Юнәлеш килеше белән танышу
методическая разработка (2 класс) по теме

Юнәлеш килешенең сораулары һәм кушымчалары белән таныштыру, укучыларның белемнәрен ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_yunlesh_kileshe.doc51.5 КБ

Предварительный просмотр:

                Тема: Юнәлеш килеше белән танышу.

       Максат:

1) дидактик – юнәлеш килешенең сораулары һәм кушымчалары белән таныштыру, укучыларның белемнәрен ныгыту;

2) белем-күнекмәләрне камилләштерү (үстерү) –дөрес язу, бәйләнешле сөйләм һәм фикерләү сәләтен устерү юнәлешендә эшне дәвам итү; төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес файдалану;

3) тәрбияви – теманы тирәнтен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру, кешелеклек сыйфатлары тәрбияләүне дәвам итү.

Җиһазлау : “Бала белән күбәләк” җыры язылган кассета, магнитофон, компьютер, проектор.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, биремнәрне аерым-аерым үтәү, текст белән эш, сәнгатьле уку.

Предметара бәйләнеш: әдәбият, физкулЬтура, музыка, тарих.

Дәрес төре: белемнәрне ныгыту.

            Дәрес барышы:

1. Оештыру моменты. .

- Исәнмесез, укучылар һәм кунаклар.

- Хәерле булсын безнең дәресебез,

Хәерле булсын безнең һәр эшебез.

-  Бүгенге дәресне мин , Айгөл Мубараковна, алып барам. Карагыз әле, балалар, бүген безгә, миннән башка да , күпме кунаклар килгән. Сезнең йөрәк җылыгыз, якты елмаюларыгыз аларга бүләк булсын!

- Шигырьне хор белән укыйк әле.

- Елмай әле, син елмайсаң,

  Яратыр олы-кече.

   Дөньяда иң матур кеше

   Елмайган, көлгән кеше..

- Бер-берегезгә елмаегыз да, мине тыңларга әзерләнегез.

2. Актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү.

-Соңгы дәресләрдә нәрсә турында сөйләштегез? (  Исем, килешләр)

  - Исемнең килешен билгеләр өчен нишләргә кирәк?

- сорау куябыз;

-мәгънәсен ачыклыйбыз;

- кушымчасын табабыз.

-Ә ни өчен сүзләргә  кушымчалар куела ?( Җөмләдә сүзләрне бер- берсенә бәйләр өчен).    

     Экранда чыккан җөмләләргә тиешле  кушымчалар  куеп укыгыз.

1. Йомшак кар...    ява.                        -   Ни өчен кушымча куелмый?( Б.к.)

2. Җил агачлар...   яфракларын коя.   –Ни  өчен -ның кушымчасы куйдыгыз?

3. Юл...   чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын.

Бу җөмләдәге    юлга сүзе нинди  килештә?  Ни өчен?

-Үткән дәресләрдә баш 1әм иялек килеше турында сөйләштек. Ә бүген кайсы килешне тирәнтен өйрәнербез?

          3. Дәреснең темасын һәм максатын ачыклау.

 (Балалар   теманы әйтәләр).

 - Ни өчен юнәлеш килеше дип атала? (Юнәлеш килеше юнәлешне ( направление) күрсәтә.)


1. Матур язу.



Юю   Үү   Юю  Үү  



Юлга   чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын .


Мәкальнең мәгънәсен аңлатырга.

4. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1. Рәсемнәр урынына исемнәрне дөрес итеп куегыз.

Сәлим -------------------китте.   (урманга) кая ?           Ни өчен – га өстәлә?

Роза   --------------ярдәм итә.   (әбигә)- кемгә?

Әти-----------------ит бирә. ( эткә) – нәрсәгә?

Коля -------------карый. ( кояшка) – нәрсәгә? Кая?

       Кушымчаларга игътибар итегез.

  1. Ни өчен урман сүзенә -ГА, с әби сүзенә -ГӘ кушымчасы ялганган ?
  2. Балалар:

Калын сүзләргә -га,  –ка, ә нечкә сүзләргә -гә,-кә кушымчалары ялгана.


2. Китап белән эш. Бирем укыла.

80 нче бит, 179 нчы күнегү ( телдән)

-Беренче рәсемгә  карагыз , кыз кая бара?

Кыз мәктәпкә бара.

-Нокталар урынына кушымчалар өстәп, җөмләләрне язабыз.

Һәр группа үз җөмләләрен дәфтәргә яза .

(Укытучы конвертлар тарата, үзтикшерү оештырыла. ҮЗбәя куела.)

  1. Кемнәрнең хаталары бар ярдәм итәбез.
  2. Нәтиҗә ясыйбыз.Юнәлеш килеше турында нәрсә әйтә аласыз?

Балалар җавап бирәләр.

Кагыйдәне китаптан укыйбыз һәм бер- беребезгә сөйләп карыйбыз.

              Ял минуты.

     Уен . Юнәлеш килешендә генә утырабыз.

Агачлар, китапны, урманга, мәктәптә, урындыкның, Китапка өстәлдән, тактага.,  дуслар, балага,боздан,куяннан, сөткә

машинаның, кошка, кардан. . Каенга, төлкедән, әнигә , укучының

    3. Китап белән эш. 180 нче күнегү.   Телдән.

Биремне укыйбыз.( Җөмләләрне татарча әйтегез. Исемнәргә сораулар куегыз. Алар нинди килештә килгән?)

- Мин тәрҗемә ясадым, ләкин хаталарым бар. Сез шул хаталарны табып төзәтегез.

Ложку положи в шкаф.-         Кашыкны шкафта  куй.

Нож положи в сервант. –       Пычакны  сервантның  куй.

 Хлеб положи в пакет. –         Ипине пакет сал.

Пальто повесь на вешалку. – Пәлтәне элгечләр  эл.

 Садись на диван. –                 Диван   утыр.

-Ни өчен бу кушымчаларны куйдыгыз?

4. Тактадагы  җөмләләрне укыгыз..

                 ГАЛИ   БАБАЙ.

      Минем  бабай   18 яшендә сугышка  киткән .  Ул фашистларны  Берлинга  кадәр куып барган. Бабамның  медальләре, орденнары бик күп.

  1. Бу хикәядә нинди сугыш турында әйтелә?Бөек Ватан сугышы.
  2. Кемнәр белән сугыш барган?
  3. -Ул кайчан булган?(1941 ел 22июнь)
  4. Кайчан беткән? 1945 ел 9май.

-Димәк, без быел  Бөек Җиңүнең ничә еллыгын билгеләп үтәбез? 65ел.

Хикәяне укыйбыз,  Юнәлеш килешендәге исемнәрне табыгыз.


    Быел Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтүчәкбез.ББөек Ватан сугышына Чаллы     шәһәреннән 14 мең артык  кеше китә. Шуларның   5 меңе  сугыш кырларыннан  әйләнеп кайтмый.


5.Уен. “ Кайсы сүз артык?”

  1. Дәфтәр,  ручка, ипи, карандаш;
  2. Яз,   көз,   җәй,   кыш,  ел;
  3. Кояш,  елан,  эшче,  тиен,  каен;
  4. Урманга, кешенең,  өстәлгә,  мәктәпкә.  

-Бу калган сүзләрне юнәлеш килешендә дәфтәргә языгыз.

Тикшерәбез  тактада слайдта.

5. Рефлексив бәяләү.

1.Рефлексив кабатлау.

-Без нинди сүз төркеме турында сөйләшәбез?( ИСЕМ) СЛАЙД

-Исемнең  нинди грамматик мәгънәләре бар?  СЛАЙД

-Бүген нинди килештурында сөйләштек ? СЛАЙД

- Ул нинди сорауларга җавап бирә?

- Нинди кушымчалар белән языла?

2. Билге кую.  

-Кем нинди билге куя?

3. Өй эше .

а) Кагыйдәне ныгытырга.

б) 183 нче күнегу. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне күчереп язарга , кушымчаларын билгеләргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юнәлеш килеше белән танышу.Презентация.

Тема:Юнәлеш килеше белән танышу.       Максат: 1) дидактик – юнәлеш килешенең сораулары һәм кушымчалары белән таныштыру, укучыларның белемнәрен ныгыту;2) белем-күнекмәләр...

Без дәрестә. Үзенең һәм иптәшенең ничек укыганын әйтү. [р] авазы һәм Р р хәрефләре белән танышу һәм язу.

Сингапур технологиясе буенча дәрес планы. Тема " Без дәрестә. Үзенең һәм иптәшенең  ничек укыганын әйтү.  [р] авазы һәм Р р хәрефләре белән танышу һәм язу." 1 класс.   ...

3 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья белән танышу фәненнән мастер-класс. Тема : Урмандагы тереклек.

Максат: 1Укучыларның ,табигый бергәлек буларак ,урман турында күзаллауларын формалаштыру.Урман яруслары,урманда яшәүчеләр,гөмбәләрнең роле; урман түшәлмәсе һәм микроорганизмнар белән таныштыру.2.Укучы...

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе. Урын-вакыт килеше.

Укучыларның исем турында өйрәнгәннәрен искә төшерү, урын-вакыт килешенең үзенчәлекләрен аеру, исемнәрнең килешләрен сөйләмдә дөрес куллануга ирешү....

Э.Мөэминованың "Моңсу бәйрәм" шигыре белән танышу.1 сыйныф.

Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х. Мияссарованың 1 нче сыйныфлар өчен  "Әдәби уку" дәреслеге буенча төзелгән план конспект.Э.Мөэминованың "Моңсу бәйрәм" шигыре белән танышу....

3 сыйныфта әйләнә-тирә дөнья белән танышу дәресе "Хайваннарның төрлелеге"

"Хайваннарның төрлелеге" темасына үткән дәрестә балалар хайваннарның күп төрле булуы белән танышалар, аларны уртак билгеләре буенча төркемнәргә бүлергә өйрәнәләр. Дәрес презентациягә нигезләнеп алып б...

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. У.-в. килеше.

Өченче класска татар теленнән ачык дәрес....