-нинди көн? (соңгы көн, Яңа елны каршылау)

Анда теләк тә язылган.

               Котлыйбыз барчагызны

               Яңа ел бәйрәме белән.

               Каршы алыйк Яңа елны

               Бәхет шатлыклар белән.

  1. Безге Кыш бабай килгән,
    Яңа ел алып килгән.
    Капчыгына күп итеп
    Бүләкләр салып килгән.

Ялгызлык исемнәрен һәм уртаклык исемнәренә бүлегез.  Кыш бабай, Яңа ел, капчыгына, бүләкләр.

4 нче төркем өчен: “Кышын кошлар”

  1. Сорау-табышмак- Нинди кош көне буе үзенең исемен кычкыра? СЛАЙД               (Ала карга) Кышын нинди  каргаларны күреп була? (ала)
  2. Табышмак-

Җәй тукылдый бу чүкеч,

Кыш тукылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч?  СЛАЙД  (Тукран)

Табышмакта нинди сүзләр кабатлана? Кайсысы исем сүз төркеменә карый?

СЛАЙД-ҖИМЛЕК КАРТИНАСЫ

  1. Бу нәрсә?   ҖИМЛЕК. Тамырын табыгыз.
  2.  Сынамыш бирелгән-

Кыш көне ала  карга агач башына кунса — яз тиз, җиңел килер, җиргә кунса — озак килер.

БИРЕМ.  Һәр төркемнең рәсеме  килеп чыкты . Рәсемнәрегез  буенча  исемнәрне кулланып , хикәя төзегез, әлбәттә, һәр төркемнең   исеме бар .  7-8 җөмлә. 5 минут вакыт бирелә.

Музыка. Кышкы табигать. Укыту .

Укытучы. Дәфтәрләрне ачабыз, числоны, сыйныф эшен язабыз. Ике кеше такта янына чыга, ә калганнар дәфтәрдә  пөхтә итеп язасыз. Иҗекләрдән сүзләр төзү. Кичәге буран, безнең сүзләрне туздырып, кар өеме ясап куйган. Әйдәгез, сүзләр килеп чыксын өчен, иҗекләрне урыннарына куйыйк:

  1. чаң — … да

         ча — …да

    ти — … — … —та

на, мер , аяк, гы

Нинди җөмлә төзегез?

  1. шу —… — …

кә — … — …

ба-.....

лалар , лак, шә, кә, га

Җөмлә төзегез.   Яхшы. Балалар, сез ничек уйлыйсыз,  җөмләләре , сүзләр дөресме? Сездә дә шундый җөмләләрме?

-Балалар, бүген дәрестә  нәрсәне кабатладык? Нинди сорауларга җавап бирә?

-Исем нәрсә белән төрләнә?  Нинди санда килә?

-Нинди исемнәр була? ( Ялгызлык һәм уртаклык)

-Дәрестә нәрсәләр истә калды? Кыш турында нәрсәләр ишеттегез? (шиг., сынамышлар, табышмаклар.)

Яхшы, дәресне дәвам итәбез. Тиздән нинди бәйрәм җитә?  Шушы бәйрәм белән бәйле “ Әйе, юк” уенын уйныйбыз. Мин сезге сорау бирәм, ә сез я юк, я әйе диярсез. Башладык.

Кыш бабайны барлык кеше дә белә?           ӘЙЕ

Ул нәкъ сәг. 7 дә килә?          ЮК

Кыш бабай бик әйбәт бабаймы?    ӘЙЕ

Ул башына эшләпә, аягына галош киеп йөриме?      ЮК

Кыш бабай салкыннан куркамы?       ЮК

Кар кызы белән Кыш бабай дуслармы?    ӘЙЕ

Ул тиздән килеп җитәме?    ӘЙЕ

Кыш бабай бүләкләр алып киләме?   ӘЙЕ

Бүген ул сезгә бүләкләр җибәрде, кайсы төркемнең кар бөртекләре күбрәк-“5” билгесе куябыз, сез ризамы?  Ә менә монысы Кыш бабайдан бүләк.

Икенче төркемгә- “4” куябыз һәм бүләк.

......төркеменә  киләчәктә тагы да тырышырга кирәк, ә Кыш бабай сезне дә  бүләксез калдырмас.

Дәресебезне сезгә теләкләрем белән тәмамлыйсы килә:

Котлыйм сезне киләчәк бәйрәм белән,

Чынга ашсын теләкләрегез,

Бәхетле булыгыз, дусларым!

Күңелле үтсен каникулларыгыз!

Сау булыгыз!!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

математикадан 4нче сыйныфта "Зурлыклар белән гамәлләр" темасына дәрес эшкәртмәсе

Укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерү өчен дәрес эшлекле уен -  корабль төзү формасында үткәрелә. Дәрестә 4 төркемнән җыелган детальләрдән 1 корабль төзелә,  ...

математикадан 4нче сыйныфта "Зурлыклар белән гамәлләр" темасына дәрес эшкәртмәсе

Укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерү өчен дәрес эшлекле уен -  корабль төзү формасында үткәрелә. Дәрестә 4 төркемнән җыелган детальләрдән 1 корабль төзелә,  ...

"Үткәннәрне ныгытуга мисаллар һәм мәсьәләләр чишү". (математикадан 4нче сыйныфта ачык дәрес)

Үткәннәрне ныгытуга мисаллар һәм мәсьәләләр чишү темасына 4 сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе. Аналар көненә багышланган ачык дәрес.  Дәреслек авторы М.И.Моро, М.А.Бантова....

Дәреснең темасы: Исемнәр темасын кабатлау.

Дәреснең темасы: Исемнәр темасын кабатлау.Дәреснең тибы. Кабатлау дәресе.Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, с...

Урок Исемнәр темасын кабатлау

Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын, кушымчаларын, килешләрен искә төшерү, башка сүз төркемнәреннән аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләр...

Сыйфат дәрәҗәләре. 4нче сыйныф. Кабатлау дәресе.

Сыйфат дәрәҗәләре темасын кабатлау....

4нче сыйныфта исемнәрне кабатлау өчен презентация

4нче сыйныфта исем сүз төркемен өйрәнеп бетергәч кабатлау дәресе өчен презентация...