Тема: ң хәрефе һәм [ң] авазы белән танышу. 1 нче сыйныф Әлифба дәресе.
проект по чтению (1 класс)

Бикмуллина Миляуша Габдлхабировна

Сүзләрдә IңI авазын ишетергә күнектерү;

 ң хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку  күнекмәләре булдыру ;

 укытучы җитәкчелегендә уку эшчәнлегенең максатын мөстәкыйль рәвештә билгеләп карау тәҗрибәсен үстерү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bikmullina_m.g.doc97.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы Кайбыч  муниципаль районы Р. Кәлимуллин исемендәге

Борындык төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

ФГОС таләпләренә туры китереп төзелгән дәрес проекты.

Тема: ң хәрефе һәм [ң] авазы белән танышу.

1 нче сыйныф Әлифба дәресе.

                                                                                                                                                                    Проект авторы:

                                                                                                                                              башлангыч сыйныфлар укытучысы  

                                                                                                                                      Бикмуллина Миләүшә Габдлхәбир кызы

                                                                                           

Дәреснең  максаты: [ң] авазын ишетә, әйтә, сүздә урынын билгели белү, ң хәрефен тану һәм уку.

Дәреснең бурычлары: сүзләрдә IңI авазын ишетергә күнектерү;

 ң хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку  күнекмәләре булдыру ;

 укытучы җитәкчелегендә уку эшчәнлегенең максатын мөстәкыйль рәвештә билгеләп карау тәҗрибәсен үстерү (метапредмет нәтиҗәләренә ирешүгә юнәлтелгән);

Теманы өйрәнү өчен 1 сәгать вакыт бирелә.

Ресурслар : 

-басма продукция  - И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина , “Әлифба” дәреслеге;

- ИКЧ-компьютер, интерактив такта,презентация;

-дидактик материал- ипи рәсеме,  хәреф үрнәге, алфавит, сигнал карточкалары, смайликлар;

-интернет-ресурс - www.youtube.com., tatarscool.ru.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

 Предмет нәтиҗәләре: тартык [ң] авазын ишетә, әйтә, укый белү.

Метапредмет  нәтиҗәләр:

  • танып-белү универсаль уку гамәлләре:    аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау;
  • регулятив  универсаль уку гамәлләре:   сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, сузык аваз һәм тартык авазны аеру;
  • коммуникатив  универсаль уку гамәлләре:   ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету;

Шәхескә кагылышлы  нәтиҗәләр:  авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү, иптәшең белән килешеп эшли белү.

Дидактик анализ һәм материалның эчтәлеге:

1 енче бирем.Аваз төрләрен,иҗек , өйрәнелгән хәрефләрне искә төшеру максатында табышмакның җавабын табу,сорауларга җавап бирү.

Түбәндәге универсаль уку гамәлләре формалаштырыла :Танып-белү : гомуми уку- сузык һәм тартык авазлар буенча булган белемнәрен аңлаешлы итеп әйтә беләләр;логик – шартлы тамгалар белән эш итәләр.

 Коммуникатив :үз фикерләрен дөрес  һәм тулы  җөмләләр белән әйтәләр.

Регулятив:укытучы биргән юнәлештә эш итәләр,укытучы бәяләмәсен дөрес итеп кабул итәләр.

2 енче бирем. Уку максатын кую өчен таң ату күренешен карау .

Түбәндәге универсаль уку гамәлләре формалаштырыла :Танып-белү : гомуми уку- биремнән кирәкле мәгълүматны аерып алалар.

 Коммуникатив :үз фикерләре белән әңгәмәдә катнашалар.

Регулятив:укытучы җитәкчелегендә дәрескә максат куялар.

3 енче бирем. Дәреслектәге схема белән эшләү. (Таң, мең ,чаң сүзләренең схемалары )

Түбәндәге универсаль уку гамәлләре формалаштырыла :Танып-белү : гомуми уку- модельләр,схемалар белән эшли беләләр,аваз һәм аны белдерүче хәрефләр арасындагы бәйләнешне аңлыйлар.

 Коммуникатив : фикер алышуда катнашалар.

4 енче бирем. [ң] авазын дөрес әйтүгә кунегуләр.Түбәндәге универсаль уку гамәлләре формалаштырыла : Шәхескә кагылышлы : иптәшләре белән килешеп эш төрен сайлый беләләр.

Танып-белү : гомуми уку-схемалар белән эшли беләләр;логик- дәреслектә ориентлаша беләләр ,кирәкле мәгълүматны табалар.

Коммуникатив : укытучының сорауларына төгәл җавап бирәләр,иптәшләре белән хезмәттәшлек итәләр.

 5 енче бирем. Дәреслек буенча эш.

Түбәндәге универсаль уку гамәлләре формалаштырыла :Танып-белү : гомуми уку- дәреслектә ориентлашалар ; рәсем белән эшлиләр.

Коммуникатив : укытучы белән әңгәмә төзиләр,коллектив фикер алышуда катнашалар.

Регулятив:кагыйдәне истә тотып гамәл кылалар. 

6 нчы бирем. tatarscool.ru  дан биремнәрне үтәү .

Түбәндәге универсаль уку гамәлләре формалаштырыла :Танып-белү : гомуми уку-схемалар белән эшли беләләр.

Коммуникатив : үз фикерләрен тулы,эзлекле итеп  әйтә беләләр.

Регулятив:укытучы биргән юнәлештә эш итәләр,укытучы бәяләмәсен дөрес итеп кабул итәләр.

7 нче бирем.Сорауларга җавап бирү.

Түбәндәге универсаль уку гамәлләре формалаштырыла :Регулятив:өйрәнелгән материалның үзләштерү дәрәҗәсен билгелиләр.

Шәхескә кагылышлы :белемнең кирәклегенә төшенәләр.

8 енче бирем.Сүзләрнең схемаларын төзү(моңлы,аңлы)

Түбәндәге универсаль уку гамәлләре формалаштырыла :Шәхескә кагылышлы :үз  фикерләрен әйтә беләләр.

Регулятив:үзбәяләмәне  дөрес итеп бирәләр.

Дәреснең тибы: Яңа   белемнәр  бирү. 

Универсаль уку гамәлләренең шартлы билгеләнеше:

танып-белү универсаль уку гамәлләре- ТБУУГ;

коммуникатив  универсаль уку гамәлләре- КУУГ;

регулятив универсаль  уку гамәлләре –РУУГ;

шәхескә кагылышлы  универсаль уку гамәлләре- ШУУГ.

“Тартык [ң] авазы, ң хәрефе”темасы буенча дәреснең технологик картасы

п/п

Дәреснең

этап-

лары,

эшчәнлек төре

Ресурслар

Укучылар эшчәнлеге

эш

форма-лары

Материал эшчәнлеге

Уни-вер-

саль

уку

гамәл-

ләре

1

Оеш

тыру өлеше.

Мотивация этабы

 Белем

нәрне ак-

туальләш-

терү.

Уку максатын кую

Ипи  рәсеме

Сигнал карточка-лары

Хәрефләр таблицасы

www.youtube.com- таң ату куренеше

Бер-берләренә карап елмаю, хәерле көннәр теләү.

Табышмакка җавап табу.

Рәсемдәге предметны әйтәләр.

Сигнал карточкалары белән эшлиләр.

Таблицадан хәрефләр укыйлар.

Чылбыр буенча эйтеп чыгалар.

“Таң ату куренеше”видеодан өзек карыйлар

Укытучы сорауларына җавап бирәләр

Коллек-тив

Фрон-таль

Коллек-тив

төркем

фрон-таль

Коллек-тив

Уңай психологик халәт тудыру.

1 енче бирем.Аваз төрләрен,иҗек , өйрәнелгән хәрефләрне искә төшеру максатында табышмакның җавабын табу,сорауларга җавап бирү.

-Кул белән чәчәләр,

Авыз белән җыялар.(язу һәм уку)

-Без нәрсәне язабыз һәм укыйбыз?(сүзләрне)

-Ә сүзләр нәрсәләргә бүленә?(иҗекләргә)

-Бу сүздә ничә иҗек?(ике)

-Иҗекләр нәрсәләрдән тора?(авазлардан)

-Авазлар нинди ике төркемгә бүленәләр?

(сузык һәм тартык)

-Мин сезгә авазларны әйтәм, ә сез сигнал карточкалары ярдәмендә күрсәтерсез (а,ә,ы,э,и,у,л,ө,м)

-Авазларны без нәрсәләр белән язабыз?

-Өйрәнгән хәрефләрне исемнәре белән укыйбыз.

-Бу хәрефләр нинди авазларны белдерәләр?

Нәтиҗә:-Авазлар сузык һәм тартык була.Алар хәрефләр ярдәмендә языла.

2 енче бирем. Уку максатын кую өчен таң ату күренешен карау.

-Укучылар, көннең кайсы вакыты сурәтләнгән?

-Сезнең таң атканны күргәнегез бармы?

-Таң сүзе нинди авазга беткән? ([ң] авазына)

- Ул аваз сезгә танышмы?(юк)

-Димәк, без бүген нинди яңа аваз белән танышачакбыз?

Нәтиҗә:- [ң] авазы белән танышабыз.

ШУУГ

ТБУУГ

КУУГ

РУУГ

ТБУУГ

КУУГ

РУУГ

2

Операцион-башкару этабы

Планлаш-тыру

Ял минуты

Дәреслек,

38 бит

Алфавит

tatarscool.ru

Яңгыр, кыңгырау, туңдырма, өрәңге рәсемнәре

Схемалар өстендә эшлиләр

ң (эң) хәрефе белән танышу

Бәрәңге, чаңгы рәсемнәренә  карап, предмет исемнәренең сүзләрен тыңлыйлар, телдән әйтәләр, мәгънәләрен ачыклыйлар, анализ ясыйлар.

Сүзләрне дөрес итеп әйтәләр.

-тәрәзәгә күрсәтәләр.

-үзләрен күрсәтәләр,-чакырып кул изиләр.

-бармак янап күрсәтәләр.

-йөгерү хәрәкәте,

-очу хәрәкәте ясыйлар.

Коллек-тив

Фрон-таль

шәхси

коллек-тив

3 енче бирем. Дәреслектәге схема белән эшләү. (Таң, мең ,чаң сүзләренең схемалары )

-Бу сүзләрнең ахырында нинди аваз ишетелә? ([ң] авазы)

-Бу рәсемнәр астындагы схемаларда кайсы аваз уртасында нокта булган квадрат белән билгеләнгән?  ([ң] авазы)

-[ң] авазы сузык авазмы, тартык авазмы? (тартык аваз)

-Ни өчен тартык аваз дип уйлыйсыз ? (һава агымы тоткарлыкка очрый)

-[ң] авазы нинди тартык аваз? (яңгырау, сонор тартык, чөнки бу авазны әйткәндә тавыш барлыкка килә)

Нәтиҗә: -[ң] авазы сонор, яңгырау борын авазы.

ң хәрефен алфавиттан табу

4 енче бирем. [ң] авазын дөрес әйтүгә кунегуләр.

 Бәрәңге, чаңгы рәсемнәренә  карап, предмет исемнәренең сүзләрен тыңлыйлар, телдән әйтәләр, мәгънәләрен ачыклыйлар, анализ ясыйлар,

Яңгыр, кыңгырау, туңдырма, өрәңге рәсемнәре  буенча сүзләрне дөрес әйттерү.

-Бу карап киткән сүзләрдә [ң] авазы сүзләрнең кайсы урынында ишетелде? (сүз уртасында һәм сүз ахырында гына)

Нәтиҗә: - [ң] авазы сүзләрнең уртасында һәм ахырында гына ишетелә. 

Тәрәз каршына килгән бер чыпчык,

Мине чакыра, чык әле, чык,чык.

Алдый ул беләм,гел шулай итә.

Йөгереп чыксам оча да китә, оча да китә.

ТБУУГ

КУУГ

ШУУГ

ТБУУГ

КУУГ

ШУУГ

 

Мөстәкыйль

эш

Модель-ләштерү

Дәреслек,

39 бит

Баганалап бирелгән сүзләр

Сюжетлы рәсем

таблица

 tatarscool.ru

Иҗекләрне укыйлар.

Баганалап бирелгән сүзләрне баштан иҗекләп, аннары орфоэпик дөрес итеп укыйлар.

Сорауларга җаваплар бирәләр.

Җөмләне укыйлар һәм рәсем белән чагыштыралар.

Сүзләрне укыйлар,анализлыйлар.

Тизәйткечне тыңлыйлар һәм дөрес итеп әйтергә өйрәнәләр.

Шигырьне тыңлыйлар, өйрәнелгән авазны танып, сүзне аерып алып әйтәләр.

Кушылмаларга ң хәрефе өстәп,сүзләр ясыйлар

-н хәрефен ң хәрефе белән алыштырып сүзләр төзиләр

 -Сүзләрне  схемаларда  төзиләр

парлап

фрон-таль

Коллек-тив

парлап

шәхси

төркем

коллек-тив

5 енче бирем. Дәреслек буенча эш.

- Иҗекләрне дөрес итеп укыгыз(схема )

- сүзләрне баштан иҗекләп, аннары орфоэпик дөрес итеп укыгыз

-Рәсемдә кемне күрәсез?-Ябалак нишли?

-Малайга исемне кем дип бирер идегез?

-Ул нишли?

“Айнур – моңлы малай” җөмләсен уку. Рәсем эчтәлеге белән тәңгәлләштерү.

Сүзләрне яңгыраешы һәм мәгънәсе ягыннан чагыштыр (ана-аңа,ун-уң,мен-мең,мин-миң)

Нәтиҗә: -[н] һәм [ң] авазлары төрлечә яңгырый ,сүзләрнең мәгънәсе дә төрле була.

6 нчы бирем. tatarscool.ru  дан биремнәрне үтәү .

-Тизәйткеч тыңлау, дөрес итеп әйтергә өйрәтү

Яңгыр, яңгыр ни өчен җирнең битен юасың,

Җирнең битен юа,юа, агартмакчы буламсың?

-“Яңгыр” шигырен тыңлау

-Кушылмаларга ң хәрефе өстәп,сүзләр ясыйлар

-н хәрефен ң хәрефе белән алмаштыру, яңа сүз ясау

-Чаңгы, таң, кыңгырау сүзләренә схемалар төзиләр.

Нәтиҗә: -[ң] авазы яңгырау тартык аваз, уртасында нокта булган квадрат белән билгеләнә.

ТБУУГ

КУУГ

РУУГ

ТБУУГ

КУУГ

РУУГ

3

Рефлексив бәяләү этабы Рефлексия

Үзбәя

Таратма материал

Биремнәр

Һәр укучыга смайлик

Сорауларга җавап бирәләр,дәрес буенча анализ ясыйлар,киләсе дәрескә биремнәр билгелиләр.

Белемнәрне барлау

Үзләренә туры килгән смайликларны сайлап алалар.

-Смайликны күтәреп күрсәтәләр.

Коллек-тив

шәхси

7 нче бирем.Сорауларга җавап бирү.

-Укучылар без бүген нинди аваз белән таныштык? ([ң] авазы белән таныштык)

-[ң] авазы нинди аваз? ([ң] авазы сонор, яңгырау борын авазы)

-Схемада нинди шартлы билге белән күрсәтелә? (нокталы шакмак)

-[ң] авазы язуда нинди хәреф белән белдерелә?

(ң (эң) хәрефе белән белдерелә)

-ң хәрефе сүзнең кайсы җирендә языла? (сүзнең уртасында һәм ахырында)

-киләсе дәрестә без нишләрбез?(бу аваз кергән сүзләрне дөрес итеп укырбыз,схемада билгеләрбез)

Нәтиҗә: [ң] авазы кергән сүзләрне дөрес итеп укырга һәм схема төзүне ныгытырга; 

8 енче бирем.Сүзләрнең схемаларын төзү

(моңлы,аңлы).

Нәтиҗә:игътибарлы булырга.

Эшебезне бәялик. Бүгенге дәрес материалын сез ничек аңладыгыз?

Нәтиҗә: теманы аңлауны смайликлар белән бәяләү.

ШУУГ

РУУГ

ШУУГ

ТБУУГ

РУУГ

РУУГ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифба дәресе

ПНШ  буенча " Әлифба" дан  дәрес  эшкәртмәсе....

Тема: м хәрефе һәм авазы

1) М хәрефе һәм авазы белән танышу; сүзләрдә ишетеп (м) авазын күрсәтү; иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмлә төзү.2) Сөйләм телен баету. Яңа лексика белән таныштыру...

4нче сыйныф, уку дәресе.

Дәрес бүгенге көндә бик актуаль булган темага багышланган. Тәрбия ана карынында ук башлана дигән сүзләр чыннан да дөрес. Бишек  җырлары аша ана үзенең сабыена уй-фикерләрен, теләкләрен  җитк...

Пп хәрефе һәм авазы. 1 класс рус төркеме.

1 нче Г сыйныфының рус төркемендә үткәрелгән дәрес планы.Тема: Пп хәрефе һәм авазы.Тип: ГККМаксат:1)                Пп хәрефе...

Сыйфат дәрәҗәләре. 4нче сыйныф. Кабатлау дәресе.

Сыйфат дәрәҗәләре темасын кабатлау....

Э.Мөэминованың "Моңсу бәйрәм" шигыре белән танышу.1 сыйныф.

Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х. Мияссарованың 1 нче сыйныфлар өчен  "Әдәби уку" дәреслеге буенча төзелгән план конспект.Э.Мөэминованың "Моңсу бәйрәм" шигыре белән танышу....