Исемнәрнең килеш белән төрләнүе. Урын-вакыт килеше.
план-конспект урока (4 класс) на тему

Вахитова Айгуль Фаритовна


Укучыларның исем турында өйрәнгәннәрен искә төшерү, урын-вакыт килешенең үзенчәлекләрен аеру, исемнәрнең килешләрен сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл singapur_tatar_tele_4_klass.docx524.77 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле. 4 нче сыйныф.

Дәреснең темасы: Исемнәрнең килеш белән  төрләнүе.  Урын-вакыт килеше.

Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен искә төшерү, исемнәрнең урын-вакыт килеше белән төрләнеше турында төшенчә бирү, сораулары, кушымчалары белән таныштыру, исемнәрнең килешләрен сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Тәрбияви максат - Укучыларда спорт төрләренә карата кызыксыну хисе тәрбияләүгә этәреш ясау.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.

Дәреслек:  Р. Х. Ягъфәрова, Р. Ә. Асылгәрәева. Татар теле. 4 нче сыйныф. Беренче кисәк.

Дәрес барышы:

1.Оештыру.

Укучылар: Исәнмесез, хәерле көн, укучылар!

Укучы: (Укучылар басып исәнләшәләр!)

Хәерле көн укытучы апа,

Хәерле көн кунаклар,

Хәерле көн иптәшләр,

Татар телен өйрәнергә

Без һәрвакыт әзерләр!

Укытучы: Укучыларым, игътибар итегез әле, бүген көн нинди матур! Әйдәгез, без дә бер-беребезгә матур итеп елмаеп дәресебезне башлыйк! (Укучылар бер-берсенә карап елмаялар)

Укытучы: Бик яхшы, рәхмәт!

Укучылар, бүген безне дәрестә күп эш көтә. Искә төшерик, белемебезне тирәнәйтү өчен без дәрестә ничек эшләргә тиеш?(киңәшләшәләр)

Укучылар: -  җаваплар тулы булырга тиеш.

  •   җаваплар төгәл булырга тиеш.
  • җаваплар     аңлаешлы булырга тиеш.

2.Актуальләштерү.

Укытучы: Укучыларым, без нинди тема өйрәнәбез?

Укучы: Без исем темасын өйрәнәбез.

 Укытучы: Исем турында ниләр беләсез?

Укучы: -  Исем мөстәкыйль сүз төркеме.

  • Исем кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.
  •  Исемнәр ялгызлык һәм уртаклыкка бүленә.
  • Исемнәр зат-сан белән төрләнәләр.
  • Исемнәр килеш белән төрләнәләр.

 Укытучы: Балалар, әйтегез әле, татар телендә ничә килеш бар?

Укучы: Татар телендә алты килеш бар.

3. Яңа материал.    Слайд 1.

Исемнәрнең килеш белән  төрләнүе.

Слайд 2. Укучылар, таблицага карагыз. Килешләрнең барысы да язылганмы?

Килешләр

Кушымчалары

Сораулары

Баш килеш

--

Кем? Нәрсә?

Иялек килеше

- ның, -нең

Кемнең? Нәрсәнең?

Юнәлеш килеше

-га, -гә, -ка, -кә

Кемгә? Нәрсәгә?

Төшем килеше

-ны, -не

Кемне? Нәрсәне?

Чыгыш килеше

-дан, дән, -тан, -тән

Кемнән? Нәрсәдән?

Укытучы: Безнең бүген дәресебезнең темасы нинди булыр? (Укучылар киңәшләшәләр)

Укучы: Без бүген исемнәрнең урын-вакыт килешен өйрәнәбез.

Укытучы: Афәрин! Бүгенге дәреснең темасы: Исемнәрнең  урын-вакыт килеше белән төрләнеше.

 Слайд 3.   Урын-вакыт килеше.

Дәфтәргә чиста, матур итеп бүгенге числоны, теманы язып куегыз. (Тактада)

Укучылар: (дәфтәргә язалар)

Укытучы: Исемнәрнең урын-вакыт килеше белән төрләнешен үзләштерү өчен нинди эшләр башкарырбыз?

Укучы: - Урын-вакыт килешенең соравын ачыклыйбыз.

  • Төрле исемнәрне урын-вакыт килешенә куеп карыйбыз.
  • Рәсем буенча урын-вакыт килешендәге исемнәр белән җөмләләр төзибез.

Укытучы: Ә сез килешәсезме? 

Укучы: Әйе.

Слайд 4.

Килешләр

Кушымчалары

Сораулары

Баш килеш

--

Кем? Нәрсә?

Иялек килеше

- ның, -нең

Кемнең? Нәрсәнең?

Юнәлеш килеше

-га, -гә, -ка, -кә

Кемгә? Нәрсәгә?

Төшем килеше

-ны, -не

Кемне? Нәрсәне?

Чыгыш килеше

-дан, дән, -тан, -тән

Кемнән? Нәрсәдән?

Урын-вакыт килеше

-да, -дә, -та, -тә

Кемдә? Нәрсәдә?

Слайд 5. Перфокарталарда эшлиләр.

Килешләр

алма

җиләк

Б. к.

И. к.

Ю. к.

Т. к.

Ч. к.

У.-в. к.

Слайд 6. Эшләрне күршедәге партнёр белән алышып тикшерәләр.

Слайд 7.  Төшеп калган кушымчаларны куеп күчереп языгыз.  Килешләрен билгеләгез.

Мине мәктәп көтә.

Мин мәктәп...               барам.

Мин мәктәп...               укыйм.

Мин мәктәп...          зур залында уйныйм.

Мин мәктәп...               яратам.

Мин мәктәп...               кайтам.

Эшләрне каршыдагы күрше белән алмашып тикшерәбез.

Мине мәктәп(Б.к.) көтә.

Мин мәктәп...кә(Ю.к.)             барам.

Мин мәктәп...тә(У.-в.к)               укыйм.

Мин мәктәп...нең(И.к.)          зур залында уйныйм.

Мин мәктәп... не(Т.к.)              яратам.

Мин мәктәп... тән(Ч.к.)              кайтам.

Слайд 8. Китап тамыры булган исемнәрнең килешен билгеләгез.

Китап бик кадерле.

Китапның бер битен дә ертма.

Китапны пычранудан сакла.

Китапка язма.

Китаптан белем ал.

Китапта күп сорауларга җавап табыла.

Китап(Б.к.) бик кадерле.

Китапның(И.к.) бер битен дә ертма.

Китапны(Т.к.) пычранудан сакла.

Китапка(Ю.к.) язма.

Китаптан(Ч.к.) белем ал.

Китапта(У.-в.к.) күп сорауларга җавап табыла.

Слайд 9. Сүзтезмәләргә кушымчалар өстәгез һәм килешләрен билгеләгез.

Урман               күренү

Урман...            саф һавасы

Урман...            ярату

Урман...            бару

Урман...            йөрү

Урман...            кайту

Урман(Б.к.)               күренү

Урман... ның(И.к.)           саф һавасы

Урман...  ны(Т.к.)          ярату

Урман... га(Ю.к.)           бару

Урман... да(У.-в.к.)           йөрү

Урман... нан(Ч.к.)           кайту

4. Үткәннәрне кабатлау.

ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН

Ялгызлык  Б партнёрлар чүгәли.

Уртаклык исемнәр булса А  партнёрлар чүгәли.

китап

Кызылъяр

елга

Баулы

авыл

Муса Җәлил

абый

Ык

шәһәр

Сөтләч

сыер

Шүрәле

урман

Татарстан

тау

Урал

5. Белемнәрне ныгыту.  РЭЛЛИ ТЭЙБЛ.

Парлап эшләү өчен карточкалар бирелә. Урман сүзенең килешен билгеләгез.

Слайд 11.

Җәй көне урман(Б.к.) ямь-яшел булып күренә.

Урманның(И.к.) саф һавасы чиста була.

Мин урманны(Т.к.) бик яратам.

Без урманга(Ю.к.) еш барабыз.

Урманда(У.-в.к.) җиләк, бөрлегән җыеп йөрибез.

Урманнан(Ч.к.) кич булгач кына кайтабыз.

Парлап эшләү. Җиләк сүзенең килешен билгеләгез.

Слайд 12.

Урманда җиләк(Б.к.) үсә.

ҖиләкнеңИ.к.) төсе кандай, тәме балдай.

Без җиләккә(Ю.к.) барабыз.

Җиләкне(Т.к.) кәрзингә җыябыз.

Җиләктән(Ч.к.) варенье ясыйбыз.

Җиләктә(У.-в.к.) витаминнар бар.

 Парлап эшләү. Күп нокталар урынына тиешле кушымчалар куегыз, килешен билгеләгез.

Слайд 13.

Киң елга ага.

Елга...ның(И.к.)       яшел ярлары буйлап камыш үсә.

Авыл башындарак, елга...ны(Т.к.)    буып,

                       тегермән  салганнар.

Балалар елга...га(Ю.к)    су керергә төшәләр.

Елга... дан(Ч.к.)     читтәрәк кошчылык фермасы

                                                      күренә.

Елга...да (У.-в.к)        казлар, үрдәкләр йөзеп йөри.

Парлап эшләү.  Күл сүзенең килешен билгеләгез.

Слайд 14.

Бүген  күл(Б.к.) тын.

Күлнең(И.к.) шомлы камышлары шауламый.

Без күлгә(Ю.к.) барабыз.

Эссе көннәрдә күлдән(Ч.к.) чыкмыйбыз да.

Күлдә(У.-в.к.) йөзүе рәхәт.

Без бу күлне(Т.к.) яратабыз.

РАУНД ТЭЙБЛ.

Укытучы: Укучыларым, мин сезгә карточкалар өләшәм, сез исемнәргә урын-вакыт килеше кушымчаларын киңәшләшеп өстәп языгыз. (Төркемнәрдә)

Исемнәргә урын-вакыт килеше кушымчаларын өстәп языгыз.

Кемдә?

Нәрсәдә? Кайда?

Кыз-да

Авыл-да

Әни-дә

Үлән-дә

Дус-та

Китап-та

Ирек-тә

Кибет-тә

Укучы -да

Мәктәп-тә

Кайсы төркем әзер. Мисалларны тикшерәбез.

 Укытучы:) Ә сез килешәсезме?

Укучы: Әйе

Укытучы: Матурларым минем, исемнәргә урын-вакыт килешендә нинди кушымчалар ялгадыгыз?

Укучы: Исемнәргә урын-вакыт килешендә –да,-дә,-та,-тә кушымчалары ялгадык.

Бирелгән сүзләргә урын-вакыт килеше кушымчаларын ялгап языгыз.

Ат

Эт

Әкият

Йорт

Болыт

Бөркет  

Укытучы: Афәрин! Укучылар, рәсемгә карап, урын-вакыт килешендәге исемнәрне кулланып, кечкенә генә хикәя төзегез.(4-5 җөмлә) (Төркемнәрдә киңәшләшәләр) (1 төркемнең эше тикшерелә)

Укучы: Кыш көне урамда күңелле. Балалар чаңгыда, тимераякта, чанада шуалар. Тимераякта йөрүче балалар бозда бер-берсен куып уйныйлар. Чаңгы, чанадан карда матур эзләр ясала. Балалар үзләренчә, кыш көне Сочида узачак Олимпиадага әзерләнәләр. 

Укытучы: Булдырдыгыз, укучылар!

6.Йомгак.

Укытучы:Укучылар без бүген дәрескә нинди максат куйган идек?

  • Исемнәрнең урын-вакыт килешен өйрәнергә тиеш  идек.

Укытучы: Максатыбызга нинди юллар белән ирештек?

  • Урын-вакыт килешенең соравын ачыкладык.
  •  Төрле исемнәрне урын-вакыт килешенә куйдык.
  • Рәсем буенча урын-вакыт килешендәге исемнәр белән җөмләләр төзедек.

Укытучы: Гомумиләштереп исемнәрнең урын-вакыт килеше турында әйтегез әле.

Укучы: Исемнәр урын-вакыт килешендә кемдә? нәрсәдә? кайда? Сорауларына җавап бирә, аларга –да,-дә,-та,-тә кушымчалары ялгана. Урын-вакыт килешендәге исемнәрне кулланмасак, сөйләмебез аңлаешлы, матур булмас иде.

Укытучы: Дусларым, дәреслекне ачыгыз, исемнәрнең урын-вакыт килеше турында ниләр язылды икән? (Дәреслекне ачалар, кагыйдәне укыйлар, бер бала кычкырып укый.) 84 нче бит.

Сезнең табышларыгыз әлеге кагыйдәдә язылганнар белән туры киләме?

Укучы: Әйе

Укытучы: Димәк, укучылар сез бүген галимнәр дәрәҗәсенә мендегез.

ТИКШЕРҮ ЭШЕ.

КИЛЕШЛӘРНЕ БИЛГЕЛӘГЕЗ

  • 1. КИТАПКА
  • 2. УКУЧЫНЫ
  • 3. ДӘФТӘРДӘ
  • 4. АБЫЙДАН
  • 5. АВЫЛДА
  • 6. БАКЧАНЫҢ
  • 7. КАРЛЫГАН
  • 8. УРМАННЫ
  • 9. БАСУДАН

1

2

3

4

5

6

7

8

9

Б.к

+

И.к.

+

Ю.к.

+

Т.к.

+

+

Ч.к.

+

+

У.-в.

+

+

Слайд 16.

Өй эше алабыз: (Өй эшен көндәлекләргә язу) Сезгә 3 вариантта өй эше тәкъдим итәм. Берсен сайлап эшләгез.

  1. 85нче  биттәге 160 нчы күнегү. 2.
  2. Фәнис Яруллинның шигырьләре язылган карточканы биремнәре буенча эшләргә.3.
  3.  “Бала.ру”сайтына кереп “Библиотека” бүлегендә Абдулла Алишның “Бал корты һәм Шөпшә” хикәясен карап-укып чыгыгыз. Аннан өч җөмләне күчереп язасыз,исемнәрнең килешләрен билгелисез.  

 

Укучыларым, мин сезнең белән горурланам, сез мәктәбебез горурлыгы. Мин сездән бик канәгать.

Укучылар, бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя? (Укучылар чәчәкләр күтәрәләр)

Укучылар, тырышлык бушка китми, ул үзенең нәтиҗәләрен бирә. Тырышлык булса, уңышлар да булыр! Афәрин!

Слайд 17.

  • Барыгызга да зур рәхмәт!
  • Алдагы көннәрегездә уңышларга ирешегез!

Мин бүген өйрәндем...

Кызыклы булды...

Кыен булды...


Мин бүген өйрәндем...

Кызыклы булды...

Кыен булды...

Мин бүген өйрәндем...

Кызыклы булды...

Кыен булды...

Мин бүген өйрәндем...

Кызыклы булды...

Кыен булды...

Мин бүген өйрәндем...

Кызыклы булды...

Кыен булды...

Мин бүген өйрәндем...

Кызыклы булды...

Кыен булды...

Мин бүген өйрәндем...

Кызыклы булды...

Кыен булды...

Мин бүген өйрәндем...

Кызыклы булды...

Кыен булды...

Мин бүген өйрәндем...

Кызыклы булды...

Кыен булды...

Мин бүген өйрәндем...

Кызыклы булды...

Кыен булды...

Мин бүген өйрәндем...

Кызыклы булды...

Кыен булды...

1

2

3

4

5

6

7

8

9

Б.к

И.к.

Ю.к.

Т.к.

Ч.к.

У.-в.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

Б.к

И.к.

Ю.к.

Т.к.

Ч.к.

У.-в.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

Б.к

И.к.

Ю.к.

Т.к.

Ч.к.

У.-в.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

Б.к

И.к.

Ю.к.

Т.к.

Ч.к.

У.-в.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресе: "Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.",4 сыйныф

Максатлар:Күплек сандагы исемнәрнең  килеш белән төрләнешен аңлатуОрфографик дөрес язу, исемнәрнең килешләрен билгеләү,бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү.Әти-әнигә карата ярату, мәрхәмәтлеле...

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. У.-в. килеше.

Өченче класска татар теленнән ачык дәрес....

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Презентация урока татарского языка, 3 класс...

"Исемнеӊ килеш белән төрләнеше" тест

Әлеге материалны 3 нче сыйныфта "Исемнеӊ килеш белән төрләнеше" темасын ныгыту максатыннан бик отышлы кулланырга була....

Татар теленнән дәрес конспекты Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Дәрес темасы: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше;Максат: Исемнәрнең килеш белән төрләнеш үзенчәлекләрен ныгыту,; сузык авазга, яңгырау,саңгырау тартыкка, , борын авазына беткән исемнәрнең килеш белән тө...

Урын-вакыт килеше

Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен искә төшерү, исемнәрнең урын-вакыт килеше белән төрләнеше турында төшенчә бирү, сораулары, кушымчалары белән таныштыру, исемнәрнең ...