4нче сыйныф, уку дәресе.
план-конспект урока (4 класс) по теме

Дәрес бүгенге көндә бик актуаль булган темага багышланган. Тәрбия ана карынында ук башлана дигән сүзләр чыннан да дөрес. Бишек  җырлары аша ана үзенең сабыена уй-фикерләрен, теләкләрен  җиткерә.Бишек җырын тыңлап үскән бала акыллы, тәүфыйклы  була.

Дәрестә бик бай материал кулланылган. Эш төрләре күп төрле. Сөйләм телен үстерүгә һәм тәрбияви юнәлешкә зур игътибар бирелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 4_nche_syynyf_uku_drese.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                         4нче сыйныф, уку дәресе.

Тема:Татар халык авыз иҗаты.

 Җырлар. Бишек җырлары.

Максат.

  1.  Татар халык авыз иҗатының бер жанры булган-җыр жанры белән танышу, аның бер торе-бишек җырларын тирәнтен өйрәнү.
  2. Тема буенча белгәннәрне гомумиләштерү, ныгыту, системалаштыру.Укучыларда бәйләнешле сойләм үстерү, иҗади эш алымнары белән танышу.
  3. Җырдагы сүзләрне-укучының игътибар үзәгенә кую; аны халыкның фикерен, уйларын, хисләрен белдерүче чара буларак кабул итәргә өйрәтү.
  4. Укучыларның җырларны эмоциональ кабул итүенә ирешү. Бишек җырларындагы наз, нәфислек, олы җанлылык, мөнәсәбәтне үрнәк итеп кую.
  5. Халык җырларын укыганда, тыңлаганда укучыларның акылын, ихтыярын, хисләрен үстерү.
  6. Әби-бабайларга, әти-әниләргә, туганнарга хөрмәт, ихтирам, ярату хисләрен тәрбияләү.

Җиһазлау: Мәкальләр, әйтемнәр язылган плакат, китап күргәзмәсе, “Гаилә” темасына чыгарылган газета, җырлар дискы, компьютерда презентация.

 “Авыл өе” күренеше. Бишек

Материал: дәреслек Р.Х.Ягъфәрова . Уку китабы 4. (I кисәк) 14-17 нче битләр. Н. Исәнбәт Балалар фольклоры. “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы “Көч һәм рух” тамырлары. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

 

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше.

  1. Исәнләшү.
  2. Дәрескә әзерлекне тикшерү.
  3. Укучылар белән бүгенге число, атнадагы көн, ел фасылы, һава торышы турында сойләшү. Дәфтәргә число язу.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

        Тактага язылган җөмләгә игътибар итик әле.

  1. Яктылык – кояш янында.

Яхшылык – ана янында.

  1. Эчтәлеге буенча фикер алышу.Ни өчен шулай әйтәләр?
  2. Мондый кыска, ләкин бик бай эчтәлекле җөмләләрне мәкальләр дип атыйлар.
  1. Бу мәкальләрне кем уйлап тапкан?(халык)  
  2. Мәкальләр татар халык авыз иҗатының бер жанры булып тора.

III.Төп өлеше.

  1Проблема тудыру - Халык тагын нәрсәләр иҗат иткән?(укучылар фикере тыңлана)

      Сез татар татар халык авыз иҗатының тагын нинди жанрларын беләсез?

  2.  Дәфтәрдә эш.

    Дәреснең темасы языла.Татар халык авыз иҗаты.

    Татар халык авыз иҗатының тагын нинди жанрларын беләсез,язып куегыз.

  З. Тикшерү.

  - “Татар халык авыз иҗаты” дигән презентация күрсәтү.

  -  Әгәр фикерләрегез тәңгәл килсә, гади карандаш белән “+”тамгасы куегыз,өстәмәләрне язып куегыз.

  Үзбәя   барысы да дөрес-“5”

                 2 өстәмә-“4”

   4. Бүген без сезнең белән дәрестә татар халк авыз иҗатының бер жанры булган -  җыр белән танышырбыз.

    5. “Бишек җыры” яңгырый

      (Укучылар тыңлагач,җырга үзләре исем бирәләр)

  1. Бу җыр ни өчен шулай атала?(фикер алышу)
  2. Ул ничек җырлана?(тыныч, салмак кына)
  3. Нәрсә ул бишек?(Яшь баланы тирбәтеп йоклату өчен махсус җайланып эшләнгән асма ятак яки йоклау урыны.)  
  4. Бишек җырларын кемнәр җырлый?
  5. Бу җырлар кайчан башкарыла?(бишек җырлары ана белән бала икәүдән-икәү генә калган вакытта башкарыла.)
  6. Сез нинди бишек җырлары беләсез?

    6.Дәреслек белән эш.

“Әлли-бәлли”,”Ананың сүзләрен ишет” җырларын уку. (1-2 кат-үзлектән уку, 3нче тапкыр кычкырып уку)

Укытучы киңәше: Бишек җырларын йомшак тавыш белән, койләп укырга кирәк.

    7.Эчтәлек буенча әңгәмә.

       -    Бишек җырларының нинди үзенчәлегенә игътибар иттегез?(Укучыларның җавабы тыңлана)

       -     Бишек җырлары әни, әти, туган ил, балалар, туганнар турында.                                                   Акыллы, тәртипле, тыңлаучан булырга өйрәтә.  

       -      Тылсымлы сүзләр күп кулланыла.

        8. Укытучы сүзе

        Әйе, әбиләребез. әниләребез безне шулай көйләп йоклатканнар. Салмак көйнең кеше күңеленә тынычландыргыч тәэсир итүен медицина галимнәре, психологлар да таный. Музыканың  мондый сыйфатын әби-бабаларыбыз да белгәннәр һәм баланы тынычландыру, йокыга талдыру чарасы итеп кулланганнар

   Бишек җырлары ана белән бала икәүдән-икәү генә калган вакытта башкарыла.Ана бу вакытта күңеле белән баланың рухи дөньясына якынаерга, уй-фикерләрен нәниләр кабул итәрлек итеп, гади итеп әйтергә омтыла.

    Шуның өчен”Әлли-бәлли”,”аллаһу”,”чү-чү” кебек аваз ияртемнәре, ымлык сүзләр, еш кабатлана торган “карлыгачым”,”былбылым”,”багалмам”,”йолдызым” кебек эндәш сүзләр кулланган.Бу кабатлану бишек җырларына үзенчә бер назлылык, ягымлылык, йөрәк җылысы өсти. Бишек җыры тыңлап үскән балалар игелекле булалар.

      9. Ял минуты “Чума үрдәк, чума каз” уены

     10. Төркемнәрдә эш.

 1 нче төркем “Көч һәм рух тамырлары” китабыннан

 2 нче төркем “Татар халык авыз иҗаты”( II том) китабыннан бишек җырларын укый. Бишек җырларына гына хас булган сүзләрне язып ала.

   Һәр укучы дүртьюллык бишек җыры ятлый

     11. Укучылар “Бишек җыры” көйләп бала (курчак) йоклаталар.(Бишек җыры көе         яңгырый)

      IV. Дәресне йомгаклау.

      1) Куелган сораулар буенча йомгаклау  әңгәмәсе.

       - Бишек җырлары аша әбиләр, әниләр балаларга нәрсә аңлатырга теләгәннәр?

               Укучылар

       - Туган илеңне яратырга;

       - Әти-әниеңә, туганнарыңа мәрхәмәтле, игътибарлы булырга;

       - Олыны-олы, кечене-кече итә белергә;  

       - Белемле булырга;

       - Мохтаҗларга ярдәм итәргә;

       - Игелекле, яхшы күңелле булырга;

       - Кеше кайгысын уртаклаша белергә.

       - Битараф һәм гамьcез булмаска;

       - Табигатьне яратырга һ.б кирәклеге турында.

       - “Әлли-бәлли”, “бәү-бәү”, “алла-һу” дигән сузләр кабатлана.

      1.Укытучы сүзе.

   - Әйе, балалар күңеленә мәрхәмәт орлыклары туу белән әниләрнең, әбиләрнең бишек                     җырлары аша салына башлый. Бишек җыры тыңлап үскән балалар игелекле булалар  

    2. Билгеләр кую.

    3. Өй эше 

    1) Әбиләр, әниләр белгән бишек җырларын язып алып килергә.

    2) Дәреслектән кыска җырларны укырга. Сорауларга җавап әзерләргә.

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Татар теле дәресе 4 сыйныф

Презентация.4 класс.Тема:Новые слова....

4нче сыйныф, әдәби уку. Рөстәм Мингалим. Дөньяда бер эт бар иде.

Р.Мингалимнең “Дөньяда бер эт бар иде” шигыре белән таныштыру; укучыларның сәнгатьле, йөгерек, аңлап уку, телдән аралашу күнекмәләрен камилләштерү....

Сыйфат дәрәҗәләре. 4нче сыйныф. Кабатлау дәресе.

Сыйфат дәрәҗәләре темасын кабатлау....

1 нче сыйныф уку дәресе. Дустыңны урамга уйнарга чакыру.

1 нче сыйныф уку дәресе. Дустыңны урамга уйнарга чакыру....

Тема: ң хәрефе һәм [ң] авазы белән танышу. 1 нче сыйныф Әлифба дәресе.

Сүзләрдә IңI авазын ишетергә күнектерү; ң хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку  күнекмәләре булдыру ; укытучы җитәкчелегендә уку эшчәнлегенең максатын мөстәкыйль рәвештә билгеләп карау тәҗр...

“И туган тел, и матур тел” Интеллектуаль викторина (4нче сыйныф өчен)

ldquo;И туган тел, и матур тел”Интеллектуаль викторина Чараның максаты. Интеллектуаль уеннар, төрле кызыклы күнегүләр ярдәмендә иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Укучыларда бәйләнешле сөйләм күнек...