Юнәлеш килеше белән танышу.Презентация.
презентация к уроку (2 класс) на тему

Тема:Юнәлеш килеше белән танышу.

       Максат:

1) дидактик – юнәлеш килешенең сораулары һәм кушымчалары белән таныштыру, укучыларның белемнәрен ныгыту;

2) белем-күнекмәләрне камилләштерү (үстерү) –дөрес язу, бәйләнешле сөйләм һәм фикерләү сәләтен устерү юнәлешендә эшне дәвам итү; төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес файдалану;

3) тәрбияви – теманы тирәнтен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру, кешелеклек сыйфатлары тәрбияләүне дәвам итү.

Җиһазлау : “Бала белән күбәләк” җыры язылган кассета, магнитофон, компьютер, проектор.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, биремнәрне аерым-аерым үтәү, текст белән эш, сәнгатьле уку.

Предметара бәйләнеш: әдәбият, физкулЬтура, музыка, тарих.

Дәрес төре: белемнәрне ныгыту.

            Дәрес барышы:

1. Оештыру моменты. .

- Исәнмесез, укучылар һәм кунаклар.

- Хәерле булсын безнең дәресебез,

Хәерле булсын безнең һәр эшебез.

-  Бүгенге дәресне мин , Айгөл Мубараковна, алып барам. Карагыз әле, балалар, бүген безгә, миннән башка да ,күпме кунаклар килгән. Сезнең йөрәк җылыгыз, якты елмаюларыгыз аларга бүләк булсын!

- Шигырьне хор белән укыйк әле.

- Елмай әле, син елмайсаң,

  Яратыр олы-кече.

   Дөньяда иң матур кеше

   Елмайган, көлгән кеше..

- Бер-берегезгә елмаегыз да, мине тыңларга әзерләнегез.

 

2. Актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү.

-Соңгы дәресләрдә нәрсә турында сөйләштегез? (  Исем, килешләр)

  - Исемнең килешен билгеләр өчен нишләргә кирәк?

- сорау куябыз;

-мәгънәсен ачыклыйбыз;

- кушымчасын табабыз.

-Ә ни өчен сүзләргә  кушымчалар куела ?( Җөмләдә сүзләрне бер- берсенә бәйләр өчен).    

     Экранда чыккан җөмләләргә тиешле  кушымчалар  куеп укыгыз.

1. Йомшак кар...    ява.                        -   Ни өчен кушымча куелмый?( Б.к.)

2. Җил агачлар...   яфракларын коя.   –Ни  өчен -ның кушымчасы куйдыгыз?

3. Юл...   чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын.

Бу җөмләдәге    юлга сүзе нинди  килештә?  Ни өчен?

-Үткән дәресләрдә баш 1әм иялек килеше турында сөйләштек. Ә бүген кайсы килешне тирәнтен өйрәнербез?

          3. Дәреснең темасын һәм максатын ачыклау.

 (Балалар   теманы әйтәләр).

 - Ни өчен юнәлеш килеше дип атала? (Юнәлеш килеше юнәлешне ( направление) күрсәтә.)

1. Матур язу.

Юю   Үү   Юю  Үү 

Юлга   чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын .

Мәкальнең мәгънәсен аңлатырга.

4. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1. Рәсемнәр урынына исемнәрне дөрес итеп куегыз.

Сәлим -------------------китте.   (урманга) кая ?           Ни өчен – га өстәлә?

Роза   --------------ярдәм итә.   (әбигә)- кемгә?

Әти-----------------ит бирә. ( эткә) – нәрсәгә?

Коля -------------карый. ( кояшка) – нәрсәгә? Кая?

       Кушымчаларга игътибар итегез.

-        Ни өченурман сүзенә -ГА, с әби сүзенә -ГӘ кушымчасы ялганган ?

-        Балалар:

Калын сүзләргә -га,  –ка, ә нечкә сүзләргә -гә,-кә кушымчалары ялгана.

2. Китап белән эш. Бирем укыла.

80 нче бит, 179 нчы күнегү ( телдән)

-Беренче рәсемгә  карагыз , кыз кая бара?

Кыз мәктәпкә бара.

-Нокталар урынына кушымчалар өстәп, җөмләләрне язабыз.

Һәр группа үз җөмләләрен дәфтәргә яза .

(Укытучы конвертлар тарата, үзтикшерү оештырыла. Үзбәя куела.)

-        Кемнәрнең хаталары бар ярдәм итәбез.

-       Нәтиҗә ясыйбыз.Юнәлеш килеше турында нәрсә әйтә аласыз?

Балалар җавап бирәләр.

Кагыйдәне китаптан укыйбыз һәм бер- беребезгә сөйләп карыйбыз.

              Ял минуты.

     Уен . "Юнәлеш килешендәге сүзләрне әйткәндә генә утырабыз".

Агачлар, китапны, урманга, мәктәптә, урындыкның, китапка ,өстәлдән, тактага,  дуслар, балага,боздан,куяннан, сөткә,

машинаның, кошка, кардан, каенга, төлкедән, әнигә , укучының.

    3. Китап белән эш. 180 нче күнегү.   Телдән.

Биремне укыйбыз.( Җөмләләрне татарча әйтегез. Исемнәргә сораулар куегыз. Алар нинди килештә килгән?)

- Мин тәрҗемә ясадым, ләкин хаталарым бар. Сез шул хаталарны табып төзәтегез.

Ложку положи в шкаф.-         Кашыкны шкафта куй.

Нож положи в сервант. –       Пычакны  сервантның  куй.

 Хлеб положи в пакет. –         Ипине пакет   сал.

Пальто повесь на вешалку. – Пәлтәне элгечләр  эл.

 Садись на диван.–                 Диван    утыр.

-Ни өчен бу кушымчаларны куйдыгыз?

4. Тактадагы  җөмләләрне укыгыз..

                 ГАЛИ   БАБАЙ.

      Минем  бабай   18 яшендә сугышка  киткән .  Ул фашистларны  Берлинга  кадәр куып барган. Бабамның  медальләре, орденнары бик күп.

-        Бу хикәядә нинди сугыш турында әйтелә?Бөек Ватан сугышы.

-        Кемнәр белән сугыш барган?

-        -Ул кайчан башланган ?(1941 ел 22июнь)

-        Кайчан беткән? 1945 ел 9май.

-Димәк, без быел  Бөек Җиңүнең ничә еллыгын билгеләп үтәбез? 65ел.

Хикәяне укыйбыз,  Юнәлеш килешендәге исемнәрне табыгыз.

    Быел Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтүчәкбез.Бөек Ватан сугышына Чаллы     шәһәреннән 14 мең артык  кеше китә. Шуларның   5 меңе  сугыш кырларыннан  әйләнеп кайтмый.

5.Уен. “ Кайсы сүз артык?”   

   Дәфтәр,  ручка, ипи, карандаш;

  Яз,   көз,   җәй,   кыш,  ел;

   Кояш,  елан,  эшче,  тиен,  каен;

  Урманга, кешенең,  өстәлгә,  мәктәпкә. 

-Бу калган сүзләрне юнәлеш килешендә дәфтәргә языгыз.

Тикшерәбез  тактада слайдта.

5. Рефлексив бәяләү.

1.Рефлексив кабатлау. СЛАЙД

-Без нинди сүз төркеме турында сөйләшәбез?( ИСЕМ)

-Исемнең  нинди грамматик мәгънәләре бар?

-Бүген нинди килештурында сөйләштек ?

- Ул нинди сорауларга җавап бирә?

- Нинди кушымчалар белән языла?

2. Билге кую. 

-Кем нинди билге куя?

3. Өй эше .

а) Кагыйдәне ныгытырга.

б) 183 нче күнегу. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне күчереп язарга , кушымчаларын билгеләргә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon Юнәлеш килеше белән танышу.1.42 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар телен өйрәнәбез. Елмай әле, син елмайсаң, Яратыр олы-кече. Дөньяда иң матур кеше Елмайган, көлгән кеше..

Слайд 2

Б.к. Кем? Нәрсә? И.к. Кемнең? Нәрсәнең? КИЛЕШЛӘР -НЫҢ -НЕҢ Килешне билгеләр өчен: сорау куябыз; мәг ъ нәсен ачыклыйбыз; кушымчасын табабыз.

Слайд 3

Җөмләләргә тиешле кушымчалар куеп укыгыз Йомшак кар... ява. Җил агачлар... яфракларын койды. Юл... чыксаң , юлдашың үзеңнән яхшы булсын. ның га

Слайд 4

Рәсемнәр урынына сүзләр куегыз. Сәлим бара. Роза ярдәм итә. Әти ит бирә. Коля карый. -га -гә -кә -ка

Слайд 5

ЮНӘЛЕШ КИЛЕШ КАЯ? НӘРСӘГӘ? КЕМГӘ? -гә; -кә; -га; - ка;

Слайд 6

Кашыкны шкафтан куй. Пычакны сервантның куй. Ипине пакет сал. Пәлтәне элгечләр эл. Диван утыр. Хаталарны төзәт ка ка ка кә га

Слайд 7

ГАЛИ БАБАЙ . Минем бабай 18 яшендә сугышка киткән. Ул фашистларны Берлинга кадәр куып барган. Бабамның медальләре, орденнары бик күп. Бөек Ватан сугышына Чаллы шәһәреннән 14 меңнән артык кеше китә. Шуларның 5 меңе сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмый. 65 ел!

Слайд 8

Кайсы сүз артык? Дәфтәр, ручка, , карандаш; Яз, көз, җәй, кыш, ; Кояш, елан, , тиен, каен; Урманга, , өстәлгә, мәктәпкә . ипи ел эшче кешенең

Слайд 9

сан килешләр баш к. иялек к. уртаклык ялгызлык к үплек берлек Юнәлеш к. Исем (кем? нәрсә?)

Слайд 10

ЮНӘЛЕШ КИЛЕШ КАЯ? НӘРСӘГӘ? КЕМГӘ? -гә; -кә; -га; - ка;

Слайд 11

1. Исем нәрсәне белдерә? 1) предметның эшен 2)предметның билгесен 3)предметны 2. Исем нинди сорауга җавап бирә? 1) Кем? Нәрсә? 2) Нинди? Кайсы? 3) Ничек? 3. Исемнәр нәрсәләр белән төрләнә? 1)заман белән 2) зат-сан белән 3) килеш , сан белән 4.Кайсы исем иялек килешендә? 1)песигә 2)бабайны 3)чәчәкнең 5.Кайсы исем юнәлеш килешендә? 1)күлмәкнең 2)балага 3)укытучы тест ҖАВАПЛАР: 1 СОРАУ- 3 2 СОРАУ- 1 3 СОРАУ- 3 4 СОРАУ- 3 5 СОРАУ- 2

Слайд 12

Бала белән күбәләк Габдулла Тукай Бала: Әйт әле, Күбәләк, Сөйләшик бергәләп: Бу кадәр куп очып Армыйсың син ничек? Ничек соң тормышың? Ничек көн күрмешең? Сөйләп бирче тезеп, Табаламсың ризык ? Күбәләк: Мин торам кырларда, Болында, урманда; Уйныймын, очамын Якты көн булганда. Иркәли һәм сөя Кояшның яктысы; Аш буладыр миңа Чәчәкләр хуш исе. Тик гомрем бик кыска: Бары бер көн генә,— Бул яхшы, рәнҗетмә Һәм тимә син миңа!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Исемнэрнен килеш белэн торлэнеше"

Урок составлен на закрепление темы "Склонение имен существительных по падежам". Учащиеся в занимательной форме закрепляют прошедший материал....

Юнәлеш килеше белән танышу

Юнәлеш килешенең сораулары һәм кушымчалары белән таныштыру, укучыларның белемнәрен ныгыту....

Татар теле дәресе: "Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.",4 сыйныф

Максатлар:Күплек сандагы исемнәрнең  килеш белән төрләнешен аңлатуОрфографик дөрес язу, исемнәрнең килешләрен билгеләү,бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү.Әти-әнигә карата ярату, мәрхәмәтлеле...

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе. Урын-вакыт килеше.

Укучыларның исем турында өйрәнгәннәрен искә төшерү, урын-вакыт килешенең үзенчәлекләрен аеру, исемнәрнең килешләрен сөйләмдә дөрес куллануга ирешү....

Юнәлеш килеше

Юнәлеш килешен өйрәнү өчен презентация....

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. У.-в. килеше.

Өченче класска татар теленнән ачык дәрес....