Сыйфат дәрәҗәләре. 4нче сыйныф. Кабатлау дәресе.
план-конспект урока (4 класс) на тему

Халиуллина Алсу Юнусовна

Сыйфат дәрәҗәләре темасын кабатлау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syyfat_drzhlre.docx17.85 КБ

Предварительный просмотр:

                                                               

Cыйныф: 4а

Тема: Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау.

Максатлар: Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау, күнегүләр ярдәмендә ныгыту. Төрле халыкларның милли киемнәре белән таныштыру. Төрле милләт кешеләре белән дус яшәргә өндәү, мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: карточкалар, презентация, рәсемнәр, Фәрит абый йорты, кар бөртекләре, Фәрит абый, Алсу,Булат,Руслан.

Тибы: кабатлау.

Дәрес барышы

Оештыру моменты.

  • Исәнмесез, укучылар.
  • Исәнмесез, укытучы апа.
  • Ничек кәефләрегез?
  • Яхшы, рәхмәт. Сезнеке ничек?
  • Минеке дә яхшы. Утырыгыз!

Укучылар бүген без сезнең белән  әзрәк ярышып алырбыз. Аның өчен без сезнең белән ике  төркемгә бүлендек. Һәр дөрес җавапка бер бал (йолдызчыклар) алырсыз. Дәрес ахырында шул йолдызчыкларны санарбыз. Кайсы командада йолдызчыклар күбрәк була, шул команда җиңүче була.

Кереш.

  • Укучылар бүген төнлә белән шундый күп кар яуган. Бөтен дөньяны кар күмеп киткән. Әйдәгез яуган карны көрәп алыйк әле. Бу карны көрәү җиңел булмаячак. Безгә гади генә кар яумаган, ә биремле кар бөртекләре яуган. (һәр командадан берәр укучы чыгып сорауларга җавап бирәләр)
  1. Сыйфат нәрсәне белдерә?
  2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
  3. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар ничек ясала?
  4. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?
  5. Сыйфат янында килгән исем нәрсә дип атала?
  6. Сыйфат нинди җөмлә кисәге булып килә?
  7. Җөмлә ахырында килгән сыйфат нинди җөмлә кисәге була?
  8. Ясалма сыйфатларга нинди кушымчалар ялгана?
  9. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар ничек ясала?
  10. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар ничек ясала?
  • Молодцы, укучылар, булдырдыгыз! Кар көрәп җылындыгызмы?

Төп өлеш

  • Укучылар карагыз әле, кар астыннан кемнең йорты чыкты? (Фәрит абыйның йорты)
  • Әйдәгез Фәрит абыйга кунакка барабыз.

(Фәрит абыйга кунакка китү)

Татарларның милли киемнән Алсу каршы ала.(слайд)

  • Укучылар Алсу нинди милләт киемен киеп чыккан?(укучыларның җаваплары)
  • Укучылар Алсуның безгә биреме бар икән, әйдәгез эшләп карыйк әле Алсуның биремен.

Артык сүзне табарга (слайд)

  1. Яшел, матур, алсу, кечкенә
  2. Зәңгәрсу, җете кызыл, яшькелт, кызгылт
  3. Зуррак, бик бәләкәй, иң сөйкемле, кап-кара
  4. Усалрак, матуррак, салкын, эссерәк

Молоды, укучылар. Киттек алга таба.

  • Укучылар без биремне үтәгәндә Алсу икенче күлмәк киеп чыккан(слайд).
  • Нинди милләт киеме киеп чыккан ул?(чуваш) милли киемнәре турында сөйләшү.
  • Укучылар Алсуның тагын бер биреме бар.(слайд)

Бирелгән сыйфатларны төрле дәрәҗәгә куеп әйтергә.

1 нче командага яшел сыйфаты.

2 нче командага зәңгәр сыйфаты.

Физкультминутка

Алда Рус халыкының милли киеменнән Руслан көтеп тора(кием турында сөйләшү) (слайд)

  • Руслан сезгә сораулар алып килгән. Сез үзегезнең көндәшләрегезгәРуслан алып килгән сорауларны бирергә тиеш буласыз.

1 төркем сораулары( 2 нче төркем җавап бирә)

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны гына гына кулланып җавап бирергә

  1. кичә урамда нинди һава торышы иде?
  2. Кыш көне көннәр озынрак, ә төннәр нинди?
  3. Кайсы сан зур: унмы, тугызмы?
  4. Җәй яздан ниндиерәк?

2 нче төркем сораулары( 1 нче төркем җавап бирә)

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны гына кулланып җавап бирергә.

  1. Кыш көне кар явамы?
  2. Бүген урамда н инди һава торышы?
  3. Кыш бабай нинди төстәге тун кия?
  4. Кыш көне табигать нинди?

  • Алда безне башкорт халкының милли киемен киеп Булат көтеп тора.(слайд)  (башкортларның милли киемнәре турында өйләшү)

Булат безгә сүзлек диктанты алып килгән.

1 нче төркемгә артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны гын язарга,

2 нче төркемгә кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларны гына язарга.

      Саргылт, ямь-яшел, түп-түгәрәк, аяз, зәңгәрсу, алсу, кеп-кечкенә, иң матур, бик киң, дөм караңгы, кызгылт, күгелҗем, әчерәк,җете кызыл,яшькелт, аксыл. (Тактадан тикшерү) (слайд)

  • Укучылар Булат тагын өс киемен алмаштырып чыккан. Ул нинди халык киемен киеп чыккан? (украин)
  • Булатның безгә тагын бер биреме бар икән. Әйдәгез ул биремне дә эшлк инде. Бирелгән җөмләләрне дәвам итеп бетереп, сыйфат дәрәҗәләрен  кулланып кечкенә генә хикәя язарга кирәк.

1 төркемгә

Беренче кар.

Мин бүген гадәттәгедән иртәрәк тордым. Юынып иртәнге ашны ашадым да урамга чыктым. Ә урам танымаслык булып үзгәргән...

2 нче төркемгә

Керпе.

Ямьле яз җитте. Балалар урманга киттеләр....

  • Молодцы, укучылар.
  • Укучылар карагыз әле. Безне кем көтеп тора? (Фәрит абый)
  • Ул нинди киемнән киенеп чыккан? (Кыш бабай киемпеннән киенеп чыккан)
  • Укучылар Фәрит абый сезне киләчәк Яңа ел бәйрәме белән котлый һәм сезне чәй эчәргә чакыра.

Йомгаклау

  • Укучылар, әйдәгез Фәрит абыйга чәй эчәргә барганчы үзебезнең йолдызчыкларны саныйк. Кайсы команданың йолдызчыклары күбрәк? Дәрескә нәтиҗә ясау. Билгеләр кую

Өй эше.

Бер милләт киеменең рәсемен ясарга.

Дәрес бетте. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Математикадан кабатлау дәресе

Тема : 20 кадәр саннар арасында кушу һәм алуны, аларның     составларын    кабатлау          Дәрес тибы : Үткәннәрне...

4нче сыйныф, уку дәресе.

Дәрес бүгенге көндә бик актуаль булган темага багышланган. Тәрбия ана карынында ук башлана дигән сүзләр чыннан да дөрес. Бишек  җырлары аша ана үзенең сабыена уй-фикерләрен, теләкләрен  җитк...

4нче сыйныф, әдәби уку. Рөстәм Мингалим. Дөньяда бер эт бар иде.

Р.Мингалимнең “Дөньяда бер эт бар иде” шигыре белән таныштыру; укучыларның сәнгатьле, йөгерек, аңлап уку, телдән аралашу күнекмәләрен камилләштерү....

1 нче сыйныф уку дәресе. Дустыңны урамга уйнарга чакыру.

1 нче сыйныф уку дәресе. Дустыңны урамга уйнарга чакыру....

Тема: Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау

Тема: Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау...

“И туган тел, и матур тел” Интеллектуаль викторина (4нче сыйныф өчен)

ldquo;И туган тел, и матур тел”Интеллектуаль викторина Чараның максаты. Интеллектуаль уеннар, төрле кызыклы күнегүләр ярдәмендә иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Укучыларда бәйләнешле сөйләм күнек...