Э.Мөэминованың "Моңсу бәйрәм" шигыре белән танышу.1 сыйныф.
план-конспект урока (1 класс) на тему

Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х. Мияссарованың 1 нче сыйныфлар өчен  "Әдәби уку" дәреслеге буенча төзелгән план конспект.Э.Мөэминованың "Моңсу бәйрәм" шигыре белән танышу.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Дәреснең технологик картасы

Тема

Э.Мөэминованың “Моңсу бәйрәм” шигыре белән танышу.

Дәреснең максаты

Шигырь белән танышу,аңлап уку күнекмәләрен булдыру.Эчтәлек 
буенча мөстәкыйль фикер йөртү

Дәреснең бурычлары

Укучыларны иҗади фикерләүгә җәлеп итү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү

Сугыш һәм тыл ветераннарына карата ихтирам  хисләре, патриотизм тәрбияләү.

Планлаштырган нәтиҗәләр

Предмет нәтиҗәләре: шигырънең эчтәлеген аңлау, шигыръдәге төп фикерне билгеләү.

Шәһескә кагылышлы нәтиҗәләр: Шигырьнең эчтәлеге аша гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыру.

Метапредмет нәтиҗәләр:

  • Регулятив: шигырънең темасын аңлау һәм формалаштыру.
  • Танып-белү: булган белемнәргә таянып яз айларында  узган һәм узачак

бәйрәмнәрне искә төшерү, җиңү бәйрәменә кагылышлы мәгълүматны табу,  шигръгә карата бирелгән сораулар һәм биремнәр аша аны бәяләү, гомуми нәтиҗә чыгару.

  • Коммуникатив: “Моңсу” сүзе турында төп фикергә килгәнче, җавапларның төрле

вариантларын тыңлау, шигырьдә әйтелгән төп фикерне табу, аның турында фикер алышу.

Предметара бәйләнешләр

Тарих, рәсем сәнгате, музыка.

Ресурслар:

  • төп
  • өстәмә

Төп:  Гарифуллина Ф.Ш., Мияссарова И.Х.  Әдәби уку: рус телендә башл.гомуми белем бирү мәкт. 1 нче с-фы өчен дәреслек. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2012. – 87 б.

Өстәмә: Җиңү бәйрәмен һәм ветираннарны сурәтләгән картиналар, слайдлар күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук.

Эшне оештыру

индивидуаль эшләү

Педагогик технологияләр

Өлешчә тикшеренүгә корылган әңгәмә.

Дәрес тибы

Яңа белемнәрне үзләштерү.

Дәрес этаплары

Дәреснең барышы

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Мотивлаштыру

Максат: уңай психологик халәт тудыру.

Исәнләшү. Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту, укучыларны бер-берсенә игътибарлы һәм әдәпле булырга чакыру.

ШУУГ: әхлакый ккагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Өй эшен тикшерү.

Максат: үткән дәрестә өйрәнгән материалларны искә төшерү, ныгыту

Роза Хафизованың  “Нәүрүз килә” шигыре һәм дәреслектә бирелгән  белешмә аркылы Нәүрүз бәйрәме турында искә төшерү. Сораулар:

  • Нәүрүз бәйрәме елның кайсы фасылында,

кайчан  үткәрелә?

  • “Нәүрүз” сүзе нәрсәне аңлата?
  • Бәйрәмне ничек үткәрәләр?
  • Бу бәйрәмдә нинди теләкләр телиләр?
  • Яңа ел бәйрәме белән Нәүрүз бәйрәме

арасында охшашлык бармы?

(Һәр дөрес җавап өчен укучыга йолдызчык бирелә, дәрес ахрында алар санала, нәтиҗә ясала).

КУУГ:Үз фикереңне тулы төгәл итеп әйтә, эзлекле фикер йөртә белү.

Актуальләштерү.

Максат: яңа белем алуга әзерлек, дәреснең темасын формалаштыру.

     Укучыларда белем алуга ихтыяҗ тудыру.

     Проблемалы сораулар аркылы дәреснең темасын ачыклау:

  • Яз айларына нинди айлар керә?
  • Бу айларда нинди бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез?
  • Май аенда нинди бәйрәмнәр була?
  • 9нчы май көнне халкыбыз нинди бәйрәмне

билеләп үтә?

  • Ни өчен бу бәйрәм Җиңү бәйрәме дип атала?

     Кыскача гына, укучыларга Бөек Ватан сугышы турында сөйләү һәм быел илебезнең Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәген хәбәр итү. Әңгәмә барышында сугыш күренешләрен чагылдырган рәсемнәр һәм презентатция күрсәтелә.  “Җиңү көне” (“День победы”) дигән җыр тыңланыла.

     Укучылар белән бергәләп дәреснең темасы, максат-бурычлары билгеләнелә.

КУУГ: тыңлый белү, сорауларга җавап бирү һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

РУУК: Максат кую, планлаштыру, уку эшчәнлегендә  эзлеклелек булдыру.

ШУУГ: Гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән гамәлләрне үзләштерү.

КУУГ: укытучының сөләмен тыңлау, аңлау.

Яңа дәрес материалы өстендә эш.

Максат: шигырьнең эчтәлеген аңлау һәм анда язылганнар буенча фикер йөртә белү.

     Шигырьнең авторы Энҗе Мөэминованың тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә бирелә (презентатция).

     Шигырь укытучы тарафыннан сәнгатьле итеп укылганнан соң, укучлар үзаллы укыйлар (укучлар өчен аңлашылмаган сүзләр булса, алар аңлатыла)  һәм шигырьнең эчтәлеге буенча эш оештырыла. Шигырьнең эчтәлеге буенча эшне оештыру өчен укучыларга түбәндәге  сорауларны бирергә мөмкин:

  • Бәйрәмнәрнең матуры, олысы буламы?
  • Ни өчен автор бу бәйрәмне  “Кояшлы май

кебек якты..., җылы...” дип атый?

  • “Моңсу” сүзен ничек аңлыйсыз?
  • Ни өчен шигырь “Моңсу бәйрәм дип аталган”?.
  • Ни өчен бу көнне бабайларыбыз, әбиләребез

(ветираннар) моңсулана?

  • Шигырь нәрсә турында?
  • Автор Җиңү бәйрәмен нинди сүзләр белән

сурәтли? һ.б.

       Шигырьне гөжләп үзаллы уку.

      (Тыныш билгеләренә игътибар итәргә)

       Шигырьне кабаттан “чылбырлап” уку.

      Шигырьдә төп фикер әйтелгән юларны табу, аны уку, фикер алышу.

КУУГ: укытучының сөләмен тыңлау, аңлау.

ТБУУГ: аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру, укылган текстан кирәкле мәгълүматны таба белү.  

КУУГ: Аралашу кагыйдәләрен истә тотып, эзлекле, төгәл итеп, сөйли белү, әңгәмә оештыру.

Үз фикереңне төгәл, аңлаешлы әйтү.

ТБУУГ Укылган текст буенча  кирәкле мәгълүматны сайлап ала белү

Үткән дәрес материалын ныгыту,

Максат:үзләштергән тема буенча фикер алыша белү

Дәрестә алган белемнәрне ныгыту һәм тема буенча әңгәмәне дәвам итү өчен кайбер сораулар:

  • Укучылар, илебез Бөек җиңүнең 70 еллыгын

билгеләп үтәргә әзерләнә дидек, ә безнең мәктәптә бу татананы каршылап нинди эшләр башкарыла?

    - Сезнең бабаларыгыз, әбиләрегез Бөек Ватан сугышында катнашканмы? Алар турында ниләр беләсез?

     - Сугыш кешелек дөньясына нинди афәтләр алып килә?

    - Җир шарында бүген дә сугышлар барамы?

    - Алар турында ниләр ишеткәнегез бар?

    Дәреслектән Ш.Маннурның тынычлык турындагы дүртюллык шигыре укыла.

     - Ни өчен дөньядагы барлык халыклар тынычлык өчен көрәшәләр, сугышларга каршы чыгалар?

    - Без - укучылар дөньядагы тынычлык өчен ниләр башкара  алабыз?

     

ТБУУГ: Дәрестә сөйләнелгәннәр буенча гомумиләштерүләр ясый белү.

КУУГ: Үз фикереңне дөрес итеп әйтә белү.

Рефлексия

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  укучыларның эшчәнлеген бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү.

Укытучы укучылар белән берлектә дәрестәге эшчәнлеккә йомгак ясый. Якынча сораулар:

- Бүгенге дәрестән Сез нәрсәләр турында белдегез?

- Нинди бәйрәм турында сөйләштек?

- Кемнәрнең шигырьләрен укыдык?

- Шигырьләр нәрсә турында?

-   Дәрес сезгә нәрсә бирде?

 Укучылар үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр. Дәрестә ниләр эшләргә өлгерүләре турында сөйлиләр. Дөрес җаваплар өчен бирелгән йолдызчыклар санала. Дәрес җиңүчеләре билгеләнелә. Дәрескә йомгак ясала.

Беренче сыйныфта укучыларга билгеләр куелмаганлыктан аларның эшчәнлеге телдән генә бәяләнелә. Өй эше бирелми.

КУУГ: өйрәнелгән материал буенча мәгълүмат бирә белү.

ТБУУГ: үз эшчәнлегеңә бәя бирә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юнәлеш килеше белән танышу

Юнәлеш килешенең сораулары һәм кушымчалары белән таныштыру, укучыларның белемнәрен ныгыту....

Юнәлеш килеше белән танышу.Презентация.

Тема:Юнәлеш килеше белән танышу.       Максат: 1) дидактик – юнәлеш килешенең сораулары һәм кушымчалары белән таныштыру, укучыларның белемнәрен ныгыту;2) белем-күнекмәләр...

Мультимедийная презентация по дагестанской литературе в 4 классе на тему " Жизнь и творчество классика дагестанской поэзии Етима Эмина.

Мультимедийная презентация по дагестанской литературе в 4 классе  на тему " Жизнь и творчество классика дагестанской поэзии  Етима Эмина....

2 нче сыйныф. Әйләнә-тирә дөнья белән танышу дәресе. 1. Программа темасы: «Сәламәтлек һәм куркынычсызлык". 2. Дәрес темасы: «Машинадан саклан!»

2 нче сыйныф. Әйләнә-тирә дөнья белән танышу дәресе. 1.         Программа темасы: «Сәламәтлек һәм куркынычсызлык". 2....

Тема: ң хәрефе һәм [ң] авазы белән танышу. 1 нче сыйныф Әлифба дәресе.

Сүзләрдә IңI авазын ишетергә күнектерү; ң хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку  күнекмәләре булдыру ; укытучы җитәкчелегендә уку эшчәнлегенең максатын мөстәкыйль рәвештә билгеләп карау тәҗр...

Конспект открытого урока по русскому языку в 3 классе Таджибовой Эмины Пирмагомедовны Тема урока Имя прилагательное

Цель урокаПовторение темы "Имя прилогательное".Задачи урокапровести наблюдение за изменением грамматических форм имён прилагательных; познакомить с понятием "склонение имени прилагатель...

Открытый урок русского языка в 4 классе Таджибовой Эмины Пирмагомедовны «Части речи»

Цель: систематизация и обобщение знаний о частях речиЗадачи:Образовательная: проверить уровень усвоения знаний, умений и навыков о частях речи, полученных учащимися в течение ...