Урын-вакыт килеше
план-конспект урока (3 класс) на тему

Гилязова Ильхамия Рустамовна

Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен искә төшерү, исемнәрнең урын-вакыт килеше белән төрләнеше турында төшенчә бирү, сораулары, кушымчалары белән таныштыру, исемнәрнең килешләрен сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Урын-вакыт килеше23.26 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Урын-вакыт килеше.

Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен искә төшерү, исемнәрнең урын-вакыт килеше белән төрләнеше турында төшенчә бирү, сораулары, кушымчалары белән таныштыру, исемнәрнең килешләрен сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Тәрбияви максат - Укучыларда спорт төрләренә карата кызыксыну хисе тәрбияләүгә этәреш ясау.

Дәрес барышы:

1.Оештыру.

-  Хәерле көн, укучылар!

- Укучылар, игътибар итегез әле, бүген көн нинди матур! Әйдәгез, без дә бер-беребезгә матур итеп елмаеп дәресебезне башлыйк! (Укучылар бер-берсенә карап елмаялар) (Басып)

Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Үз телеңне сөймәгәндә

Ярты ул алган белем.

Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен.

  • Бик яхшы, рәхмәт!
  •  Бүген безне дәрестә күп эш көтә. Искә төшерик, белемебезне тирәнәйтү өчен без дәрестә ничек эшләргә тиеш?

2. Белемнәрне актуальләштерү

1.  Матур язу

Җҗ Җҗ Җҗ

Җиде йортның телен бел,

Җиде төрле белем бел. (Мәкальнең мәгънәсен ачыклау)

2. Тел чарлау (Сорауларга җавап бирү)

1.        Татарстанның башкаласы. (Казан).

2.        Без яшәгән Республика. (Татарстан).

3.        Татарстан дәүләт гербына төшерелгән җәнлек. (Ак барс).

4.        Татарстанның иң төп байлыгы. (Нефть, икмәк).

5.        Камаз машинасы чыгарыла торган шәһәр. (Чаллы).

6.        Татарстанның иң зур елгасы. (Идел).

7.        Татар кызының милли баш киеме. (Калфак).

8.        Татар егетенең милли баш киеме. (Түбәтәй).

9.        Җәйнең беренче аенда үткәрелә торган хезмә бәйрәме. (Сабантуй).

10.     “Туган тел” шигыренең авторы. (Г. Тукай).

3. Исем сүз төркеме турында кабатлау

  • Нәрсә ул исем?
  • Сүз төркеме.
  • Исем нинди сорауларга җавап бирә?
  • Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә.
  • Исем дип нинди сүзләргә әйтәбез?
  • Предметны белдергән сүзләргә.
  • Исемнәр нәрсәләр белән төрләнә?
  • Сан һәм килеш белән төрләнә.
  • Татар телендә ничә килеш бар?
  • Алты килеш бар. (Килешләрне сораулары белән искә төшерү)          
  1. Яңа теманы аңлату.
  1. Ә хәзер табышмак укыйбыз.

Көндә бар, төндә юк,

Кояшта бар, Айда юк.

  • Нәрсә ул?
  • К хәрефе.
  • Ә хәзер исемнәргә сораулар куегыз.
  • Көндә  (кайда?), төндә (кайда?), кояшта (кайда?), айда (кайда?).
  • Предметның нәрсәсен белдерә?
  • Предметның урынын белдерә.
  • Нинди килеш була?
  • Урын-вакыт килеше.
  • Без бүген нинди килешне өйрәнербез?
  • Урын-вакыт килешен  өйрәнәбез.
  • Димәк, урын-вакыт килеше нинди сорауларга җавап җавап бирә?
  1. Дәреслектән кагыйдә уку. (54 бит)

Урын-вакыт килешендә урын мәгънәсен белдергән исемнәргә кайда? , вакытны белдергән исемнәргә кайчан? сораулары куела. Кайда? – урманда, мәктәптә, кайчан? – мартта, майда.

  1. 113 нче күнегү – (телдән)
  2. Ял минуты.

Матур сүзләр уйладык

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

 Тирән итеп суладык,

 Башны як-якка бордык,

 Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык –киерелдек.

 Югарыга үрелдек.

 Соңыннан тынычланып

 Шөгыльне дәвам итик.

  1. Белемнәрне ныгыту.
  1. 1. Исемнәргә урын-вакыт килеше кушымчаларын өстәп языгыз.(Карточкада) (Язмача)

Кемдә?

Кайда?

Апа -

Актаныш -

Әти -

Дәфтәр -

Туган -

Ручка -

Азат -

Өй -

Укытучы -

Мәктәп-

  1. “Килешләрне  тап” (Телдән) Исемнәрнең килешләрен билгеләргә

     1. УРМАНГА

2. БАЛАНЫ

3. ДИВАНДА

4. АПАДАН

5. АВЫЛДА

6. АКЧАНЫҢ

7. БАЛАН

8. УРАМНЫ

9. БОЛЫННАН

10. КОШ

  1. Мәкальләрдәге исемнәргә урын-вакыты килеше кушымчаларын өстәп язарга.

Сүз... (нәрсәдә?) мактанма,  эш... (нәрсәдә?)  мактан.

Акча  бакча... (кайда?)  үсми.

Эш  беләк... (нәрсәдә?)  түгел,   теләк... . (нәрсәдә?)

  1. Тикшерү эше.

Сүздә – уртаклык исем, берлек санда, нәрсәдә? соравына җавап була, урын-вакыт килешендә.

Акча - уртаклык исем, берлек санда, нәрсә? соравына җавап була, баш килештә

(Бакчада, эш сүзләрен телдән тикшерәбез)

  1. “ Нинди сүз яшеренгән?” уены.

Тактага  яратам  сүзе языла. Укучылар шушы сүздәге алты хәреф белән сүзләр уйлыйлар һәм, чиратлашып, сүзләрне тактага язалар. ( яр, яра, ярат, ат, ата, атам, ят, ята, ятам, тар, тама, рама һ.б.)

  1. Рефлексия.
  1. Без бүген нинди килеш турында сөйләштек?
  • Ул нинди сорауларга җавап бирә?
  • Нинди кушымчалар ялгана?
  1. Билге кую.
  • Кемгә нинди  билге куябыз?
  1. Өй эше.

а) Кагыйдә ятларга – 73 бит;

б) 133 нче күнегү – 72 бит.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Исемнэрнен килеш белэн торлэнеше"

Урок составлен на закрепление темы "Склонение имен существительных по падежам". Учащиеся в занимательной форме закрепляют прошедший материал....

Юнәлеш килеше белән танышу

Юнәлеш килешенең сораулары һәм кушымчалары белән таныштыру, укучыларның белемнәрен ныгыту....

Юнәлеш килеше белән танышу.Презентация.

Тема:Юнәлеш килеше белән танышу.       Максат: 1) дидактик – юнәлеш килешенең сораулары һәм кушымчалары белән таныштыру, укучыларның белемнәрен ныгыту;2) белем-күнекмәләр...

Татар теле дәресе: "Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.",4 сыйныф

Максатлар:Күплек сандагы исемнәрнең  килеш белән төрләнешен аңлатуОрфографик дөрес язу, исемнәрнең килешләрен билгеләү,бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү.Әти-әнигә карата ярату, мәрхәмәтлеле...

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе. Урын-вакыт килеше.

Укучыларның исем турында өйрәнгәннәрен искә төшерү, урын-вакыт килешенең үзенчәлекләрен аеру, исемнәрнең килешләрен сөйләмдә дөрес куллануга ирешү....

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. У.-в. килеше.

Өченче класска татар теленнән ачык дәрес....