3 сыйныфта әйләнә-тирә дөнья белән танышу дәресе "Хайваннарның төрлелеге"
план-конспект урока по окружающему миру (3 класс) на тему

Шарафеева Гулиня Рифатовна

"Хайваннарның төрлелеге" темасына үткән дәрестә балалар хайваннарның күп төрле булуы белән танышалар, аларны уртак билгеләре буенча төркемнәргә бүлергә өйрәнәләр. Дәрес презентациягә нигезләнеп алып барыла.  Сингапурча укыту элементлары кулланыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3_kl_okr.mir_.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Апас муниципаль районы Чури-Бураш төп белем бирү мәктәбе

Хайваннарның төрлелеге

(3 сыйныфта әйләнә-тирә дөнья белән танышу дәресе)

Төзеде: I категорияле башлангыч сыйныф

укытучысы Шәрәфиева Гөлинә Рифат кызы.

   Тема:  Хайваннарның төрлелеге.

   Максат: 1) Җир йөзендәге хайваннарның  төрлелеге белән таныштыру, аларны  уртак билгеләре буенча төркемләү;

2) Хайваннар дөньясы турында күзаллауларын киңәйтү;

3) Табигатькә карата сакчыл караш формалаштыру, аны өйрәнүгә кызыксыну уяту.

   Җиһазлау:   “Әйләнә-тирә дөнья”  дәреслеге,  эш дәфтәре, ачыклагыч-атлас – “Җирдән күккә кадәр”, медиапроектор ,  презентация - «Хайваннар төрлелеге”.

Дәрес барышы

   I  Оештыру өлеше

   -Хәерле көн!

   Менә тагын яңгырады

   Көтеп алынган звонок.

   Бер-беребезгә елмайыйк та,

   Дәресебезне башлыйк.

   II Өй эшләрен тикшерү

   III Актуальләштерү

  - Без бүген үсемлекләр патшалыгын калдырып, хайваннар дөньясына сәяхәт итәрбез.

   Исегезгә төшерегез әле, без алдагы сыйныфларда хайваннарны нинди 2 төремгә  бүлдек?

   Презентация  «Хайваннарның төрлелеге»

   1 слайд.  Кыргый хайваннар  һәм йорт хайваннары.

   -Ә галимнәр хайваннарның башка төркемнәрен дә билгеләгәннәр.  Без бүген шул төркемнәр белән танышырбыз.

   IV Яңа тема өстендә эшләү.

   -Безнең планетабызда хайваннарны бөтен җирдә дә очратырга мөмкин. Гади күз белән күреп була торган эре хайваннар белән беррәттән микроскоп аша гына күренә торган хайваннар да бар.

   - Ә хәзер әйдәгез, хайваннар дөньясына сәяхәтеезне башлыйк.

  2 слайд. (Умырткасызлар ) Суалчаннар

  -Бу төркемгә суалчаннар, сөлекләр керә. Яңгыр суалчаннарын күргәнегез бар инде, ә сөлекләр суда яши.

   3 слайд.  Моллюсклар, яки йомшак тәнлеләр     -Бу төркемгә ике капкачлы моллюсклар, әкәм-төкәмнәр, лайлачлар, сигезаяклар, кальмарлар керә.  Игътибар итегез, аларның тәне йомшак һәм кабырчык (панцирь) белән капланган.

   4 слайд.  Кысласыманнар

   -Болар – кысла, краб, креветкалар.

   5 слайд.  Үрмәкүчсыманнар

   -Болар – чаяннар, печәнче үрмәкүчләр.  Аларның нинди уртак яклары бар?

 (4 пар аяк)

   6 слайд.  Бөҗәкләр

   -Бөҗәкләрнең нинди уртак яклары бар? ( 3 пар аяк)

   7 слайд. (Умырткалылар)  Балыклар

   -Балыкларның тәннәре тәңкә белән капланган.

   8 слайд . Җир-су хайваннары

   -Бакалар, гөберле бакалар, тритоннар. Алар суда да, коры җирдә дә яши ала. Тәннәре ялангач.

   9 слайд.  Сөйрәлүчеләр

  -Кәлтәләр, еланнар, ташбакалар, крокодиллар. Алар шуышып, сөйрәлеп йөриләр.

   10 слайд.  Кошлар

   -Кошларның тәне каурый белән капланган.

   11 слайд.  Җәнлекләр, яки имезүчеләр

   -Туганда җәнлек балалары  йомык күз белән туалар, көчсез булалар. Аларны әниләре сөт имезеп үстерә (русча-млекопитающие, борынгы сүз “млеко” “молоко”, “сөт” дигәнне аңлата). Күпчелек җәнлекләр балалары турында кайгырта, дошманнардан саклый, азык эзләп табарга өйрәтә. “Ачыклагыч-атлас”тан  хайваннарның төрле төркемнәрен табып, алар турында тулырак укырсыз.

    Физминутка

    Микс-фриз-групп

   -Көй яңгырагач бии башлыйбыз. Туктагач катып калабыз. Мин сорау әйтәм. Шул сорауның җавабында нинди сан булса, шукадәр кешедән торган төркем туплыйбыз.

    Сораулар:

    - Бөҗәкләрдә ничә пар аяк бар?

    - Кошларның ничә аягы бар?

   V Беренче ныгыту.

 Эш дәфтәрләре белән эшләү. № 1, бит 58

 1.Земноводные (җир-су хайваннары)

 2.Черви (суалчаннар)

 3.Моллюски

 4.Ракообразные (кысласыманнар)

 5.Иглокожие (энәтирелеләр

 6. Паукообразные (үрмәкүчләр)

 7.Пресмыкающие  (сөйрәлүчеләр)

   VI  Конэрс

   1 почмак – кошлар

   2 почмак – балыклар

   3 почмак – йорт хайваннары

   4 почмак – кыргый хайваннар

   -Төрле халык әкиятләрендә хайваннар образы еш кулланыла. Әгәр сезгә дә ниндидер тылсым белән шул хайваннар образына керү мөмкинлеге бирелгән икән, сез кайсысын сайлар идегез? 2-3 секунд уйлыйбыз, һәм дәфтәр битенә язып куябыз. Ә хәзер үз почмагыгызны табыгыз, шунда барып басыгыз.

   

     VII Таймд-пэа-шэа

    -Үзегезнең төркемнән булмаган партнер белән парлашыгыз. Бер-берегезне сәламләгез.

   Ни өчен бу төркемне сайлавыгызны бер-берегезгә  аңлатыгыз. Һәр укучыга 30 секунд вакыт бирелә.

   Иң беренче кемнең буе озын, шул укучы башлый.

VIII Йомгаклау.

    -Бүгенге дәрестән сез үзегезгә нинди яңалыклар алдыгыз?

    Билгелә кую.

Өй эше Дәфтәрдә эш № 2, бит 58

              Дәреслектәге материалны укырга, 86-87 бит.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юнәлеш килеше белән танышу

Юнәлеш килешенең сораулары һәм кушымчалары белән таныштыру, укучыларның белемнәрен ныгыту....

Юнәлеш килеше белән танышу.Презентация.

Тема:Юнәлеш килеше белән танышу.       Максат: 1) дидактик – юнәлеш килешенең сораулары һәм кушымчалары белән таныштыру, укучыларның белемнәрен ныгыту;2) белем-күнекмәләр...

Үсемлекләрнең күптөрлелеге. (3 класс.ПлешаковА.А.)

Конспект урока по Окружающему миру. 3 класс. Учебник Плешакова А.А....

"Хайваннарның күптөрлелеге"

2 сыйныфта әйләнә-тирә дәресе. УМК "Перспективная начальная школа"....

Үсемлекләрнең күптөрлелеге.

Максат.1. Укучыларны үсемлекләр патшалыгының төркемнәре белән таныштыру.2. Төркемнәргә хас үзенчәлекләрне ачыклау.3. Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.Җиһазлау.1....

3 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья белән танышу фәненнән мастер-класс. Тема : Урмандагы тереклек.

Максат: 1Укучыларның ,табигый бергәлек буларак ,урман турында күзаллауларын формалаштыру.Урман яруслары,урманда яшәүчеләр,гөмбәләрнең роле; урман түшәлмәсе һәм микроорганизмнар белән таныштыру.2.Укучы...

Минем иң яхшы дәресем "Хайваннарның күп төрлелеге" -3кл

Минем иң яхшы дәресем "Хайваннарның күп төрлелеге" -3кл...