Тема: м хәрефе һәм авазы
план-конспект урока по теме

Минуллина Мадина Сулеймановна

 

1) М хәрефе һәм авазы белән танышу; сүзләрдә ишетеп (м) авазын күрсәтү; иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмлә төзү.

2) Сөйләм телен баету. Яңа лексика белән таныштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл m_hrefe_hm_avazy._achyk_dres_konsp.docx17.49 КБ

Предварительный просмотр:

Яшел Үзән шәһәре

А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицейның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Минуллина Мәдинә Сөләйман кызының

дәрес планы (1 нче сыйныф, татар төркеме)

Тема: М хәрефе һәм  авазы

Максат: 1) М хәрефе һәм авазы белән танышу; сүзләрдә ишетеп (м) авазын күрсәтү; иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмлә төзү.

2) Сөйләм телен баету. Яңа лексика белән таныштыру: мәчет, көймә, мамык, икмәк, җимлек.

Җиһазлау: иҗекләр, сүзләр язылган карточкалар; предмет рәсемнәре, курчак.

Дәрес планы.

1. Оештыру өлеше.

2. Үткәннәрне кабатлау, ныгыту.

1) Сүзләр укыту.

2) Сузык һәм тартык авазларны билгеләтү.

3. Яңа аваз белән таныштыру.

1) анализ өчен сүз бирелә.

2) анализ өчен алынган сүздән яңа авазны аерып алу. Аңа характеристика бирелә.

3) Телдән яңа аваз кергән кушылмалар төзетелә.

4) Яңа аваз кайсы сүзләрдә ишетелә.

4. Физпауза.

5. Яңа хәреф белән таныштыру.

6. м хәрефе булган иҗекләр һәм сүзләр укытыла.

7. Иҗекләрдән сүзләр төзетү.

1) Яңа төзелгән  сүзләрдән җөмләләр төзү. Схемасын сызу.

2) ми – нә – ә иҗекләреннән сүз төзергә. Схемасын төзергә.

8. Дәреслектән текст уку. Эчтәлеген ачыклау.

9. Дәрескә йомгак.


Дәрес барышы.

1. Исәнмесез, балалар. Хәерле көн. Дәресебезне башлыйбыз. Дәресне узган дәрестә өйрәнгән хәрефтән башлыйбыз. Без нинди, кайсы хәрефне өйрәндек әле? («Ша» хәрефен). «Ша» хәрефе нинди авазны белдерә? (ш авазын) Тактадан ш хәрефе кергән сүзләрне укыйк.

кош    аш     эш     кыш     тырыш

Кош сүзендә ничә сузык аваз?  Ничә тартык аваз? һ.б.

2. Яңа аваз белән танышу.

Балалар, бүген безнең дәрескә кунак булып курчак та килгән. Аның исеме Миләүшә. Миләүшә безгә чәчәк алып килгән. Нинди чәчәк икәнен бергәләп ребусны чишсәк кенә беләбез. Әйдәгез, ребусны чишик әле. 1 нче рәсемдә нәрсә күрәбез? (мәче). 2 нче рәсемдә нәрсә? (әтәч). 3 нче рәсемдә нәрсә? (керпе).

Шушы рәсемнәрдәге әйберләрнең 1 нче авазларын гына җыеп әйтегез әле. Дөрес әйтсәгез ребус чишелә. М – ә – к. Бик дөрес, балалар. Миләүшә безгә мәк чәчәге алып килгән. Менә  карагыз нинди матур ул. Мәк чәчәге турында нәрсә әйтә аласыз? Әйе, ул матур, кызыл төстәге бакча чәчәге.

Балалар, мәк сүзе нинди аваздан башлана. ((м) авазыннан). Без бүген шушы (м) авазы һәм м хәрефе белән танышырбыз.

- (м) авазы нинди аваз? (тартык аваз)

- Ул нинди тартык аваз? (яңгырау тартык аваз)

 - Әйдәгез, хәзер шушы аваз белән кушылмалар төзеп карыйк әле. Башта нечкә кушылмалар төзибез: мә, мү, ми, ме

Хәзер калын кушылмалар төзик: ма, му, мы

- Яхшы. Балалар, ә хәзер уйлап әйтегез. Кайсы сүзләрдә (м) авазы ишетелә? (Балалар җавабы тыңлана).

-  Мин сүзләр әйтәм, сез (м) авазы кергән кушылмаларны гына әйтегез. Май сүзендә - ма кушылмасы. Миләш сүзендә –ми кушылмасы. Мәктәп сүзендә – мә, малай – ма, мылтык – мы. һ.б

 - Рәсемнәр күрсәтәм. Бу нәрсә? Шушы рәсемнәр арасыннан (м) авазы кергәннәрен генә җыеп Миләүшәгә бирәбез.


3.  Физпауза. (Хәрәкәтләр ясала)

Мәкләр үсәләр

Мәккә чыклар төшәләр.

Таң чыкларын, тансыкка дип,

Күбәләкләр эчәләр. (Ә. Ерикәй)

4. Яңа хәреф белән танышу.

– Балалар, (м) авазы менә шундый басма хәрефләр белән: монысы – баш «эм» хәрефе, бусы – юл «эм» хәрефе.

Ә хәзер бу хәрефләр белдергән авазны әйтик (м). Хәрефнең исеме эм, ә укыганда шул хәреф белдергән аваз гына әйтелә. Бу (м) авазы нинди аваз? Яңгыраумы, саңгыраумы? (яңгырау тартык аваз.)

  1. Тактадан иҗекләр, сүзләр укыту.

Балалар, әйдәгез укып карыйк. Ничек укыла икән ул (м) авазы. (уку)

ма

мә

му

мү

мы

ме

ми

матур

менә

Әминә

Миләүшә

мәк

мүк

Әминә, Миләүшә сүзләре башка сүзләрдән нәрсә белән аерылып тора?

(3 иҗекле, баш хәрефтән язылган кызлар исеме)

  1. Үзебез иҗекләрдән сүз төзи беләбезме без? Карап карыйк.

Шушы иҗекләрдән сүзләр төзеп карыйк. (чәчәк таҗларында иҗекләр язылган: мәк, мә,  -ләш,  ми,  -чет,  -тәп.) Шушы сүзләр белән җөмлә төзик.

6. Бу ике иҗекле сүзләр булды? Кем өч иҗекле сүзләр  төзи  ала?  ми-ә-нә

Әйе. Әминә сүзе. Шушы сүзнең схемасын төзеп күрсәтегез.

  1. Балалар, дәреслекләрне ачабыз һәм Әминә турында укыйбыз. Текстны уку. Текстка карата сораулар бирелә.

 Әминә нишли? Нинди чәчәкләр үстерә? Кайда үстерә?

  1. Дәрескә йомгак. Без нинди хәреф белән таныштык?

Ул нинди авазны белдерә? (характеристика бирәбез).

Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: В хәрефе. 2 сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе

: 1) в хәрефе кергән сүзләрне дөрес итеп укырга һәм язарга ...

урок татарского языка по теме "Я хәрефе" 2 класс

Урок татарского языка во 2 классе....

Тема: ң хәрефе һәм [ң] авазы белән танышу. 1 нче сыйныф Әлифба дәресе.

Сүзләрдә IңI авазын ишетергә күнектерү; ң хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку  күнекмәләре булдыру ; укытучы җитәкчелегендә уку эшчәнлегенең максатын мөстәкыйль рәвештә билгеләп карау тәҗр...